Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • be 3 дәрес 89 б.-91 б., 5 абз.
  • Сүзләрне дөрес әйтү

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Сүзләрне дөрес әйтү
  • Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Охшаш мәкаләләр
  • Кем ул Йәһвә?
    Рухи сорауларга җавап
Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
be 3 дәрес 89 б.-91 б., 5 абз.

3 НЧЕ ДӘРЕС

Сүзләрне дөрес әйтү

Сиңа нәрсә эшләргә кирәк?

Һәрбер сүзне дөрес әйт. Моның өчен 1) сүзнең һәр авазын дөрес әйтергә, 2) кирәкле иҗеккә басым ясарга һәм 3) кайбер телләрдә диакритик билгеләрне исәпкә алырга кирәк.

Ни өчен бу мөһим?

Сүзләрне дөрес әйтмәсәк, вәгазьләгән хәбәребезнең әһәмияте кимиячәк. Ә сүзләрне дөрес әйтсәк, тыңлаучыларыбыз хаталарыбызга түгел, ә хәбәребезгә игътибар итәчәк.

КАЙБЕР мәсихчеләрнең мәктәптә укырга мөмкинлекләре булмаган. Хәтта рәсүл Петер белән Яхъяны да «белемсез, гап-гади кешеләр» дип атаганнар (Рәс. 4:13). Шулай да безгә сүзләрне дөрес әйтергә тырышырга кирәк. Шулай эшләсәк, кеше ничек әйтүебезгә түгел, ә Изге Язмалардагы хакыйкатькә игътибар итәчәк.

Нәрсәне исәпкә алырга кирәк? Һәрбер телнең үз уку кагыйдәләре бар. Күп телләрдә хәрефләрдән торган алфавит кулланыла. Кириллицадан тыш, шулай ук гарәп, грек, еврей һәм латин алфавитлары бар. Кытай язма телендә хәрефләр түгел, ә иероглифлар кулланыла. Иероглиф төрле элементлардан тора һәм, гадәттә, бер сүзне я бер иҗекне аңлата. Корей һәм япон телләрендә дә кытай иероглифлары кулланыла, әмма алар башкача укыла һәм башка мәгънә йөртә.

Хәрефләр кулланыла торган телләрдә сүзләрне дөрес әйтер өчен, һәр хәрефне һәм хәрефләрдән торган төзелмәләрне дөрес укырга кирәк. Кагыйдәләре эзлекле булган телләрдә, мәсәлән, татар, грек, испан һәм зулу телләрендә, сүзләрне дөрес уку авыр түгел. Әмма андый телләргә башка телдән сүз күчсә, бу сүз алынган телнең кагыйдәләре буенча укыла. Шул чакта кайбер хәрефләр һәм хәрефләрдән торган төзелмәләр башкача укыла, ә кайвакыт бөтенләй дә укылмый. Андый чыгармаларны истә калдыр һәм сөйләмдә ешрак кулланырга тырыш. Кытай телендә сүзләрне дөрес әйтер өчен, меңләгән иероглифны яттан белергә кирәк. Кайбер телләрдә тавышның тоны үзгәргәндә, сүзнең мәгънәсе дә үзгәрә. Моңа игътибар итмәсәң, син әйтергә теләгәнеңне дөрес әйтә алмаячаксың.

Күп кенә телләрдә сүзләр иҗекләрдән тора. Андый очракта басымны кирәкле иҗеккә ясарга кирәк. Кайбер телләрдә басым даими. (Татар теле андый телләрнең берсе; анда басым, гадәттә, сүзнең соңгы иҗегенә ясала.) Ә чыгармалар булганда, сүзне дөрес әйтер өчен, язма телдә басым билгесе куела. Ләкин басымы даими булмаган телләрдә сүзләрне дөрес әйтү җиңел түгел. Андый телләрдә сүзләрнең әйтелешен ятларга кирәк.

Кайбер телләрдә диакритик билгеләр бар, һәм укыганда аларга игътибар итәргә кирәк. Алар хәрефләр өстендә я астында язылырга мөмкин. Татар телендә, мәсәлән, «ё», «й», «ң», «җ» хәрефләренең диакритик билгеләре бар.

Сүзләрне дөрес әйтер өчен, кайбер якларга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Мәсәлән, сүзләрне артык ачык я телнең искергән нормалары буенча әйтсәк, сөйләмебез ясалма булып яңгыраячак һәм, өстәвенә, без үзебезнең укымышлы булуыбызны күрсәтергә телибез кебек тоелачак. Бу очракларда сөйләүче тыңлаучыларның игътибарын үзенә җәлеп итә. Әмма икенче яктан сүзләрнең әйтелешенә бер дә игътибар итмәү дөрес булмас иде. Моңа кагылышлы киңәшләр «Яхшы дикция» дигән дәрестә бирелгән иде.

Бер үк телдә сөйләшкән, ләкин төрле илләрдә яшәгән кешеләр сүзләрне, гадәттә, төрлечә әйтә. Хәтта бер илнең төрле урыннарында яшәгән кешеләрнең сүзләре дә әйтелеше буенча аерылып тора. Чит илдән килгән кешеләр үзләренең телләренә хас булган акцент белән сөйләшә. Ә кайбер телләрнең сүзлекләрендә бер сүзнең хәтта берничә әйтелеше китерелә. Әйтик, син сөйләшкән тел — синең өчен чит тел я син бу телне мәктәптә өйрәнмәгәнсең, ди. Ул чакта сүзләрнең дөрес әйтелешен белгән кешеләрне игътибар белән тыңла һәм алардан өйрән. Без — Йәһвә Шаһитләре, һәм без данлыклы хәбәр вәгазьлибез, шуңа күрә сөйләмебезнең дә тиешле һәм кешеләргә аңлаешлы булуын телибез.

Сөйләмеңдә таныш булган сүзләрне куллансаң, сүзләрне дөрес әйтү авыр булмас. Ләкин кычкырып укыганда, сиңа сөйләм телендә очрамый торган сүзләр очрар. Ә Йәһвә Шаһитләренә күп кенә очракларда кычкырып укырга туры килә. Мәсәлән, без вәгазьләгәндә Изге Язмалардан укыйбыз. Кайбер абый-кардәшләргә Изге Язмаларны өйрәнер өчен басмадан мәкалә каралганда яисә Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү вакытында сәхнәдән кычкырып укырга туры килә. Дөрес укысак, тыңлаучылар игътибар белән тыңлаячак.

Күпләр өчен Изге Язмаларда очрый торган ялгызлык исемнәрне һәм географик атамаларны дөрес уку авырлыклар тудыра. Изге Язмалардагы ялгызлык исемнәрдә басым билгесе нинди иҗеккә куелганын белер өчен, безнең мәсихче басмаларыбызны һәм Изге Язмаларның «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н куллан. Мәсәлән, Никопо́ль урынына — Ни́кополь, ә Силуану́с урынына Силуа́нус дип әйтергә кирәк.

Нәрсә эшләп була? Сүзләрне дөрес әйтмәгән кешеләр кайвакыт үзләре дә белмичә шулай сөйләшә. Мәктәп күзәтчесе сиңа сүзләрне әйтүеңдә кайбер якларны яхшыртырга кирәк дип әйтсә, аның киңәше өчен рәхмәтле бул. Шул якларны яхшыртыр өчен, нәрсә эшләп була?

Сүзләрне әйтүеңне яхшыртыр өчен бер мөмкинлек — сүзләрне дөрес әйткән кешегә мөрәҗәгать итү. Ул укыганыңны тыңласын һәм хаталарыңны төзәтсен.

Шулай ук яхшы докладчыларны игътибар белән тыңла. Үз телеңдә Изге Язмаларның «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең я башка басмаларның аудиоязмалары булса, аларны куллан. Ул язмаларны тыңлаганда, шуңа игътибар ит: кайсы сүзләрне син дөрес әйтмисең. Андый сүзләрне язып куй һәм кат-кат кабатла.

Кайбер телләрдә сүзнең язылышын, әйтелешен күрсәтүче һәм мәгънәсен аңлатучы сүзлекләр бар. Үз телеңдә андый сүзлекләр булса, белмәгән сүзләреңне аннан тап. Андый сүзлекләрне ничек кулланырга икәнен белмәсәң, андагы символларның нәрсә аңлатканын белер өчен, сүзлекнең кереш битләрен укы яисә андый урыннарны аңлата алган кешегә мөрәҗәгать ит. Кайвакыт сүзлектә сүзнең кайсы иҗегенә басым ясарга кирәк икәне күрсәтелә. Кирәкле сүзне сүзлектән караганнан соң, сүзлекне ябар алдыннан сүзне берничә тапкыр кычкырып әйт. Вакыт узу белән син әзрәк хаталар ясап сөйләшергә өйрәнерсең, һәм сөйләмең яхшырыр.

КИҢӘШЛӘР

  • Яхшы укый белгән кеше укыганыңны тыңласын һәм киңәшләр бирсен.

  • Яхшы докладчыларның сүзләрне ничек әйтүләренә игътибар ит; аларның әйтелешен үз әйтелешең белән чагыштыр.

  • Үз телеңдәге сүзлекләрдә сүз әйтелеше китерелсә, аларны куллан.

КҮНЕГҮ 82 нче Мәдхияне яисә синең өчен аеруча авыр булган Изге Язмаларның башка бер өзеген укы. Анда сиңа таныш булмаган сүзләр очраса, аларның әйтелешен сүзлекләрдән кара яисә телне яхшы белгән кешедән сора. Ялгызлык исемнәр очраганда дөрес басым ясар өчен, тикшерү үткәр һәм бу исемнәрне кычкырып әйт. Аннан соң өзекне тулысынча кычкырып укы.

Миңа бу сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнергә кирәк:

․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․ ․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․ ․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․

․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․ ․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․ ․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․

․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․ ․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․ ․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․

․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․ ․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․ ․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․

․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․ ․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․ ․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․

․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․ ․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․ ․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․

․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․ ․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․ ․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․

․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․ ․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․ ․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․

․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․ ․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․ ․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․

․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․ ․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․ ․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․

․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․ ․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․ ․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу