Канон (Изге Язмалар каноны)
«Изге Язмалар каноны» дигән сүзтезмә белән Аллаһы тарафыннан рухландырылган чын Язмалар дип кабул ителгән китаплар җыелмасы я исемлеге атала башлаган.
«Канон» төшенчәсе кане́ (камыш) дигән еврей сүзеннән барлыкка килгән. Камыш таяклары еш кына үрнәк яки үлчәү таяклары итеп кулланылган (Йз 41:8). Шул ук рәвешчә, Изге Язмалар каноны, ягъни Аллаһы тарафыннан рухландырылган китапларның җыентыгы, ярдәмендә укучы иман, тәгълиматлар һәм тәртип нинди булырга тиешлеген «үлчи» ала.
Еврей Язмаларын тәшкил иткән китаплар җыентыгы б. э. к. V гасырның азагына төзелгән булган. Яһүдләрнең ышанулары буенча, тәҗрибәле канунчы һәм Аллаһы тарафыннан рухландырылган Изге Язмалар язучы Езра бу эшне башлаган, ә Никами аны тулысынча тәмамлаган (Ез 7:6, иск.). Мәсихче Грек Язмалары Мәсих шәкертләрендә рух биргән бүләкләр эш иткән вакыт дәвамында тулысынча язылып беткән булган (Ях 14:26; Ач 1:1). Кайбер мәсихчеләрдә «иңдерелгән сүзләрне аера белү» сәләте булган (1Кр 12:10). Шуңа күрә алар, ниндидер чиркәү соборына мөрәҗәгать итмичә дә, җыелыш алган нинди хатлар Аллаһы тарафыннан рухландырылган икәнен билгели алган. Соңгы рәсүл Яхъя үлгәч, Аллаһы тарафыннан рухландырылган бу ышанычлы ир-атлар төркеме юкка чыккан. Шунлыктан Ачылыш китабы, Яхъяның Яхшы хәбәре һәм аның өч хаты белән Изге Язмалар каноны тәмамланган булган. Изге рухның тәэсирендә булмаган язучыларның соңрак биргән шаһитлеге Аллаһы рухы җитәкчелегендә һәм хакимлегендә төзелгән Изге Язмаларның канонын раслап кына тора.