Декаполис
Иң башта үз эченә 10 шәһәрне алган грек шәһәрләре төркеме (гр. де́ка — «ун» һәм по́лис — «шәһәр»). Шушы шәһәрләрнең күбесе Гәлиләя диңгезе белән Үрдүн елгасының көнчыгыш ягында урнашканга, шул өлкә дә Декаполис дип аталган. Алар борынгы грек мәдәнияте һәм сәүдәсенең үзәкләре булган. Гайсә шул җирләр буйлап йөргән, әмма беркайда да ул шул шәһәрләрнең берсенә булса да кергән дип язылмаган (Мт 4:25; Мк 5:20). А7 һәм Ә10 кушымт. к.