Әюп
20 Нагамалы Сәфә́р+ моңа болай диде:
2 «Үземне борчыган уйлар аркасында,
Дулкынлану кичергәнгә, җавап бирәм.
3 Мин ишеткән шелтә мине рәнҗетә;
Төшенүчәнлек мине җавап бирергә этәрә.
4 Әлбәттә, син әйтәсе сүзләремне һәрчак белә идең,
6 Эрелеге күккә кадәр җитсә дә,
Башы болытларга тисә дә,
7 Ул, үз тизәге сыман, мәңгегә юк булыр,
Элек аны күргән кешеләр: „Ул кайда?“ — дип сорар.
8 Ул төш кебек очып китәр, аны таба алмаслар;
Аны төнге күренешне кугандай куарлар.
10 Аның балалары ярлыларның күңелен табарга тырышыр,
Ул башкаларга мал-мөлкәтләрен үз кулы белән кайтарыр.+
12 Кабахәтлек аның авызында татлы булып тоела икән,
Ул аны теле астында яшерә икән,
13 Тәмен татый һәм, төкермичә,
Авызында тота икән,
14 Ашаган ризыгы эчендә әче булыр,
Күзлекле еланның агуына* әверелер.
15 Ул, байлыкны йоткан булса да, косып чыгарыр;
Аллаһы аның карынын милкеннән бушатыр.
16 Ул күзлекле еланның агуын суырыр,
Зәһәр елан аны чагып үтерер.
17 Ул су агымнарын,
Бал белән май ташкыннарын күрмәс.
18 Ул үзенең мал-мөлкәтен файдаланмыйча* кайтарып бирер,
Сәүдә эше белән җыйган байлыгының рәхәтен күрмәс.+
19 Ул бит ярлыларны җәберләгән, аларны ташлап калдырган;
Үзе төземәгән йортны үзенеке иткән.
20 Тик аның күңеле тынычлык тапмас,
Байлыгы аны коткармас.
21 Йотарлык бернәрсә калмаганга,
Чәчәк атуы бик кыска булыр.
22 Байлыгы иң югары дәрәҗәгә җиткәч, аны борчылулар биләп алыр;
Бәла-казалар аңа ябырылыр.
24 Ул тимер коралдан качканда,
Аңа бакыр җәядән аткан уклар чәнчелер.
26 Аның байлыгын дөм караңгылык көтә,
Беркем өреп дөрләтмәгән ут аны йотар,
Чатырында исән калганнар бәлагә эләгер.
27 Күк аның җинаятен ачыклар,
Җир аңа каршы чыгар.
29 Явызның Аллаһыдан алган әҗере,
Ходай биргән мирасы әнә шундый».