Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Нотык планын төзү
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
    • Нотык планын төзү

      НОТЫК әзерләгәндә, кайберәүләр аны тулысынча — башыннан азагына кадәр — язып куя. Аннан соң алар нотыкларын үзгәртә башлый. Алар үзгәртә-үзгәртә дистәләгән андый «нотык» яза һәм моның өчен күп сәгатьләр сарыф итә.

      Ә син нотыкларны ничек әзерлисең? Аларны әзерләр өчен җиңелрәк юлны беләсең киләме? Нотыкның планын төзергә өйрәнсәң, сиңа барысын сүзгә-сүз язарга кирәк булмас, һәм нотыгыңны кабатлау өчен күбрәк вакытың калыр. Шулай ук сиңа нотык сөйләргә җиңелрәк булыр, ә нотыкларың тыңлаучыларың өчен кызыграк һәм файдалырак булыр.

      Җыелышта яңгыраган ачык нотыклар өчен төп план бирелә. Ләкин башка төрле нотыкларга план бирелми. Күп кенә очракларда кардәшкә нотыкның предметы я темасы гына бирелә. Кайвакыт нотыкны, инде бастырылган материалга нигезләнеп, сөйләргә кирәк. Ә кайчакта берничә күрсәтмә генә бирелә. Андый очракларда сиңа үзеңә план төзергә кирәк.

      41 нче биттәге рамка

      41 нче биттә үрнәк план китерелә. Шуңа игътибар ит: төп фикерләр юл башыннан зур хәрефләр белән язылган. Алар астында өстәмә фикерләр китерелгән. Өстәмә фикерләр астында аларны ачыклаган фикерләр юл башыннан бераз буш урын калдырып китерелә. Бу планны җентекләп карап чык. Ике төп фикер тема белән тыгыз бәйле. Әмма өстәмә фикерләр дә мөһим. Аларның һәрберсе өстәрәк китерелгән төп фикерне ачыклый.

      Бәлки, синең планың башкарак булыр. Ләкин нотыкның планын төзү принцибын аңласаң, син материалны тәртипкә китерергә һәм нотыкны кыска вакыт эчендә әзерләргә өйрәнерсең. Нәрсәдән башларга?

      Анализла, сайла һәм тәртипкә китер

      Темадан башла. Тема — бер сүз белән аңлатып булган нотыкның предметы гына түгел. Ул син тыңлаучыларыңа җиткерергә теләгән төп фикер. Тема нотыкның предметы кайсы яктан каралачак икәнен күрсәтә. Ул инде бирелгән булса, аның һәр сүзен анализла. Теманы бастырылган материалга нигезләнеп ачыкларга кирәк булса, теманы күздә тотып, шул материалны карап чык. Нотыкның предметы гына булса, теманы үзең сайла. Әмма моңарчы, сиңа, бәлки, тикшерү үткәрергә кирәк булыр. Тикшерү үткәргәндә, төрле яңа фикерләрне үзләштерергә әзер бул.

      Бу адымнарны ясаганда, үзеңә мондый сораулар бир: ни өчен тыңлаучыларым бу мәгълүматны белергә тиеш? Минем максатым нинди? Синең максатың — материалны ачыклау һәм кызыклы нотык сөйләү генә түгел, ә шулай ук тыңлаучыларыңа файда табарга ярдәм итү. Максатыңны билгеләгәннән соң, аны язып куй. Нотыкның планын әзерләгәндә, максатыңны күздә тот.

      Максатыңны билгеләп, туры килгән теманы сайлаганнан соң (яисә билгеләнгән тема максат белән ничек бәйле икәне турында уйланганнан соң), тикшерүең билгеле бер юнәлештә барачак. Тыңлаучыларың өчен аеруча файдалы булачак материалны табарга тырыш. Гомуми фикерләр белән чикләнмә, киресенчә, конкрет, эчтәлекле һәм файдалы фикерләр эзлә. Чамадан тыш күп материал җыймаска тырыш. Югыйсә, ул күп булганга, аны иләк аша үткәрергә туры килер.

      Теманы ачыклар өчен һәм максатыңа ирешер өчен, төп фикерләрне билгелә. Алар нотыкның нигезе, төп планы булачак. Күпме төп фикер булырга тиеш? Кыска нотык өчен — ике төп фикер, ә бер сәгатьлек нотык өчен биш төп фикер җитәрлек. Нотыгыңда төп фикерләр күп булмаса, тыңлаучыларың аларны яхшырак истә калдырыр.

      Тема белән төп фикерләрне сайлагач, җыелган материалны тәртипкә китер. Төп фикерләр белән бәйле булган өстәмә фикерләрне сайла. Чыгышыңны җанландырып җибәрәчәк фикерләрне билгелә. Төп фикерләрне аңлата торган шигырьләрне сайлаганда, шигырьләрнең мәгънәсен аңлатырга ярдәм итүче фикерләрне билгеләп бар. Өстәмә фикерләрне төп фикерләр астына язып куй. Берәр фикер төп фикерләрнең берсенә дә туры килмәсә, аны, ул бик кызыклы булса да, кулланма. Андый мәгълүматны, үз архивыңда саклап, икенче тапкыр кулланып була. Иң яхшы материалны гына калдыр. Мәгълүмат артык булса, сиңа тизрәк сөйләргә туры килер, һәм син теманы ачыклый алмассың. Моның урынына, тыңлаучыларыңа файдалы булачак берничә фикер әйтү һәм аларны җентекләп карап чыгу яхшырак. Бирелгән вакыт эчендә сөйләп чыгарга тырыш.

      Ә хәзер сайланган материалны логик тәртипкә китер (моны әле эшләмәгән булсаң). Инҗилнең бер китабын бәян иткән Лүк шулай эшләгән дә. Ул күп кенә материал җыеп, аны «эзлекле рәвештә» төзегән (Лүк 1:3). Материалны хронологик, тематик тәртиптә, сәбәп-нәтиҗә я проблема-хәл итү принцибы буенча урнаштырып була. Синең сайлавың максатыңа бәйле. Бер фикердән икенче фикергә кискен күчмә. Тыңлаучыларың өчен фикер агышын һәм фикерләрнең бер-берсе белән ничек бәйле икәнен аңлау җиңел булырга тиеш. Китерелгән дәлилләр тыңлаучыларыңа дөрес нәтиҗәләр ясарга ярдәм итсен. Материалны тәртипкә китергәндә, үзеңә мондый сораулар бир: тыңлаучыларым әйткәннәремне аңлаячакмы? Аларга фикерләремнең ничек бер-бер артлы барганын күрергә җиңел булырмы? Мин максатыма ирешерменме, ягъни нотыгым тыңлаучыларымны ишеткәннәре буенча эш итәргә дәртләндерерме?

      Аннары тыңлаучыларыңда кызыксыну уятачак һәм аларга нотыгыңның гамәли яктан файдалы булуын күрсәтәчәк кереш сүз әзерлә. Бәлкем, син башлангыч җөмләләрне язып куярга булырсың. Ахырда нотыкның максатына туры килгән дәртләндергеч йомгаклау сүзләре сайла.

      Планны алдан төзесәң, нотыгыңны эшкәртеп бетерер өчен күбрәк вакытың калыр. Бәлкем, син берничә факт, берәр ачык мисал я берәр очрак китерергә булырсың. Күптән түгел генә булган берәр вакыйга турында я территориягездәге кешеләрне кызыксындырган берәр очрак сөйләсәң, тыңлаучыларың нотыгыңның актуаль икәнен күрерләр. Нотыгыңны карап чыкканда, син, бәлки, аны тыңлаучыларыңа ничек тагы да яраклаштырырга икәнен күрерсең. Яхшы материалдан истә калырлык, дәртләндергеч нотык әзерләр өчен, аңа анализ ясарга һәм аны җиренә җиткереп эшкәртергә кирәк.

      Кайбер докладчылар кыска гына язулар, кайберәүләре исә тулырак язулар куллана. Ләкин нотыкны берничә төп фикерне билгеләп төзесәң, аларга туры килмәгән фикерләрне төшереп калдырсаң һәм фикерләреңне логик тәртипкә китерсәң, вакыт узу белән чыгыш ясар өчен кыска язулар да җитәрлек икәнен күрерсең. Күпме вакыт сакланачак! Алай гына да түгел, нотыкларыңның сыйфаты яхшырачак. Теократик хезмәт мәктәбендә уку сиңа файда китерә икәне ап-ачык күренәчәк.

  • Мәктәптә бирелгән йөкләмәләрне әзерләү
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
    • Мәктәптә бирелгән йөкләмәләрне әзерләү

      ТЕОКРАТИК мәктәптә бирелгән һәр йөкләмәне үтәп, син үз сәләтләреңне яхшыртасың. Тырыш бул, һәм уңышларың вакыт узу белән үзеңә дә, башкаларга да ачык күренәчәк (1 Тим. 4:15). Мәктәптә уку сиңа тагы да остарак булырга ярдәм итәчәк.

      Син чыгышың өчен борчыласыңмы? Күпләр борчыла. Мәктәптә инде берникадәр вакыт чыгыш ясаган кешеләр дә үз йөкләмәләре өчен борчыла. Ләкин чиктән тыш борчылмас өчен, нәрсә эшләргә? Өйдә кычкырып укы, җыелыш очрашуларында ешрак комментарийлар бир, һәм вәгазьче булсаң, регуляр рәвештә вәгазьлә. Шулай итеп син башкалар алдында сөйләргә өйрәнерсең. Өстәвенә, мәктәптәге йөкләмәләреңне алдан әзерлә һәм берничә тапкыр кабатлап чык. Шуны онытма: тыңлаучыларың — сине яраткан кардәшләрең. Һәр чыгышың алдыннан Йәһвәгә дога кыл. Ул үз изге рухын теләп бирә (Лүк 11:13; Флп. 4:6, 7).

      Үзеңнән күпне таләп итмә. Тәҗрибәле докладчы һәм оста укытучы булып китәр өчен вакыт кирәк (Мих. 6:8). Мәктәпкә яңа гына язылган булсаң, чыгышың шунда ук камил булыр дип көтмә. Һәр дәресне җиренә җиткереп үтәп барырга тырыш. Дәресне тикшер һәм, мөмкин булса, анда китерелгән күнегүләрне яса. Шулай итеп син җыелышта чыгыш ясар алдыннан берникадәр тәҗрибә тупларсың. Син, һичшиксез, уңышка ирешерсең.

      Сәхнәдән укуга әзерләнү

      Сәхнәдән укуга әзерләнгәндә, билгеләнгән тексттагы сүзләрне дөрес укып чыгарга гына түгел, ә аның мәгънәсен дә аңларга кирәк. Йөкләмә бирелгәч, бу максатны исеңдә тотып, текстны укып чык. Һәр җөмләне һәм һәр абзацтагы фикерне аңларга тырыш. Бу сиңа укыганда дөрес фикерләргә басым ясарга һәм дөрес хисләр чагылдырырга ярдәм итәр. Мөмкин булса, үзеңә таныш булмаган сүзләрнең дөрес әйтелешен сүзлекләрдән кара яки татар телен яхшы белгән кешеләрдән сора. Текстны җентекләп карап чык. Балаларга материалны аңларга ата-аналары ярдәм итәр.

      Сиңа җыелыш алдында Изге Язмалардан берәр өзекне яки өйрәнү мәкаләсен укырга кушсалар, моңа ничек әзерләнергә? Яхшы укый белгән кеше сиңа текстны кычкырып укып бирсә, яхшы булыр иде. Аның сүзләрне ничек укыганына, нинди сүзләргә логик басым ясаганына, кайсы урыннарда пауза куйганына һәм нинди интонация белән укыганына игътибар ит. Аннары текстны үзең укып чык.

      Йөкләмәңне әзерләр алдыннан, үзеңә бирелгән дәресне җентекләп өйрән. Мөмкин булса, бирелгән текстны берничә тапкыр кычкырып укыганнан соң, дәресне яңадан карап чык. Андагы киңәшләрне мөмкин кадәр төгәлрәк кулланырга тырыш.

      Вәгазьләгәндә, безгә еш кына укырга туры килә, шуңа күрә андый әзерләнү хезмәтеңне яхшыртачак. Аллаһы Сүзе кешеләрнең тормышларын үзгәртә ала, шуңа күрә аны яхшы укый белергә кирәк (Евр. 4:12). Бер-ике йөкләмәне үтәгәннән соң, оста укый башларсың дип көтмә. Рәсүл Паул еллар буе өлкән булып хезмәт иткән бер кардәшкә: «Башкалар алдында кычкырып укы... үзеңне шуңа багышла»,— дип язган (1 Тим. 4:13).

      Диалог төзү

      Әйтик, Мәктәптә сиңа диалог төзергә кушканнар. Бу йөкләмәне үтәр өчен, нәрсә эшләргә?

      Әзерләнгәндә, 1) бирелгән теманы, 2) ситуация белән әңгәмәдәшне, шулай ук 3) бирелгән дәресеңне исәпкә алырга кирәк.

      Бирелгән темага материал җый. Ләкин башта ситуация һәм әңгәмәдәшең турында уйла. Бу синең нәрсә һәм ничек сөйләячәгеңә тәэсир итәчәк. Үзеңә мондый сораулар бир: нинди ситуацияне сайларга? Мин таныш яки таныш булмаган кешегә вәгазьләргә җыенаммы? Бу кеше миннән олырак я яшьрәкме? Ул минем сүзләремне ничек кабул итәчәк? Аңа инде нәрсә билгеле? Бу сөйләшүнең максаты нинди? Бу сораулар сиңа үз йөкләмәңне әзерләргә булышачак.

      Үзеңә бирелгән темага материалны кайдан табарга? Бу китапның 33—38 нче битләрендә «Тикшерүне ничек үткәрергә?» дигән тема карала. Бу бүлекне укып чык һәм үзеңдә булган тикшерү коралларын куллан. Синең, бәлкем, кирәгеннән артык күп материал җыелыр. Теманы ничек ачыкларга икәнен белер өчен, күпме кирәк, шулхәтле материал укы. Әмма шул ук вакыт ситуацияңне һәм әңгәмәдәшеңне исеңдә тот. Үзеңә кирәкле булачак фикерләрне билгеләп бар.

      Диалогны бар нечкәлекләре белән төзер алдыннан, үзеңә бирелгән дәресне укып чык. Чыгышыңның төп максатларының берсе — шул дәрестәге киңәшләрне куллану.

      Чыгыш билгеләнгән вакыттан артыграк булса, гадәттә, сигнал бирелә. Шуңа күрә диалогыңны вакытында тәмамласаң, канәгатьлек кичерерсең. Вәгазьдә исә вакыт чикләнмәгән. Шуңа күрә йөкләмәңне әзерләгәндә, шуны истә тот: төп максатыбыз — өйрәтүнең нәтиҗәле булуы, шулай да вакыт турында да онытмаска кирәк.

      Ситуация турында берничә сүз. Башта 82 нче биттә китерелгән ситуацияләрне карап чык һәм хезмәттә туа ала торган ситуацияне сайла. Бу сиңа, бирелгән материалны кулланып, гамәли яктан файдалы диалог төзергә ярдәм итәр. Мәктәптә берникадәр вакыт инде чыгышлар ясыйсың икән, йөкләмәләреңне хезмәттә остару чарасы итеп сана.

      Теократик хезмәт мәктәбенең күзәтчесе сиңа ситуацияне үзе билгеләсә, шул ситуацияне куллан. Ситуацияләрнең күпчелеге шаһитлек бирү белән бәйле. Вәгазьдә андый ситуация белән очрашканың булмаса, бәлки, берәр кардәшнең андый хәлгә эләккәне бардыр, шуңа күрә аңа мөрәҗәгать ит. Мөмкин булса, темаңны хезмәт иткәндә, бирелгән ситуациягә охшаш шартларда кулланып кара. Бу сиңа Мәктәптә укуыңның мөһим максатына ирешергә ярдәм итәр.

      Нотык әзерләү

      Кайчак ир-атларга җыелышта кыска нотык сөйләү йөкләмәсе бирелә. Андый нотыкны әзерләгәндә, диалогны төзүгә кагылышлы төп принципларны кулланырга кирәк. Нотык белән диалог арасындагы төп аерма — тыңлаучылар һәм чыгыш ясау рәвеше.

      Нотыгың бар тыңлаучыларга файда китерсен. Аларның күпчелеге Изге Язмалардагы төп хакыйкатьләрне инде белә. Аларга синең темаң да таныштыр. Аларның бу тема буенча нәрсә белгәннәре турында уйлан һәм чыгышың аларга файда китерерлек булсын өчен, тырышлыклар куй. Үзеңә мондый сораулар бир: үзем һәм тыңлаучыларым Йәһвәнең сыйфатларын тагы да яхшырак белсен өчен, бу теманы ничек ачыкларга? Бу материал Аллаһы ниятен белергә ничек булыша? Ул безгә, тән нәфесләре буенча эш итүче дөньяда яшәвебезгә карамастан, акыллы карарлар кабул итәргә ничек ярдәм итә ала? (Эфес. 2:3). Бу сорауларга җавап алыр өчен, тикшерү үткәрергә кирәк. Нотыгыңда Изге Язмалардагы шигырьләрне кулланганда, аларны укып чыгу белән генә чикләнмә, ә аларны ачыкла һәм алар әйткән фикерләреңне ничек раслый икәнен күрсәт (Рәс. 17:2, 3). Чиктән тыш күп материал кулланма. Нотыгыңны тыңлаучыларыңа истә калдырырлык итеп җиткерергә тырыш.

      Нотыгыңны әзерләгәндә, сөйләү рәвешеңә дә игътибар ит. Моның әһәмиятен киметмә. Нотыгыңны кычкырып кабатла. Дәресләрдәге киңәшләрне карап чыгар өчен һәм кулланыр өчен куелган тырышлыкларың үз җимешен бирәчәк. Синең нотыклар сөйләүдә тәҗрибәң кечкенә булса да, зур булса да, чыгышларыңа яхшы әзерлән. Бу сиңа ышандырырлык итеп сөйләргә һәм тиешле хисләрне чагылдырырга ярдәм итәр. Мәктәптә чыгыш ясаганда, Йәһвә бүләк итеп биргән сөйләү сәләтеңне кулланып, аны данларга тырыш. Бу синең максатың икәнен онытма (Мәд. 150:6).

  • Җыелыш өчен нотыклар әзерләү
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
    • Җыелыш өчен нотыклар әзерләү

      ТЕОКРАТИК хезмәт мәктәбе җыелышларга файда китерер өчен оештырылган. Башка җыелыш очрашуларында да, конгрессларда да мөһим мәгълүмат яңгырый. Сиңа җыелышта я конгресста чыгыш ясарга кушсалар, моны зур җаваплылык дип сана. Рәсүл Паул мәсихче күзәтче Тимутине үз өйрәткәннәренә игътибарлы булырга дәртләндергән (1 Тим. 4:16). Мәсихче очрашуларга килгән кешеләр, анда килеп Аллаһы белән мөнәсәбәтләренә кагылышлы киңәшләрне тыңлар өчен, үзләренең кадерле вакытын бүлеп куя, ә кайберәүләргә моның өчен күбрәк тә тырышлыклар куярга туры килә. Очрашуларда андый киңәшләрне бирү чыннан да зур хөрмәт! Андый йөкләмәләрне сыйфатлы итеп әзерләр өчен нәрсә эшләргә?

      Изге Язмалардан игътибарга лаек фикерләр

      Мәктәпнең бу өлеше Изге Язмалардан һәр атна укырга билгеләнгән бүлекләр нигезендә үткәрелә. Бүлекләрдәге мәгълүмат безгә ничек кагыла икәнен күрсәтү мөһим. Нихами 8:8 дә әйтелгәнчә, рухани Езра левиләр белән бергә Аллаһы Сүзен халык алдында кычкырып укыган һәм, укылганны аңларга булышыр өчен, аның мәгънәсен ачыклап аңлаткан. Изге Язмалардан игътибарга лаек фикерләрне әзерләгәндә, нәкъ шулай эшлә.

      Бу йөкләмәне ничек әзерләргә? Мөмкин булса, чыгыш ясаганчы билгеләнгән бүлекләрне бер атна алдан яки алданрак укып чык. Соңыннан җыелышың һәм аның ихтыяҗлары турында уйлан. Дога кыл. Бүлекләрдәге нинди киңәшләр, мисаллар һәм принциплар җыелышың өчен файдалы булыр?

      Тикшерү үткәр. Синдә үзең аңлаган телдә электрон китапханә, «Күзәтү манарасы басмаларының индексы» я «Күзәтү манарысы»ның соңгы санында китерелгән тематик индекс бармы? Булса, алардан файдалан. Үзең сайлаган шигырьләр буенча тикшерү үткәргәч, бу шигырьләрнең нинди шартларда язылганы, пәйгамбәрлекләрнең ничек үтәлгәне, бу шигырьләрдән Йәһвә турында нәрсә белеп була һәм аларда нинди принциплар бар икәне ачыкланыр. Чиктән тыш күп фикерләргә игътибар итмә. Берничә шигырьне генә җентекләп карап чыксаң, яхшырак булыр.

      Тыңлаучылар билгеләнгән бүлекләрдән үзләре өчен нинди кызык һәм файдалы фикерләр тапканнар? Сиңа алардан моның турында сорарга кирәк булыр. Нинди фикерләр аларга шәхси я гаилә өйрәнүләрен, хезмәтләрен я тормышларын яхшыртырга ярдәм итәр? Алар Йәһвәнең аерым кешеләр я халыклар белән мөгамәлә итүендә аның нинди сыйфатларының чагылышын күргән? Нинди фикерләр аларның иманнарын ныгыткан һәм Йәһвәгә рәхмәтлерәк булырга ярдәм иткән? Аңлавы кыен булган фикерләргә тукталып торма. Сайланган фикерләрнең мөһим һәм файдалы булуына басым яса.

      Хезмәт очрашуы

      Кайчак нотыклар «Безнең патшалык хезмәтебез»дәге материалга нигезләнә. Сиңа андый нотык бирелсә, аны ничек бар шулай сөйлә. Тыңлаучыларны китерелгән киңәшләрнең нигезе булып торган шигырьләр турында уйланырга дәртләндер (Тит. 1:9). Вакыт чикле булганга, өстәмә мәгълүмат китерер өчен мөмкинлек булмаска да мөмкин.

      Әйтик, сиңа «Безнең патшалык хезмәтебез»дәге материалга түгел, ә башка басмаларыбыздагы материалга нигезләнгән нотык сөйләү йөкләмәсе бирелгән, ди. Аны төзер өчен берничә күрсәтмә бирелә торгандыр я чыганак күрсәтелгәндер. Шул чакта сиңа, өйрәтүче буларак, билгеләнгән материалны җыелыш ихтыяҗларын исәпкә алып карап чыгарга кирәк. Син, бәлкем, берәр кыска ачык мисал китерергә я берәр очрак сөйләргә булырсың. Ләкин үз максатыңны онытма: сиңа бирелгән теманы да ачыкларга, һәм шулай ук җыелышка, тыңлаучыларың Аллаһы Сүзендә әйтелгән эшне башкарсын өчен һәм бу эштә шатлык тапсын өчен ярдәм итәргә дә кирәк (Рәс. 20:20, 21).

      Йөкләмәңне әзерләгәндә, җыелыштагы кардәшләрнең тормыш шартлары турында уйла. Аларны башкарган эшләре өчен макта. Материалда китерелгән киңәшләрне куллану аларга үз хезмәтләрен уңышлы итәргә һәм күбрәк шатлык табарга ничек ярдәм итә ала?

      Кайчакта чыгыш ясаганда демонстрация күрсәтергә яки интервью алырга кирәк. Ул чакта аларны алдан әзерлә. Кардәшләргә демонстрация я интервьюны әзерләргә булыш. Үзләре генә әзерләсә, демонстрация я интервью әллә ни уңышлы булмас. Мөмкин булса, инде әзерләнгән демонстрацияне я интервьюны җыелыш булачак көнгә кадәр тыңлап кара. Чыгышыңның бу өлеше җыелышка файда китерерлек булсын.

      Конгресслар

      Тәҗрибәле докладчы һәм өйрәтүче булып киткән рухи сыйфатларга ия абый-кардәшләр кайвакыт конгрессларда чыгыш ясыйлар. Конгресслар — теократик өйрәтү алыр өчен үзенә күрә бер чара. Анда чыгыш ясаучы кардәшләргә әзер нотык я нотыкның планы, берничә күрсәтмә я Изге Язмаларга нигезләнгән заманча драма өчен җитәкчелек бирелә. Сиңа да конгресс программасында катнашыр өчен берәр йөкләмә бирелсә, билгеләнгән материалны җентекләп карап чык. Материалны тикшер, аның ни өчен кыйммәтле булуына төшен.

      Әзер нотык бирелгәндә, аны сүзгә-сүз сөйләргә кирәк. Абый-кардәш андый нотыкны үз сүзләре белән сөйләргә һәм абзацларны урыннары белән алмаштырырга тиеш түгел. Материалда төп фикерләрне күрер өчен һәм аларның барышын аңлар өчен, текстны җентекләп карап чыгарга кирәк. Нотыкны дөрес логик басым ясап, рухландыру, җылылык һәм хисләр белән, җитдилек һәм ышандыру белән сөйләр өчен, материалны кат-кат кычкырып укы. Ә тавышның көче һәм әйтелеш тизлеге зур аудиториягә туры килерлек булсын.

      Сиңа нотыкның планы бирелсә, нотыгыңны бу план нигезендә төзе. Планнан турыдан-туры укыр я нотыгыңны тулаем язып куяр урынына, нотыгыңны җентекләп әзерлә һәм аны иркен сөйләп бирергә тырыш. Һәрбер төп фикерне ачыклап бирер өчен, нотыгыңны планда күрсәтелгән вакыт эчендә сөйләп бир. Төп фикерләр астында китерелгән өстәмә фикерләрне һәм Изге Язмалардагы шигырьләрне яхшы аңлатырга кирәк. Планда китерелгән фикерләрне теләгән фикерләреңә алыштырма. Теократик өйрәтү — Аллаһы Сүзенә нигезләнгән өйрәтү. Мәсихче өлкәннәр «сүзне вәгазьләргә» тиеш (2 Тим. 4:1, 2). Шуңа күрә докладчыга планда китерелгән Изге Язмалардагы шигырьләргә аерым игътибар итәргә кирәк: аңа бу шигырьләрне җентекләп карап чыгарга һәм тыңлаучыларга аларны ничек кулланып була икәнен күрсәтергә кирәк.

      Озакка сузма

      Сиңа җыелышыңда еш кына чыгышлар ясарга туры киләме? Һәр йөкләмәне тиешенчә әзерләр өчен, нәрсә эшләргә? Әзерләнүеңне озакка сузмаска тырыш.

      Җыелышка файда китерерлек нотык әзерләр өчен, аның турында инде алдан ук уйлан. Шуңа күрә билгеләнгән материалны йөкләмә бирелү белән укып чыгарга тырыш. Шулай итеп синең башка эшләрне эшләгәндә нотыгың турында уйланырга мөмкинлегең булыр. Укып чыксаң, син шулай ук нотыгыңда кулланырлык фикерләр ишетеп, аларны куллана алырсың. Ә, бәлки, шул арада нотыгыңда кулланып була торган берәр хәл яки вакыйга булыр. Материалны укып чыгар өчен һәм аның турында уйланыр өчен вакыт кирәк. Ләкин сарыф ителгән вакыт фатихалар булып әйләнеп кайтачак. Планны төзергә утыргач, нотыгың турында алдан уйлану зур файда китергәнен күрерсең. Андый әзерләнү үзеңә чиктән тыш дулкынланмаска һәм нотыгыңны тыңлаучыларның йөрәкләренә үтеп керерлек һәм гамәли яктан файда китерерлек итеп сөйләргә ярдәм итәчәк.

      Үзеңә ышанып тапшырылган хөрмәтне — Йәһвә халкын өйрәтү программасында катнашу мөмкинлеген — никадәр кадерләсәң, шул дәрәҗәдә Йәһвәгә дан китерерсең, ә аны яраткан кешеләр өчен фатиха булырсың (Ишаг. 54:13; Рим. 12:6—8).

  • Ачык нотыкларны әзерләү
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
    • Ачык нотыкларны әзерләү

      ҺӘР АТНА Йәһвә Шаһитләренең җыелышларында Изге Язмаларга нигезләнгән ачык нотыклар сөйлиләр. Син өлкән я хезмәттәш ярдәмче булсаң, башкалар сине яхшы докладчы һәм өйрәтүче итеп беләләрме? Андый уңышларга ирешкән булсаң, сиңа, бәлки, ачык нотык сөйләргә кушарлар. Теократик хезмәт мәктәбендә уку меңләгән абый-кардәшләргә бу хөрмәтле вазифаны башкарырга ярдәм итә. Сиңа андый йөкләмә бирелсә, нәрсәдән башларга?

      Планга анализ яса

      Тикшерү үткәрер алдыннан, планны укы һәм аның мәгънәсенә төшенергә тырыш. Планны карап чыкканда, теманы, ягъни нотыкның исемен күздә тот. Син тыңлаучыларыңны нәрсәгә өйрәтергә тиеш? Синең максатың нинди?

      Төп өстәмә исемнәр — нотыкның төп фикерләре. Аларны карап чык һәм анализла. Бу фикерләр тема белән ничек бәйле? Һәр төп фикер астында берничә өстәмә фикер китерелә. Өстәмә фикерләр астында аларны аңлата торган фикерләр китерелә. Моның турында уйла: планның өлешләре бер-берсе белән ничек бәйле һәм нотыкның максатына ирешергә ничек ярдәм итә? Нотыкның темасы һәм максаты нинди? Нотыкның төп фикерләре бу максатка ирешергә ничек ярдәм итә? Моның барысын аңлагач, нотыгыңны әзерли башла.

      Нотыктагы һәр өлешнең төп фикере бар, шуңа күрә нотыгыңны дүрт-биш кечкенә «нотыкка» бүлсәң, әзерләнергә җиңелрәк булыр. Бу кечкенә нотыкларны бер-бер артлы әзерлә.

      План нотыкны әзерләү өчен генә кирәк. Чыгыш вакытында аны кулланма. Планны төзелә торган йорт белән чагыштырып була. Бу йортта яшәр алдыннан, аның стеналарын, түбәсен төзергә һәм тәрәзәләрен куярга кирәк. Анда яшәү өчен кирәкле бар нәрсә булырга тиеш.

      Шигырьләрне куллану

      Гайсә Мәсих һәм аның шәкертләре Изге Язмаларга нигезләнеп өйрәткән (Лүк 4:16—21; 24:27; Рәс. 17:2, 3). Син дә шулай өйрәт. Изге Язмалар нотыгыңның нигезе булырга тиеш. Пландагы фикерләрне әйтеп һәм аңлатып кына чикләнмә, Изге Язмалардагы шигырьләр бу фикерләрне ничек раслый икәне турында уйла һәм Аллаһы Сүзенә нигезләнеп өйрәт.

      Нотыгыңны әзерләгәндә, планда китерелгән һәр шигырьне тикшер. Аларның контекстын исәпкә ал. Кайбер шигырьләрдә өстәмә мәгълүмат кына китерелә. Чыгышың вакытында аларның кайберсен генә укырга я аңлатырга кирәк. Тыңлаучыларың өчен аеруча файдалы булачак шигырьләрне генә калдыр. Игътибарыңны пландагы шигырьләргә тупласаң, сиңа, бәлки, өстәмә шигырьләрне кулланырга кирәк булмас та.

      Чыгышыңның уңышлы булуы Изге Язмалардагы күпме шигырьләр китерүең белән түгел, ә ничек өйрәтүең белән бәйле. Берәр шигырьне укыр алдыннан, ни өчен ул кулланыла икәнен аңлат. Аны ничек кулланып булганын күрсәтер өчен, вакыт бүлеп куй. Шигырьне укыгач, аны аңлат; Изге Язмаларың ачык булсын. Шулай эшләсәң, тыңлаучыларың да Изге Язмаларны япмаячак. Тыңлаучыларыңның кызыксынуын ничек уятып була һәм аларга Аллаһы Сүзе буенча яшәү файда китерә икәнен ничек күрсәтеп була? (Них. 8:8, 12). Моның өчен шигырьләрне аңлатырга, аларны ничек кулланып булганын күрсәтергә һәм ачык мисаллар китерергә кирәк.

      Аңлату. Төп шигырьне аңлатыр алдыннан, үзеңә мондый сораулар бир: бу шигырьдә нәрсә аңлатыла? Мин аны нинди максат белән кулланам? Тыңлаучыларыңа бу шигырьдә нәрсә аңлашылмаска мөмкин? Сиңа, бәлкем, аның контекстын, аның нинди шартларда язылганын анализларга кирәк булыр. Сиңа шулай ук Аллаһы тарафыннан рухландырылган язучының нинди фикерләргә басым ясарга теләгәне һәм аның максаты турында уйларга кирәк. Моның өчен тикшерү үткәрергә кирәк. Син «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» биргән басмаларда күп кыйммәтле мәгълүмат табарсың (Мат. 24:45—47). Төп шигырьне һәр яктан ачыклап торма. Ни өчен аны укыганыңны аңлат һәм аның каралган фикер белән бәйләнешен күрсәт.

      Ачык мисаллар. Ачык мисаллар ярдәмендә тыңлаучыларың син сөйләгән фикерне я принципны тирәнрәк аңлый башлый һәм аларны исләрендә калдыра. Мисаллар ярдәмендә кешеләр ишеткәннәрен аңлый һәм яңа гына өйрәнгәннәрен инде белгәннәре белән чагыштыра. Моны Гайсәнең Таудагы вәгазеннән күреп була. «Кошлар», «кырдагы лаләләр», «тар капка», «кыя өстенә салынган» йорт һәм аларга охшаш башка мисаллар аның өйрәтүен тәэсирле, җиңел аңлаешлы, истә калырлык иткән (Мат. 5—7 бүлек).

      Куллану. Берәр шигырьне аңлатып һәм аны ачыклый торган берәр мисал китереп, син башкаларга белем бирәсең, ләкин тыңлаучыларыңа, уңышка ирешер өчен, бу белемне кулланырга кирәк. Изге Язмалар буенча эш итәргәме-юкмы икәнен тыңлаучы үзе хәл итә, әмма син аңа нәрсә эшләргә кирәк икәнен аңларга ярдәм итә аласың. Тыңлаучыларың укылган шигырьне аңлагач һәм шигырьнең каралган фикер белән ничек бәйле икәнен күргәч, вакыт бүлеп куй һәм бу шигырьнең аларның иманнарына, тәртипләренә ничек тәэсир итә икәнен аңлат. Нотыкта карала торган хакыйкатьләргә каршы килгән начар карарларны я эшләрне калдыру аларга нинди файда китерә алганын күрсәт.

      Шигырьләрне куллану турында уйлаганда, тыңлаучыларыңның төрле шартларда үскәннәрен исәпкә ал. Алар арасында күптән түгел генә хакыйкать белән кызыксына башлаган кешеләр, яшьләр, олы яшьтәге кешеләр һәм берәр авырлык кичергән кешеләр бардыр. Нотыгыңдагы материал тормыштан алынган һәм гамәли булсын. Киңәш биргәндә, игътибарлы бул: тыңлаучыларың син берәр конкрет кеше турында сөйлисең дип уйламасын.

      Докладчы үзе нәрсә хәл итә?

      Сиңа бирелгән нотык планында төп фикерләр инде ачык билгеләнгән һәм һәр өлешкә күпме вакыт багышларга кирәк икәне инде әйтелгән. Әмма кайбер нәрсәләрне сиңа үзеңә хәл итәргә кирәк. Мәсәлән, өстәмә фикерләргә күпме вакыт багышларга кирәк икәнен син үзең сайлыйсың. Аларга бер үк вакыт бүлеп куярга кирәк дип уйлама. Югыйсә сиңа ашыгып сөйләргә туры килер һәм тыңлаучыларың сөйләгәнеңне аңлап өлгермәс. Нәрсәне җентекләбрәк ачыкларга, ә нәрсәгә кагылып кына китәргә? Моны билгеләр өчен, үзеңә мондый сораулар бир: нинди фикерләр миңа нотыгымның темасын ачыкларга булышыр? Нинди фикерләр тыңлаучыларым өчен аеруча файдалы булыр? Берәр шигырьне һәм аңа кагылышлы берәр фикерне төшереп калдырсам, тыңлаучыларым китерелгән дәлилләрнең бер-берсе белән ничек бәйле икәнен күрерме?

      Тикшерелмәгән мәгълүматлар китермәс өчен һәм үзеңнән сөйләмәс өчен сак бул. Хәтта Аллаһының Улы, Гайсә Мәсих тә: «Үземнән сөйләмим»,— дигән (Яхъя 14:10). Шуны да онытма: кешеләр Йәһвә Шаһитләренең очрашуларына Изге Язмалар ничек аңлатыла икәнен тыңларга килә. Сине оста докладчы итеп беләләр икән, бу, күрәсең, синең игътибарны үзеңә түгел, ә Аллаһы Сүзенә туплаганыңны күрсәтә. Шуңа күрә нотыкларың башкаларга ошый да (Флп. 1:10, 11).

      Коры планны Изге Язмаларны аңлатучы эчтәлекле нотыкка әйләндергәч, репетиция яса. Нотыгыңны кычкырып укысаң, яхшырак булыр. Иң мөһиме — нотыгыңдагы төп фикерләрне исеңдә тоту. Синең максатың — нотыгыңны җанландырып һәм бөтен күңелеңне биреп сөйләү. Чыгышың алдыннан үзеңә мондый сораулар бир: минем максатым нинди? Төп фикерләргә басым ясаламы? Нотыгым чыннан да Изге Язмаларга нигезләнгәнме? Төп фикерләр бер-берсе белән бәйлеме? Нотыгым Йәһвәгә бар биргәннәре өчен рәхмәтлерәк булырга дәртләндерәме? Нотыгымның йомгаклау сүзләре тема белән бәйлеме? Йомгаклау сүзләремне ишетеп, тыңлаучыларым нәрсә эшләргә кирәк икәнен аңлармы һәм алар буенча эш итә башлармы? Бу сорауларга уңай җавап бирә алсаң, син җыелышыңа «файдалы белем бирергә» әзер булырсың һәм Йәһвәгә дан китерерсең! (Гыйб. сүз. 15:2).

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу