Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Бар «мәсихчеләр» дә — чын мәсихчеләрме?
    Күзәтү манарасы 2012 | 1 март
    • Бар «мәсихчеләр» дә — чын мәсихчеләрме?

      КҮПМЕ кеше үзләрен мәсихче дип саный? Бер чыганак буенча, 2010 елда дөнья буйлап 2,3 миллиард кеше мәсихче булган («Atlas of Global Christianity»). Шул ук басмада әйтелгәнчә, мәсихче диннәрнең саны 41 000 нән артык. Аларның һәрберсе үз тәгълиматларына һәм үз нормаларына өйрәтә. «Мәсихче» диннәрнең андый төрлелеге кайбер кешеләрне аптырашта калдыра. Алар: «Бар „мәсихчеләр“ дә — чын мәсихчеләрме?» — дип уйлана.

      Бер мисал карап чыгыйк. Сәяхәтче, берәр илнең чиген кичкәндә, үзенең нинди ил гражданы булуын күрсәтергә тиеш. Ул моны берәр документ, мәсәлән, паспорт, күрсәтеп дәлилләргә тиеш. Нәкъ шулай ук чын мәсихче дә үзенең Мәсихкә иман итүен дәлилләргә тиеш. Ничек итеп?

      «Мәсихче» дигән сүз б. э. 44 елыннан соң кулланышка кергән. Изге Язмаларны язуда катнашкан тарихчы Лүк болай дип әйткән: «Антиох шәһәреннән башлап, шәкертләр, Аллаһының җитәкчелеге буенча, „мәсихчеләр“ дип атала башлады» (Рәсүлләр 11:26). Игътибар итегез: ул мәсихчеләр Мәсихнең шәкертләре булган. Кемне Гайсә Мәсихнең шәкерте дип атап була? Бер теологик сүзлектә болай диелә: «Гайсәнең шәкерте булу үз тормышыңны... бер тапкыр һәм мәңгегә шартсыз корбан итүне аңлата» («The New International Dictionary of New Testament Theology»). Шуңа күрә чын мәсихче Гайсәнең — мәсихче диненә нигез салучының — өйрәтүләрен һәм әмерләрен тулысынча, шартсыз үтәргә тиеш.

      Бүгенге көндә андый кешеләрне үзләрен мәсихче дип атаучылар арасында табып буламы? Гайсә үзе аның шәкертләрен ничек билгеләп була икәнлеге турында нәрсә әйткән? Әйдәгез, бу сорауларга җавапны Изге Язмалардан табыйк. Киләсе биш мәкаләдә без Гайсәнең сүзләрен карап чыгарбыз. Алар безгә чын мәсихчеләрне аерырга булышыр. Без беренче мәсихчеләрнең ничек эш иткәнен белербез һәм бүген аларның үрнәгенә кем иярә икәнен билгеләргә тырышырбыз.

  • «Минем сүзләремне тотасыз»
    Күзәтү манарасы 2012 | 1 март
    • «Минем сүзләремне тотасыз»

      «Минем сүзләремне тотасыз икән, сез чыннан да минем шәкертләрем, сез хакыйкатьне белерсез, һәм хакыйкать сезне ирекле итәр» (ЯХЪЯ 8:31, 32).

      Бу нәрсәне аңлата? «Сүзләрем» диеп, Гайсә Аллаһыдан иңдерелгән үз өйрәтүләрен күздә тоткан. Ул болай дигән: «Мине җибәргән Ата үзе миңа нәрсә сөйләргә, нәрсә әйтергә икәнлеге турында әмер бирде» (Яхъя 12:49). Гайсә күктәге Атасы Йәһвә Аллаһыга дога кылганда: «Синең сүзең — хакыйкать»,— дип әйткән. Ул, өйрәткәндә, еш кына Аллаһы Сүзенең өземтәләр китергән (Яхъя 17:17; Маттай 4:4, 7, 10). Шуңа күрә чын мәсихчеләр Гайсәнең сүзләрен тота, ягъни Аллаһы Сүзе Изге Язмаларны «хакыйкать» дип саный. Изге Язмалар аларның өйрәтүләренә һәм эшләренә бердәнбер нигез булып тора.

