Изге Язмаларның карашы
«Экстремаль спорт». Үзеңне куркыныч астына кую дөресме?
«БҮГЕНГЕ КӨНДӘ ЭКСТРЕМАЛЬ СПОРТ ТӨРЛӘРЕН КҮЗӘТЕРГӘ ГЕНӘ ТҮГЕЛ, Ә АЛАРДА КАТНАШЫРГА ТЕЛӘГӘН КЕШЕЛӘРНЕҢ САНЫ ҮСӘ БАРА. АЛАР ҮЗЛӘРЕ САМОЛЕТТАН СИКЕРӘ, ТАУДАН БАУ БУЕНЧА ТӨШӘ, ШАРЛАВЫКЛАР БУЙЛАП БАЙДАРКАДА ЙӨЗЕП ЙӨРИ ҺӘМ АКУЛАЛАР БЕЛӘН БЕРГӘ СУ АСТЫНДА ЙӨЗӘ» («THE WILLOW GLEN RESIDENT» ГАЗЕТАСЫ).
БӨТЕН дөнья буенча андый тенденция үсә бара. Парашюттан сикерү, бозлыкларга менеп йөрү, дельтапланда очу һәм биек объектлардан сикерү (бэйсджампинг)a бик популяр булып китә. Бу кешеләрнең дулкынландыргыч хисләр кичерү өчен мөмкинлекләр эзләгәннәрен күрсәтә. Кешеләр шулай ук сноубордлар, тау велосипедлары, скейтбордлар һәм роликлы тимер аяклар ярдәмендә үз мөмкинлекләренең чикләрен киңәйтергә тырыша. Зур биеклекләрдән сикереп, алар кыялар һәм таулар белән «көрәшә». «Тайм» журналында язылганча, тормышны куркыныч астына кую белән бәйле «экстремаль спорт» бик популяр булып китте. Бу миллионлаган «гади һәм профессиональ спортчыларның мөмкин булмаганны эшләргә омтылышларын күрсәтә. Дулкынландыргыч хисләр кичерер өчен, алар остарып китеп курку хисе һәм куркынычлыклар каршысына чыга».
Экстремаль спорт популяр булса да, спортчылар өчен ул кыйммәткә төшә. Хәтта әллә ни куркыныч булмаган спорт төрләрендә кешеләр, мөмкин булмаган нәрсәгә омтылып, еш яралана. Кушма Штатларда 1997 ел дәвамында травматология бүлегенә эләккән скейтерларның саны 33 тән артык процентка, сноубордчыларның саны — 31 процентка, ә кыятауга менүчеләрнең саны — 20 процентка арткан. Башка спорт төрләрендә хәл тагы да начаррак. Моны һәлак булган спортчыларның саны күрсәтә. Экстремаль спорт яклы кешеләр куркынычлыкларның булуын таныйлар. Бер тау чангычысы болай дип әйтә: «Мин һәрвакыт үлем турында уйлыйм». Ә бер профессиональ сноубордер болай дип әйткән: «Яраланмыйсың, димәк, тырышмыйсың».
Мәсихчеләр экстремаль спорт төрләренә ничек карарга тиеш? Изге Язмалар бу сорауны аңларга булыша аламы? Җавап табар өчен, Аллаһы карашында тормыш никадәр изге дигән сорауны карап чыгарга кирәк.
Аллаһының тормышка карашы
Изге Язмаларда язылганча, Йәһвә — «тормыш чишмәсе» (Зәбур 36:9). Ул кешеләрне барлыкка китергән. Өстәвенә, ул, тормыш безгә шатлык китерсен өчен, барысын биргән (Зәбур 139:14; Рәсүлләр 14:16, 17; 17:24—28). Шуңа күрә Аллаһы бездән аның бүләкләрен кадерләвебезне көтә. Исраил халкына бирелгән законнар һәм принциплар безгә моны яхшырак аңларга булыша.
