17 Мин хәлдән тайдым, көннәрем сүнеп бара;
Мине зират көтә.+
2 Мине мыскыллаучылар чолгап алды,+
Күзләрем аларның фетнәсенә карап торырга мәҗбүр.
3 Зинһар, миңа булышырга вәгъдә итче.
Кем тагын миңа ярдәм итсен?+
4 Син аларның күңелләреннән акыллылыкны яшердең,+
Шуңа күрә аларны югарыламыйсың.
5 Берәү дуслары белән бүлешергә тәкъдим итә,
Ә үз балаларының күзләре сүнә бара.
6 Ходай мине адәм көлкесе итте,+
Хәзер минем битемә төкерәләр.+
7 Кайгыдан күзләрем тонды,+
Сөяк белән тиредән генә калдым.
8 Намуслылар моңа гаҗәпләнеп карап тора,
Гаепсезнең имансызлар аркасында кәефе китә.
9 Тәкъва кеше үз юлында нык тора,+
Гаепсез кешенең көче арта.+
10 Әмма сез, әйдәгез, үз сүзләрегезне дәвам итегез,
Чөнки мин арагызда бер зирәкне дә тапмадым.+
11 Көннәрем үз ахырына килде,+
Ниятләрем, күңел теләкләрем челпәрәмә килде.+
12 Иптәшләрем: „Караңгы булганга, яктылык килә“,— диеп,
Төнне көнгә алыштыра.
13 Көтеп торсам, Кабер минем йортыма әйләнәчәк,+
Һәм урынымны караңгылыкта җәярмен.+
14 Гүргә:+ „Син минем әтием!“,
Кортка: „Син минем әнием һәм апам!“ — диярмен.
15 Кайда минем өметем?+
Өметем барлыгын кем әйтә алсын?
16 Өметем белән бергә җир куенына кергәч,+
Ул Кабернең ябык капкалары янына төшәчәк».