Мәсихче Грек Язмалары
Изге Язмаларның соңгы 27 китабының исеме. Алар еш кына Яңа Гаһед дип атала. Бу китапларны 8 яһүди мәсихче язган: Маттай, Марк, Лүк, Яхъя, Паул, Ягъкуб, Петер һәм Яһүд (Рм 3:1, 2). Маттай, күрәсең, үз хәбәрен еврей телендә язган һәм аннан соң грек теленә тәрҗемә иткән. Аның тәрҗемәсе һәм калган китаплар койне, ягъни гомуми грек телендә язылган булган. (Шунлыктан алар «Грек Язмалары» дип атала.) «Мәсихче» дигәне китапларның эчтәлеген күрсәтә; анда Гайсә Мәсихнең һәм аның беренче шәкертләренең тормышы, хезмәте һәм тәгълиматлары турында мәгълүмат табып була. «Мәсихче» дигән исем шулай ук Изге Язмаларның бу өлешен Еврей Язмаларының грек теленә тәрҗемәсе Септуагинтадан аерып тора.