Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 113 хикәя
  • Паул Римда

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Паул Римда
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Филимунга хатка кереш сүз
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
  • «Ул... Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек биреп вәгазьләде»
    Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
  • Паулның Титуска, Филимунга һәм Еврейләргә язган хатларыннан игътибарга лаек фикерләр
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Филимунга эчтәлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 113 хикәя
Рәсүл Паул бер кешене Тимутигә хат яздыра. Ул вакытта Рим солдаты сакта тора

ЙӨЗ УНӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Паул Римда

КҮРӘСЕҢМЕ: Паул куллары чылбырланган һәм аны Рим солдаты саклап тора. Хәзер Паул Римдагы төрмәдә утыра. Рим кайсары Паул белән нәрсә эшләргә икәнен хәл итәргә тиеш, һәм Паул бу боерыкны көтә. Ул тоткын булса да, аның янына кешеләргә килергә рөхсәт бар.

Паул Римда ике көн үткәргәннән соң яһүдләрнең җитәкчеләрен үзенә чакыра. Аның янына Римда яшәгән бик күп яһүдләр килә. Паул аларга Гайсә хакында һәм Аллаһы патшалыгы турында вәгазьли. Кайберәүләр моңа ышана һәм мәсихчеләр булып китә, ә башкалар ышанмый.

Паул үзен саклаган солдатларга да вәгазьли. Төрмәдә ике ел дәвамында ул күргән бар кешегә вәгазьли. Хәтта кайсар йортындагы кешеләр дә Патшалык турындагы яхшы хәбәрне ишетә, һәм аларның кайберләре мәсихчеләр булып китә.

Timothy writing down Paul’s words

Ә өстәл артында язып утырган кешене беләсеңме? Әйе, бу Тимуте. Ул да Патшалык турында вәгазьләгәне өчен төрмәдә утырып чыккан, әмма хәзер ул иректә. Монда ул Паулга ярдәм итәр өчен килгән. Беләсеңме нәрсә ул яза? Әйдә моны белик.

Хәтерлисеңме: 110 нчы хикәядә Филиппуй белән Эфес шәһәрләре турында әйтелгән иде? Бу шәһәрләрдә Паул мәсихчеләр җыелышы оештырырга булышкан. Һәм хәзер Паул шул мәсихчеләргә төрмәдән хатлар җибәрә. Алар Изге Язмаларда бар һәм «Эфеслеләргә» һәм «Филиппуйлыларга» дип исемләнгән. Хәзер Паул Тимутедән Филиппуйдагы мәсихче кардәшләргә хат әйтеп яздыра.

Филиппуйлылар Паулга бик күп яхшылыклар эшләгән. Алар Паул төрмәдә утырганда аңа бүләк җибәрәләр, һәм ул моның өчен аларга рәхмәт белдерә. Бүләкне Эпафрудит алып килә. Ләкин аннан соң ул бик нык авырып киткән һәм чак кына үлмәгән. Хәзер Эпафрудит үзен яхшырак хис итә һәм тиздән өенә кайтачак. Үзе белән Филиппуйга ул Паул белән Тимуте язган хатны алып китәчәк.

Төрмәдә утырганда Паул тагын ике хат яза. Алар да Изге Язмаларда бар. Аларның берсе Көлессәйдәге мәсихчеләргә язылган. Беләсеңме ничек бу хат аталган? «Көлессәйлеләргә». Икенче хат Паулның якын дусты Филимунга язылган, ул да Көлессәйдә яши. Бу хатта Филимунның колы Онисим турында әйтелә.

Онисим Филимуннан качып, Римга килгән. Ул Паулның монда тоткынлыкта икәнлеген белеп ала. Онисим Паулның хәлен белергә килгәч, Паул аңа вәгазьли. Тиздән Онисим да мәсихче була. Хәзер ул үзенең качып китүенә үкенә. Беләсеңме нәрсә турында яза Паул Филимунга?

Ул Филимуннан Онисимны кичерүен сорый. «Мин синең яныңа Онисимны кире җибәрәм,— дип яза Паул.— Әмма хәзер ул синең колың гына түгел, ә бик яхшы мәсихче кардәш». Көлессәйгә кире кайтканда, Онисим бу ике хатны үзе белән алып кайта: берсе — көлессәйлеләргә, ә икенчесе — Филимунга. Филимун, һичшиксез, үз колының мәсихче булуына бик нык шатлана!

Паул филиппуйлыларга һәм Филимунга хат язганда шатлыклы яңалык белән уртаклаша. «Мин сезгә Тимутене җибәрәм,— дип яза Паул.— Ә тиздән үзем дә сезнең яныгызга килермен». Ә Филимунга: «Миңа тукталыр өчен урын әзерләп куй»,— дип яза.

Паул, иреккә чыккач, мәсихче кардәшләре яшәгән бик күп җирләргә бара. Әмма шуннан соң аны яңадан Римдагы төрмәгә ябалар. Ул белә: бу очракта ул үлем җәзасына хөкем ителергә тиеш. Шуңа күрә ул Тимутене тизрәк үз янына чакырып хат яза. «Мин Аллаһыга тугры булып калдым,— дип яза Паул үзенең хатында.— Һәм Аллаһы мине бүләкләячәк». Паул үтерелгәч берничә ел үтә, һәм Иерусалимны икенче тапкыр җимерәләр. Бу юлы римлылар.

Изге Язмаларда башка күп нәрсәләр язылган. Йәһвә Аллаһы рәсүл Яхъяны Изге Язмаларның соңгы китапларын, шул исәптән Ачылыш китабын да, язарга рухландырган. Ачылыш китабында киләчәк турында әйтелә. Әйдә хәзер киләчәктә нәрсә булачагын белик.

Рәсүлләр 28:16—31; Филиппуйлыларга 1:13; 2:19—30; 4:18—23; Еврейләргә 13:23; Филимунга 1—25; Көлессәйлеләргә 4:7—9; 2 Тимутегә 4:7—9.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу