-
Ишарәләр һәм мимикаТеократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
-
-
12 НЧЕ ДӘРЕС
Ишарәләр һәм мимика
КАЙБЕР кешеләр сөйләшкәндә ишарәләрне иркен куллана, ә кайберәүләргә тәрбияләре аркасында андый гадәт хас түгел. Шулай да һәрбер кеше диярлек, сөйләгәндә, мимикасын үзгәртә һәм ишарәләр ясый. Ул моны берәрсе белән сөйләшкәндә дә, сәхнәдән сөйләгәндә дә эшли.
Гайсә дә, аның беренче шәкертләре дә сөйләгәндә ишарәләр ясаганнар. Бер тапкыр Гайсәгә әнисе һәм энеләре аның белән сөйләшмәкче була дигән хәбәр җиткергәннәр. Шунда Гайсә: «Кем минем әнием һәм кем минем энеләрем?» — дип сораган. Шуннан соң «үз шәкертләренә кулы белән күрсәтеп», болай дигән: «Менә минем әнием һәм минем энеләрем!» (Мат. 12:48, 49). Рәсүлләр 12:17 һәм 13:16 га игътибар итсәк, рәсүл Петер белән рәсүл Паулның да ишарәләр кулланганын күрербез. Аларның ишарәләре табигый булган.
Фикерләрне һәм хисләрне тавыш белән генә түгел, ә ишарәләр һәм мимика ярдәмендә дә җиткерәләр. Сөйләүче ишарәләрсез һәм мимикасыз сөйләсә, тыңлаучылар ул үзенең әйткәннәренә карата ваемсыз дигән нәтиҗә ясар. Ә аларны дөрес кулланып сөйләсә, сөйләме күпкә ачыграк булыр. Хәтта телефоннан сөйләшкәндә дә ишарәләрне дөрес куллансаң һәм мимикаңны үзгәртсәң, тавышың хәбәреңнең мөһимлеген ачыграк күрсәтәчәк, тыңлаучы синең хисләреңне «ишетәчәк». Шуңа күрә чыгыш ясыйсыңмы я укыйсыңмы, тыңлаучылар сиңа я Изге Язмалар китабына карап утырамы, ишарәләр куллан һәм мимикаңны үзгәртеп сөйлә.
Ишарәләрең һәм мимикаң ясалма булмасын. Син бит көлгәндә я ачуланганда үзеңне табигый тотасың һәм моңа китаплардан өйрәнмәдең. Ишарәләрең дә эчеңдәге хисләрне чагылдырсын һәм мөмкин кадәр табигыйрак булсын.
Ишарәләрне ике төркемгә бүлеп була: тасвирлаучы ишарәләр һәм басым ясаучы ишарәләр. Тасвирлаучы ишарәләр берәр эш-хәрәкәтне, берәр нәрсәнең зурлыгын я урнашкан урынын күрсәтә. Мәктәптә ишарәләрне кулланырга өйрәнгәндә, бер-ике ишарә белән генә чикләнмә. Нотык сөйләгәндә аларны куллануың табигый булсын. Бу авыррак булса, юнәлешне, ераклыкны, зурлыкны, урнашкан урынны күрсәтүче сүзләрне кулланып ишарәләр яса. Әмма күп кенә очракларда үз нотыгыңны мавыгып сөйләү булыша. Кешеләр нәрсә әйтер дип борчылма, ә гадәттә ничек сөйлисең, шулай сөйлә. Кеше үзен иркен хис итсә, ишарәләре дә табигый булып чыга.
Басым ясаучы ишарәләр ярдәмендә хисләрне һәм ышанычны чагылдыралар. Алар фикерләрне ассызыкларга, җанландырырга һәм аларга көч өстәргә булыша. Басым ясаучы ишарәләр мөһим булса да, сак бул! Алар синең начар бер гадәтең булып китмәсен. Бер үк ишарәне кат-кат куллансаң, кешеләр инде нотыгыңа түгел, ә синең үзеңә игътибар итәр. Мәктәп күзәтчесе бу яктан сиңа киңәшләр бирсә, чыгыш ясаганда тасвирлаучы ишарәләр белән генә чиклән. Вакыт узу белән басым ясаучы ишарәләрне дә куллана башларсың.
