Хабакук
Аның минем аша әйтәчәк сүзләрен
Һәм, ул мине төзәткәндә, нинди җавап бирергә икәнен белер өчен, күзәтеп торырмын.
2 Шунда Йәһвә миңа болай диде:
«Бу күренешне язып куй һәм,
Кычкырып укучы җиңел генә укый алсын өчен,+ аны такталарга* аңлаешлы итеп яз.+
3 Чөнки бу күренешнең билгеләнгән вакытта үтәләсе бар.
Ул үз ахырына* ашыга һәм алдамаячак.
Ул бит, һичшиксез, үтәләчәк.
Соңга калмаячак!
4 Горур кешегә карагыз.
Аның күңеле намуссыз.
Ә тәкъва үз тугрылыгы* белән яшәр.+
5 Әйе, шәраб мәкерле булганга,
Тәкәббер кеше үз максатына ирешмәячәк.
Андый кеше үз нәфесен Кабердәй* зур итә,
Ул үлем кебек, туена алмый.
Ул бар милләтләрне җыя
Һәм бар халыкларны үзенә туплый.+
6 Боларның барысы аңа каршы гыйбрәтле сүзләр кулланып, табышмаклар китереп һәм кинаяләп сөйләмәсме?+
Алар болай дип әйтер:
„Үзенеке булмаганны җыючыга,
Бурычка батып баручыга кайгы!
Бу озакка сузылырмы?
7 Бурычка бирүчеләрең кинәт кенә күтәрелмәсме?
Алар уяныр, сине каты тетрәтер һәм талар.+
8 Үзең күп халыкларны талаганга,
Кеше канын койганга
Һәм җирне, шәһәрләрне,
Анда яшәүчеләрне һәлак иткәнгә,+
Калган бар кешеләр үзеңне талар.+
9 Үз йорты өчен намуссыз табыш җыючыга кайгы!
Ул моны биеклектә үзенә оя төзер өчен
Һәм шулай итеп һәлакәттән качар өчен эшли.
10 Ниятләрең аркасында йортың хурлыкка калды.
Күп халыкларны юк итеп син үз-үзеңә каршы гөнаһ кылдың.+
11 Стенаның ташы елап торыр,
Һәм матча аңа җавап бирер.
12 Кан коеп шәһәр күтәрүчегә,
Гаделсезлек белән шәһәргә нигез салучыга кайгы!
13 Менә! Халыклар ялкынны тукландырыр өчен авыр эшли,
Милләтләрнең арып эшләве заяга гына.
Әллә бу Гаскәрләр Иясе Йәһвәдән түгелме?+
15 Үз иптәшләренә,
Аларны исертер өчен һәм аларның шәрә тәннәренә карап торыр өчен,
Эчемлеккә ярсу белән ачу кушып эчәргә бирүчеләргә кайгы!
16 Син дан белән түгел, ә мәсхәрә белән туенырсың.
Син дә эч һәм сөннәтләнмәгән булуыңны күрсәт.*
Йәһвәнең уң кулындагы касәсеннән үзең дә эчәрсең,+
Һәм даныңны хурлык каплар.
17 Лива́н күргән җәбер-золымны үзең дә күрерсең.
Кеше канын койганга
Һәм җирне, шәһәрләрне,
Анда яшәүчеләрне һәлак иткәнгә,+
Хайваннарны куркыткан һәлакәт үз башыңа төшәр.
18 Уеп-кисеп ясалган поттан ни файда?
Аны бит кеше генә ясаган.
Сыннан* һәм ялганга өйрәтүче остаздан ни файда?
Файдасыз илаһлар ясаучы аларга ничек таяна ала инде?+
Алар бит өнсез!
19 Агач кисәгенә: „Уян!“
Я өнсез ташка: „Уян! Безне өйрәт!“ — дип әйтүчегә кайгы.
20 Йәһвә исә үзенең изге гыйбадәтханәсендә.+
Бөтен җир, аның алдында дәшмә!“»+