Әюп
19 Моңа Әюп болай диде:
4 Әгәр чыннан да берәр хата кылганмын икән,
Бу минем эшем.
5 Миннән өстен буласыгыз килә икән,
Мине хурлавыгызны гадел дисез икән,
6 Шуны белегез: мине Ходай юлдан яздырды,
Ул мине ау тозагына тотты.
8 Ул юлымны таш стена белән киртәләп куйды, һәм мин үтә алмыйм;
Сукмагымны караңгылык белән каплады.+
9 Данымнан мәхрүм итте ул мине,
Башымнан таҗны салдырды.
10 Ул мине юк иткәнче һәрьяклап изә,
Өметемне агачны йолкыгандай йолкып чыгара.
12 Аның гаскәрләре бергәләшеп мине чолгап ала,
Лагерьлары белән чатырымны камап ала.
15 Йортымдагы кунакларым,+ кол кызларым мине чит кеше дип саный,
Мин алар өчен чит ил кешесе булып киттем.
16 Хезмәтчемне чакырсам, җавап бирми;
Аңардан кызгануын үтенәм.
18 Хәтта яшь балалар да миннән җирәнә;
Күтәрелсәм, мине мыскылларга тотыналар.
23 Сүзләрем язып куелса иде,
Берәр китапка язылса иде!
24 Алар тимер кискеч һәм кургаш белән
Мәңгегә кыяга уелса иде!
26 Хәзер тирем шулай итеп бозылса да,
Әле исән чакта мин Ходаемны күрермен.
Әмма күңел түремне төшенкелек баса!*
Гөнаһлар өчен җәза — кылыч бит,
Хөкем итүченең барлыгын белерсез әле».+