Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Ни өчен явызлык бетми?
    Күзәтү манарасы 2007 | 1 октябрь
    • Тәүратта болай дип әйтелә. Еланны кулланып, Шайтан Иблис Хаувага мондый сүзләр белән мөрәҗәгать иткән: «Алла чыннан да бакчадагы һичбер агачтан җимеш ашамагыз дидеме?» Хаува Аллаһы әмерен әйткәч, Шайтан аңа болай дигән: «Юк, үлмисез... Чөнки Алла белә: ул агачның җимешен ашаган көнне сезнең күзләрегез ачылачак, яхшылык белән яманлыкның ни икәнен белеп, Алланың Үзе кебек булачаксыз». Бу сүзләрдән соң агачның җимеше Хаувага ризык өчен хуш булып күренгән, һәм ул «агачтан җимеш өзеп алып ашады, иренә дә өзеп алып бирде. Ул да ашады» (Яратылыш 3:1—6). Адәм белән Хаува үз ихтыяр иреген дөрес кулланмаган: алар Аллаһыга буйсынмыйча гөнаһ эшләгәннәр.

      Булган хәлнең никадәр җитди булганын аңлыйсызмы? Иблис сүзләре Аллаһы Адәмгә әйткән сүзләргә каршы булган. Шайтан сүзләрендә мондый фикер яңгыраган: Адәм белән Хаува үзләре дә Йәһвә Аллаһысыз нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен хәл итә ала. Шайтан Йәһвәнең кешелек өстеннән хакимлек итәргә хокукын һәм аның идарә итүенең законлы булуын шик астына алган. Шайтан күтәргән бик мөһим сорау Йәһвә хакимлегенең законлы булуына кагылган. Хак Аллаһы бу сорауга ничек җавап кайтарган?

  • Ни өчен явызлык бетми?
    Күзәтү манарасы 2007 | 1 октябрь
    • Шайтан Хаувага шулай ук болай дип әйткән: «Алла белә: ул агачның җимешен ашаган көнне сезнең күзләрегез ачылачак, яхшылык белән яманлыкның ни икәнен белеп, Алланың Үзе кебек булачаксыз» (Яратылыш 3:5). Бу мәкерле сүзләрне әйтеп, Шайтан янәсе кешеләргә Аллаһыдан тулысынча бәйсез булырга мөмкинлек биргән. Аның ялган сүзләрендә кешеләргә алай яхшырак булачак дигән фикер яңгыраган. Бу чыннан да шулай булганмы?

      Вакыт узган, бер империяне икенчесе алмаштырган. Кешеләр бар булган идарә итү формаларын сынап караган, әмма кешелек бер бәладән икенче бәлагә генә эләгеп торган. Өч мең ел элек Изге Язмаларны язуда катнашкан бер кеше акыллы нәтиҗә ясаган: «Бер кешенең башка кеше өстеннән хакимлеге аның үзенә генә зарар китерә» (Вәгазьче 8:9). Ә Иремия пәйгамбәр болай дип язган: «Табаннарына юнәлеш бирү баручының көчендә түгел» (Иремия 10:23). Вакыт бу сүзләрнең дөреслеген кат-кат күрсәткән. Хәтта бүгенге фәнни-техник казанышлар да моны кире кага алмый.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу