-
Ни өчен кайберәүләргә Аллаһыны ярату авыр?Күзәтү манарасы 2013 | 1 ноябрь
-
-
БРОШЮРА ТЕМАСЫ: АЛЛАҺЫ ТУРЫНДАГЫ ЯЛГАН ТӘГЪЛИМАТЛАР
Ни өчен кайберәүләргә Аллаһыны ярату авыр?
«„Йәһвә Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат“. Бу — беренче һәм иң мөһим әмер» (Гайсә пәйгамбәр, б. э. 33 елы)a.
Кайбер кешеләр өчен Аллаһыны ярату авыр. Аларга Аллаһы аңлаешсыз, ерак һәм хәтта мәрхәмәтсез булып тоела. Әйдәгез, кайбер кешеләрнең сүзләренә игътибар итик.
«Мин Аллаһыга булышсын дип дога кыла идем, әмма ул минем өчен акыл ирешмәслек шәхес булып кала иде. Мин аңа якынлашып булмый дип уйлый идем. Аллаһы минем өчен хиссез бер абстракт шәхес иде» (Марко, Италия).
«Мин Аллаһыга хезмәт итәргә эчкерсез итеп теләгән идем. Әмма ул минем турыда кайгыртмый дип уйлый идем. Минем өчен ул җәза гына бирүче кырыс Аллаһы иде. Аллаһының назлы хисләре барлыгына мин ышанмый идем» (Роза, Гватемала).
«Бала чагымда мин Аллаһы хаталарыбызны гына күреп тора һәм, кирәк булса, алар өчен җәза бирергә әзер тора дип ышана идем. Соңрак мин Аллаһыны ваемсыз шәхес дип саный башладым. Ул минем өчен премьер-министр кебек иде: ул, үз халкына кагылышлы эшләр белән мәшгуль булса да, үз халкы белән кызыксынмый» (Раймонда, Канада).
Сезнеңчә, Аллаһыны ярату авырмы? Инде күп гасырлар бу сорау күп кенә диндар кешеләрне борчып тора. Урта гасырларда христианнар хәтта Аллаһы Тәгаләгә дога кылмаган. Ни өчен? Чөнки алар Аллаһы алдында калтырап торган. Тарихчы Уилл Дюрант моның турында болай ди: «Гөнаһлы кеше ерак һәм бик куркыныч тәхеткә якынлашырга ничек инде батырчылык итә алсын?»
Ничек Аллаһы «ерак һәм бик куркыныч» булып киткән? Изге Язмаларда Аллаһы турында чыннан да нәрсә әйтелә? Аллаһы турында хакыйкатьне белү аны яратырга булыша аламы?
-
-
Аллаһының исемен урлый торган ялган тәгълиматКүзәтү манарасы 2013 | 1 ноябрь
-
-
БРОШЮРА ТЕМАСЫ: АЛЛАҺЫ ТУРЫНДАГЫ ЯЛГАН ТӘГЪЛИМАТЛАР
Аллаһының исемен урлый торган ялган тәгълимат
КИҢ ТАРАЛГАН КАРАШ
«Безгә Аллаһы исемен әйтергә ярыймы? Яраса, нинди ул исем? Без әле дә уртак фикергә килә алмадык» (профессор Дэйвид Каннингем, «Theological Studies»).
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?
Аллаһы болай ди: «Мин Йәһвә. Бу — минем исемем» (Ишагыйя 42:8). «Йәһвә» — еврей телендәге исем. Бу исем «Ул булырга бирә» дигәнне аңлата (Яратылыш 2:4, искәрмә).
Йәһвә безнең үз исемен куллануыбызны тели. «Аның исемен ялварып чакырыгыз,— дип әйтелә Изге Язмаларда.— Халыклар арасында аның эшләре турында билгеле булсын. Аның исеме никадәр югары икәне турында әйтеп торыгыз» (Ишагыйя 12:4).
Гайсә Аллаһының исемен кулланган. Дога кылганда ул Йәһвәгә болай дип әйткән: «Алар [Гайсәнең шәкертләре] башкаларны син мине яраткандай яратсын өчен һәм мин алар белән бердәмлектә торсын өчен, мин аларга синең исемеңне ачтым һәм алга таба да ачачакмын» (Яхъя 17:26).
НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?
«Аллаһының исемен белмәгән кеше аны шәхес итеп чынбарлыкта белми,— дип яза теолог Уолтер Лоури.— Аның өчен Аллаһы ниндидер көч кенә булса, ул аны ярата алмас».
Аллаһының шәхси исемен яшерү я башка исем белән алмаштыру аны Изге Язмалардан кисеп алуга тиң
Виктор исемле бер кеше һәр атна чиркәүгә йөргән, әмма ул Аллаһыны яхшы белми икәнен аңлаган. Ул болай ди: «Аллаһының исеме Йәһвә икәнен белгәч, бу минем өчен аның белән танышу кебек булды. Мин Аллаһы турында күп ишеттем, әмма аның исемен белгәч аны очраткандай булдым. Хәзер мин беләм: Аллаһы чыннан да бар, һәм мин аның белән дуслаша алам».
Йәһвә, үз чиратында, аның исемен кулланган кешеләргә якынлаша. «Аның исеме турында уйланучы» кешеләргә Аллаһы мондый вәгъдә бирә: «Адәм баласы үзенә хезмәт иткән улын кызганган кебек, мин дә аларны кызганырмын» (Малахий 3:16, 17). Аллаһы аның исемен ялварып чакыручыларны фатихалый. «Йәһвә исемен ялварып чакыручы һәркем котылыр»,— дип әйтелә Инҗилдә (Римлыларга 10:13).
-
-
Аллаһыны сер итеп күрсәтә торган ялган тәгълиматКүзәтү манарасы 2013 | 1 ноябрь
-
-
БРОШЮРА ТЕМАСЫ: АЛЛАҺЫ ТУРЫНДАГЫ ЯЛГАН ТӘГЪЛИМАТЛАР
Аллаһыны сер итеп күрсәтә торган ялган тәгълимат
КИҢ ТАРАЛГАН КАРАШ
Христиан диненең «өч төп төре — католиклар, православныйлар һәм протестантлар — Аллаһының өч шәхестән торуына ышана: Ходай-ата, Ходай-Угыл һәм Ходай-Изге Рух. Христианнарның тәгълиматы буенча, алар өч төрле илаһка түгел, ә өч шәхеснең бердәнбер Аллаһыны тәшкил итүенә ышана» («The New Encyclopædia Britannica»).
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?
Гайсә пәйгамбәр үзен Аллаһыга тиң шәхес итеп күрсәтмәгән я алар Аллаһы белән бер шәхес дип беркайчан да өйрәтмәгән. Киресенчә, ул: «Атам янына баруыма куаныр идегез, чөнки Атам миннән бөегрәк»,— дигән (Яхъя 14:28). Шулай ук бер шәкертенә ул болай дигән: «Мин үземнең Атам һәм сезнең Атагыз янына, үземнең Аллаһым һәм сезнең Аллаһыгыз янына күтәреләм» (Яхъя 20:17).
Изге рух шәхес түгел. Беренче мәсихчеләр «изге рух белән сугарылган» булган, һәм Йәһвә: «Үз рухымны һәртөрле кешегә коярмын»,— дип әйткән (Рәсүлләр 2:1—4, 17). Изге рух Троицаның өлеше түгел. Бу — Аллаһының эш итүче көче.
НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?
Католикларның галимнәре Карл Ранер һәм Герберт Форгримлер Троица турында болай дигәннәр: «Аны, Аллаһы ачып бирмәсә, аңлап булмый. Һәм хәтта Аллаһы ачып бирсә дә, аны тулысынча аңлап булмаячак». Аңлау я белү авыр булган шәхесне чын күңелдән яратып буламы? Димәк, Троица турындагы тәгълимат Аллаһыны белергә һәм яратырга комачаулый.
Беренче мәкаләдә Марконың сүзләре китерелгән иде. Аңа да Троица тәгълиматы комачаулаган. Ул болай ди: «Аллаһы минем өчен сер, акыл ирешмәслек һәм ерак бер шәхес иде. Мин ул үзен яшерә дип уйлый идем. Моның аркасында ул минем өчен тагы да ераграк булып китте». Әмма Аллаһы «һәрберебезгә якын» (Рәсүлләр 17:27). Ул үзен бездән яшерми. Ул үзен белүебезне тели. Гайсә: «Без кемгә табынуыбызны беләбез»,— дигән (Яхъя 4:22).
Марко болай дип дәвам итә: «Аллаһы Троицаның өлеше түгел икәнен белгәч кенә, мин аның белән шәхси мөнәсәбәтләр кора алдым». Аллаһы безнең өчен ят бер шәхес кебек түгел, ә таныш шәхес кебек булса, аны ярату җиңелрәк булачак. «Яратмаучы — Аллаһыны танып белми, чөнки Аллаһы — мәхәббәт ул»,— дип әйтелә Инҗилдә (1 Яхъя 4:8).
-
-
Аллаһыны мәрхәмәтсез шәхес итеп күрсәтә торган ялган тәгълиматКүзәтү манарасы 2013 | 1 ноябрь
-
-
БРОШЮРА ТЕМАСЫ: АЛЛАҺЫ ТУРЫНДАГЫ ЯЛГАН ТӘГЪЛИМАТЛАР
Аллаһыны мәрхәмәтсез шәхес итеп күрсәтә торган ялган тәгълимат
КИҢ ТАРАЛГАН КАРАШ
«Үлемгә китерә торган гөнаһ кылган кешенең җаны үлемнән соң шундук тәмугъка эләгә һәм анда, тәмугъның „мәңге утында“ газапланып, җәза ала» («Catechism of the Catholic Church»). Кайбер дини җитәкчеләр тәмугъ бу Аллаһыдан мәхрүм булу дип өйрәтә.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?
«Гөнаһ кылучы җан үләчәк» (Йәзәкил 18:4). «Үлеләр бернәрсә дә белмиләр» (Вәгазьче 9:5). Җан үлсә һәм бернәрсә белмәсә, ничек ул «мәңге утта» я Аллаһыдан мәхрүм булудан газаплана алсын инде?
Изге Язмаларда «тәмугъ» дип тәрҗемә ителгән еврей һәм грек сүзләре чынбарлыкта бөтен кешеләрнең гомуми каберен аңлата. Мәсәлән, Гайсә турындагы пәйгамбәрлектә болай дип әйтелә: «Син җанымны тәмугъта калдырмассың» (Мәдхия 15:10). Әлбәттә, Гайсә пәйгамбәр җәфалау урынында я Аллаһыдан мәхрүм булмаган, ул кабердә булган.
НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?
Аллаһыны мәрхәмәтсез шәхес итеп күрсәтү аңардан читләштерә генә. Мексикада яшәүче Росио болай ди: «Мине балачактан ук утлы тәмугъның барлыгына өйрәттеләр. Мин шулкадәр курка идем ки, хәтта Аллаһының һичнинди яхшы сыйфаты юк дип уйлый идем. Мин Аллаһыны ачулы һәм түземсез бер шәхес итеп күз алдыма китерә идем».
Изге Язмаларда Аллаһының хөкемнәре турында һәм үлгәч кеше белән нәрсә булганы турында аңлаешлы итеп әйтелә. Күбрәк белем алып, Росио Аллаһыга үз карашын үзгәрткән. «Мин үземне азат ителгән кеше итеп хис иттем, иңнән авыр йөк төшкәндәй булды,— ди ул.— Аллаһы безгә иң яхшысын тели, ул безне ярата, һәм мин дә аны ярата алам икәненә ышана башладым. Ул үз баласын җитәкләп барган һәм аңа иң яхшысын гына теләгән әти кеше кебек» (Ишагыйя 41:13).
Күпләрне тәмугъ утыннан курку гына диндар булырга этәрә, әмма Аллаһы сезнең аңа куркудан хезмәт итүегезне теләми. Гайсә болай дигән: «Йәһвә Аллаһыңны... ярат» (Марк 12:29, 30). Моннан тыш, без Аллаһының гадел эш итүенә инде бүген ышансак, аның киләчәктә дә гадел булачагына ышана алырбыз. Әюбнең дусты Елиуй сыман, без бер дә шикләнмичә болай дип әйтә алабыз: «Хак Аллаһының явызлык кылуы, Чиксез Кодрәт Иясенең яманлык эшләве акылга сыймаслык хәл!» (Әюб 34:10).
-
-
Хакыйкать сезне ирекле итә алаКүзәтү манарасы 2013 | 1 ноябрь
-
-
БРОШЮРА ТЕМАСЫ: АЛЛАҺЫ ТУРЫНДАГЫ ЯЛГАН ТӘГЪЛИМАТЛАР
Хакыйкать сезне ирекле итә ала
Бер көн Гайсә Иерусалимда үз Атасы Йәһвә турында сөйләгән һәм ялган дини җитәкчеләрне фаш иткән (Яхъя 8:12—30). Ул әйткән сүзләр ярдәмендә без бүген Аллаһы турында киң таралган карашларны тикшерә алабыз. Гайсә болай дип әйткән: «Минем сүзләремне тотасыз икән, сез чыннан да минем шәкертләрем, сез хакыйкатьне белерсез, һәм хакыйкать сезне ирекле итәр» (Яхъя 8:31, 32).
«Минем сүзләремне тотасыз икән»,— дип Гайсә берәр тәгълиматның хакмы, юкмы икәнен ничек билгеләп булганын күрсәткән. Аллаһы турында берәр нәрсә ишеткәндә, үзегезгә мондый сорау бирегез: «Бу сүзләр Гайсәнең сүзләре һәм Изге Язмаларда башка язылганнар белән туры киләме?» Рәсүл Паулны тыңлаган кешеләрдән үрнәк алыгыз. Алар «ишеткән сүзләрнең [белгәннәренең] дөреслеген белер өчен, Язмаларны һәр көн җентекләп тикшергән» (Рәсүлләр 17:11).
Беренче мәкаләдә искә алынган Марко, Роза һәм Раймонда Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнеп үз карашларын тикшергән. Бу аларга ничек тәэсир иткән?
Марко: «Безнең белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәргән Йәһвә Шаһите минем сорауларыма да, хатынымның да бар сорауларына Изге Язмаларны ачып җавап бирә иде. Йәһвәгә карата безнең яратуыбыз үсә барды, һәм без бер-беребезгә якынрак булып киттек!»
Роза: «Башта мин Изге Язмаларда кешеләрнең Аллаһы турындагы карашлары язылган дип уйлый идем. Әмма әкрен-әкрен генә мин Изге Язмалардан бар сорауларыма җавап таба башладым. Хәзер мин Аллаһының барлыгына шикләнмим. Мин аңа таяна алам».
Раймонда: «Мин Аллаһыга дога кыла идем һәм аңардан үзе турында күбрәк белем алырга ярдәм итсен дип сорый идем. Тиздән без ирем белән Изге Язмаларны өйрәнә башладык. Ниһаять, без Йәһвә турында хакыйкатьне белдек! Аллаһы нинди икәнен белгәч, без чиксез шатландык».
Әйе, Изге Язмалар Йәһвә Аллаһы турында ялган тәгълиматларны фаш итә, әмма, иң мөһиме, ул аның күркәм сыйфатларын ачыклый. Изге Язмалар — Аллаһы тарафыннан рухландырылган аның Сүзе. Аның ярдәмендә без «Аллаһының үзебезгә биргән бүләкләрен белә» алабыз (1 Көринтлеләргә 2:12). Изге Язмаларда Аллаһы, аның нияте һәм киләчәк турында нәрсә әйтелә? Без сезне бу гади, әмма шул ук вакыт бик мөһим сорауларга җавап алырга чакырабыз. Йәһвә Шаһитләренең берәрсенә мөрәҗәгать итеп я www.pr2711.com/tt сайтына кереп, Изге Язмалар өйрәнүе турында сорап була. Шулай эш итсәгез, үзегез инанырсыз: Йәһвә Аллаһыны ярату авыр түгел.
-