-
Ялган дусУяныгыз! 2010 | май
-
-
Ялган дус
Яшь чакта син бер «дус» таптың. Аның ярдәмендә син үзеңне олы кешедәй хис иттең һәм яшьтәшләрең белән уртак телне җиңелрәк таба идең. Бу «дус» сиңа стрессны киметергә булыша иде, һәм син аңа ияләштең.
Әмма, вакыт узу белән, син бу «дусның» бигүк яхшы булмаганын күрдең. Мәсәлән, бу башкаларга ошамаса да, ул гел синең белән йөрергә тели. Аның белән син үзеңне олырак хис итсәң дә, моның өчен сиңа сәламәтлегең белән түләргә туры килде. Җитмәсә, ул синнән көн дә акча урлый.
Күптән түгел син аның белән дуслыгыңны өзәргә тырышып карадың, әмма ул сине җибәрмәде. Ниндидер мәгънәдә ул синең хуҗаң булып китте. Аның белән яшь чакта танышканыңа син хәзер бик үкенәсең.
КҮПЛӘР өчен тәмәке андый ялган дус булып киткән. 50 ел тәмәке тарткан Эрлин исемле хатын-кыз болай дип сөйли: «Тәмәке минем өчен теләсә кайсы дустан да яхшырак булып китте. Ә кайвакыт бу минем бердәнбер дустым иде». Әмма, вакыт узу белән, Эрлин тәмәкенең дус түгел, ә мәрхәмәтсез дошман булуын аңлаган. Бәхеткә, Эрлин бу дусты белән мөнәсәбәтләрен өзә алган. Ул тәмәке тартуга Аллаһы карашын белгән һәм Аллаһы тәмәке тартуны хупламый, чөнки бу кеше тәненә зур зыян китерә икәнен аңлаган (2 Көринтлеләргә 7:1).
Фрэнк исемле ир-ат та, Аллаһының тәмәке тартуга карашын белгәч, бу гадәтне ташларга булган. Әмма бер ике көннән соң ул тәмәке төпчекләрен җирдән җыя башлаган. Фрэнк болай дип сөйли: «Пычракта мүкәләп йөреп, мин: „Син нәрсә эшлисен?“ — дип әйттем үз-үземә. Бу миндә җирәнү хисе уятты, һәм бу очрактан соң мин бүтән бер тапкыр да тәмәке тартмадым».
Ни өчен тәмәке тартуны ташлау шулкадәр авыр? Галимнәр берничә сәбәп китерә: 1) кеше тәмәке тартуга наркотикларга ияләшкәндәй ияләшә; 2) никотин баш миенә җиде секунд эчендә генә барып җитәргә мөмкин; 3) тәмәке тарту кешенең көндәлек тормышы белән бик тыгыз бәйле була: ул ашап-эчкәндә, аралашканда, стресс кичергәндә тәмәке тарта.
Эрлин белән Фрэнк мисалларыннан күренгәнчә, тәмәке коллыгыннан котылып була. Сез дә тәмәке тартуны ташларга телисез икән, киләсе мәкаләләр сезгә яңа тормышны башларга ярдәм итәчәк.
-
-
Тәвәккәл булыгызУяныгыз! 2010 | май
-
-
Тәвәккәл булыгыз
«Кешенең көчле мотивациясе булса гына, ул тәмәке тартуны ташлый ала» («Stop Smoking Now!»)
БАШКА сүзләр белән әйткәндә, тәмәке тартуны ташлар өчен, сезнең бик җитди сәбәбегез булырга тиеш. Сез тәвәккәллегегезне ничек ныгыта аласыз? Мәсәлән, бу гадәттән арынсагыз, моның сезгә нинди файда китерәчәге турында уйланыгыз.
Сез акчагызны сакларсыз. Көн саен бер пачка тәмәке тартып, ел дәвамында шактый акча туздырыла. «Минем элек тәмәкегә шулкадәр күп акча китә иде, санагач, мин хәтта гаҗәпләндем» (Гиану, Непал).
Тормышыгыз сезгә күбрәк шатлык китерер. «Тәмәке тартуны ташлагач, тормышым яңа төсләр белән балкый башлады һәм көннән көн яхшыра барды» (Регина, ЮАР). Кеше тәмәке тартудан туктагач, ул тәм белән исне яхшырак сизә башлый, аның көче өстәлә һәм төскә биткә дә матуррак булып китә.
Сез сәламәтрәк булырсыз. «Тәмәке ташлаган барысы — ирләр дә, хатыннар да, яшьләр дә, олылар да — шунда ук сәламәтлек өчен файда күрә» (Чир-авыруларның контроле һәм профилактикасы үзәкләре, АКШ).
Үз-үзегезгә карата ышанычыгыз үсәр. «Мин тәмәкене аның колы булырга теләмәгәнгә ташладым. Мин үз тәнемә үзем хуҗа булырга теләдем» (Хенинг, Дания).
Бу якыннарыгызга файда китерер. «Тәмәке тарту... якыннарыбызның сәламәтлегенә зыян китерә. ...Тикшеренүләр күрсәткәнчә, пассив тарту аркасында ел саен меңләгән кеше йөрәк авыруларыннан һәм үпкә рагыннан үлә» (Америка онкология җәмгыяте).
Сез Аллаһыны сөендерерсез. «Кадерле кардәшләр, әйдәгез, тән белән рухны нәҗесли торган һәр нәрсәдән үзебезне сафландырыйк» (2 Көринтлеләргә 7:1). «Үз тәннәрегезне тере, изге, Аллаһыга яраклы корбан итеп бирегез» (Римлыларга 12:1).
«Тәмәке тарту тәнебезне нәҗесләгәнгә, Аллаһы моны хөкем итә. Моның турында белгәч, мин бу гадәттән арынырга булдым» (Сильвия, Испания).
Әмма еш кына, тәмәке тартуны ташлар өчен, теләк кенә җитми. Моның өчен без башкаларның, шул исәптән гаиләдәгеләрнең һәм дусларның ярдәменә мохтаҗ. Алар безгә ничек булыша ала?
-
-
Ярдәм эзләгезУяныгыз! 2010 | май
-
-
Ярдәм эзләгез
«Берәү ялгыз кешене җиңә алса да, икәү аңа каршы тора алыр» (Вәгазьче 4:12).
БАШКАЛАРНЫҢ ярдәме белән теләсә нинди дошманны җиңү җиңелрәк. Шуңа күрә тәмәке тарту гадәтен җиңәргә теләсәгез, булышырга әзер булган һәм сабыр кешеләрдән, мәсәлән, гаиләгездән һәм дусларыгыздан ярдәм эзләгез.
Танышларыгыз арасында тәмәке тартуны ташлаган кешеләр бармы? Андый кешеләр аеруча аңлаучан була һәм гамәли киңәшләр бирә ала. Даниядән булган Торбен болай ди: «Башкалар ярдәм итмәсә, мин булдыра алмас идем». Һиндстанда яшәүче Эйбрахам болай ди: «Гаиләмнең һәм имандашларымның яратуы миңа бу гадәтне ташларга ярдәм итте». Әмма кайвакыт гаиләнең һәм дусларның ярдәме җитәрлек түгел.
Бхагвандас исемле ир-ат болай ди: «Мин 27 ел буе тәмәке тарттым. Ләкин Изге Язмаларда нәҗес гадәтләр турында нәрсә әйтелгәнен белгәч, мин бу гадәттән арынырга булдым. Мин сирәгрәк тәмәке тартырга, тарткан дусларым белән аралашмаска тырыштым, киңәшләр эзләдем, ләкин бернәрсә дә булышмады. Ахыр чиктә бер төнне мин Йәһвә Аллаһыга күңелемне бушаттым. Мин аңардан тәмәке тартуны ташларга булышсын дип ялвардым. Һәм, ниһаять, мин уңышка ирештем!»
Шунысын әйтергә кирәк: туа алган авырлыкларга әзерләнү мөһим. Нинди авырлыклар турында сүз бара? Моның турында киләсе мәкаләдән белегез.
[Рамка]
ДАРУЛАРНЫ КУЛЛАНЫРГАМЫ?
Тәмәке тартуны ташларга булышучы дарулар, мәсәлән никотин пластыре, сатучыларга миллиардлаган доллар табыш китерә. Андый ысулларны кулланыр алдыннан киләсе сораулар турында уйланыгыз:
Уңай яклары. Күп кенә дарулар тәмәке тартуны ташлаудан туа алган симптомнарны киметә ала дип санала. Ләкин кайберәүләр аларның файдалы булуына шикләнә.
Тискәре яклары. Тәмәке тартуны ташларга булышучы даруларның тискәре эффектлары бар. Мәсәлән, алар күңел болгануга, депрессия һәм үз-үзеңә кул салу турындагы фикерләргә китерә ала. Шуны да онытмагыз: андый дарулар аша никотин тәнгә барыбер керә һәм, тәмәке кебек, сәламәтлеккә зыян китерә. Чынлыкта, аларны кулланган кеше никотинга ияләшүдән арынмый.
Башка вариантлар бармы? Бер сораштыру күрсәткәнчә, тәмәке тартуны ташлый алган кешеләрнең 88 проценты моны, бернинди дарулар кулланмыйча, кискен эшләгән.
-
-
Авырлыкларга әзер булыгызУяныгыз! 2010 | май
-
-
Авырлыкларга әзер булыгыз
«Мин яңа туган сабыебыз хакына тәмәке тартуны ташларга булдым. Өйдә мин „Тартырга ярамый“ дигән язуны элеп куйдым. Әмма инде бер сәгатьтән соң миндә тартырга көчле теләк туды. Бу цунами каплагандай булды. Һәм мин яңадан тарта башладым» (Йошимитсо, Япония).
ЙОШИМИТСО мисалыннан күренгәнчә, тәмәке тартуны ташлау җиңел түгел. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, тәмәкегә яңадан тотынган кешеләрнең 90 проценты бу гадәткә кире кайткан. Шуңа күрә сез тәмәке тартуны ташларга теләсәгез, авырлыкларга һәм вәсвәсәләргә әзер булыгыз. Шулай итеп сез тизрәк уңышка ирешерсез. Нинди авырлыклар булырга мөмкин?
Тәмәке тартырга көчле теләк. Гадәттә, андый теләк соңгы сигарет тартканнан соң өч көндә туа һәм якынча ике атнадан соң бетә. Элек тарткан бер кеше болай дип сөйли: «Бу теләк өзлексез түгел, ә вакыт-вакыт туып тора». Чынлыкта, хәтта еллар узгач та, бу теләк яңадан барлыкка килә ала. Андый мизгелләрдә үзегезне кулда тотарга тырышыгыз. Биш минут түзегез, һәм бу теләк бетәр.
Тәмәке тартуны ташлау аркасындагы симптомнар. Тәмәке тартуны ташлаган кеше башта мондый симптомнар кичерергә мөмкин: йокы басу, игътибарны туплый алмау, тазару, хәлсезлек, тән кычыту, тирләү һәм йөткерү. Шулай ук бу кешенең кинәт кәефе үзгәрергә, ул тиз кызып китәргә я хәтта депрессиягә бирелергә мөмкин. Әмма бу симптомнарның күбесе дүрт — алты атна эчендә бетә.
Бу авыр чорда сезгә киләсе киңәшләр булышырга мөмкин:
● Туйганчы йоклагыз.
● Күбрәк су һәм сок эчегез. Дөрес тукланыгыз.
● Күнегүләр ясагыз.
● Тирән сулагыз һәм үпкәләрегезнең саф һава белән тулганын күз алдына китерегез.
Нәрсә вәсвәсә тудыра ала? Бу төрле нәрсәләр булырга мөмкин. Әйтик, сез кофе эчкәндә тәмәке тартырга яратасыз ди. Ул чакта, тәмәке тартырга теләк уянмасын өчен, бәлки, сез кофе тизрәк эчеп бетерергә тырышырсыз. Әлбәттә, вакыт узу белән, тәмәке тарту теләгегез беткәч, сез кофе яңадан ләззәтләнеп ашыкмыйча эчә алырсыз.
Хәтта тәнегез никотиннан чистарынгач та, кайбер ситуацияләр тәмәке тарту теләген уятырга мөмкин. «Тәмәке ташлаудан инде унтугыз ел үтте, ә минем һаман да вакыт-вакыт тәнәфес вакытында тәмәке тарту теләге уяна»,— дип әйтә өстәрәк искә алынган Торбен. Билгеле, вакыт узу белән андый ситуацияләр инде вәсвәсә тудырмас.
Алкоголь белән исә хәл гел башка. Тәмәке ташлаган вакытта сезгә, мөгаен, исерткеч эчемлекләрне бөтенләй эчмәскә һәм кешеләр эчә торган урыннарга йөрмәскә кирәк булыр, чөнки күпчелек очракта кешеләр, нәкъ исерткеч эчемлекләрне эчкәндә, вәсвәсәләргә бирелә. Ни өчен шулай?
● Хәтта кечкенә күләмдәге алкоголь тәмәке биргән ләззәтне көчәйтә.
● Эчәр өчен җыелган кешеләр еш кына тәмәке да тарта.
● Исерткеч эчемлекләр аек фикер йөртергә һәм үзеңне кулда тотарга комачаулый. Изге Язмаларда дөрес язылган: «Шәраб дөрес булганны эшләү теләген урлый» (Һошия 4:11).
Аралашу. Сайлаучан булыгыз. Тәмәке тарткан я аны сезгә тәкъдим итә алган кешеләр белән аралашмаска тырышыгыз. Шулай ук тәмәке тартуны ташларга теләгәнегез өчен сездән көлгән кешеләрдән дә читтә торыгыз, чөнки алар сезнең тәвәккәллегегезне җимерә ала.
Тискәре хисләр. Бер тикшерү буенча, вәсвәсәгә бирелгән кешеләрнең өчтән ике өлеше вәсвәсәгә бирелер алдыннан стресс я ачу кебек хисләр кичергән. Сезнең дә ниндидер эмоциягез тәмәке тарту вәсвәсәсен уятса, игътибарыгызны башка нәрсәгә тупларга тырышыгыз. Мәсәлән, су эчеп алыгыз, сагыз чәйнәгез яисә урамда йөреп алыгыз. Уңай нәрсәләр турында уйланыгыз. Моның өчен Аллаһыга дога кылыгыз һәм Изге Язмаларны укыгыз (Зәбур 19:14).
Ялгыш фикерләр
● Мин бер генә суырып алам.
Чынлыкта ничек була? Хәтта бер тапкыр гына суырып алу баш миендәге махсус рецепторларның яртысына өч сәгать дәвамында тәэсир итәргә мөмкин, һәм, мөгаен, сез бер тапкыр суырып алу белән генә чикләнмәссез.
● Тәмәке тарту стрессны киметә.
Чынлыкта ничек була? Тикшеренүләр күрсәткәнчә, никотин стресс гормоннарын арттыра гына. Ни өчен алайса кеше тартканда җиңеллек сизә? Чөнки ул шулай итеп тәмәкене ташлау аркасындагы симптомнарны вакытлыча киметә.
● Миңа тәмәкене ташларга инде соң.
Чынлыкта ничек була? Пессимизм ихтыяр көчен баса. Изге Язмаларда болай дип әйтелгән: «Кайгы-хәсрәт көнендә күңелең төшкән икән, көч-куәтең аз, димәк» (Гыйбрәтле сүзләр 24:10). Шуңа күрә тискәре фикерләрдән качыгыз. Кешенең тәмәке ташларга көчле теләге булса һәм ул гамәли киңәшләрне, мәсәлән, бу мәкаләләрдәге киңәшләрне кулланса, һичшиксез, уңышка ирешәчәк.
● Мин моңа чыдый алмам.
Чынлыкта ничек була? Әйе, тәмәкене ташлау аркасындагы симптомнарны кичерү бер дә җиңел түгел, әмма инде берничә атнадан соң сезгә җиңелрәк булып китәр. Шуңа күрә бирешмәгез! Айлар һәм хәтта еллар узгач та, тәмәке тарту теләге яңадан туарга мөмкин, ләкин ул бик тиз бетәр, бәлки, хәтта берничә минуттан соң. Иң мөһиме — яңадан сигаретка тотынмаска.
● Миңа тәмәкене ташларга ярамый, чөнки минем психик авыруым бар.
Чынлыкта ничек була? Сез берәр психик авырудан, мәсәлән, депрессия я шизофрениядән дәваланасыз икән, табибыгыздан тәмәкене ташлар өчен ярдәм сорагыз. Ул сезгә булышырга шат булыр һәм, сезнең тәмәкене ташларга теләгегезне исәпкә алып, дәвалау ысулларын һәм даруларны үзгәртер.
● Мин тәмәке тарту вәсвәсәсенә бирелсәм, үз-үземә ышанычым бөтенләй югалыр.
Чынлыкта ничек була? Сез вәсвәсәгә бирелсәгез — ә күпләрнең шулай була — кулларыгыз салынып төшмәсен. Бар көчегезне җыеп, көрәшегезне дәвам итегез. Вәсвәсәгә бирелү — бу әле җиңелү түгел. Ә менә көрәшүдән туктау — җиңелү. Шуңа күрә бирешмәгез! Ахыр чиктә сезнең барысы да килеп чыгар!
26 ел буе тәмәке тарткан Ромуальдо инде 30 ел элек бу гадәттән арынган. Ул болай дип сөйли: «Мин вәсвәсәгә ничәмә тапкыр бирелдем, һәм һәр очракта мин үземне булдыксыз итеп хис иттем. Әмма мин Йәһвә Аллаһым белән мөнәсәбәтләрне үстерергә тәвәккәл идем, күп дога кылдым һәм, нәтиҗәдә, уңышка ирештем».
Бу мәкаләләрнең соңгысында тәмәке тарту коллыгыннан азат ителер өчен тагын берничә киңәш карала.
[Рамка]
ТӘМӘКЕНЕҢ БАР ТӨРЛӘРЕ ҮТЕРӘ
Тәмәке төрлечә кулланыла. Кайбер тәмәке төрләре хәтта дөрес туклану кибетләрендә һәм даруханәләрдә сатыла. Шулай да Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (БССО) кисәткәнчә, «тәмәкенең бар төрләре үтерә». Тәмәке тарту төрле чирләргә, мәсәлән, рак һәм йөрәк кан тамырлары авыруларына китерә. Моның аркасында кеше хәтта үлә ала. Әгәр дә йөкле хатын тартса, ул үз баласына зыян китерергә мөмкин. Тәмәке куллануның нинди формалары бар?
Биди — Азия илләрендә киң таралган кулдан терелгән кечкенә сигаретлар. Гадәти сигаретларга караганда, бидида сумалалар, никотин һәм сөрем газы күләме берничә мәртәбә күбрәк.
Сигаралар — тыгыз төренгән тәмәке яфраклары. Сигаретлардан аермалы буларак, сигараның тәмәкесе селтеле. Шуңа күрә хәтта кабызылмаган сигарадан никотинны суырып була.
Кретек — 60 процентка тәмәкедән һәм 40 процентка канәфердән торган сигаретлар. Гадәти сигаретларга караганда, кретекта сумалалар, никотин һәм сөрем газы күләме күбрәк.
Трубка. Трубка тарту сигарет тарту кебек үк зыянлы. Ул шул ук авыруларга, шул исәптән рак чиренә китерә.
Төтенсез тәмәке. Моңа чәйни торган һәм исни торган тәмәке, шул исәптән Көньяк Көнчыгыш Азиядә таралган хуш исле гутха керә. Бу очракта никотин канга авыз аша эләгә. Андый тәмәке гадәти тәмәке кебек үк куркыныч.
Кальян (бонг, наргиле, хукка, шиша). Кальян тартканда, кеше су аша үткән төтенне суыра, әмма бу организмга әзрәк токсиннар һәм әзрәк канцерогеннар эләгә дигән сүз түгел.
[Рамка]
БЕРӘРСЕНӘ ТӘМӘКЕНЕ ТАШЛАРГА БУЛЫШУ
● Уңай карашлы булыгыз. Тәнкыйтьләү һәм акылга өйрәтүгә караганда, мактау һәм кечкенә бүләкләр бирү зуррак көчкә ия. «Син яңадан тартасыңмы?!» дигән сүзләр урынына «Тагын тырышып кара, синең килеп чыгар!» дигән сүзләрне әйтү күпкә яхшырак.
● Кичерүчән булыгыз. Тәмәке тарту гадәте белән көрәшкән кеше сезгә ачуланса, моңа игътибар итмәскә тырышыгыз. Аңа җылы сүзләр әйтегез, мәсәлән: «Мин аңлыйм, бу җиңел түгел, ләкин мин синең белән шундый горурланам»,— дип әйтегез. Һәм беркайчан да: «Тарткан чакта син яхшырак идең!» — дип әйтмәгез.
● Чын дус булыгыз. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми, бәхетсезлеккә очраганда аңа кардәшеңә таянгандай таянып була» (Гыйбрәтле сүзләр 17:17). Әйе, тәмәке тарту гадәте белән көрәшкән кешенең кәефе нинди генә булса да, аңа карата һәрвакыт сабыр булыгыз һәм ярату күрсәтегез.
-
-
Сез җиңә алачаксыз!Уяныгыз! 2010 | май
-
-
Сез җиңә алачаксыз!
ХӘЗЕР сезнең өчен «Кыю бул һәм эшне башла!» дигән сүзләрне үтәргә вакыт килеп җитте (1 Елъязма 28:10). Уңышка ирешер өчен, тагын нәрсә эшләп була?
Көнне сайлагыз. АКШның сәламәтлек саклау һәм иҗтимагый хезмәт министрлыгы киңәш иткәнчә, тәмәкене ташларга карар кабул иткәннән соң, ике атна эчендә сез тартмаячак беренче көнне планлаштырырга кирәк. Шул чакта сезнең тәвәккәллегегез кимемәс. Шул көнне календарьда билгеләгез, карарыгыз турында дусларыгызга әйтегез һәм беркемгә дә ниятегезне бозарга бирмәгез.
Үзегез өчен памятка языгыз. Шул памяткага сезгә карарыгыз буенча эш итәргә булышучы мәгълүматны язып була, мәсәлән:
● Тәмәке ташлау сәбәпләрегезне
● Тарту вәсвәсәсенә менә-менә бирелгәндә сез шалтырата алган кешеләрнең телефон номерларын
● Сезгә уңышка ирешергә ярдәм итәчәк фикерләрне, бәлки, Изге Язмалардагы өзекләрне, мәсәлән, Гәләтиялеләргә 5:22, 23
Памятка һәрвакыт үзегез белән булсын, аны көненә берничә тапкыр укыгыз. Тәмәкене инде ташлагансыз икән, тарту теләге туганда, бу памятканы кабат укыгыз.
Тәмәке тарту белән бәйле гадәтләрдән арыныгыз. Тәмәкене ташлаганчы, аның белән бәйле булган гадәтләр белән көрәшүне башлагыз. Мәсәлән, элек сез, уянгач, шунда ук тарткансыз икән, бер сәгать соңрак тартып була. Ашаганда я ашаганнан соң тарткансыз икән, моны эшләүдән туктагыз. Кешеләр тарткан урыннардан качыгыз. Берүзегез булганда, репетиция буларак: «Юк, рәхмәт, мин ташладым»,— дигән сүзләрне кабатлагыз. Бу адымнар сезгә тәмәкене ташлау көненә әзерләнергә булышыр һәм тиздән сез тәмәке коллыгыннан азат булачаксыз икәнен исегезгә төшерер.
Яхшылап әзерләнегез. Билгеләнгән көнгә сезнең сагыз, чи кишер, чикләвек, көнбагыш һәм шуңа охшаш нәрсәләр җитәрлек булсын. Туганнарыгызга һәм дусларыгызга бу көн турында әйтегез һәм аларның ярдәмен сорагыз. Бу көн алдыннан бар булган төпчек савытларын, кабызгычларны ташлагыз. Өйдә, эштә, машинада бернинди кесәләрдә сигарет калмадымы икәнен тикшерегез. Югыйсә, тырышлыкларыгыз заяга булырга мөмкин, чөнки сигаретны башкалардан сорауга я кибеттән барып сатып алуга караганда, аны берәр кесәдән я шкафтан чыгару күпкә җиңелрәк. Тәмәкене ташларга карар кабул иткәннән соң, аеруча соңгы сигаретны тартып бетергәннән соң, Аллаһыдан догада ярдәм сорарга онытмагыз (Лүк 11:13).
Күп кенә кеше, тәмәкенең дус түгел, ә мәрхәмәтсез дошман икәнен аңлап, бу гадәттән арынган. Сез дә моны эшли алачаксыз. Тәмәке коллыгыннан азат ителгәч, сез үзегезне күпкә яхшырак һәм бәхетлерәк хис итәрсез.
[Иллюстрация]
Памятка һәрвакыт үзегез белән булсын; аны көненә берничә тапкыр укыгыз
-