Микай
7 Кайгы миңа!
Мин җәйге җимешләр һәм йөзем калдыгы җыелганнан соң
Ашар өчен йөзем тәлгәше
Я җаным теләгән татлы инҗир җимеше
Эзләп таба алмаган кешегә охшашмын.
Барысы да кан кою өчен яшерен урында ята,+
Һәрберсе ятьмә белән үз кардәшен аулый.
3 Куллары начарлык кылуда остарып беткән.+
Мирза бүләк таләп итә,
Хөкемче бәя сорый,+
Күренекле кеше үз нәфесләрен белдерә;+
Алар бергәләп эш итә.*
4 Аларның иң яхшысы чәнечкеле куакка охшаш,
Иң намуслысы чәнечкеле читәннән дә кабахәтрәк.
Ләкин сакчыларың сөйләгән көн, җавапка тартылачак көнең килер.+
Шунда алар куркуга төшәр.+
Куеныңда ятучы хатыныңа сүзеңне абайлап сөйлә.
6 Чөнки улы атасын санга сукмый,
Кызы — анасына каршы,+
Килен каенанасына каршы күтәрелә;+
Кеше өчен өйдәгеләре — дошман.+
Аллаһым мине ишетер.+
8 И дошманым,* минем өстән тантана итмә.
Егылсам да, күтәрелермен;
Караңгылыкта яшәсәм дә, Йәһвә яктылыгым булыр.
9 Йәһвә хөкем эшемдә мине яклап гаделлек урнаштырганчы,
Аңа каршы гөнаһ кылганым өчен
Ачуына дучар булырмын.+
Ул мине яктылыкка чыгарыр.
Мин аның тәкъвалыгын күрермен.
Мин аның бәласен күрермен.
Аны урам пычрагын таптагандай таптарлар.
11 Бу таш стеналарыңны төзү көне булыр.
Ул көнне чикләр киңәер.*
12 Ул көнне алар сиңа бөтен яктан килер:
Ассириядән, Мисыр шәһәрләреннән,
Мисыр һәм бөек елга* арасындагы җирләрдән,
Диңгезләр һәм таулар араларындагы һәр илдән.+
13 Җир үз яшәүчеләре аркасында, аларның эшләре аркасында,
Ташландык хәлгә килер.
Алар борынгы заманда тукланган кебек Баша́н белән Гиладта туклансын.+
16 Халыклар күрер һәм бар куәтләренә карамастан оятка калыр.+
Куллары белән авызларын каплар.
Аларның колаклары саңгырауланыр.
17 Алар еланнар сыман тузанны ялар.+
Үз ныгытмаларыннан җирдә яшәүче хәшәрәтләр сыман калтырап чыгар.
Алар Аллаһыбыз Йәһвәгә курка-курка килер,
Аның алдында дер-дер калтырар».+
Ул ачуын мәңге тотмас,
Чөнки тугры мәхәббәт күрсәтеп,+ ул сөенә.
19 Ул безгә кабат шәфкать күрсәтер;+ гөнаһларыбызны җиңеп чыгар.*
Син аларның бар гөнаһларын диңгез тирәнлекләренә ыргытырсың.+