Амус
2 Йәһвә болай ди:
„Моабның өч фетнәсе,* хәтта дүрт фетнәсе+ аркасында да мин моны үзгәртмәм,
Чөнки ул Эдо́м патшасының сөякләрен, яндырып, акбурга әйләндерде.
2 Мин Моабка ут җибәрермен,
һәм ул Кериутның+ ныгытылган манараларын йотар.
Моа́б шау-шу, сугыш тавышы
Һәм быргы тавышы арасында һәлак булыр.+
4 Йәһвә болай ди:
„Яһүднең өч фетнәсе, хәтта дүрт фетнәсе+ аркасында да мин моны үзгәртмәм,
Чөнки алар Йәһвә канунын* кире какты
Һәм аның күрсәтмәләрен үтәмәде.+
Ата-бабалары ияреп йөргән ялган аларны читкә алып китте.+
6 Йәһвә болай дип әйтә:
„Исраилнең өч фетнәсе, хәтта дүрт фетнәсе+ аркасында да мин моны үзгәртмәм,
Чөнки алар тәкъва кешене — көмешкә,
Ярлы кешене бер пар сандалга сата.+
Кеше үзе дә, атасы да бер үк хатын-кыз белән якынлык кылып,
Изге исемемне нәҗесли.
8 Алар рәһен* итеп алынган киемне+ һәр мәзбәх* янында җәеп ята.+
Штраф итеп алынган акчага шәраб сатып алалар да үз илаһлары йортында* эчәләр“.
9 „Ләкин мин алар алдында аморлыларны юк иттем.+
Алар эрбет кебек биек, имән шикелле көчле иделәр.
Мин аларның очларындагы җимешләрен һәм астагы тамырларын юк иттем.+
10 Мин сезне Мисыр җиреннән алып чыктым,+
Һәм, сез аморлыларның җирен яулап алсын өчен,
Сезне чүл буйлап 40 ел йөрттем.+
И Исраи́л халкы, әллә бу шулай түгелме?“ — ди Йәһвә.
12 „Ләкин сез нәзирләргә шәраб эчертеп тордыгыз,+
Пәйгамбәрләргә боерып: „Пәйгамбәрлек итмәгез“+,— дидегез.
13 Шуңа күрә, урылган ашлык төялгән арба үз астындагыны изгән кебек,
Мин сезне үз җирегездә изәрмен.