Йәил
3 Мин Яһүд һәм Иерусалим тоткыннарын кире кайтарганда,+
Ул көннәрдә һәм ул вакытта
2 Бөтен халыкларны да бергә җыеп,
Йәһшәфә́т* үзәненә китерермен.
Халкым һәм мирасым Исраилне яклап,
Алар белән шунда судлашырмын,+
Чөнки алар аны төрле халыклар арасына тараттылар
Һәм җиремне үзара бүлештеләр.+
3 Алар халкымны бүлешер өчен жирәбә салдылар,+
Малайны фахишә яллар өчен сата иделәр,
Кызны шәрабка алмаштыра иделәр.
4 Тир, Сидо́н һәм бөтен Филисти́ җире,
Миңа карата ни дәгъвагыз бар?
Миннән үч аласызмы әллә?
Үч аласыз икән,
Мин үчегезне шунда ук, тоткарланмыйча үз башыгызга төшерермен.+
7 Менә сез аларны кайда саткан булсагыз, мин аларны шуннан кайтарырмын,+
Һәм сезнең үчегез үз башыгызга төшәр.
8 Улларыгызны һәм кызларыгызны Яһүд халкы кулына бирермен,+
Алар исә аларны ерак яшәүче халыкка — Шеба́ кешеләренә сатарлар,
Чөнки моны Йәһвә үзе әйтте.
9 Милләтләр арасында болай дип игълан итегез:+
„Сугышка әзерләнегез! Гайрәтле сугышчыларны күтәрегез!
Гаскәриләр чыгып һөҗүм итсен!+
10 Төрәннәрдән чүкеп — кылычлар, бакча пычакларыннан сөңгеләр ясагыз.
Көчсез: „Мин көчле“,— дисен.
11 Төрле яклардан халыклар килеп ярдәм итсеннәр, бергә җыелсыннар!“»+
И Йәһвә, шул урынга үз гаскәриләреңне җибәрче.
12 «Халыклар күтәрелеп, Йәһшәфәт үзәненә килсен,
Чөнки анда мин тирә-яктагы бар халыкларны хөкем итәр өчен утырырмын.+
13 Уракны алыгыз, чөнки ашлык өлгергән.
Төшегез һәм изегез, чөнки йөзем изгеч тулган.+
Савытлар ташып тора, чөнки явызлыклары арткан.
14 Хөкем үзәнендә бихисап халык җыелган,
Чөнки шул үзәндә кешеләр хөкем ителсен өчен, Йәһвә көне якынлашып килә.+
15 Кояш белән ай караңгыланыр,
Йолдызларның яктысы сүрелер.
16 Йәһвә Сионнан үкерер,
Иерусалимнан көчле тавыш белән кычкырыр.
17 Сез минем изге тавым+ Сионда яшәүче Йәһвә Аллаһыгыз булуымны белерсез.
18 Ул көнне таулардан татлы шәраб саркып торыр,+
Калкулыклардан сөт агар,
Яһүднең бар елгалары ташып торыр.
21 Элек аларны* гаепле дип санаган булсам, хәзер гаепсез дип табармын.+
Мин, Йәһвә, Сионда яшәрмен».+