Юстин Җәфаланучы
(б. э. як. 100 — як. 165) Мәсихчеләр динен яклап язган грек фәлсәфәчесе һәм теолог. Ул Флавия Неаполис (хәзерге Наблус) шәһәрендә туган. Б. э. якынча 132 елында, күрәсең Эфестә, ул христиан диненә күчкән. Аны Римда җәфаланучы буларак үтергәннәр: башын чабып өзгәннәр.
Аның эшләре арасыннан «Апологияләр» һәм «Яһүд Трифон белән диалог» дигән әсәрләр сакланган. «Апологияләр»дә Юстин мәсихчеләрне Рим империясе нәфрәтеннән һәм алар атеистлар дигән гаепләүдән якларга тырышкан. Ул Язмаларга һәм грек фәлсәфәсенә нигезләнгән үз ышануларын ачык белдергән. Аның ышануы буенча, Аллаһының исеме юк. «Диалог» әсәрендә ул Гайсәнең Мәсих булуына дәлилләр китерә һәм яһүд динен искергән дип әйтә.
Мәсихчеләр динен фәлсәфә белән бутап, Юстин Аллаһының «язылганнар буенча гына эш итегез» дигән әмерен бозган (1Кр 4:6). Чиркәү Аталары дип аталган башка кешеләр дә, аның үрнәгенә ияреп, алдан әйтелгән мөртәтлекнең таралуына өлеш керткән (Мт 13:38, 39; 2Пт 2:1). Шулай да, Юстин рәсүлләрнең үлеменнән соң күп тә үтмәстән яшәгәнгә, аның әсәрләре тарихи әһәмияткә ия. Мәсәлән, алардан күренгәнчә, ул еврей канонын кабул иткән, ә апокрифик китапларны кире каккан.