Басым ясаучы ишарәләрне ничек кулланырга һәм аларның кайсылары урынлы булыр икәнен билгеләр өчен, үз тыңлаучыларыңның хисләрен исәпкә ал. Аларга бармак белән төртеп сөйләү аларны уңайсыз хәлдә калдырырга мөмкин. Ир кеше гаҗәпләнүен күрсәтеп авызын кулы белән капласа, кайбер кешеләр моны урынсыз дип санар, чөнки аларның культурасында хатын-кызлар гына шулай эшли. Кайбер илләрдә хатын-кызларның киң хәрәкәтләр ясап сөйләшүе тыйнаксызлык дип санала. Шуңа күрә андый җирләрдә апа-кардәшләргә үз мимикаларын оста кулланырга кирәк. Ә кечкенә төркем алдында кулларыңны киң җәеп сөйләү һәр илдә диярлек көлке генә уята.
Тәҗрибә җыйган саен һәм башкаларга сөйләгәндә үзеңне иркенрәк тота башлаган саен, басым ясаучы ишарәләрең эчке хисләреңне табигыйрак чагылдыра башлаячак, кешеләр ышанычыңны һәм эчкерсезлегеңне ачыграк күрәчәк. Андый ишарәләр чыгышыңны мәгънәлерәк итәчәк.
Мимика. Чын хисләребезне йөзебездән күреп була. Ул иң яхшы итеп хисләребезне чагылдыра. Моңа күзләребез, авызыбыз һәм башыбызны авыштыру үз өлешен кертә. Бер сүз әйтмичә дә, йөз белән ваемсызлыкны, җирәнүне, аптырауны, гаҗәпләнүне я шатлыкны күрсәтеп була. Сүзләрне әйткәндә хисләреңне йөзең белән дә күрсәтсәң, бу кешеләргә ныграк тәэсир итәчәк. Барлыкка Китерүче йөзебездә 30 дан артык мускул урнаштырган! Аларның яртысын без елмайганда кулланабыз.
Сәхнәдән чыгыш ясаганда да, вәгазьләгәндә дә син кешеләргә аларның йөрәкләрен шат итүче яхшы хәбәр сөйлисең. Елмайганда, син бу хәбәрнең чыннан да яхшы булуын күрсәтәсең. Ә йөзеңдә хисләр чагылмаса, кешеләр синең эчкерсез булуыңда шикләнә башлар.
Елмаюың шулай ук синең кешеләргә карата уңай карашта булуыңны күрсәтә. Без яшәгән көннәрдә бу аеруча мөһим, чөнки күпләр таныш булмаган кешеләргә ышанып бетми. Елмайсаң, кешеләр синең белән үзләрен иркенрәк тотар һәм әйткәннәреңне теләбрәк кабул итәр.
-
-
Кеше күзенә карап сөйләүТеократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
-
-
13 НЧЕ ДӘРЕС
Кеше күзенә карап сөйләү
КҮЗЛӘРЕБЕЗДӘ карашларыбыз һәм хисләребез чагыла. Аларда гаҗәпләнүне я куркуны, кызгануны я мәхәббәтне күреп була. Кайвакыт аларда шикләнү я кайгы чагыла. Күп газап чиккән үз ватандашлары турында әйткәндә, олы яшьтәге бер кеше: «Күзләребез үзләре сөйләп тора»,— дигән.
Безнең кая карап торганыбызга игътибар итеп, башкалар безнең үзебез турында һәм әйткән сүзләребез турында нәтиҗә ясый ала. Күп кенә халыкларда күзгә дусларча карап сөйләшкән кешегә күбрәк ышаналар. Әмма сөйләшкәндә, кеше сөйләгән кешесенә түгел, ә үз аякларына я башка җиргә карап торса, башкалар бу кеше эчкерсез түгел һәм үз әйткәннәрен үзе аңлап җиткерми дип уйларга мөмкин. Ә кайбер халыкларда кеше күзенә текәлеп карау — аеруча үзенә каршы җенестәге кешенең, берәр җитәкченең я дәрәҗәле башка берәр кешенең күзенә шулай карау — әдәпсезлек, тупаслык дип санала һәм аларның ачуын чыгара. Кайбер җирләрдә яшь кеше үзеннән олырак булган кеше белән күзенә карап сөйләшсә, бу олы кешене ихтирам итмәү дип санала.
Әмма урынлы булса, берәр мөһим нәрсә турында әйткәндә кеше күзенә карап сөйләсәң, әйткән сүзләреңә басым ясарсың. Шулай итеп син үз сүзләреңдә бер дә шикләнмәгәнеңне күрсәтерсең. Бер тапкыр Гайсәнең шәкертләре гаҗәпләнеп аңардан: «Кем котылып кала алыр?» — дип сораганнар. Шунда «Гайсә аларга карап: „Кешеләр моны булдыра алмый, ә Аллаһы барысын да булдыра ала“»,— дигән (Мат. 19:25, 26). Рәсүл Паул да үзен тыңлаучы кешеләрне игътибар белән күзәткән. Бер тапкыр аны тумыштан аксак бер кеше тыңлап торган. Рәсүлләр 14:9, 10 да болай дип әйтелә: «Ул Паулның сөйләгәннәрен тыңлап утырды. Паул аңа туп-туры карады да, аның иманын һәм сәламәтләнә алуына ышанычын күреп, каты тавыш белән: „Аякларыңа торып бас“,— диде».
Вәгазьдә кулланыр өчен киңәшләр. Вәгазьләгәндә, кешеләр белән үзеңне дусларча, ягымлы тот. Сөйләшүне башлар өчен, урынлы булса, уйланырга дәртләндерүче сораулар бир. Сөйләшүегезнең темасы икегез өчен дә кызык булсын. Кешенең күзенә я инде булмаса, йөзенә карап сөйләш. Карашыңда хөрмәт, ягымлылык чагылсын. Йөзеңдә елмаю булса, ә күзләреңдә эчке шатлык балкып торса, кеше сине күпкә теләбрәк тыңлаячак. Шулай итеп тыңлаучы синең нинди кеше икәнеңне күрер һәм сөйләшкәндә үзен иркенрәк тотар.
Кеше күзеннән аның нәрсә хис иткәнен аңларсың һәм үзеңне ничек тотарга икәнен белерсең. Әгәр дә аның ачуы чыккан икән я сөйләшүегез аңа бер дә кызык түгел икән, син моны, бәлки, шунда ук күреп алырсың. Я күзләреннән аның сине аңламаганын я сөйләшүегез туйдырганын күрерсең. Аның тирән кызыксынуын да күзләрдән күреп була. Алар шулай ук сиңа тизрәк я әкренрәк сөйләргә кирәк икәнен күрсәтер, кеше сөйләшүдә катнашсын өчен адымнар ясарга я сөйләшүне тәмамларга этәрер, ә, бәлки, Изге Язмалар өйрәнүе ничек үтә икәнен күрсәтергә дәртләндерер.
Вәгазьләгәндә дә, өйдә Изге Язмалар өйрәнүен үткәргәндә дә кеше күзенә карап сөйләргә тырыш. Кешене хөрмәт ит, аны уңайсыз хәлдә калдырмас өчен, аңа текәлеп карама (4 Пат. 8:11). Үзеңне табигый, дусларча тот, вакыт-вакыт кеше йөзенә карап ал. Күп кенә җирләрдә андый тәртип кеше белән эчкерсез кызыксынуны күрсәтә. Әлбәттә, Изге Язмаларны я башка берәр басманы укыганда син текстка игътибар итәргә тиеш. Әмма берәр фикергә басым ясар өчен, кыска гына булса да, кешенең үзенә карап ал. Вакыт-вакыт шулай эшләсәң, кешенең укылган материалга карата мөнәсәбәтен күрерсең.
Әгәр син оялчан булганга кеше күзенә карап сөйли алмыйсың икән, бирешмә. Әкрен-әкрен син моңа өйрәнерсең һәм кеше күзенә карап сөйләү гадәтеңә кереп китәр. Нәтиҗәдә, башкалар белән сөйләшкәндә, син зуррак уңышларга ирешерсең.
-