Һошия
1 Яһүд патшалары+ Узия́,+ Йофа́м,+ Әһә́з+ һәм Һизәкыя́,+ шулай ук Йоашның+ улы Исраи́л патшасы Йәрәбә́м+ көннәрендә Йәһвәнең Бәири́ улы Һошиягә* әйткән сүзе. 2 Йәһвә үз сүзен Һошия́ аша сөйли башлады. Йәһвә аңа болай дип әйтте: «Бар һәм фахишә булып китәчәк хатын-кызга өйлән. Синең аның зинасыннан туган балаларың булыр, чөнки шушы җир кешеләре фәхешлек аркасында Йәһвәдән читкә борылды».+
3 Һошия барды да Диблаи́м кызы Гомәриягә өйләнде. Гомәрия́ балага узып, аңа угыл тудырды.
4 Шунда Йәһвә Һошиягә болай диде: «Аңа Йәзрии́л* дигән исем куш, чөнки тиздән мин Йәзриилнең кан коюы өчен Яхы́й йортын+ җавапка тартырмын. Мин Исраил йортыннан патша хакимлеген тартып алырмын.+ 5 Ул көнне мин Йәзриил үзәнендә Исраилнең җәясен сындырырмын».
6 Гомәрия кабат балага узып, кыз бала тапты. Аллаһы Һошиягә болай диде: «Аңа Лоруһамә́* дигән исем бир, чөнки мин Исраил йортына бүтән шәфкать күрсәтмәм+ һәм аларны һичшиксез куып җибәрермен.+ 7 Әмма мин Яһүд йортына шәфкать күрсәтермен,+ һәм мин, Аллаһылары Йәһвә, аларны коткарырмын.+ Ләкин моның өчен җәя дә, кылыч та, сугыш та, атлар да, җайдаклар да кулланмам».+
8 Лоруһамәне имчәктән аерганнан соң, Гомәрия балага узып, угыл тудырды. 9 Шунда Аллаһы болай диде: «Аңа Луәми́м* дигән исем куш, чөнки сез минем халкым түгел, һәм мин сезнеке булмам.
10 Исраил халкының саны диңгездәге ком бөртекләредәй үлчәп тә, санап та бетергесез күп булыр.+ Һәм аларга: „Сез минем халкым түгел“+,— диелгән җирдә: „Тере Аллаһының уллары“+,— диелер. 11 Яһүд һәм Исраил кешеләрен берләштереп җыярлар.+ Алар үзләре өчен бер башлык сайлап, ул җирдән чыгар, чөнки Йәзриил көне бөек булыр.+