Йөзбашы
Борынгы Рим гаскәрендәге башлык. Рим легионнары гадәттә якынча 6 000 ир-аттан торган. Легион якынча йөз гаскәридән торган һәм йөзбашы җитәкчелек иткән 60 төркемгә бүленгән булган.
Бу сайланган башлыклар легион терәкләре булган, һәм аларга гади гаскәриләргә караганда күбрәк түләгәннәр. Андый йөзбашларының кайберләре Язмаларда хуплап искә алына. Мәсәлән, берсе нык иманы өчен макталган булган (Мт 8:5—10, 13). Икенчесенең исеме Көрнили булган. Ул һәм аның туганнары мәсихчеләр булып киткән сөннәткә утыртылмаган беренче мәҗүсиләр булган (Мк 15:39; Рс 10:1, 44, 45; 27:1, 43).