Йәзәкил
6 Йәһвә яңадан миңа үз сүзен җиткерде: 2 «Адәм улы, йөзеңне Исраи́л тауларына таба бор һәм алар турында пәйгамбәрлек ит. 3 Болай дип әйт: „И Исраил таулары, Аллаһы Тәгалә Йәһвәнең сүзен тыңлагыз: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә тауларга, калкулыкларга, елгаларга һәм үзәнлекләргә болай ди: „Менә! Мин сезгә каршы кылыч китерермен һәм сезнең биеклекләрегезне юк итәрмен.“ 4 Мәзбәхләрегезне* юкка чыгарырлар, фимиам мәзбәхләрегезне җимерерләр.+ Мин җирәнгеч потларыгыз* алдына үтерелгән кешеләрегезне ташлармын.+ 5 Мин Исраил халкының мәетләрен үзләренең җирәнгеч потлары алдына ташлармын һәм сезнең сөякләрегезне мәзбәх тирәли таратырмын.+ 6 Сез кайда гына яшәсәгез дә, шәһәрләрегезне буш калдырырлар,+ биеклекләрегезне җимерерләр, һәм алар ташландык хәлдә ятар.+ Мәзбәхләрегезне җимерерләр һәм ваклап ташларлар, җирәнгеч потларыгыз юкка чыгар, фимиам мәзбәхләрегез һәм үз кулларыгыз белән ясаган нәрсәләрегез юк ителер. 7 Үтерелгән кешеләрегез арагызга егылыр.+ Шунда сез минем Йәһвә икәнемне белерсез.+
8 Шулай да мин калдык калдырырмын, чөнки сез бөтен җир йөзе буйлап таратылгач, кайберләрегез халыклар арасында кылычтан һәлак булмас.+ 9 Исән калган кешеләр үзләрен әсир иткән халыклар арасында яшәгәндә мине искә төшерер.+ Алар шуны аңлар: минем күңелем китек иде, чөнки аларның тугрылыксыз* йөрәкләре миннән читкә борылган иде+ һәм күзләре җирәнгеч потларына тыелгысыз җенси теләк белән карап торган иде.+ Алар үзләре башкарган бар явыз һәм чирканыч эшләреннән оятка калыр һәм шул эшләренә җирәнеп карар.+ 10 Алар минем Йәһвә икәнемне белер һәм аларны бу бәлагә дучар итәрмен дигән сүзләремнең буш булмаганын күрер“.+
11 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Башыңны кулларыңа сал,* таптанып тор һәм Исраил халкының бар явыз һәм җирәнгеч эшләре аркасында кайгырып ела, чөнки алар кылычтан, ачлыктан һәм үләттән һәлак булыр.+ 12 Еракта булган кеше үләттән үләр, ә якында булганы кылычтан һәлак булыр. Исән калганнары исә ачлыктан үләр. Мин аларга үз ярсуымны яудырырмын.+ 13 Аларның үлгәннәре үз җирәнгеч потлары арасында, бар мәзбәхләре тирәли,+ бар биек калкулыкларында, бар тау башларында, җәелеп үскән бар агачлар астында, зур агачларның ботаклары астында ятканда, сез минем Йәһвә икәнемне белерсез.+ Алар үзләренең бар җирәнгеч потларын юмалар өчен анда хуш исле корбаннар китерә иде.+ 14 Мин аларга җәза бирер өчен кулымны сузармын һәм бу җирне буш калдырырмын. Аларның бар яшәү урыннары Дибла́ янындагы чүлдән дә бушрак булып калыр. Алар минем Йәһвә икәнемне белерләр“».