Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Образлы әйтемнәр һәм ачык мисаллар ярдәмендә өйрәтү
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
    • 45 НЧЕ ДӘРЕС

      Образлы әйтемнәр һәм ачык мисаллар ярдәмендә өйрәтү

      Сиңа нәрсә эшләргә кирәк?

      Өйрәткәндә, образлы әйтемнәрне, хикәяләрне, тормыштан алынган төрле очракларны үз максатыңа ирешер өчен куллан.

      Ни өчен бу мөһим?

      Образлы әйтемнәр һәм мисаллар кулланып сөйләү сөйләмне баета, кеше тормышына тәэсир итә, әйтелгән сүзләрне хәтердә калдыра. Аларны дөрес кулланмасаң, алар кешегә игътибарлы булырга комачаулаячак.

      ОБРАЗЛЫ әйтемнәр һәм ачык мисаллар — өйрәтүне бик уңышлы итә торган алымнар. Алар игътибарны җәлеп итә, кешеләргә бирелеп тыңларга булыша һәм еш кына гаҗәеп нәтиҗәләргә китерә. Алар тыңлаучыларны уйланырга этәрә, хисләр уята һәм шулай итеп йөрәккә үтеп керерлек итеп сөйләргә, кешегә үз-үзен тикшереп чыгарга булыша. Кайвакыт алар кешеләргә карата тискәре карашны җиңәр өчен кулланыла. Шулай ук материалны истә калдырырга булыша. Син өйрәткәндә образлы әйтемнәр һәм ачык мисаллар кулланасыңмы?

      Образлы әйтем — берничә сүз белән генә әйтеп бирелә торган мисал. Моңа да карамастан, ул кеше акылында көчле, тәэсирле образлар тудыра. Дөрес сайланган образлы әйтемне, гадәттә, аңлатып торасы юк. Шулай да, аның мөһимлеген күрсәтер өчен, өйрәтүче, бәлки, кыска гына аңлату өстәр. Изге Язмаларда сабак алырлык мисаллар күп.

      Башта чагыштырулар һәм метафораларны кулланып кара. Чагыштырулар — образлы әйтемнең иң гади төре. Мисаллар кулланып сөйләргә әле генә өйрәнә башлагансың икән, ул чакта башта чагыштыруларны кулланып кара. Аларны еш кына «кебек», «сыман», «шикелле» дигән сүзләр белән бергә кулланалар. Ике төрле нәрсәне чагыштырганда, чагыштырулар аларның уртак я охшаш ягына басым ясый. Изге Язмаларда образлы тел еш очрый. Моның өчен үсемлекләр, хайваннар, күк җисемнәре һәм кеше тормышыннан алынган нәрсәләр кулланыла. Мәсәлән, Мәдхия 1:3 тә Аллаһы Сүзен даими укып уйланган кеше «агым сулар янына утыртылып, үз вакытында җимешен биреп, яфрагын да төшерми торган агач» белән чагыштырыла (Мәд. 1:1—3). Ә явыз кеше үз корбанын тотарга дип торучы «арыслан» белән чагыштырыла (Мәд. 9:30). Йәһвә Ибраһимга аның нәсел орлыгын «күктәге йолдызлар һәм диңгез ярындагы ком бөртекләре санынча ишәйткәннән-ишәйтәчәкмен» дигән (Ярат. 22:17). Исраил халкы белән үзе арасындагы тыгыз мөнәсәбәтләр турында Йәһвә болай дигән: «Билбау билгә якын торган кебек, мин дә бөтен Исраил йортын һәм бөтен Яһүд йортын үземә якын иттем» (Ирем. 13:11).

      Метафоралар да ике төрле нәрсә чагыштырылганда, аларның охшаш ягына басым ясый. Әмма метафоралар чагыштыруларга караганда күпкә ныграк тәэсир итә. Метафора берәр нәрсә турында әйткәндә аны башка нәрсә итеп күрсәтә һәм шулай итеп бер нәрсәгә икенче нәрсәнең сыйфатларын күчерә. Мәсәлән, Гайсә үз шәкертләренә: «Сез — дөнья өчен яктылык»,— дигән (Мат. 5:14). Шәкерт Ягъкуб уйламыйча әйтелгән сүзләрнең китергән зыянын күрсәтер өчен болай дигән: «Тел — ут ул» (Ягък. 3:6). Давыт Йәһвәгә: «Син минем кыям һәм ныгытмам»,— дигән (Мәд. 31:3, ЯД). Метафора дөрес сайланган булса, аны кыска гына аңлатасы булыр, ә кайвакыт хәтта аңлатасы да кирәк булмас. Аның көче кыскалыгында. Берәр фикерне метафора ярдәмендә аңлатсаң, тыңлаучыларың фикерне яхшырак истә калдырыр.

      Гипербола — берәр нәрсәне арттырып күрсәтү. Аны акыл белән куллан, югыйсә кешеләр аны дөрес аңламас. Гайсә бу образлы әйтемне кулланып, бер фикерне хәтердә уелып калырлык итеп аңлаткан. Ул болай дип сораган: «Ни өчен син кардәшеңнең күзендәге чүп бөртеген күрәсең, ә үз күзеңдәге бүрәнәне сизмисең?» (Мат. 7:3). Гиперболаны һәм образлы әйтемнең башка төрләрен куллана башлар алдыннан чагыштыруларны һәм метафораларны кулланырга өйрән.

      Мисаллар куллан. Син, бәлки, образлы әйтем урынына мисаллар китерерсең һәм, өйрәтү алымнары итеп, уйлап чыгарылган я тормыштан алынган мисаллар кулланырсың. Мисалларны куллануда чаманы бел, аларны кулланганда акыл белән эш ит. Аларны чыннан да мөһим фикерләрне аңлатыр өчен куллан, һәм мисалны ишеткәннән соң, тыңлаучылар шул мисалны гына түгел, ә фикернең үзен дә истә калдырырга тиеш.

      Мисалларның кайберләре уйлап чыгарылган булса да, алар тормышка якын булсын. Мәсәлән, тәүбә иткән гөнаһ кылучыларга нинди караш булырга тиеш икәнен күрсәтеп, Гайсә югалган сарыгын тапкан кешенең шатлыгы турында мисал китергән (Лүк 15:1—7). Бер кеше Канунда үз якыныңны яратырга кушучы әмернең мәгънәсен аңлап бетермәгәнгә, Гайсә аңа бер самарияле турында хикәя сөйләгән: юл буенда җәрәхәтләнгән бер кеше яткан, аның яныннан, аңа ярдәм итмичә, рухани һәм левиле үткән, ә шул самарияле булышкан (Лүк 10:30—37). Кешеләрнең карашларына һәм эшләренә игътибар итәргә өйрәнсәң, син дә өйрәтүнең бу ысулын уңышлы куллана алырсың.

      Нафан пәйгамбәр, Давыт патшаны фаш итәр өчен, уйлап чыгарылган бер хикәя сөйләгән. Бу хикәя уңышлы булган, чөнки аны сөйләп, Нафан Давытка үз-үзен аклар өчен юлны япкан. Хикәядә бер бай кеше һәм ярлы кеше турында әйтелә. Бай кешенең көтүе зур, ә ярлы кешенең назлап үстергән бер сарык бәтие генә бар. Давыт үзе элек көтүче булганга, шул ярлы кешенең хисләрен бик яхшы аңлаган. Бай кеше ярлы кешенең шул яраткан сарыгын үзенә алган. Моны ишеткәч, Давытның, әлбәттә, ачуы чыккан. Шунда Нафан Давытка турыдан-туры: «Ул кеше — син!» — дигән. Бу мисал Давытның йөрәгенә үтеп кергән, һәм ул чын күңелдән тәүбә иткән (2 Пат. 12:1—14). Тәҗрибә җыйган саен, син дә кешеләрдә тиешле хисләр уятырга өйрәнерсең.

      Күп кенә яхшы мисалларны Изге Язмалардан алып була. Гайсә дә шулай эшләгән. Мәсәлән, ул: «Лутның хатынын исегездә тотыгыз»,— дип әйткән (Лүк 17:32). Үзенең килү чоры турында әйткәндә, ул «Нух көннәрен» искә алган (Мат. 24:37—39). Рәсүл Паул Еврейләргә язылган хатның 11 нче бүлегендә иман үрнәге итеп 16 кешене исемнәре белән атый һәм алар турында кыскача гына әйтеп китә. Изге Язмалар белән тагы да яхшырак танышкач, син аннан күп кенә кешеләр турында яхшы мисаллар табарсың һәм андагы күп кенә вакыйгаларны мисал итеп куллана алырсың (Рим. 15:4; 1 Көр. 10:11).