      Беренче мәсихчеләрнең үрнәге. Рәсүл Паул Изге Язмаларның күп кенә китапларын язган һәм, Гайсә кебек, Аллаһы Сүзен хөрмәт иткән. Ул: «Бар Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган»,— дип язган (2 Тимутигә 3:16). Мәсихчеләрне өйрәтергә билгеләнгән ир-атлар Аллаһы биргән «хак сүздән тайпылмаска» тиеш булган (Титуска 1:7, 9). Беренче мәсихчеләргә «кеше йолаларына һәм дөньяның карашларына нигезләнгән фәлсәфә, буш алдауны» кире кагарга дип әйтелгән булган (Көләсәйлеләргә 2:8).

      Бүгенге көндә аларның үрнәгенә кем иярә? «Католик чиркәвенең Катехизисы»нда болай дип әйтелә: «Чиркәүгә ачылган бар нәрсә Изге Язмаларга гына нигезләнми. Шуңа күрә Изге Язмаларга да, изге риваятьләргә да хөрмәт белән карарга кирәк». Бер журналда Торонтода рухани булып хезмәт иткән хатын-кызның сүзләре китерелгән булган: «Ике мең ел элек әйтелгәннәрне ник тыңларга? Безнең үзебезнең дә күп кенә искиткеч фикерләребез бар. Гел Гайсәгә һәм Язмаларга борылып караганга, фикерләребез үз көчен югалта» («Maclean’s»).

      «Яңа католик энциклопедиясе»ндә Йәһвә Шаһитләре турында болай дип әйтелә: «Алар бар ышануларын һәм нормаларын тик Изге Язмаларга гына нигезли». Канадада Йәһвә Шаһите, бер ир кеше белән сөйләшеп, үзенең кем икәнлеген әйтергә теләгәндә, тегесе, аны сүзеннән бүлеп һәм Йәһвә Шаһите кулында булган Изге Язмаларга күрсәтеп: «Мин сезнең кем икәнегезне аңладым»,— дип әйткән.

  • «Дөньядан түгел»
    Күзәтү манарасы 2012 | 1 март
    • «Дөньядан түгел»

      «Дөнья аларга нәфрәтләнде, чөнки мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел» (ЯХЪЯ 17:14).

      Бу нәрсәне аңлата? Гайсә, дөньядан булмаганга, ул вакыттагы социаль һәм сәяси конфликтларда катнашмаган. Ул моны болай дип аңлаткан: «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел. Әгәр Патшалыгым бу дөньяныкы булса, хезмәтчеләрем мине яһүдләргә бирмәс өчен көрәшкән булырлар иде. Әмма минем Патшалыгым моннан түгел шул» (Яхъя 18:36). Ул шулай ук үз шәкертләрен Аллаһы Сүзендә хөкем ителгән карашларны, сөйләмне һәм тәртипне кире кагарга өндәгән (Маттай 20:25—27).

      Беренче мәсихчеләрнең үрнәге. Дини темаларга язучы Джонатан Даймонд язганча, беренче мәсихчеләр сугышта катнашудан баш тарткан, аларга хәтта эзәрлекләүләр, төрмә, үлем янаса да. Алар, нейтралитет саклар өчен, хәтта газап чигәргә әзер булган. Беренче мәсихчеләр югары әхлакый нормалары белән дә аерылып торган. Рәсүл Петер мәсихчеләрнең карашларын уртаклашмаган кешеләр турында болай дип язган: «Алар азгынлык сазлыгына алып барган пычрак юлдан чабалар һәм, сез аларга башка иярмәгәнгә, гаҗәпләнәләр, һәм сезне яманлыйлар» (1 Петер 4:4). Тарихчы Вил Дюрант: «Әдәпле һәм югары әхлаклы булганга, мәсихчеләр күңел ачарга яратучы мәҗүсиләрнең ачуын чыгарган»,— дип язган.

      Бүгенге көндә аларның үрнәгенә кем иярә? «Яңа католик энциклопедиясе»ндә мәсихче нейтралитет турында болай дип әйтелгән: «Дини карашларга нигезләнеп, кулга сугыш коралын алудан баш тартуны аклап булмый». Африканың кеше хокукларын яклаучы оешмасының отчеты буенча, 1994 елда Руандадагы геноцидта, «Йәһвә Шаһитләреннән тыш», бар чиркәүләр катнашкан («Reformierte Presse»).

      Бер укытучы, нацизм вакытындагы Холокост турында әйткәндә, кайгырып болай дигән: «Гади гражданнардан торган бер төркем дә, бер оешма да массакүләм ялганга, кансызлыкка һәм мәрхәмәтсезлеккә каршы чыкмаган». Әмма Кушма Штатлардагы Холокост музеендагы мәгълүматны тикшергәч, ул: «Хәзер мин дөреслекне беләм»,— дип язган. Ул Йәһвә Шаһитләренең, кырыс эзәрлекләүләргә карамастан, үз ышануларында нык торганын аңлаган.

      Ә әхлакый нормалар турында нәрсә әйтеп була? Католик чиркәвенең бер журналында болай диелгән: «Яшь католикларның күбесе чиркәүнең никахка кадәр җенси мөнәсәбәтләргә керүгә кагылышлы өйрәтүләре белән ризалашмый». Анда шулай ук бер дьяконның сүзләре китерелгән: «Минемчә, күпләр, хәтта яртысыннан да күбрәге, өйләнешкәнче бергә яши» («U.S. Catholic»). Ә Йәһвә Шаһитләре турында бер энциклопедиядә: «Алар югары әхлакый нормалар буенча яши»,— дип язылган («The New Encyclopædia Britannica»).

  • «Бер-берегезне яратыгыз»
    Күзәтү манарасы 2012 | 1 март
    • «Бер-берегезне яратыгыз»

      «Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Бер-берегезне мин сезне яраткандай яратыгыз. Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (ЯХЪЯ 13:34, 35).

      Бу нәрсәне аңлата? Мәсих үз шәкертләренә бер-берсен ул яраткандай яратырга кушкан. Гайсә аларны ничек яраткан? Аның мәхәббәте ул вакытта таралган тискәре карашларны, мәсәлән, башка халык кешеләренә һәм хатын-кызларга карата тискәре карашларны җиңгән (Яхъя 4:7—10). Гайсә шулай ук, башкаларга ярдәм итәр өчен, үз вакытын һәм көчен жәлләмәгән (Марк 6:30—34). Моннан тыш, Гайсә иң бөек мәхәббәт күрсәткән. Моның турында ул болай дип әйткән: «Мин яхшы көтүче. Яхшы көтүче үз сарыклары өчен үз җанын бирә» (Яхъя 10:11).

      Беренче мәсихчеләрнең үрнәге. Беренче мәсихчеләр бер-берсен «кардәш» дип атаган (Филимунга 1, 2). Мәсихчеләр санаганча, «яһүд белән грек арасында аерма юк, чөнки барысы өстеннән бер Раббы» (Римлыларга 10:11, 12). Шуңа күрә мәсихче җыелышка бар халыклардан кешеләр кушыла алган. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән соң Иерусалимдагы шәкертләр «үз милекләрен, хуҗалыкларын сатып, акчаны һәркемнең хаҗәтенә карап, үзара бүлешкән». Нинди максат белән? Яңа шәкертләр, Иерусалимда калып, «рәсүлләрдән белем алуларын дәвам итә» алсын өчен (Рәсүлләр 2:41—45). Мәсих шәкертләрен моңа нәрсә этәргән? Рәсүлләр үлгәннән соң якынча 200 ел үткәч, Тертуллиан кешеләрнең мәсихчеләр турында нәрсә әйткәннәрен язган: «Алар бер-берсен шулкадәр ярата... алар бер-берсе өчен хәтта гомерен бирергә әзер».

      Бүгенге көндә аларның үрнәгенә кем иярә? «Рим империясенең җимерелүе тарихы» дигән китапта язылганча, үзләрен «мәсихчеләр» дип атаучылар гасырлар дәвамында «бер-берсенә, иман итмәгән кешеләрдән килгән зыянга караганда, күпкә күбрәк зарар китергән» («The History of the Decline and Fall of the Roman Empire», 1837). Кушма Штатларда күптән түгел үткәрелгән тикшерү күрсәткәнчә, үзләрен дини дип санаган кешеләр (ә аларның күбесе үзләрен мәсихчеләр дип атаган) еш кына башка раса кешеләренә тискәре карый. Төрле илләрдә яшәгән һәм бер үк динне тоткан кешеләр гадәттә бердәм булмый, шуңа күрә, ярдәм кирәк булганда, алар бер-берсенә булышмый.

      2004 елда Флорида штатында ике ай эчендә дүрт тапкыр җил-давыл купканнан соң, Флорида штатындагы Гадәттән тыш хәлләр комитетының рәисе алар җибәргән гуманитар ярдәм дөрес кулланыламы икәнен тикшерергә булган. Аның сүзләре буенча, башка бернинди оешма Йәһвә Шаһитләре кебек бердәм рәвештә эш итмәгән. Ул Йәһвә Шаһитләренә хәтта бар кирәклесен алырга тәкъдим иткән. Элегрәк, 1997 елда, Йәһвә Шаһитләре Конго Демократик Республикасына үз имандашларына һәм башка мохтаҗ кешеләргә дару, ризык һәм кием китергән. Ул вакытта Европадагы Йәһвә Шаһитләре якынча бер миллион долларлык гуманитар ярдәм җыйган.

  • «Мин синең исемеңне ачык билгеле иттем»
    Күзәтү манарасы 2012 | 1 март
    • «Мин синең исемеңне ачык билгеле иттем»

      «Син дөньядан алып миңа биргән кешеләргә мин синең исемеңне ачык билгеле иттем. [...] ...Мин аларга синең исемеңне ачтым һәм алга таба да ачачакмын» (ЯХЪЯ 17:6, 26).

      Бу нәрсәне аңлата? Гайсә, вәгазьләгәндә, Аллаһы исемен кулланып, бу исемне билгеле иткән. Ул Изге Язмалардан өзекләр китергәндә, ә моны ул еш эшләгән, Аллаһы исемен әйткән (Лүк 4:16—21). Үз шәкертләрен ул болай дип дога кылырга өйрәткән: «Атабыз, исемең изге ителсен» (Лүк 11:2).

      Беренче мәсихчеләрнең үрнәге. Рәсүл Петер, Иерусалимдагы өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп, Аллаһы төрле милләтләрдән «үз исемен йөртүче халык җыйган» дип әйткән (Рәсүлләр 15:14). Рәсүлләр һәм башка мәсихчеләр «Йәһвә исемен ялварып чакыручы һәркем котылыр» дип вәгазьләгән (Рәсүлләр 2:21; Римлыларга 10:13). Алар шулай ук үз хатларында Аллаһы исемен кулланган. Тосефтада — б. э. якынча III гасырында тупланган яһүд кануннары җыентыгында — мәсихчеләрнең язуларын яндырган дошманнар турында болай диелә: «Алар Инҗил китапларын һәм миннар [күрәсең, яһүди мәсихчеләр] китапларын уттан саклап калмыйлар. Аларны шунда очраган Аллаһы исеме белән утта янарга калдыралар».

      Бүгенге көндә аларның үрнәгенә кем иярә? Кушма Штатлардагы Мәсих чиркәүләренең милли советы хуплаган Изге Язмаларның бер тәрҗемәсендә болай диелә: «Бердәнбер Аллаһыга карата берәр шәхси исем куллану (имеш, башка илаһлар да бар һәм Аллаһыны алардан аерып торырга кирәк) мәсихче чиркәү өчен урынсыз. Яһүд динендә Аллаһының шәхси исемен әле мәсихчеләр эрасына кадәр кулланмый башлаганнар» («Revised Standard Version»). Шуңа күрә Аллаһы исемен «Ходай» дигән титул белән алмаштырганнар. Күптән түгел Ватикан үз епископларына мондый күрсәтмә биргән: «Аллаһының ЙҺВҺa дигән тетраграмматон формасындагы исемен җырларда һәм догаларда кулланырга һәм әйтергә ярамый».

      Бүген Аллаһының шәхси исемен кем куллана һәм аның турында кем сөйли? Кыргызстанда яшәгән Сергей, яшүсмер булганда, бер фильмда Аллаһының Йәһвә дигән исемен ишеткән. Аннан соң якынча ун ел буе ул бу исемне ишетмәгән. Соңрак ул Кушма Штатларга күченгән, һәм анда ике Йәһвә Шаһите, аңа килеп, Изге Язмаларда Аллаһының исемен күрсәткән. Сергей Йәһвә исемен кулланган кешеләрне очратуына бик шат булган. Шунысы кызык: «Яңа халыкара Уэбстер сүзлегенең өченче чыгарылышында» «Йәһвә Аллаһы» дигән төшенчәгә мондый аңлатма бирелә: «Йәһвә Шаһитләре иң бөек Аллаһы дип санаган һәм алар табынган бердәнбер Аллаһы» («Webster’s Third New International Dictionary»).

      [Искәрмә]

      a Татар телендә бу исем, гадәттә, «Йәһвә» дип языла.

  • «Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер»
    Күзәтү манарасы 2012 | 1 март
    • «Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер»

      «Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер» (МАТТАЙ 24:14).

      Бу нәрсәне аңлата? Лүк бәян иткән Инҗилдә: «Гайсә шәһәрдән шәһәргә һәм авылдан авылга кереп, Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләп һәм игълан итеп йөри иде»,— дип язылган (Лүк 8:1). Гайсә үзе дә: «Мин башка шәһәрләрдә дә Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне игълан итәргә тиешмен. Мин бит шуның өчен җибәрелдем»,— дигән (Лүк 4:43). Ул үз шәкертләрен шәһәрләргә һәм авылларга вәгазьләргә җибәргән һәм соңрак аларга: «Җир читенә кадәр минем шаһитләрем булачаксыз»,— дип боерган (Рәсүлләр 1:8; Лүк 10:1).

      Беренче мәсихчеләрнең үрнәге. Гайсәнең шәкертләре шунда ук аның боерыгын үти башлаган. «Алар һәр көн гыйбадәтханәдә һәм өйдән өйгә йөреп, Мәсих — Гайсә хакындагы яхшы хәбәрне өзлексез игълан иткән һәм өйрәткән» (Рәсүлләр 5:42). Вәгазьдә барысы да катнашкан. Тарихчы Август Неандер мәсихчеләргә каршы беренче булып язган Цельс турында болай дип әйткән: «Ул иң гади һәм надан кешеләрнең: йон тетүчеләр, итекчеләр, күнчеләрнең Инҗилне вәгазьләүдә катнашканыннан көлгән». Жан Бернарди үз китабында болай дип язган: «[Мәсихчеләр] бар җирләргә барып, бар кешеләр белән сөйләшергә тиеш булган. Юлларда һәм шәһәрләрдә, мәйданнарда һәм йортларда. Кешеләргә бу ошаса да, ошамаса да. [...] ...Җир читенә кадәр» («Les Premiers Siècles de L’Église»).

      Бүгенге көндә аларның үрнәгенә кем иярә? Англикан рухание Дейвид Уотсон болай дип язган: «Кешеләрнең рухи нәрсәләр белән кызыксынмавының бер сәбәбе — чиркәүнең вәгазьләү һәм өйрәтү вазифасына җитди карамавы». Ә Хосе Луис Перес Гваделупе үзенең «Ни өчен католиклар чиркәүдән китә?» дигән китабында евангелистлар, адвентистлар һәм башкалар турында әйткәндә, «алар өйдән өйгә йөреп вәгазьләми» дип язган. Йәһвә Шаһитләре турында исә ул болай дип язган: «Алар, өйдән өйгә йөреп, даими рәвештә вәгазьли» («¿Por qué se van los Católicos?»).

      Кушма Штатларның Югары судының иң мөһим карарларын карап чыга торган журналда Терли Джонатанның дөреслекне күрсәтүче һәм кызыклы нәтиҗәсе язылган булган: «Йәһвә Шаһитләрен искә алсаң, күпчелек кеше шунда ук өйләребезгә уңайсыз вакытта килүче вәгазьләүчеләр турында уйлап куяр. Йәһвә Шаһитләре өчен өйдән өйгә йөреп вәгазьләү — кешеләрне иманга китерү ысулы гына түгел, бу аларның иманнарының асылы» («Cato Supreme Court Review», 2001—2002).

      [Рамка]

      Билгеләр кемгә туры килә?

      Бу мәкаләләрдә чын мәсихчеләрнең билгеләрен карап чыккач, сез бу билгеләр кемгә туры килә дип уйлыйсыз? Бүгенге көндә үзләрен мәсихчеләр дип атаучы меңләгән диннәр булса да, Гайсә үз шәкертләренә әйткән сүзләрне истә тотыгыз: «Күкләр Патшалыгына миңа: „Хуҗам, Хуҗам“,— дип әйтүче һәркем түгел, ә күктәге Атамның ихтыярын үтәүче генә керәчәк» (Маттай 7:21). Аллаһы ихтыярын үтәүче һәм бар бу билгеләргә туры килгән чын мәсихчеләрне табып, аларга кушылсагыз, Аллаһы Патшалыгы китерәчәк мәңгелек фатихаларны ала алачаксыз. Аллаһы Патшалыгы һәм аның фатихалары турында күбрәк белер өчен, бу басманы сезгә биргән Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итегез (Лүк 4:43).

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу