-
Игътибарга лаек сорауКүзәтү манарасы (таратыр өчен брошюра) 2016 | № 4
-
-
БРОШЮРА ТЕМАСЫ | ИЗГЕ ЯЗМАЛАР НИЧЕК САКЛАНЫП КАЛГАН?
Игътибарга лаек сорау
Дини язмалар арасында Изге Язмаларга тиң китап юк. Башка бер китап та шулкадәр озак вакыт дәвамында шулхәтле күп кешеләрнең ышануларына тәэсир итмәгән. Шул ук вакыт бүтән һичбер китап та андый җентекле тикшеренүгә һәм тәнкыйтькә дучар булмаган.
Мәсәлән, кайбер белгечләр бүгенге Изге Язмаларның ышанычлы булуына шикләнә. «Без төп нөсхә текстын төгәл итеп торгызганыбызга инанган була алмыйбыз,— дип әйтә дини тикшеренүләр буенча бер профессор.— Безнең хаталар тулы күчермәләр генә бар, һәм аларның күбесе төп нөсхә язылганнан соң гасырлар үткәч кенә ясалган булган, шуңа күрә алар төп нөсхәдән, һичшиксез, меңнәрчә яклардан аерылып тора».
Башкалар Изге Язмалар текстының дөреслегенә алган дини тәрбияләре аркасында шикләнә. Мәсәлән, Файзал исемле ир-атны шуңа өйрәтеп үстергәннәр: Изге Язмалар — изге китап, әмма ул үзгәртелгән булган. «Шуңа күрә кешеләр миңа Изге Язмалар турында нәрсәдер әйтергә теләгәндә, мин моңа шикләнеп карый идем,— дип әйтә ул.— Аларның бит Изге Язмаларның төп нөсхәсе юк. Ул үзгәртелгән!»
Изге Язмалар үзгәртелгән булганмы, юкмы икәнлеге мөһимме? Шуның турында уйланыйк: әгәр дә сез Изге Язмалардагы киләчәккә кагылышлы юатучы вәгъдәләрнең төп нөсхәдә чыннан да язылганын төгәл белмәсәгез, аларга ышана аласызмы? (Римлыларга 15:4) Бүгенге Изге Язмалар китаплары кешеләр язган хаталы күчермәләр генә булса, сез эшкә, гаиләгә я дингә кагылышлы мөһим карарлар кабул иткәндә Изге Язмалардагы принципларны кулланырсызмы?
Изге Язмаларның төп нөсхә китаплары юкка чыккан булса да, без борынгы күчермәләрне, шул исәптән Изге Язмаларның меңләгән кулъязмаларын, тикшерә алабыз. Бу кулъязмалар, тышкы шартларның тәэсире аркасында бозылуга, очраган каршылыкларга, шулай ук текстны үзгәртер өчен куелган тырышлыкларга карамастан, ничек сакланып калган? Аларның сакланып калуы үзегездә булган Изге Язмаларның дөреслегенә ышанычыгызны ничек ныгыта ала? Киләсе мәкаләләрдән Изге Язмаларның сакланып калуы турындагы хәбәрне карап чыгып, бу сорауларга җавап табыгыз.
-
-
Бозылуга карамастан Изге Язмалар сакланып калганКүзәтү манарасы (таратыр өчен брошюра) 2016 | № 4
-
-
БРОШЮРА ТЕМАСЫ | ИЗГЕ ЯЗМАЛАР НИЧЕК САКЛАНЫП КАЛГАН?
Бозылуга карамастан Изге Язмалар сакланып калган
КУРКЫНЫЧ. Изге Язмаларны язучылар һәм күчереп язучылар күбесенчә папируста һәм пергаментта язганa (2 Тимутигә 4:13). Изге Язмаларның андый материалларда язылуы аларның сакланып калуына нинди куркыныч тудырган?
Папирус җиңел ертыла, төсен югалта һәм туза. «Папирус ахыр чиктә ертык-тишек кәгазьгә һәм бер уч тузанга әйләнә,— дип әйтә египтология белгечләре Ричард Паркинсон һәм Стивен Куирки.— Төргәкләр күгәреп я дымлылыктан череп бетәргә мөмкин, ә күмелгән төргәкләрне кимерүчеләр я бөҗәкләр, аеруча термитлар, ашарга мөмкин». Кайбер папируслар, табылгач, көчле яктылыкка я дымлылыкка чыгарылганга, тагы да тизрәк бозылган булган.
Пергамент папируска караганда чыдамлырак булса да, ул да артык түбән я югары температура, дымлылык я яктылык аркасында бозылаb. Пергамент өчен шулай ук бөҗәкләр куркыныч. Шул сәбәпле күп кенә борынгы язмалар бүгенге көнгә кадәр сакланмаган. Әгәр дә Изге Язмаларның борынгы кулъязмалары шулай итеп юкка чыккан булса, андагы хәбәр дә алар белән бергә «үлгән» булыр иде.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР НИЧЕК САКЛАНГАН? Яһүдләр кануны буенча, һәр патша «үзе өчен... Канунның [Изге Язмаларның беренче биш китабының] күчермәсен язып алырга» тиеш булган (Канун 17:18). Өстәвенә, профессиональ күчереп язучылар шул кадәр күп күчермәләр ясаган ки, б. э. беренче гасырында Язмаларны бөтен Исраил буйлап синагогаларда һәм хәтта ерак урнашкан Македониядә табып булган! (Лүк 4:16, 17; Рәсүлләр 17:11) Кайбер бик борынгы кулъязмалар бүгенге көнгә кадәр ничек сакланып калган?
Үле диңгез төргәкләре коры климатлы җирләрдәге мәгарәләрдә балчык чүлмәкләрдә гасырлар дәвамында сакланган
«Яһүдләр Изге Язмалар төргәкләрен саклап калыр өчен аларны, гадәттә, чүлмәкләргә салган»,— дип әйтә Яңа Васыять белгече Филипп Камфорт. Гайсә Мәсихнең шәкертләре дә, күрәсең, шулай ук эш иткән. Менә ни өчен Изге Язмаларның кайбер борынгы кулъязмалары балчык чүлмәкләрдә, кечкенә караңгы бүлмәләрдә һәм мәгарәләрдә, шулай ук бик коры климатлы якларда табылган.
НӘТИҖӘ. Изге Язмаларның төрле өлешләренең меңләгән кулъязмалары (аларның кайберләренә 2 000 нән артык ел) бүгенге көнгә кадәр сакланган. Башка бернинди борынгы язманың да андый кадим һәм шулкадәр күп кулъязмалары юк.
a Папирус — шул ук исемендәге су үсемлегеннән ясалган язу материалы. Пергаментны хайваннар тиресеннән эшләгәннәр.
b Мәсәлән, АКШның бәйсезлек декларациясенең имзалар куелган рәсми күчермәсе пергаментта язылган булган. Хәзер, 250 ел да үтмәстән, ул шул кадәр төсен югалткан ки, анда язылганны чак аңлап була.
-
-
Каршылыкларга карамастан Изге Язмалар сакланып калганКүзәтү манарасы (таратыр өчен брошюра) 2016 | № 4
-
-
БРОШЮРА ТЕМАСЫ | ИЗГЕ ЯЗМАЛАР НИЧЕК САКЛАНЫП КАЛГАН?
Каршылыкларга карамастан Изге Язмалар сакланып калган
КУРКЫНЫЧ. Күп кенә сәяси һәм дини җитәкчеләр Изге Язмалардагы хәбәрнең таралуына каршы ниятләр корган. Еш кына алар кешеләргә Изге Язмаларга ия булырга, аны тәрҗемә итәргә, күчереп язарга һәм соңрак басып чыгарырга комачаулар өчен үз хакимлеген кулланган. Ике мисал карап чыгыйк.
Б. э. к. якынча 167 ел. Селевкидлар династиясеннән булган Антиох Эпифан патша яһүдләргә грек динен көчләп тагарга тырышып, Еврей Язмаларының бар күчермәләрен юк итәргә боерган. Тарихчы Генрих Грец язганча, аның кешеләре «Тәүрат төргәкләрен тапкач ук ертып яндыра иде һәм изге язмаларны укудан көч һәм юаныч эзләүчеләрне үтерә иде».
Урта гасырлар. Дөньяви кешеләрнең католик догматларын түгел, ә Изге Язмалардагы тәгълиматларны вәгазьләүләренә ачуы чыгып, католик чиркәвенең кайбер руханилары латин телендәге Зәбурдан тыш Изге Язмаларның башка китапларына ия булган һәр дөнья кешесен еретик дип атаган. Бер чиркәү советы чыгарган боерык буенча, аларның кешеләре «бар шикле йортларны һәм подвалларны тикшереп... еретикларны тырышып, тугрылык белән һәм өзлексез эзләргә» тиеш булган. «Еретик табылган һәр йортны юк итәргә» кирәк булган.
Изге Язмаларның дошманнары аны юк итәр өчен куйган тырышлыклар уңышлы булган булса, андагы хәбәр юкка чыккан булыр иде.
Уильям Тиндалның инглиз телендәге тәрҗемәсе, аны тыярга, юк итәргә тырышлыкларга һәм 1536 елда Тиндалның җәзалап үтерелүенә карамастан, сакланып калган
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР НИЧЕК САКЛАНГАН? Исраилдәге яһүдләр Антиох патша оештырган эзәрлекләүләргә дучар булган, әмма аларның общиналары башка күп илләрдә дә булган. Белгечләр бәяләгәнчә, б. э. I гасыры җиткәч, яһүдләрнең 60 тан артык проценты Исраилдә түгел, ә башка җирләрдә яшәгән. Яһүдләр үз синагогаларында Изге Язмаларның күчермәләрен саклаган. Соңрак аларны киләчәк буыннар, шул исәптән Мәсих шәкертләре, кулланган (Рәсүлләр 15:21).
Урта гасырларда, эзәрлекләүләрне кыюлык белән кичереп, Изге Язмалар китабын яраткан кешеләр аны тәрҗемә итүен һәм күчереп язуын дәвам иткән. XV гасырның уртасында, әле китап басу эше барлыкка килгәнче, Изге Язмаларның төрле өлешләрен, күрәсең, 33 телдә укып булган. Соңрак Изге Язмалар тәрҗемә ителгән һәм басылып чыккан телләрнең саны артканнан-арта барган.
НӘТИҖӘ. Кодрәтле патшалар белән дини җитәкчеләрнең каршылыкларына карамастан, Изге Язмалар тарихта иң киң таралган һәм иң күп телгә тәрҗемә ителгән китап булып кала. Ул кайбер илләрнең законнарына һәм телләренә, шулай ук миллионлаган кешенең тормышына нык тәэсир иткән.
-
-
Текстын үзгәртергә тырышсалар да, Изге Язмалар сакланып калганКүзәтү манарасы (таратыр өчен брошюра) 2016 | № 4
-
-
Масоретлар Изге Язмаларны җентекләп күчереп язган
БРОШЮРА ТЕМАСЫ | ИЗГЕ ЯЗМАЛАР НИЧЕК САКЛАНЫП КАЛГАН
Текстын үзгәртергә тырышсалар да, Изге Язмалар сакланып калган
КУРКЫНЫЧ. Бозылуга һәм каршылыкларга карамастан, Изге Язмалар юкка чыкмаган. Әмма кайбер күчереп язучылар һәм тәрҗемәчеләр Изге Язмаларның хәбәрен үзгәртергә тырышкан. Кайчак алар үз ышануларын Изге Язмаларга туры китерер урынына, аның текстын үз карашларына туры китерергә тырышкан. Берничә мисал карап чыгыйк.
Гыйбадәт кылу урыны. Б. э. к. IV һәм II гасырлар арасында «Самариялеләрнең Тәүраты»н нәшер итүчеләр Чыгыш 20:17 дән соң мондый сүзләр өстәгән: «Гаризим тавында. Һәм анда син мәзбәх төзерсең». Шулай итеп самариялеләр үзләренең Гаризим тавында гыйбадәтханә төзегәннәре өчен Изге Язмаларда нигез бар дип күрсәтергә тырышкан.
Троица турындагы тәгълимат. Изге Язмаларның язылуы тәмамланганнан соң 300 ел үтмәстән, Троица тәгълиматын яклаган бер язучы 1 Яхъя 5:7 гә мондый сүзләр өстәп керткән: «күктә: Ата, Сүз һәм Изге Рух; һәм болар өчәү бер». Андый сүзләр төп нөсхә текстында очрамый. Изге Язмалар белгече Брюс Мецгерның әйтүенчә, бу сүзләр «VI гасырдан башлап иске латин телендәге кулъязмаларда һәм [латин телендәге] Вульгатада ешрак очрый башлаган».
Аллаһы исеме. Күп тәрҗемәчеләр яһүдләрнең бер хорафаты аркасында Изге Язмалардан Аллаһы исемен алып куярга булган. Алар Аллаһының исемен төрле титулларга, мәсәлән, «Аллаһы» я «Хуҗа» дигән титулларга алмаштырган. Изге Язмаларда очраган андый титуллар Барлыкка Китерүчегә генә түгел, ә шулай ук кешеләргә, ялган табыну белән бәйле әйберләргә һәм хәтта Иблискә карата кулланыла (Яхъя 10:34, 35; 1 Көринтлеләргә 8:5, 6; 2 Көринтлеләргә 4:4)a.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР НИЧЕК САКЛАНГАН? Беренчедән, Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәчеләре игътибарсыз һәм хәтта намуссыз булса да, күбесе үз эшен оста һәм җентекләп башкарган. Б. э. VI һәм X гасырлары арасында масоретлар Еврей Язмаларын күчереп язу белән шөгыльләнгән; алар ясаган кулъязмалар масорет тексты итеп билгеле. Алар, күчермәләр ясаганда хаталар җибәрмәс өчен, текстның хәрефләрен һәм сүзләрен санап барган. Әгәр дә күчерәсе текстта хата бар дип шикләнгән булсалар, алар текст кырыенда билге куя торган булганнар. Масоретлар Изге Язмаларның текстын үзгәртергә теләмәгән. «Аны белә торып бозу алар өчен иң авыр җинаять булыр иде»,— дип язган Изге Язмаларның Еврей кулъязмалары буенча профессор Моше Гошен-Готтштайн.
Икенчедән, бүгенге көнгә кадәр сакланып калган күпсанлы кулъязмалар Изге Язмалар буенча белгечләргә хаталарны күреп алырга булыша. Мәсәлән, дин җитәкчеләре аларның латин тәрҗемәләре Изге Язмаларның төп нөсхә тексты булып тора дип гасырлар буе өйрәткән. Әмма югарыда искә алынганча, алар 1 Яхъя 5:7 гә ялган сүзләр өстәгән. Бу хата хәтта инглиз телендәге авторитетлы «Яков патша тәрҗемәсе»нә кереп киткән! Әмма башка кулъязмалар табылгач, нәрсә ачыкланган? Брюс Мецгер болай дип язган: «[1 Яхъя 5:7 дәге] өзек латин телендәге тәрҗемәдән тыш, бүтән бернинди дә борынгы тәрҗемәнең кулъязмасында (сурия, копт, әрмән, хәбәш, гарәп, славян тәрҗемәсендә) очрамый». Нәтиҗәдә, «Яков патша тәрҗемәсе»нең яңадан карап чыгылган чыгарылышларында һәм Изге Язмаларның башка тәрҗемәләрендә бу дөрес булмаган өзек алып куелган булган.
Честер Битти P46 папирусы (б. э. якынча 200 елында ясалган кулъязма)
Борынгы кулъязмалар Изге Язмалардагы хәбәрнең үзгәрмәгәнен исбатлаганмы? 1947 елда Үле диңгез янында төргәкләр табылгач, галимнәр ниһаять еврей телендәге масорет текстын Изге Язмаларның шул борынгы төргәкләре белән чагыштыра алган. Бу төргәкләр масорет текстына караганда бер меңнән артык ел алдан язылган булган. Үле диңгез янында табылган төргәкләрне редакцияләгән төркемнең бер әгъзасы мондый нәтиҗә ясаган: бер язма төргәк «яһүд күчереп язучыларының мең елдан күбрәк вакыт дәвамында Изге Язмалар текстын төп-төгәл һәм дөрес итеп тапшырганына бәхәссез дәлил» бирә.
Дублин шәһәрендә (Ирландия) Честер Биттинең китапханәсендә папируслар коллекциясе саклана. Бу коллекциягә Мәсихче Грек Язмаларының бар китаплары диярлек, шул исәптән б. э. II гасырында, ягъни Изге Язмаларның язылуы тәмамланганнан соң нибары 100 елга якын вакыт үткәч, язылган кулъязмалар керә. Бер белешмәлектә әйтелгәнчә, «бу папируслар текстка бәйле нечкәлекләр турында шактый күп яңа нәрсәләрне ачса да, алар шулай ук Изге Язмалар текстының тарих дәвамында искиткеч төгәллек белән тапшырылганын күрсәтә» («The Anchor Bible Dictionary»).
«Һич тә шикләнмичә шуны әйтеп була: борынгыдан килгән бүтән бернинди язма хезмәт тә шулкадәр төгәл тапшырылмаган»
НӘТИҖӘ. Изге Язмалар кулъязмаларын гасырлар дәвамында күп тапкыр күчереп язсалар да, андагы текст үзгәрмәгән. Алай гына да түгел, бу безгә аңа ышаныр өчен тагы да күбрәк сәбәп бирә. «Текстның ышанычлылыгын раслар өчен башка бернинди китапның да андый борынгы һәм күпсанлы дәлилләре юк,— дип язган Мәсихче Грек Язмалары турында галим Фредерик Кеньон.— Бу текст үзгәрмәгән диярлек, һәм бер риясыз белгеч тә моны инкяр итмәс». Еврей Язмалары турында Уильям Хенри Грин исемле бер белгеч болай дигән: «Һич тә шикләнмичә шуны әйтеп була: борынгыдан килгән бүтән бернинди язма хезмәт тә шулкадәр төгәл тапшырылмаган».
-
-
Ни өчен Изге Язмалар сакланып калган?Күзәтү манарасы (таратыр өчен брошюра) 2016 | № 4
-
-
БРОШЮРА ТЕМАСЫ | ИЗГЕ ЯЗМАЛАР НИЧЕК САКЛАНЫП КАЛГАН
Ни өчен Изге Язмалар сакланып калган?
Изге Язмалар сакланып калган. Нәтиҗәдә, сез бүген бу китапны укый аласыз. Изге Язмаларның яхшы тәрҗемәсен сайлаганда, сез төп нөсхә текстының ышанычлы күчермәсен укыганыгызга инанган була аласызa. Әмма ни өчен Изге Язмалар, тышкы шартларның тәэсире аркасында бозылуга, очраган каршылыкларга, шулай ук аның текстын үзгәртер өчен куелган тырышлыкларга карамастан, искиткеч рәвештә сакланып калган? Бу китап башка китаплардан нәрсә белән аерылып тора?
«Хәзер мин Изге Язмаларның — Аллаһы биргән бүләк икәнлегенә бер дә шикләнмим»
Изге Язмаларны күп кенә өйрәнүчеләр рәсүл Паул ясаган нәтиҗәгә килгән: «Бар Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган» (2 Тимутигә 3:16). Алар ышана ки, Изге Язмалар Аллаһының Сүзе булганга һәм Аллаһы үзе аны саклап торганга, бу китап бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. Моны тикшерергә теләп, беренче мәкаләдә искә алынган Файзал Изге Язмаларны өйрәнергә булган. Ул белгән нәрсәләр аны гаҗәпләндергән. Озакламый ул христиан дөньясында киң таралган тәгълиматлар Изге Язмаларда юк икәнен ачыклаган. Өстәвенә, Изге Язмалардан Аллаһының җиргә карата нияте турында белү Файзалның күңелен тибрәткән.
«Хәзер мин Изге Язмаларның — Аллаһы биргән бүләк икәнлегенә бер дә шикләнмим,— дип әйтә Файзал.— Әгәр дә Аллаһы бөтен галәмне барлыкка китерә алган икән, әллә аның безгә китап бирергә һәм аны безнең өчен саклап калырга көче җитәрлек түгелме? Башка сүзләр белән әйткәндә, Аллаһының көченнән килмәгән нәрсә бармы? Чиксез Кодрәт Иясенең көчен шик астына куярга кем соң мин?» (Ишагыя 40:8)
a «Күзәтү манарасы» (рус) 2008 ел, 1 май, 18—22 битләрдәге «Изге Язмаларның яхшы тәрҗемәсен ничек сайларга?» дигән мәкаләне карагыз.
-