      Кайвакыт фикергә басым ясарга тормыштан алынган очраклар булыша. Бәлки, син дә андый очраклар китерерсең. Әмма сак бул: тикшерелгән һәм ышанычлы очракларны гына сөйлә, тыңлаучыларны уңайсыз хәлдә калдыручы я чыгышыңа кагылышы булмаган бәхәсле темаларга игътибарны җәлеп итүче очракларны китермә. Шуны да истә тот: сөйләгән очрагың чыгышыңның максатына ирешергә булышсын. Кирәкмәгән җентеклелекләргә «кереп китмә», чөнки бу кешеләргә чыгышыңның максатын истә тотарга комачаулый.

      Аңлатыргамы яки аңлатмаскамы? Образлы әйтемне я ачык мисалны кулланганда, аны конкрет максат белән куллан. Әмма уйла: аны аңлатмасаң, үз максатыңа ирешерсеңме?

      Шәкертләрен «дөнья өчен яктылык» дип атаганнан соң, Гайсә яктырткычны куллану турында берничә сүз әйтеп китә һәм шулай итеп шәкертләре нинди эш өчен җаваплы икәнен күрсәтә (Мат. 5:15, 16). Югалган сарык турында ачык мисалын сөйләгәннән соң, ул гөнаһ кылучының тәүбә итүе аркасында күктәге шатлык турында кыска гына искәртеп китә (Лүк 15:7). Игелекле самарияле турында хикәясен сөйләгәннән соң, Гайсә үзен тыңлаучы кешегә башта сорау, ә аннан соң турыдан-туры киңәш бирә (Лүк 10:36, 37). Әмма башка бер очракта ул төрле туфрак турындагы һәм чүп үләне турындагы мисалларын бар халыкка түгел, ә басынкылык күрсәтеп аңлатуын үтенгән кешеләргә генә аңлаткан (Мат. 13:1—30, 36—43). Үз үлеменә өч көн калганда, Гайсә шәфкатьсез йөзем үстерүчеләр турында ачык мисал сөйләгән. Бу мисалны ул аңлатмый, аны аңлатасы да булмаган. «Баш руханилар һәм фарисейлар аның... үзләре турында сөйләгәнен аңладылар» (Мат. 21:33—45). Шулай итеп, ачык мисалны аңлатыргамы я аңлатмаскамы һәм, аңлатырга кирәк булса, күпме аңлатырга икәнен билгеләр өчен, мисалның үзен, тыңлаучыларның карашларын һәм үз максатыңны исәпкә ал.

      Образлы әйтемнәрне һәм ачык мисалларны кулланырга өйрәнер өчен, вакыт кирәк, әмма кулланырга өйрәнсәң, тырышлыкларың бушка булмаячак. Яхшы сайланган ачык мисаллар акылга да, хисләргә дә тәэсир итә. Берәр фикерне әйтеп кенә китүгә караганда, аны ачык мисал ярдәмендә җиткерү күпкә зуррак уңышларга ирешергә ярдәм итә.

  • Ачык мисалларны тормыштан алу
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
    • 46 НЧЫ ДӘРЕС

      Ачык мисалларны тормыштан алу

      Сиңа нәрсә эшләргә кирәк?

      Сайланган ачык мисалларың тыңлаучыларыңа яхшы таныш булган эшләр я темалар белән бәйле булсын.

      Ни өчен бу мөһим?

      Тормыштан алынган ачык мисаллар йөрәккә үтеп керерлек итеп сөйләргә булыша.

      ӘЛБӘТТӘ, кулланылган ачык мисаллар материалның үзенә туры килергә тиеш. Әмма алар шулай ук тыңлаучыларыңа да яхшы билгеле булсын.

      Әйтик, син зур төркем алдында чыгыш ясыйсың, ди. Нинди ачык мисаллар сайларга? Гайсә Мәсихтән үрнәк ал. Ул халыкка да, үз шәкертләренә сөйләгәндә дә, мисалларны чит илләрдә яшәүче кешеләргә хас булган тормыштан алмаган. Андый мисаллар аны тыңлаучы кешеләргә таныш булмас иде. Мәсәлән, Гайсә Мисыр патшасының сараендагы тормышыннан һәм Һиндстанның дини тормышыннан мисаллар алмаган. Шулай да ул кулланган мисаллар һәр илдә яшәүче кешегә таныш. Мәсәлән, ул киемне ямау, сату-алу эшләре, берәр кыйммәтле әйберне югалту һәм туй белән бәйле ачык мисаллар китергән. Ул шулай ук кешеләрнең үзләрен ничек тотканына игътибар иткән һәм моны да мисалларында кулланган (Марк 2:21; Лүк 14:7—11; 15:8, 9; 19:15—23). Гайсә күбесенчә Исраил халкына вәгазьләгән, шуңа күрә аның мисаллары еш кына шул халыкның көндәлек тормышыннан алынган булган. Мәсәлән, ул игенчелек, көтүче һәм сарык көтүе, шәраб турсыгы белән бәйле мисалларны кулланган (Марк 2:22; 4:2—9; Яхъя 10:1—5). Ул шулай ук Исраил халкына яхшы билгеле булган тарихи вакыйгаларны искә алган: беренче кешеләрне ярату, Нух көннәрендәге Туфан, Содом белән Гомора шәһәрләрен юк итү, Лут хатынының үлеме һәм башка вакыйгалар (Мат. 10:15; 19:4—6; 24:37—39; Лүк 17:32). Син дә ачык мисалларны тыңлаучыларның тормышларыннан аласыңмы һәм мисалларны китергәндә, чыгышларын исәпкә аласыңмы?

      Я, әйтик, син бер я берничә кешегә сөйлисең, ди. Аларга туры килгән ачык мисал сайларга тырыш. Самария хатыны Сихар янындагы коега су алырга дип килгәч, Гайсә аңа шаһитлек биргәндә шул хатын башкарган эшкә бәйле образлы әйтемнәр кулланган: «тереклек суы», «һичкайчан сусамас» һәм «мәңгелек тормыш бирә торган... чишмә» (Яхъя 4:7—15). Ә ятьмәләрен юучы ир-атларга сөйләгәндә, ул балык тоту эше белән бәйле образлы әйтемнәр кулланган (Лүк 5:2—11). Халыкка авыл хуҗалыгы белән бәйле эшләр яхшы билгеле булганга, Гайсә һәрбер бу очракта басу эшләренә бәйле мисаллар китерә алыр иде, әмма шул кешеләр башкарган эшләргә кагылышлы мисаллар китерү күпкә яхшырак булган, чөнки кешеләр аның әйткәнен шунда ук күз алдына китерә алган! Син дә шулай эшләргә тырышасыңмы?

      Гайсә «Исраил йортының югалган сарыкларына гына җибәрелгән» булган, ә рәсүл Паул мәҗүси халыкларга да шаһитлек бирергә тиеш булган (Мат. 15:24; Рәс. 9:15). Паул вәгазьләгәндә моны исәпкә алганмы? Әйе. Көринттәге мәсихчеләргә язганда, ул, мәсәлән, мәҗүсиләргә яхшы билгеле булган мондый мисаллар китергән: йөгерештә катнашучылар, потханәдә потларга багышланган ризыкны ашау һәм җиңү тантанасы (1 Көр. 8:1—10; 9:24, 25; 2 Көр. 2:14—16).

      Син дә, Гайсә белән Паулдан үрнәк алып, мисалларны уйлап сайлыйсыңмы? Тыңлаучыларның чыгышларын, көндәлек эшләрен исәпкә аласыңмы? Әлбәттә, без беренче гасырда түгел, ә егерме беренче гасырда яшибез. Күп кенә кешеләрнең телевизорлары бар, һәм аларга чит илләргә хас нәрсәләр бик яхшы билгеле. Шуңа күрә мисаллар китергәндә моны исәпкә алып була. Ләкин шуны онытма: кеше күңеленә аеруча аның тормышы белән бәйле нәрсәләр бик якын: мәсәлән, аның йорты, гаиләсе, эше, ашаган ризыгы һәм ул яшәгән җирдәге һава торышы.

      Әгәр мисал китергәннән соң аны озак кына аңлатырга кирәк икән, димәк, син кешеләргә аларга таныш булмаган нәрсә белән бәйле мисал сөйлисең. Андый мисал аркасында кешеләр нәрсә турында сүз барганын онытыр. Нәтиҗәдә, кеше мисалның үзен хәтерләр, ә нинди хакыйкать турында сүз барганын исенә төшерә алмас.

      Гайсә катлаулы чагыштырулар кулланмаган, ә гади, көндәлек тормыштан алынган нәрсәләр турында сөйләгән. Ул кечкенә нәрсә ярдәмендә зур нәрсәне һәм гади нәрсә ярдәмендә катлаулы нәрсәне аңлаткан. Көндәлек тормыштан алынган вакыйганы рухи хакыйкатьләр белән бәйләп, ул кешеләргә бу рухи хакыйкатьләрне яхшырак аңларга һәм хәтерләрендә сакларга булышкан. Аңардан үрнәк ал!

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу