Билгелелек артикле
Кайбер телләрдәге бер сүз төркемен белдерү өчен грамматик төшенчә. Аның кулланышы төрле телләрдә төрлечә. Инглиз телендәге билгелелек артикле «the» берәр исемнең мәгънәсен чикләр өчен, билгеле кешене я нәрсәне белдерер өчен, берәр кем я берәр нәрсә инде искә алынган яки яхшы билгеле икәнен күрсәтер өчен кулланыла; ул хәтта басым ясар өчен дә кулланылырга мөмкин.
Грек (койне) телендә (хо) дигән билгелелек артикле бар; ул кайбер яклардан инглиз телендәге билгелелек артикленә тиң. Грек телендәге бу артикль берәр исемнең мәгънәсен чикләр өчен, билгеле кешене я нәрсәне белдерер өчен кулланылырга мөмкин. Мәсәлән, «яла ягучы» дип бирелә торган грек сүзе диа́болос еш кына билгелелек артикле белән кулланыла һәм шулай итеп конкрет шәхес Иблисне (хо диа́болос, мәгънәсе «Яла ягучы») күрсәтә. Кайвакыт ул «Мәсих» (хо Христо́с) титулы алдында тора; бу, күрәсең, Гайсәнең Мәсих буларак вазифасын ассызыклый. Грек телендә билгелелек артикле җенескә, санга һәм килешкә карап, формасын үзгәртә. Кайчак ул исемнең ия яки хәбәр булуын күрсәтә, берәр сүзнең ир я хатын җенестәме икәнен билгели һәм башка шундыйлар. Грек телендә билгелелек артикленең кайбер формалары инглиз һәм башка телләргә тәрҗемә ителгәндә, өстәмә бәйлек таләп итә.
Койне телендә исемнең артикле булмаса, ул, контекстка карап, билгесезлек артикле белән я сыйфат булып тәрҗемә ителергә мөмкин. Мәсәлән, грек сүзе диа́болос артикльсез кулланылса, ул «яла ягучы» я «яла ягу» дип бирелергә мөмкин (Ях 6:70; 1Тм 3:11; Тит 2:3). Грек телендә билгелелек артикле турында күбрәк белер өчен, «Изге Язмаларны аңлау» (рус) «Греческий язык», «Артикль» дигән өстәмә исемне кара.