-
Бәла-казалар. Өмет бармы?Күзәтү манарасы 2011 | 1 май
-
-
Бәла-казалар. Өмет бармы?
«Соңгы көннәрдә аеруча авыр вакытлар киләчәк» (2 ТИМУТИГӘ 3:1).
СЕЗНЕҢ түбәндәге вакыйгалар турында ишеткәнегез я аларны күргәнегез бардыр:
● Пандемия аркасында күпләрнең гомере өзелә.
● Ачлык йөзләгән кешенең тормышын алып китә.
● Җир тетрәү вакытында меңләгән кеше вафат була, ә тагы да күбрәк кеше йорт-җирсез кала.
Киләсе мәкаләләрдә андый вакыйгалар белән бәйле аяныч фактлар китерелә. Сез шуны күрерсез: Изге Язмалар буенча, бу вакыйгалар соңгы көннәрдә яшәгәнебезне күрсәтә.
Шулай да бу мәкаләләрнең максаты — дөньябыз кайгы-хәсрәт белән тулы икәнен күрсәтү түгел. Бу мәкаләләрдә өмет турында әйтелгән. Без алты пәйгамбәрлекне карап чыгарбыз. Аларның үтәлеше соңгы көннәрнең, ягъни ахыр заманның, тиздән бетәчәген күрсәтә. Сез моның белән ризалашмаучы кешеләрнең фикерләрен, шулай ук тиздән яхшы тормыш башланачагына дәлилләрне белерсез.
-
-
1 нче пәйгамбәрлек. Җир тетрәүләрКүзәтү манарасы 2011 | 1 май
-
-
1 нче пәйгамбәрлек. Җир тетрәүләр
«Көчле җир тетрәүләр... булыр» (ЛҮК 21:11).
● Гаитида көчле җир тетрәүдән соң яшь ярымлык Винни исемле кызны җимерекләр арасыннан чыгарганнар. Шундагы телерепортерлар аның ыңгырашуын ишеткән булган. Аны коткарганнар, ә әти-әнисе вафат булган.
ФАКТЛАР. 2010 елның гыйнварында Гаитида булган 7 баллы җир тетрәүдә 300 000 нән артык кеше һәлак булган. Һәм тагын 1,3 миллион кеше бер мизгелдә өйсез калган. Кызганычка каршы, 2009 елның апреленнән алып 2010 елның апреленә кадәр бөтен дөнья буйлап 18 көчле җир тетрәү булган.
КЕМДЕР ӘЙТЕР: «Элек тә җир тетрәүләр күп булган, ә хәзер заманча технологияләр ярдәмендә без алар турында ешрак ишетәбез генә».
БУ ЧЫННАН ДА ШУЛАЙМЫ? Игътибар итегез: Изге Язмаларда соңгы көннәрдә күпме җир тетрәүләр булачагы турында әйтелми. Анда «урыны-урыны белән» «көчле җир тетрәүләр» булыр диелгән. Бу хәзерге авыр замананың хәлиткеч вакыт булуын күрсәтүче бер билге булып тора (Марк 13:8; Лүк 21:11).
СЕЗ НИЧЕК УЙЛЫЙСЫЗ? Изге Язмаларда алдан әйтелгән көчле җир тетрәүләр бүгенге көннәрдә буламы?
Җир тетрәүләр — соңгы көннәрдә яшәгәнебезне күрсәтүче бердәнбер дәлил түгел. Моны башка пәйгамбәрлекләрнең үтәлүе дә раслый. Әйдәгез, икенче пәйгамбәрлекне карап чыгыйк.
[Тексттан алынган өзек. 4 нче бит]
«Без [геофизиклар] бу җир тетрәүләрне көчле дибез, ә калганнар аларны коточкыч диләр» (КЕН ХАДНЕТ, КУШМА ШТАТЛАРНЫҢ ГЕОЛОГИК ЭЗЛӘНҮЛӘР ОЕШМАСЫ).
[4 нче биттәге иллюстрация кайсы чыганактан алынган]
© William Daniels/Panos Pictures
-
-
2 нче пәйгамбәрлек. АчлыкКүзәтү манарасы 2011 | 1 май
-
-
2 нче пәйгамбәрлек. Ачлык
«Ачлык та булыр» (МАРК 13:8).
● Нигер илендәге Кваратаги авылына, ачлыктан качып, бер ир кеше килгән. Аның кайбер туганнары да, сыеныч эзләп, илнең үзәгеннән монда килгән. Әмма ул алардан читләшебрәк йөри. Ни өчен? Авыл башы Сиди моны болай дип аңлата: «Ул үз гаиләсен ашата алмый һәм аларның күзенә карарга ояла».
ФАКТЛАР. Дөньядагы һәр җиденче кеше диярлек көн саен ачлы-туклы яши. Сахарадан көньяктарак урнашкан илләрдә хәл тагы да аянычрак: анда һәр өченче кеше ачлыктан интегә. Моны күз алдына китерер өчен, бер мисал карап чыгыйк. Әйтик, гаиләдә өч кеше бар ди: ата, ана һәм бала. Ризык ике кеше өчен генә җитәрлек булса, кем ач калачак? Әтисе, әнисе я баламы? Андагы гаиләләргә көн саен шундый сайлау ясарга туры килә.
КЕМДЕР ӘЙТЕР: «Җирдә һәр кеше өчен җитәрлек ризык бар. Җир ресурсларын дөрес бүлә белергә генә кирәк».
БУ ЧЫННАН ДА ШУЛАЙМЫ? Әлбәттә, элеккегә караганда, бүген күбрәк ризык җитештерелә. Дөресен генә әйткәндә, ачлык проблемасы хәл ителсен өчен, хөкүмәтләр җирдәге ризыкның дөрес бүленеше турында кайгыртырга тиеш. Ләкин алар дистәләгән еллар буе моны эшләргә тырышса да, моңа ирешә алмаган.
СЕЗ НИЧЕК УЙЛЫЙСЫЗ? Марк 13:8 дәге сүзләр үтәләме? Әллә технологияләрнең үсешенә карамастан, ачлык дөньяда һаман да хөкем сөрә түгелме?
Җир тетрәүләр һәм ачлык еш кына башка проблемалар да тудыра. Алар да соңгы көннәрнең билгесе булып тора.
[Тексттан алынган өзек. 6 нчы бит]
«Җитәрлек ризык булса, пневмония, диарея һәм башка чирләрдән үлгән һәр өченче баланың тормышын коткарып булыр иде» (ЭН ВИНЕМАН, БМО БАЛАЛАР ФОНДЫ ЭКС-ДИРЕКТОРЫ).
[6 нчы биттәге иллюстрация кайсы чыганактан алынган]
© Paul Lowe/Panos Pictures
-
-
3 нче пәйгамбәрлек. Чир-авыруларКүзәтү манарасы 2011 | 1 май
-
-
3 нче пәйгамбәрлек. Чир-авырулар
«Үләтләр булыр» (ЛҮК 21:11).
● Бонзали исемле бер табиб гражданнар сугышы барган Африка илендә, башкаларга ярдәм итәр өчен, кулыннан килгәнне эшләгән. Ул үз шәһәрендә Марбург вирусыa аркасында үлем хәлендә булган шахтерларны дәвалаган. Бонзали зуррак шәһәр хакимиятләреннән ярдәм сорап үтенгән, ләкин җавап алмаган. Ниһаять, дүрт айдан соң ярдәм килгән, әмма Бонзали, Марбург чирен йоктырып, инде вафат булган.
ФАКТЛАР. Сулыш органнары чирләре (мәсәлән, пневмония), ашказаны-эчәк авырулары, СПИД, туберкулез һәм малярия — иң һәлакәтле чирләр. 2004 елда бу чирләрдән 10,7 миллион кеше үлгән. Башка сүзләр белән әйткәндә, ел дәвамында өч секунд саен диярлек бер кеше үлгән.
КЕМДЕР ӘЙТЕР: «Халык саны үскәнгә, чирләгән кешеләрнең саны да үсә».
БУ ЧЫННАН ДА ШУЛАЙМЫ? Әйе, дөньядагы кеше саны гаять арткан. Әмма шул ук вакыт кешеләр чирләрне билгеләү, контрольдә тоту һәм дәвалау ягыннан да күп нәрсәгә ирешкән. Шулай булгач, чирләр саны һәм аларның йогынтысы кимергә тиеш түгелме? Әмма без капма-каршысын күрәбез.
СЕЗ НИЧЕК УЙЛЫЙСЫЗ? Изге Язмаларда алдан әйтелгәнчә, кешеләр куркыныч чирләрдән интегәме?
Җир тетрәүләр, ачлык һәм чир-авырулар миллионлаган кешегә зыян китерә. Ләкин тагы да күбрәк кеше үз якыннарыннан — үзләрен якларга тиеш кешеләрдән зарар күрә. Киләсе мәкаләдән моның турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелгәнен белегез.
[Искәрмә]
a Марбург вирусы Эбола вирусына охшаш.
[Тексттан алынган өзек. 6 нчы бит ]
«Сине арыслан я бүтән ерткыч ботарлап ашаса, бу куркыныч. Ләкин сине һәм якыннарыңны эчтән берәр коточкыч чир „ашаса“, бу да куркыныч» (МАЙКЛ ОСТЕРХОЛМ, ЭПИДЕМИОЛОГ).
[6 нчы биттәге иллюстрация кайсы чыганактан алынган]
© William Daniels/Panos Pictures
-
-
4 нче пәйгамбәрлек. Мәхәббәт җитмәүКүзәтү манарасы 2011 | 1 май
-
-
4 нче пәйгамбәрлек. Мәхәббәт җитмәү
«Кеше яратмаучы» булырлар (2 ТИМУТИГӘ 3:1—3).
● Крис гаиләдә көч кулланудан зыян күргәннәргә ярдәм итү хезмәтендә эшли. Ул болай ди: «Хәтерлим, безгә бер хатын-кыз килгән иде. Аның элек тә безгә мөрәҗәгать иткәне булды. Әмма бу юлы мин аны танымадым, чөнки ул бик нык кыйналган иде. Башка күп хатын-кызлар эмоциональ яктан бик нык яраланган. Алар хәтта кеше күзенә карарга ояла».
ФАКТЛАР. Африканың бер илендә һәр өченче хатын-кыз диярлек бала чагында көчләнгән булган. Бу илдә үткәрелгән сораштыру буенча, ир-атларның 30 дан артык проценты хатыннарын кыйнарга ярый дип уйлый. Ләкин гаиләдә көч кулланудан хатын-кызлар гына түгел, ә ир-атлар да зыян күрә. Мәсәлән, Канадада хатыннарның якынча 30 проценты үз ирләрен кыйный я алар белән үзләрен башкача мәрхәмәтсез тота.
КЕМДЕР ӘЙТЕР: «Гаиләләрдә көч куллану һәрвакыт булган. Безнең көннәрдә бу проблемага элеккегә караганда бары тик күбрәк игътибар бирелә».
БУ ЧЫННАН ДА ШУЛАЙМЫ? Әйе, соңгы елларда бу проблемага күбрәк игътибар бирелә. Әмма шулай булса да, гаиләдә көч куллану очраклары кимемәгән. Киресенчә, мәхәббәт җитмәү проблемасы бүген аеруча ачык күренә.
СЕЗ НИЧЕК УЙЛЫЙСЫЗ? 2 Тимутигә 3:1—3 тәге пәйгамбәрлек үтәләме? Сез күп кенә гаиләләрдә мәхәббәт җитмәвен күрәсезме?
Бүгенге көннәрдә үтәлә торган бишенче пәйгамбәрлек безнең йортыбыз җиргә кагыла. Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелгәнен белик.
[Тексттан алынган өзек. 7 нче бит]
«Еш кына гаиләдәге көч куллану очраклары статистикага керми кала. Исәпләүләр буенча, хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткәнгә кадәр, уртача 35 тапкыр үз иреннән зыян күргән була» (ГАИЛӘДӘ КӨЧ КУЛЛАНУДАН ЗЫЯН КҮРГӘННӘРГӘ ЯРДӘМ ИТҮ ХЕЗМӘТЕ, УЭЛЬС).
-
-
5 нче пәйгамбәрлек. Җирне һәлак итүКүзәтү манарасы 2011 | 1 май
-
-
5 нче пәйгамбәрлек. Җирне һәлак итү
«Җирне һәлак итүчеләрне һәлак итү вакыты җитте» (АЧЫЛЫШ 11:18).
● Нигериядә, Кпор авылында яшәүче Перри пальма шәрабын ясау белән шөгыльләнгән. Нигер елгасы дельтасына зур күләмдә нефть аккач, ул үз бизнесын ябарга мәҗбүр булган. Ул болай ди: «Нефть аркасында балык үлә, тәнебез зыян күрә, елгалар пычрана. Мин хәзер үземне тәэмин итә алмыйм».
ФАКТЛАР. Кайбер белгечләр әйтүенчә, һәр ел дөнья океанына 6,5 миллион тонна чүп эләгә. Бу чүпнең яртысы — пластик, ә ул йөзләгән елдан соң гына таркала. Җир йөзен пычратудан тыш, кешеләр табигый ресурсларны да гаять зур күләмдә кулланалар. Тикшерүләр күрсәткәнчә, бер ел эчендә кулланылган ресурсларны тулыландырыр өчен, җиргә бер ел да биш ай кирәк. Австралиянең бер газетасында болай дип язылган: «Халык саны үсүе һәм ресурсларны куллану тизлеге шундый ук калса, безгә 2035 елга тагын бер Җир кирәк булачак» («Sydney Morning Herald»).
КЕМДЕР ӘЙТЕР: «Кешеләр иҗатчан. Без, бу проблемаларны хәл итеп, җирне коткара алырбыз».
БУ ЧЫННАН ДА ШУЛАЙМЫ? Күп кенә кешеләр һәм оешмалар экологик проблема турындагы сорауларны күтәрә. Моңа карамастан, җирнең пычратылуы әле дә киң колач ала.
СЕЗ НИЧЕК УЙЛЫЙСЫЗ? Кешеләр үзләре генә планетабызны коткара аламы? Аллаһыга, үз вәгъдәсен үтәп, җирне коткарырга кирәк түгелме?
Инде искә алынган биш пәйгамбәрлектән тыш, Изге Язмаларда шулай ук соңгы көннәрдә булачак яхшы вакыйгалар турында да алдан әйтелгән. Аларның берсен карап чыгыйк.
[Тексттан алынган өзек. 8 нче бит]
«Әйтерсең лә мине, матур бер оҗмахтан куып чыгарып, пычрак, агулы чүплеккә ташлаганнар» (КУШМА ШТАТЛАРДА МЕКСИКА КУЛТЫГЫ ЯРЫ БУЕНДА ЯШӘҮЧЕ ЭРИН ТАМБЕРНЫҢ 2010 ЕЛНЫ НЕФТЬНЫҢ ТҮГЕЛҮЕ ТУРЫНДАГЫ СҮЗЛӘРЕ).
[8 нче биттәге рамка]
Аллаһы гаеплеме?
Изге Язмаларда бүгенге аяныч шартлар турында алдан пәйгамбәрлек ителгән икән, аларның булуында Аллаһыны гаепләү дөрес булыр идеме? Безгә газапларны Аллаһы җибәрәме? Бу сорауларга җавапны сез «Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?» дигән китапның 11 нче бүлегеннән таба алырсыз. Бу китап Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.
[8 нче биттәге иллюстрация кайсы чыганактан алынган]
U.S. Coast Guard photo
-
-
6 нчы пәйгамбәрлек. Бөтендөнья вәгазь эшеКүзәтү манарасы 2011 | 1 май
-
-
6 нчы пәйгамбәрлек. Бөтендөнья вәгазь эше
«Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер» (МАТТАЙ 24:14).
● Тын океандагы Туамоту архипелагы якынча 80 утраудан тора. Аларның территориясе якынча 810 000 квадрат километрны тәшкил итә. Шул зур территориядә нибары 16 000 гә якын кеше яши. Бу ерак утрауларның берсендә яшәүче Ваиатеа һәм аның күршеләре Йәһвә Шаһитләре белән таныш. Һәм моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки Йәһвә Шаһитләре Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне җирнең бар почмакларында яшәгән кешеләргә сөйләргә тырыша.
ФАКТЛАР. Изге Язмалардагы хәбәр хәтта җирнең иң ерак төбәкләренә кадәр ирешә. Мәсәлән, 2010 елда Йәһвә Шаһитләре бу яхшы хәбәрне 236 илдә һәм территориядә вәгазьләгән һәм моңа 1,6 миллиардтан артык сәгать багышлаган. Димәк, һәр Йәһвә Шаһите көн саен уртача 30 минут вәгазьләгән. Соңгы дистә ел эчендә алар Изге Язмаларга нигезләнгән 20 миллиардтан артык басманы бастырган һәм тараткан.
КЕМДЕР ӘЙТЕР: «Изге Язмалардагы хәбәр инде меңләгән ел вәгазьләнә».
БУ ЧЫННАН ДА ШУЛАЙМЫ? Чыннан да, Изге Язмалардагы яхшы хәбәр турында төрле кешеләр сөйләгән. Әмма аларның күбесе моны кыска вакыт дәвамында һәм кечкенә территориядә эшләгән. Йәһвә Шаһитләре исә оештырылган рәвештә бөтен дөнья буйлап йөзләгән миллион кешегә вәгазьли. Тарихтагы иң куәтле һәм рәхимсез хөкүмәтләр каршы чыкса да, Йәһвә Шаһитләре үз эшен туктатмаганa (Марк 13:13). Моннан тыш, Йәһвә Шаһитләренә вәгазь эше өчен беркем дә түләми. Киресенчә, алар, үз вакытларын сарыф итеп, басмаларны бушлай тарата. Вәгазь эше тулысынча ирекле иганәләр ярдәмендә башкарыла.
СЕЗ НИЧЕК УЙЛЫЙСЫЗ? Патшалык хакындагы яхшы хәбәр бөтен дөнья буйлап вәгазьләнәме? Әйе. Һәм бу пәйгамбәрлекнең үтәлеше киләчәктә бөек үзгәрешләр булачагын аңлата.
[Искәрмә]
a Моның турында күбрәк белер өчен, «Сынауларда нык калабыз» һәм «Лиловые треугольники» (рус) дигән ике видеопостановканы карагыз (Йәһвә Шаһитләре тарафыннан чыгарылган).
[Тексттан алынган өзек. 8 нче бит]
«Әле Йәһвә рөхсәт иткәндә, без Патшалык турындагы яхшы хәбәрне мөмкин кадәр күбрәк кешегә ашкынып вәгазьләвебезне дәвам итәрбез» (ЙӘҺВӘ ШАҺИТЛӘРЕНЕҢ 2010 ЕЛГЫ ЕЛЛЫК БАСМАСЫ).
-
-
Тиздән бөек үзгәрешләр булачак!Күзәтү манарасы 2011 | 1 май
-
-
Тиздән бөек үзгәрешләр булачак!
«Тагын бераздан явызлар инде юк булачак... Ә юашлар җирне мирас итеп алачак Һәм чиксез тынычлыктан зур рәхәтлек табачак» (ЗӘБУР 37:10, 11).
СЕЗ бу пәйгамбәрлекнең үтәлешен күрергә теләр идегезме? Тиздән бу пәйгамбәрлек үтәләчәк. Моңа ышанычлы дәлилләр бар.
Үткән мәкаләләрдә каралган пәйгамбәрлекләр «соңгы көннәрдә» яшәгәнебезне күрсәтә (2 Тимутигә 3:1—5). Изге Язмаларда моны раслаучы башка пәйгамбәрлекләр дә бар. Аллаһы бу пәйгамбәрлекләрне бездә өмет булсын дип алдан яздырткан (Римлыларга 15:4). Бу пәйгамбәрлекләрнең үтәлеше бүгенге бәла-казаларның тиздән бетәчәген күрсәтә.
Соңгы көннәр үткәч, нәрсә булачак? Бөтен җир белән Аллаһы Патшалыгы идарә итәчәк (Маттай 6:9). Изге Язмаларда язылганча, ул вакытта җирдәге тормыш нинди булачак?
● Ачлык бетәчәк. «Җир йөзендә ашлык мул булыр, тау башларында ул артыгы белән булыр» (Зәбур 72:16).
● Чир-авырулар булмаячак. «Анда яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс» (Ишагыя 33:24).
● Җир яңартылачак. «Чүл һәм кибеп беткән җир сөенер, дала шатланыр һәм зәгъфран кебек чәчәк атар» (Ишагыя 35:1).
Бу һәм башка искиткеч пәйгамбәрлекләр тиздән үтәләчәк. Йәһвә Шаһитләре гаҗәеп үзгәрешләрнең тиздән башланачагына һич шикләнми. Ни өчен? Алар сезгә моның турында сөйләргә шат булыр.
-