Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • nwtstg
  • Җан

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Җан
  • Сүзлек
  • Охшаш мәкаләләр
  • Нәрсә ул җан?
    Рухи сорауларга җавап
  • Кешенең үлемсез җаны бармы?
    Күзәтү манарасы 2007 ел
  • А2 Бу басманың үзенчәлекләре
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • А2 Бу басманың үзенчәлекләре
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
Сүзлек
nwtstg

Җан

Не́феш дигән еврей сүзенең һәм психе́ дигән грек сүзенең тәрҗемәсе. Бу сүзләрнең Изге Язмалардагы кулланышыннан күренгәнчә, алар 1) кешеләргә, 2) хайваннарга һәм 3) кешенең я хайванның тормышына карый (Яр 1:20; 2:7, иск.; Сн 31:28; 1Пт 3:20). Күп кенә дини чыганакларда «җан» сүзе нинди генә мәгънәдә кулланылмасын, Изге Язмаларда җирдәге тереклек турында сүз барганда не́феш һәм психе́ сүзләре физик, күзгә күренгән, реаль һәм үлемле җаннарга карый. Шушы тәрҗемәдә бу сүзләр төп текстта, контекстка карап, «тормыш», «гомер», «тере җан», «кеше», «[кешенең] бөтен барлыгы» дип тәрҗемә ителгән я нибары алмашлык белән генә белдерелгән (мәсәлән, «минем җаным» урынына «мин» диелгән). Күп кенә очракларда «җан» сүзе искәрмәләрдә я аңлатмаларда тора. «Җан» сүзе төп текстта, искәрмәдә я аңлатмада торганда, аны өстә китерелгән аңлату буенча аңларга кирәк. Берәүнең берәр нинди эшне бөтен җаны белән башкаруы турында сүз барганда, бу аның шул эшне бөтен барлыгы белән, чын йөрәктән я үзенең гомерен аямыйча башкарганын аңлата (Кн 6:5; Мт 22:37). Кайбер контекстларда төп нөсхәдәге сүзләр берәр җан иясенең теләген я нәфесен белдерә. Алар шулай ук үлгән кешегә яисә мәеткә я үләксәгә карарга мөмкин (Сн 6:6; Гс 23:2; Иш 56:11; Һг 2:13).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу