Әзерләнү көне Шимбә алды көне. Ул көнне яһүдләр кирәкле әзерлекләр башкарганнар. Бу көн бүген җомга дип аталган көнне кояш бату белән тәмамланган, һәм аннары Шимбә башланган. Яһүдләрнең көннәре кич белән башланып кич белән тәмамланган (Мк 15:42; Лк 23:54).