Әюп
18 Шуахлы Билда́д+ моңа болай диде:
2 «Шул сүзләреңне тәмамлыйсыңмы, юкмы?
Бераз акылың булса, күрсәт моны, аннары без дә сөйләрбез.
6 Чатырындагы яктылык, һичшиксез, караңгыланыр,
Өстендәге яктырткычы сүнеп китәр.
7 Аның тәвәккәл адымнары кечерәер.
Аны үзе биргән киңәше егар.+
8 Аяклары аны ятьмәгә илтер,
Ул атлый-атлый элмәккә эләгер.
10 Аның өчен җирдә бау яшерелгән,
Юлда аны тозак көтә.
13 Аның тиресе ашалган,
Иң куркыныч үлем чире аның кул-аякларын йота.
16 Астында тамырлары корып бетәр,
Өстендә ботаклары кибәр.
17 Аның турындагы истәлекләр җир йөзеннән җуелыр,
Урамда аның исемен белмәсләр.
18 Аны яктылыктан караңгылыкка җибәрерләр,
Уңдырышлы җирдән куарлар.
20 Аның көне килгәч, Көнбатыштагы кешеләр аптырашка калыр;
Көнчыгышта яшәүчеләрне курку биләп алыр.
21 Яманлык кылучының чатырлары белән,
Аллаһыны белмәгән кешенең яшәү урыны белән менә шулай булыр».