Муса кануны буенча, кешеләр башкаларның иминлеге турында кайгыртырга тиеш булган. Иминлек турында кайгыртмаган кешенең гамьсезлеге аркасында берәрсе үлсә, бу кеше кан түгүдә гаепле дип саналган. Мәсәлән, яңа йорт хуҗасына түбәдә, беркем дә егылып төшмәсен өчен, култыкса ясарга кирәк булган. Югыйсә, берәрсе егылып үлсә, бу йортта яшәүчеләр кан түгүдә гаепле булыр иде (Канун 22:8). Әгәр дә үгез көтелмәгәндә берәр кешене сөзеп үтерсә, үгезнең хуҗасы моның өчен җаваплы булмаган. Әмма үгезнең сөзгәк булуы электән үк билгеле булса һәм аның хуҗасы, кисәтүләргә карамастан, үгезне карамаган булса, шул чакта үгезнең хуҗасы гаепле булган һәм үтерелергә тиеш булган (Чыгыш 21:28, 29). Йәһвә тормышны бик кадерләгәнгә күрә, аның Кануны тормыш һәм иминлек турында кайгыртуын чагылдыра.
Аллаһының тугры хезмәтчеләре, тормышны куркыныч астына куярга туры килгәндә дә, бу принципларны кулланырга кирәклеген аңлаган. Изге Язмаларда Давытның очрагы язылган. Бер тапкыр Давыт, сусап: «Бәйтлеһем капкасы янындагы сулыктан бер генә йотым су эчәсе иде», — дип әйткән. Ә ул вакытта Бәйтлеһем филистилеләр кулында булган. Давытның өч гаскәрие, аның сүзләрен ишетеп, филистилеләр лагерена бәреп кергән һәм Бәйтлеһем капкасы янындагы сулыктан Давытка су алып килгән. Давыт моңа ничек караган? Ул шул суны эчмәгән, ә аны җиргә түккән. Ул болай дип әйткән: «Ничек инде мин бу суны эчим?! Бу бит Аллаһым алдында акылга сыймаслык нәрсә! Минем өчен үз җаннарын куркыныч астына куйган кешеләрнең канын эчиммени? Алар бит суны үз җаннарын куркыныч астына куеп алып килде» (1 Елъязма 11:17—19). Давыт өчен кемнең дә булса тормышын куркыныч астына куеп үз теләкләрен канәгатьләндерү акылга сыймаслык нәрсә булган.
Гайсә дә охшаш рәвештә эш иткән. Шайтан Гайсәне, гыйбадәтханәнең стенасыннан аска ташланып, Аллаһының фәрештәләре аны коткармасмы дип сынарга котырткан. Гайсә аңа: «Йәһвә Аллаһыңны сынама»,— дип җавап биргән» (Маттай 4:5—7). Әйе, Давыт та, Гайсә дә кирәкмәгән чакта тормышны куркыныч астына кую Аллаһы карашында дөрес түгел икәнен аңлаган.
Бу мисаллар мондый сорау тудырырга мөмкин: «Кайсы очракта спорт экстремаль я куркыныч булып китә? Гади генә, куркынычсыз булган спорт я ял төре дә куркыныч булып китә ала. Алайса, куркынычсызлык һәм куркынычлык арасында чик кайда үтә?
Тормышны куркыныч астына кую кирәкме?
Бу сорауга җавап бирер өчен, безгә намуслы булырга кирәк. Мәсәлән, без үз-үзебездән сорый алабыз: «Мин катнашкан спорт төрендә бәхетсез очраклар еш буламы? Берәр спорт төрендә катнашканда, җәрәхәтләнмәс өчен, минем кирәкле яклау чараларым бармы? Югары урыннан сикергәндә, яклау чаралары булышмаса я минем исәпләүләрем хаталы булып чыкса һәм мин егылсам, нәтиҗәләр нинди булыр? Мин бераз гына яраланырмынмы я бу җитди җәрәхәтләнүгә һәм хәтта үлемгә китерә аламы?»
Мәсихче ләззәт хакына гына тормышын куркыныч астына куйса, аның Йәһвә белән мөнәсәбәтләре бозылырга мөмкин, ә җыелышта ул хөрмәтле вазифалардан мәхрүм булырга мөмкин (1 Тимутигә 3:2, 8—10; Титуска 2:6—8) Шулай итеп, мәсихчеләргә һәрвакыт, хәтта ял иткәндә дә, тормышның изгелеге турында истә тотарга кирәк.
[Искәрмә]
a BASE (БЭЙС) дигән сүзнең расшифровкасы мондый: building (бина), antenna (антенна), span (күпер) һәм earth (җир). Бу спорт төре белән шөгыльләнүчеләр биналардан, күперләрдән, текә кыялардан сикерә. Бэйсджампинг шулкадәр куркыныч дип санала, аны хәтта Кушма Штатларда Милли Парклар хезмәте тыйган.