Борынгы Якын (Урта) Көнчыгыш
Көньяк-көнбатыш Азиянең өлкәсен күрсәтүче географик һәм тарихи исем.
Бу өлкәнең билгеле бер чикләре юк, ләкин бу исем көнбатышта Төркиядән алып көнчыгышта Иранга кадәр сузылган өлкәне күрсәтер өчен кулланыла (кайберәүләр ул хәзерге Пакистан җирендәге Һинд елгасына кадәр сузылган дип уйлый); ул төньякта Кавказдан алып көньякта Гарәбстан ярымутравына кадәр җәелгән, шулай ук еш кына Мисырны да үз эченә ала. Кайберәүләр бу өлкәне Урта Көнчыгыш дип атый, башкаларга исә Көнбатыш Азия дигән исем ошый. «Якын Көнчыгыш» дигән исем бу өлкәнең Европага якын булуын күрсәтә.