Яхъяга бирелгән Ачылыш
10 Шунда мин күктән төшүче башка бер кодрәтле фәрештәне күрдем. Ул үзе болытка төренгән, ә башы өстендә салават күпере бар иде. Аның йөзе кояш кебек,+ аяклары ялкын баганалары сыман, 2 ә кулында ачылган кечкенә язма төргәк бар иде. Уң аягы белән диңгезгә, ә сул аягы белән җиргә баскач, 3 ул арысландай көчле тавыш+ белән кычкырып җибәрде. Ул кычкыргач, җиде күк күкрәү тавышы+ ишетелде.
4 Җиде күк күкрәү әйткәч, мин язарга дип әзерләнгән идем дә, күктән килгән тавышның:+ «Җиде күк күкрәү әйткәнне сер итеп сакла һәм алар әйткәнне язма»,— дигәнен ишеттем. 5 Шунда диңгездә һәм җирдә басып торучы мин күргән фәрештә уң кулын күккә күтәрде дә 6 күкне һәм анда булган һәрнәрсәне, җирне һәм анда булган һәрнәрсәне, диңгезне һәм анда булган һәрнәрсәне+ булдырган мәңге Яшәүче+ белән ант итте: «Аллаһы башка инде кичектермәячәк. 7 Әмма җиденче фәрештә+ үз быргысын+ кычкыртырга әзер торган көннәрдә Аллаһының изге сере+ үтәләчәк. Бу сер — Аллаһы үз коллары пәйгамбәрләргә+ игълан иткән яхшы хәбәр».
8 Шунда мин кабат күктән килгән тавышны+ ишеттем, ул минем белән сөйләшә башлады һәм болай диде: «Бар, диңгездә һәм җирдә торучы фәрештәнең кулыннан ачылган язма төргәкне ал».+ 9 Мин фәрештә янына барып, үземә шул кечкенә язма төргәкне бирүен үтендем. Ул миңа: «Аны алып аша.+ Ашказаныңда аңардан әче булыр, әмма авызыңда ул бал кебек татлы булыр»,— диде. 10 Мин фәрештәнең кулыннан шул кечкенә язма төргәкне алып ашадым.+ Авызымда ул бал кебек татлы булды,+ ләкин аны ашап бетергәч, ашказанымда әче булды. 11 Шунда миңа: «Син халыклар, милләтләр, телләр һәм күп кенә патшалар хакында кабат пәйгамбәрлек итәргә тиеш»,— диделәр.