Микай
1 Яһүд патшалары+ Йофа́м,+ Әһә́з+ һәм Һизәкыя́+ көннәрендә Мөреше́т шәһәреннән булган Микайга*+ Сама́рия белән Иерусалим турындагы күренештә бирелгән Йәһвәнең сүзе.
2 «Бар халыклар, тыңлагыз!
И җир һәм андагы бар нәрсә, игътибар итегез!
Йәһвә үзенең изге гыйбадәтханәсендә.
Аллаһы Тәгалә Йәһвә үзегезгә каршы шаһитлек итсен.+
3 Менә Йәһвә үз урыныннан чыга.
Ул, төшеп, җирнең биек урыннарын таптап атлар.
Алар ут алдындагы балавыздай,
Текә ярдан агып төшкән сулардай булыр.
Ягъкуб күтәргән фетнәдә кем гаепле?
Сама́рия+ түгелме?
Яһүднең биеклекләре+ өчен кем җаваплы?
Иерусалим түгелме?
6 Мин Сама́рияне кырдагы хәрабәләр өеме,
Йөзем бакчалары утырту урыны итәрмен.
Аның ташларын үзәнгә ыргытырмын,
Нигезләрен ялангач итәрмен.
Мин аның бар сыннарын җимерермен,
Чөнки боларның барысын ул үз фәхешлеге өчен хак алып җыйды,
Һәм алар кабат фәхешлек хакы булып китәр».
Улавым — шакалныкы сыман,
Көенүем тәвә кошыныкы сыман булыр.
Бәла-каза халкымның капкасына, Иерусалимга барып иреште.+
10 «Моның турында Гефта сөйләмәгез.
Үкереп елыйсы булмагыз.
Бәйтафрада* тузанда аунагыз.
11 Ялангач һәм хурлыкта барыгыз, и Шафирда яшәүчеләр.
Сагана́н шәһәрендә яшәүчеләр чыкмады.
Бәйтизи́л сезнең сыеныч урыны иде, әмма хәзер анда улау гына ишетелә.
12 Марутта яшәүчеләр яхшылык көтте,
Әмма Иерусалим капкасына Йәһвә начарлык җибәрде.
13 И Лакишта+ яшәүчеләр, атларны арбага җигегез.
Сез кыз Сио́н гөнаһларының башлангычы идегез.
Чөнки аңарда Исраил фетнәләре табылды.+
14 Шуңа күрә син Мөрешет-гефка хушлашу бүләкләре бирерсең.
Акзи́б+ йортлары Исраил патшалары өчен кирәк чакта таяныч булмады.
15 Мин сезгә, и Мәриштә+ яшәүчеләр, яулап алучыны китерермен.+
Исраилнең даны Адулламга+ кадәр җитәр.
16 Сөекле балаларыгыз аркасында чәчләрегезне кырып пеләш калыгыз.
Башыгыз бөркетнеке шикелле пеләш булсын,
Чөнки аларны сездән әсирлеккә алып киттеләр».+