-
Дәртләндерү һәм ныгытуТеократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
-
-
белән ничек җитәкчелек иткәнен я аларны ничек ныгытканын исләренә төшерергә ярдәм ит. Шулай итеп син аларга шуны күрергә булышырсың: Йәһвә аларның һәрберсе турында кайгырта һәм, алар нинди генә сынаулар белән очрашмасын, аларга ярдәм итеп торачак (Ишаг. 41:10, 13; 1 Пет. 5:7).
Аллаһының хәзерге эшләре сине үзеңне шатландырсын. Кардәшләрне дәртләндерер өчен, Йәһвәнең хәзер башкарып торган эшләренә игътибар ит. Аның бу эшләре турында шатлык белән сөйләп, тыңлаучыларыңның күңелләрендә шул ук хисне уятырсың.
Йәһвә безгә тормыштагы авырлыкларны җиңеп чыгарга булыша. Ул безгә яшәүнең иң яхшы юлын күрсәтә (Ишаг. 30:21). Ул җинаятьчелекнең, гаделсезлекнең, ярлылыкның, авыруларның һәм үлемнең сәбәбен аңлата һәм моның барысын ничек юк итәчәк икәнен хәбәр итә. Без яратучы кардәшләр арасында яшибез. Ул безгә бик кадерле бүләк — дога биргән. Безгә зур хөрмәт күрсәтеп, аның Шаһитләре булырга рөхсәт иткән. Без Мәсихнең күктән Патша булып идарә иткәнен беләбез, һәм безгә бу дөнья төзелешенең соңгы көннәре үз ахырына тиз якынлашып килә икәне мәгълүм (Ачыл. 12:1—12).
Моңа өстәп тагын җыелыш очрашуларыбызны һәм конгрессларыбызны искә ал. Моның барысы турында эчкерсез рәхмәтеңне белдереп сөйлә. Шулай итеп син башкаларга кардәшләр белән бергә үткәргән очрашуларны кадерләргә булышырсың (Евр. 10:23—25).
Йәһвәнең вәгазьдә куйган тырышлыкларыбызны фатихалаганын күрсәтә торган хәбәрләр дә көч өстәп җибәрә. Беренче гасырда Паул белән Барнаб Иерусалимга юл тотканда кардәшләргә «башка халык кешеләренең Аллаһыга таба борылулары турында» сөйләгәннәр һәм «шуның белән бар кардәшләргә зур куаныч китергәннәр» (Рәс. 15:3). Син дә, кардәшләреңә дәртләндерә торган очраклар сөйләп, аларны рухландырып җибәрә аласың.
Кешеләргә башкарган эшләре никадәр кадерле икәнен күрергә булышып та, аларга көч өстәп җибәрәсең. Аларны Йәһвәгә хезмәт иткәннәре өчен макта. Олы яшь һәм авырулар аркасында күп хезмәт итә алмаган, шулай да Аллаһыга тугры калучы кардәшләреңне макта. Исләренә төшер: Йәһвә аларның аның исеменә күрсәткән мәхәббәтләрен онытмый (Евр. 6:10). Сыналган иман — бик кыйммәтле хәзинә (1 Пет. 1:6, 7). Кардәшләр андый искә төшерүләргә мохтаҗ.
Киләчәктәге фатихалар турында рәхмәт хисен чагылдырып сөйлә. Аллаһы вәгъдә иткән киләчәктәге фатихалар турында да сөйлә. Шулай итеп син Йәһвәне яратучы кешеләрне дәртләндереп торырсың. Тыңлаучыларыңның күбесе бу вәгъдәләрне еш кына ишетеп торадыр. Әмма ул вәгъдәләр турында рәхмәт хисен белдереп сөйләсәң, син аларны хәтерләрендә яңартып җибәрерсең, аларның үтәләчәгенә ышаныч өстәрсең, һәм тыңлаучыларыңның күңелләре рәхмәт хисе белән ташып торачак. Теократик хезмәт мәктәбендә алган белемне куллану сиңа моны эшләргә булышачак.
Йәһвә үзе үз халкын дәртләндереп, аңа көч өстәп тора. Ләкин син дә, аның белән хезмәттәшлек итеп, моңа үз өлешеңне кертә аласың. Очрашуларда чыгыш ясаганда андый мөмкинлекне куллан.
-
-
Алга баруыңны дәвам итТеократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
-
-
Алга баруыңны дәвам ит
БУ МӘКТӘП программасындагы һәр дәресне үтәп чыктыңмы? Дәрес азагындагы күнегүләрне ясадыңмы? Мәктәптә я башка очрашуларда чыгыш ясаганда я вәгазьләгәндә, дәресләрдәге киңәшләрне кулланасыңмы?
Алга таба да Теократик хезмәт мәктәбендә укудан файда ал. Инде күптәннән чыгышлар ясыйсыңмы я әле генә чыгышлар ясый башладыңмы, камилләштерергә кирәк булган яклар һәрвакыт булачак.
-