Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Тавыш көче
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
    • 8 НЧЕ ДӘРЕС

      Тавыш көче

      Сиңа нәрсә эшләргә кирәк?

      Сөйләгәндә, тавышыңның көче тиешле булсын. Моның өчен шуны исәпкә ал: 1) сине кем һәм күпме кеше тыңлый, 2) комачаулаучы тавышлар, 3) карала торган материал һәм 4) максатың.

      Ни өчен бу мөһим?

      Тавышыңның көче тиешле булмаса, кешеләр башка нәрсә турында уйлый башлар һәм әйткәнеңне аңламас. Ә чиктән тыш көчле тавыш башкаларны уңайсыз хәлгә калдырыр һәм аларда сөйләүче аларны хөрмәт итми дигән уй тудырыр.

      ДОКЛАДЧЫ ишетелер-ишетелмәс кенә сөйләсә, тыңлаучыларның кайберләрен йокы басар, ә вәгазьләгәндә шулай сөйләсәк, кеше безне инде тыңламый башлар. Очрашуларда да комментарийлар тиешле тавыш белән бирелмәсә, башкалар файда алмас (Евр. 10:24, 25). Ә докладчы кирәкмәгәндә тавышын көчәйтеп сөйләсә, башкаларны уңайсыз хәлгә калдырыр һәм аны тыңлау күңелсез булыр (Гыйб. сүз. 27:14).

      Тыңлаучыларыңны исәпкә ал. Син кемгә сөйлисең? Бер кешегәме? Яки берәр гаиләгәме? Ә, бәлки, син вәгазьгә җыенучы кардәшләрнең кечкенә төркеменә сөйлисеңдер я җыелыш алдында яки конгресста чыгыш ясыйсыңдыр. Әйе, бер очракта тавышыңның көче бер төрле булса, икенче очракта башка төрле булыр.

      Борынгы заманда Аллаһының хезмәтчеләренә еш кына күп кеше алдында сөйләргә туры килгән. Сөләйман көннәрендә Иерусалимдагы гыйбадәтханә Аллаһыга багышланганда, тавыш көчәйтү аппаратурасы әле булмаган. Шуңа күрә Сөләйман басмага күтәрелеп халыкны «каты тавыш белән» фатихалаган (3 Пат. 8:55; 2 Елъ. 6:13). Ә б. э. 33 нче елының Илленче көн бәйрәмендә башка бер очрак булган. Иерусалимдагы мәсихчеләрнең кечкенә төркеменә изге рух иңгәннән соң, алар янына күп кенә кеше җыелган. Шунда Петер, торып баскан да, «көчле тавыш белән сөйли» башлаган (Рәс. 2:14). Акыллы эш итеп, Петер яхшы шаһитлек биргән.

      Тавышның көче тиешлеме икәнен ничек билгеләргә? Моны тыңлаучыларыңа карап белеп була. Әгәр берәр кемгә сине ишетү авыр икән, димәк, тавышны көчәйтергә кирәк.

      Сине күпме генә кеше тыңламасын, кемгә сөйләгәнеңне исәпкә ал. Бәлки, алар арасында начар ишетүче кеше бардыр. Ул чакта тавышны көчәйтергә туры килер. Ләкин шуны истә тот: кайвакыт олы яшьтәге кешеләргә әйтелгәнне аңлар өчен күбрәк вакыт кирәк, шуңа күрә аларга кычкырып сөйли башласаң, бу аларга ошамас, алар моны хәтта әдәпсезлек дип санарга мөмкин. Кайбер халыкларда кычкырып сөйләүче кеше түземсез һәм усал кеше дип санала.

      Комачаулаучы тавышларны исәпкә ал. Вәгазьләгәндә, сиңа кайвакыт тавышыңның көчен үзгәртергә туры киләчәк. Сиңа, мәсәлән, үтеп баручы машина, балалар, өрүче эт, көчле музыка һәм телевизор тавышы комачауларга мөмкин. Шул ук вакыт бер-берсенә якын урнашкан йортларда вәгазьләгәндә, кешегә кычкырып сөйләү күршеләрнең игътибарын җәлеп итәр, һәм бу кешене уңайсыз хәлдә калдырыр.

      Җыелышларда яки конгрессларда чыгыш ясаучы кардәшләргә дә төрле сәбәпләр аркасында тавыш көчен үзгәртергә туры килә. Әлбәттә, берәр залда чыгыш ясау урамда сөйләүдән бик нык аерылып тора. Мәсәлән, Латин Америкасында ике миссионер бер кызыксынган кешенең ишек алдында чыгыш ясаганда, якында гына шәһәр мәйданында фейерверк тавышлары яңгыраган һәм күршенең әтәче бертуктаусыз кычкырып торган!

      Кайвакыт докладчыга тавыш тынганчы чыгышын туктатып торырга я кычкырыбрак сөйләргә туры килә. Мәсәлән, очрашу калай түбәле бинада үткәрелгәндә кинәт яңгыр ява башласа, тыңлаучыларга докладчыны ишетү бик авыр булыр. Елаучы бала, очрашуга соңга калып килгән кешеләр дә кайвакыт тыңларга комачаулый. Чыгышың тыңлаучыларыңа файда китерсен өчен, андый очракларда я тавышыңны көчәйт, я тавышның тынганын көтеп тор.

      Тавыш көчәйтү аппаратурасы булса, докладчыга чыгыш ясау җиңелрәк, әмма аңа, кирәк булганда, тавышын барыбер көчәйтергә туры киләчәк. Кайбер җирләрдә еш кына утны сүндерәләр, шуңа күрә андый очракларда докладчыга чыгышын микрофонсыз дәвам итәргә кирәк.

      Карала торган материалны исәпкә ал. Тавышның көче материалның эчтәлегенә бәйле. Сүзләрең көчлерәк яңгырарга тиешле урыннарны йомшак тавыш белән сөйләсәң, чыгышың көчкә ия булмаячак. Мәсәлән, Изге Язмалардан кисәтүләр турында укыганда, тавышың көчлерәк яңгырасын, ә ярату күрсәтү турындагы киңәшне укыганда — йомшаграк булсын. Тавышыңның көчен материалның эчтәлегенә карап үзгәрт. Әмма сак бул: игътибарны үзеңә җәлеп итмә.

      Максатыңны исәпкә ал. Тыңлаучыларыңны ашкынып эш итүгә дәртләндерәсең килсә, бераз тавышыңны көчәйт. Аларның карашларын үзгәртергә кирәк булганда, чиктән тыш көчле тавыш кулланма, югыйсә максатыңа ирешә алмассың. Ә юатырга кирәк булганда, йомшак тавыш белән сөйләү яхшырак булыр.

      Нинди очракларда кычкырыбрак сөйләргә кирәк? Берәр эш белән мәшгуль кешене чакырасыбыз килсә, без сүзләребезне еш кына кычкырыбрак әйтәбез. Мәсәлән, әти-әниләр уйнаган балаларын өйгә көчле тавыш белән чакыралар. Җыелыш очрашуының яки конгресс программасының рәисенә дә очрашуны башлаганда кычкырыбрак сөйләргә туры килер. Безгә дә, вәгазьләгәндә, тышта эшләүче кешеләр белән кычкырыбрак исәнләшергә кирәк.

      Әмма исәнләшкәннән соң да, сөйләшкәндә, тавыш көче тиешле булсын. Ишетелер-ишетелмәс кенә сөйләсәк, кеше без начар әзерләнеп килгәнбез я үз сүзләребезгә үзебез дә ышанып бетмибез дип уйларга мөмкин.

      Каты тавыш белән әйтелгән өндәү кешеләрне эш итәргә дәртләндерә (Рәс. 14:9, 10). Кешегә куркыныч янаганда кычкырып әйтелгән сүзләр аның гомерен саклап калырга мөмкин. Мәсәлән, Филипиядәге төрмә сакчысы, тоткыннар качкан дип уйлагач, үз-үзенә кул салырга җыенган. «Әмма Паул: „Үзеңә кул салма, без барыбыз да монда!“ — дип кычкырган». Шулай итеп Паул төрмә сакчысының гомерен саклап калган. Шуннан соң Паул белән Силас аның үзенә һәм өендәге бар кешеләргә шаһитлек биргәннәр. Шулай итеп аларның барысы да хакыйкатьне кабул иткән (Рәс. 16:27—33).

      Тавыш көче тиешле булсын өчен, нәрсә эшләргә? Тавыш көчен дөрес кулланырга өйрәнер өчен, кайберәүләргә зур үзгәрешләр ясарга туры килә. Бәлки, кешенең тавышы үзеннән-үзе әкрендер. Әмма тырышлыклар куеп, әз булса да, тавышны үзгәртеп була. Туры утырырга, туры басып торырга тырыш, ничек сулаганыңа игътибар ит, күкрәгеңне киереп тирән сула. Сулаганда, үпкәләреңнең түбәнге өлеше һава белән тулсын. Шулай суларга өйрәнсәң, тавышыңның көчен үзгәртә алырсың.

      Кайбер кешеләр артык кычкырып сөйләшә. Бәлки, алар урамда яки шаулы урында эшләгәнгә шулай эшлидер. Ә, бәлки, алар кычкырып һәм бер-береңне бүлеп сөйләшү гадәти булган гаиләдә үскәндер. Шуңа күрә алар башкалардан кычкырыбрак сөйләмәсәләр, аларны беркем дә тыңламаячак дип уйлый торгандыр. Изге Язмалардагы «назлы хисләр белән кызгануны, игелек, тыйнаклык, юашлык һәм сабырлыкны киемне кигәндәй киегез» дигән киңәшне тотарга өйрәнеп, андый кешеләр тавыш көчен тиешенчә үзгәртә алачаклар (Көл. 3:12).

      Яхшы әзерләнеп, вәгазьдә регуляр катнашып һәм Йәһвәгә дога кылып, син тиешле тавыш көче белән сөйләргә өйрәнерсең. Җыелыш алдында чыгыш ясаганда да, вәгазьдә бер кешегә генә сөйләгәндә дә, аларга синең сүзләреңне ишетү ничек ярдәм итәчәк икәне турында уйла (Гыйб. сүз. 18:21).

  • Интонация
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
    • 9 НЧЫ ДӘРЕС

      Интонация

      Сиңа нәрсә эшләргә кирәк?

      Сөйләгәндә, тавышыңны үзгәрт. Бу дәрестә тавыш көчен, темпны һәм тонны үзгәртү турында сүз барачак.

      Ни өчен бу мөһим?

      Интонацияне үзгәртү сөйләмне җанландыра, хисләр уята һәм эш итүгә дәртләндерә.

      Интонацияне үзгәртмичә сөйләсәң, тыңлаучылар бу тема синең үзеңә кызык түгел дип уйлар.

      ЛОГИК басым ясау әйткәннәрне аңларга булыша. Әмма сөйләгәндә, башка чараларны да куллансаң — тавыш көчен, темпны һәм тонны үзгәртсәң, сине тыңлау күпкә рәхәтрәк булачак, һәм тыңлаучыларың әйткәннәреңә карата хисләреңне күрәчәк. Материалга карата синең карашың материалга карата аларның карашына тәэсир итә ала. Җыелышта чыгыш ясаганда да, вәгазьләгәндә дә моны исәпкә ал.

      Кеше тавышы — гаҗәеп корал һәм күп нәрсәләргә сәләтле. Аны дөрес куллану чыгышыңны җанландырып җибәрә, хисләр тудыра һәм эш итәргә дәртләндерә. Аны дөрес куллансаң, тыңлаучыларыңның йөрәкләренә үтеп керерлек итеп сөйләрсең. Әмма бу максатка язуларыңда кайда тавыш көчен, кайда темпны, ә кайда тонны үзгәртергә кирәк икәнен күрсәтеп кенә ирешеп булмый. Андый билгеләргә карап интонацияне үзгәртсәң, сөйләмең табигый яңгырамаячак. Чыгышыңны җанландырып, аңа ямь өстәр урынына, андый интонация тыңлаучыларыңны уңайсыз хәлдә калдырачак кына. Интонацияне ничек үзгәртергә икәнен йөрәгең әйтеп торсын.

      Интонацияне игътибарны үзеңә җәлеп итәр өчен кулланма. Ул чыгышыңның рухын аңларга булышсын.

      Тавыш көчен үзгәрт. Сөйләмеңне матуррак итәр өчен бер мөмкинлек — тавыш көчен үзгәртү. Әмма тавышыңны бер көчәйтеп, бер әкренәйтеп сөйләү сөйләмеңне бер төрле итә, талчыктыра һәм әйтелгәннең мәгънәсен боза. Тавышыңны еш көчәйтеп сөйләсәң, бу башкаларга ошамаячак.

      Тавыш көчен материалга карап үзгәрт. Әйтик, сиңа Ачылыш 14:6, 7 дә яки Ачылыш 18:4 тә язылган боерыкларны я Чыгыш 14:13, 14 тәге Аллаһыга нык ышануны күрсәтүче сүзләрне укырга кушканнар, ди. Ул сүзләрне катырак тавыш белән укы. Ә инде Иремия 25:27—38 дәге катгый хөкемнәрне укыганда, тавыш көчен үзгәртеп, бу өзекнең кайбер урыннарына басым яса.

      Шулай ук үз максатыңны исәпкә ал. Тыңлаучыларыңны берәр эшкә дәртләндерәсең киләме? Үз чыгышыңның төп фикерләренә басым ясыйсың киләме? Алайса, катырак тавыш белән, шулай да чамасын белеп сөйлә. Әмма максатыңа тавышыңны көчәйтеп кенә ирешеп булмас, чөнки кайвакыт моның өчен җылылык белән һәм хисләр белдереп сөйләргә кирәк. Без моңа 11 нче дәрестә игътибар итәрбез.

      Тавыш көчен киметеп сөйли башлау тыңлаучыларның игътибарын җәлеп итә. Әмма аннан соң, гадәттә, шунда ук югарырак тон белән сөйли башларга кирәк. Түбәнрәк тавыш һәм шул ук вакыт югары тон белән сөйләп, борчылуны яки куркуны күрсәт. Тыныч тавыш белән шулай ук әллә ни мөһим булмаган фикерләрне әйтеп була. Әмма һәрвакыт тыныч тавыш белән сөйләсәң, тыңлаучылар син үз әйткәннәреңә үзең ышанып бетмисең я әйткәннәрең үзеңә кызык түгел дип уйларга мөмкин. Шулай итеп, түбән тавышны акыл белән кулланырга кирәк.

      Темпны үзгәрт. Сөйләшкәндә, сөйләм темпы, гадәттә, үзеннән-үзе үзгәрә бара. Мәсәлән, дулкынланганда, без тизрәк сөйлибез. Ә тыңлаучыларның әйткәннәребезне истә калдыруларын теләсәк, әкренрәк сөйли башлыйбыз.

      Ләкин күптән түгел генә чыгыш ясый башлаган докладчылар, гадәттә, сөйләм темпын үзгәртмичә сөйлиләр. Ни өчен? Чөнки алар чиктән тыш зур игътибарны үз сүзләренә бирә. Алар, бәлки, үз чыгышларын тулысынча язып куядыр. Я аны укып чыгыш ясамасалар да, үз чыгышларын ятлап сөйлидер. Нәтиҗәдә, алар сөйләм темпын үзгәртмиләр. Аларга план буенча чыгыш ясарга өйрәнергә кирәк.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу