Йәһвәнең хакимлеге һәм Аллаһы патшалыгы
«Синеке Ходай бөеклек, куәт тә, дан да, җиңү дә, күркәмлек тә... Синеке, Ходай, патшалык» (1 ПАРАЛИПОМЕНОН 29:11).
1. Ни өчен Йәһвәнең Галәмнең Хакиме булырга хакы бар?
«ХОДАЙ Үз тәхетен күкләргә куйган, һәм патшалыгы бар нәрсәгә дә ия» (Мәдхия 102:19). Бу сүзләр белән мәдхия җырлаучы хакимлек итү турындагы сорауның асылына басым ясаган: бар нәрсәне барлыкка китергән Йәһвә Аллаһының Галәмнең Хакиме булырга хакы бар.
2. Данил Йәһвәнең рухи биләмәләрен ничек сурәтләп биргән?
2 Әлбәттә, идарә итүченең аңа буйсынган кешеләре дә булырга тиеш. Башта Йәһвә рухи затлар белән — беренче булып үзенең бердәнбер Улы, аннан соң бихисап күп санлы фәрештәләр белән идарә иткән (Көлессәйлеләргә 1:15—17). Данил пәйгамбәргә Йәһвәнең күктәге идарә итүе турында күренеш бирелгән булган. Ул бу күренешне мондый сүзләр белән сурәтләгән: «Мин карап тордым һәм тәхетләр куелды һәм Көннәрдән Борынгы утырды. [...] Меңләгән меңнәр аңа хезмәт итә иде һәм йөз миллион аның каршында тора иде» (Данил 7:9, 10). Бихисап күп еллар дәвамында Йәһвә, «Көннәрдән Борынгы», үзенең зур, әмма шул ук вакыт яхшы оештырылган гаиләсе белән идарә иткән. Бу гаилә «Аңа хезмәт итүче» һәм «Аның ихтыярын кылучы» рухи угыллардан тора (Мәдхия 102:20, 21).
3. Йәһвә Галәмне барлыкка китергәч, аның хакимлеге ничек киңәйгән?
3 Йәһвә гаҗәеп зур һәм катлаулы Галәмне, шул исәптән безнең Җирне дә барлыкка китергәч, аның хакимлеге киңәйгән (Әюб 38:4, 7). Күктәге йолдызлар һәм планеталар шулкадәр төгәл хәрәкәт итә ки, хәтта Җирдән алар үзеннән-үзе хәрәкәт итә һәм аларга җитәкче кирәкми кебек күренә. Әмма мәдхия җырлаучы болай дип язган: «[Йәһвә] кушкан, һәм тудырылганнар. Ул аларны гомер-гомергә куйган, рәтен үзгәртмәслек итеп куйган» (Мәдхия 148:5, 6). Йәһвә һәрвакыт хакимлек иткән: ул рухи һәм физик дөньяда барлыкка китергән бар нәрсәне тәртипкә кертә, җайга сала һәм аңа ярдәм итә (Нихами 9:6).
4. Йәһвә кешеләр белән ничек хакимлек итә?
4 Беренче ике кешене барлыкка китергәч, Йәһвә үз хакимлеген башкача күрсәткән. Кеше мәгънәле һәм бәхетле тормыш алып барсын өчен, ул барысын биргән, һәм аңа шулай ук җирдәге башка җәнлекләр белән идарә итәргә кушкан: Йәһвә үз хакимлеге белән бүлешкән (Яратылыш 1:26—28; 2:8, 9). Шулай итеп шуны күрәбез: Аллаһы хакимлеге игелекле һәм башкаларга файда китерә. Өстәвенә, Йәһвә үзе барлыкка китергән затларны хөрмәт итә. Адәм белән Хаува Йәһвә хакимлегенә буйсынсалар, җирдәге оҗмахта мәңге яши алырлар иде (Яратылыш 2:15—17).
5. Йәһвәнең хакимлек итүе турында без нәрсә әйтә алабыз?
5 Шулай итеп, нинди нәтиҗә ясый алабыз? Беренчедән, Йәһвә һәрвакыт үзе барлыкка китергәннәр белән хакимлек итә. Икенчедән, аның идарәсе башкаларга файда китерә, һәм ул үзе барлыкка китергән затларны хөрмәт итә. Һәм өченчедән, без Аллаһыга тыңлаучан булсак һәм аның хакимлеге ягында торсак, безне мәңгелек фатихалар көтә. Борынгы Исраил патшасы Давыт мондый сүзләр әйтергә теләк сизгән: «Синеке Ходай бөеклек, куәт тә, дан да, җиңү дә, күркәмлек тә, күк белән җирдә булган бар нәрсә синеке: синеке, Ходай, патшалык һәм син, Хакимлек Итүче буларак, барысыннан да биегрәк» (1 Паралипоменон 29:11).
Аллаһы Патшалыгы нәрсә өчен кирәк?
6. Аллаһының хакимлеге аның Патшалыгы белән ничек бәйле?
6 Йәһвә, Галәмнең Хакиме, үз көчен һәм куәтен һәрвакыт күрсәткән икән, нәрсәгә кирәк соң Аллаһы Патшалыгы? Гадәттә, идарә итүче үзенең гражданнары белән берәр идарә итү органы аша хакимлек итә. Нәкъ шулай ук Аллаһы да үз затлары өстеннән үзенең югары хакимлеген Аллаһы Патшалыгы аша башкара. Аллаһы Патшалыгы — бу Йәһвәнең идарә итү коралы.
7. Ни өчен Йәһвә үз хакимлеген башкача күрсәтергә булган?
7 Йәһвә үз хакимлеген төрле заманда төрлечә күрсәткән. Һәм шартлар үзгәргәч, ул үз хакимлеген башкача күрсәтергә булган. Андый хәл Шайтан, Аллаһының буйсынмаучан рухи улы, Адәм белән Хауваны Йәһвәнең идарәсенә каршы фетнәгә котырткач туган. Бу фетнә Аллаһы хакимлегенә каршы булган. Нинди мәгънәдә? Шайтан Хауваны тыелган җимешне ашасаң, үлмисең дип ышандырган: аның сүзләрендә Йәһвә ялганчы һәм аңа ышанып булмый дигән фикер яңгыраган. Шуннан соң Шайтан Хаувага: «Алла белә: ул агачның җимешен ашаган көнне сезнең күзләрегез ачылачак, яхшылык белән яманлыкның ни икәнен белеп, Алланың Үзе кебек булачаксыз»,— дигән. Кешеләр үзләренең бәйсезлек юлы белән барсалар һәм Аллаһы законнарын үтәмәсәләр, аларның тормышы яхшырачак кына дип әйтәсе килгән Шайтанның (Яратылыш 3:1—6). Шулай итеп Аллаһының хакимлек итәргә хакы һәм аның хакимлегенең гаделлеге шик астына алынган. Йәһвә нәрсә эшләячәк?
8, 9. а) Идарәче, үз иленең берәр җирендә фетнә күтәрелсә, нәрсә эшләячәк? б) Гадән бакчасында фетнә күтәрелгәч, Йәһвә нәрсә эшләгән?
8 Идарәче, үз иленең берәр җирендә фетнә күтәрелсә, нәрсә эшләячәк? Тарихны яхшы белгән кешеләр кайбер мисаллар китерер. Гадәттә идарәчеләр, хәтта иң игелекле идарәчеләр, бу хәлне игътибарсыз калдырмый, ә фетнәчеләргә, хыянәттә гаепләп, хөкем чыгаралар. Шуннан соң идарәче берәр кешегә бу фетнәне бастырырга һәм тынычлык урнаштырырга куша. Йәһвә дә шунда ук кирәкле чаралар күргән һәм фетнәчеләргә хөкем чыгарган, шулай итеп ул шуны күрсәткән: туган хәл тулысынча аның контроле астында. Ул Адәм белән Хаува мәңгелек тормыш бүләгенә лаек түгел дип игълан иткән һәм аларны Гадән бакчасыннан куып чыгарган (Яратылыш 3:16—19, 22—24).
9 Йәһвә Шайтанга хөкем чыгарганда, үз хакимлеген яңача күрсәтергә һәм яңа идарә итү органын булдырып, аның ярдәмендә үз биләмәләрендә кабат тынычлык һәм тәртип урнаштырырга җыенганын ачыклаган. Аллаһы Шайтанга: «Синең белән хатын-кыз арасына, синең токымың белән аның нәселе арасына дошманлык җебе сузачакмын. Аның нәселе сиңа сугып башыңны ярыр, син исә аны үкчәсеннән чагарсың»,— дигән (Яратылыш 3:15). Бу сүзләрдән шуны күрәбез: Йәһвә «нәселгә» хакимлек бирергә җыенган, һәм ул Шайтанны һәм аның ярдәмчеләрен юк итәргә һәм шулай итеп Аллаһының идарә итәргә хакы бар икәнен күрсәтәргә тиеш булган (Мәдхия 2:7—9; 109:1, 2).
10. а) Кем «нәсел» булып чыккан? б) Рәсүл Паул беренче пәйгамбәрлекнең үтәлеше турында нәрсә әйткән?
10 «Нәсел» — бу Гайсә Мәсих һәм аның белән бергә идарә итәчәк кешеләр булып чыккан. Алар барысы бергә Мәсих җитәкчелегендәге Аллаһы Патшалыгын тәшкил итә (Данил 7:13, 14, 27; Маттай 19:28; Лүк 12:32; 22:28—30). Әмма бу шунда ук ачылмаган. Изге Язмалардагы беренче пәйгамбәрлекнең үтәлеше «борынгы заманнардан бирле яшереп тотылган... сер» булып калган (Римлыларга 16:25, 26). Гасырлар дәвамында Аллаһыга тугры кешеләр түземсезлек белән бу сернең ачылуын һәм беренче пәйгамбәрлекнең үтәлүен көткәннәр, аның үтәлеше Йәһвә хакимлеген аклаячак (Римлыларга 8:19—21).
«Сер» әкрен генә ачыла бара
11. Йәһвә Ибраһимга нәрсә ачкан?
11 Вакыт узу белән Йәһвә әкрен генә «Аллаһы Патшалыгының серен» ача барган (Марк 4:11). Бу серне Йәһвә ачкан кешеләр арасында Ибраһим, «Аллаһы дусты», булган (Ягъкуб 2:23). Йәһвә аңа «синнән Мин бөек халык тудырачакмын» дигән. Соңыннан аңа: «Нәселеңнән... патшалар чыгар», һәм: «Синең нәсел орлыгың аша җир йөзендәге барлык халыклар мөбарәк кылыначак»,— дигән вәгъдә биргән (Яратылыш 12:2, 3; 17:6; 22:17, 18).
12. Шайтан токымы Туфаннан соң үзен нинди яктан күрсәткән?
12 Ибраһим яшәгән заманда кешеләр үз идарә итү төрләрен инде уйлап чыгара башлаган һәм башкалар өстеннән өстенлек итәргә тырышкан. Мәсәлән, Изге Язмаларда Нух оныгының улы Нәмруд турында болай диелгән булган: «Нәмруд җир йөзендә кыюлыгы белән дан алды. Раббы хозурында [«Йәһвәгә каршы», ЯД] ул кыю бер аучы иде» (Яратылыш 10:8, 9). Нәмрудны һәм үз-үзләрен идарәче дип атаган башка кешеләрне Шайтан курчак итеп уйнаткан. Алар һәм аларның ярдәмчеләре Шайтан токымының өлеше булып киткәннәр (1 Яхъя 5:19).
13. Йәһвә Ягъкуб аша нәрсә ачкан?
13 Шайтан идарәчеләрне кешеләр арасыннан сайларга тырышса да, Йәһвә нияте үз үтәлешенә якынлашып барган. Ибраһим оныгы Ягъкуб аша Йәһвә мондый сүзләр әйткән: «Хөкемдарлык тәхетеннән ул [Яһүд] һич төшмәс! Хуҗасы килгәнчегә кадәр аның хакимлек таягын кулдан ычкындырмас! Ил-халыклар аңа буйсынырлар» (Яратылыш 49:10). Бу пәйгамбәрлек буенча, «хөкемдарлык тәхетенең» Хуҗасы, ягъни хакимлек итәргә хакы булган Хуҗа килергә тиеш. Аның шулай ук «хакимлек таягын» алырга хакы, ягъни халыклар — бөтен кешелек — өстеннән идарә итәргә хакы бар. Кем бу Хуҗа?
«Хуҗасы килгәнчегә кадәр»
14. Йәһвә Давыт белән нинди килешү төзегән?
14 Йәһвә үз халкы өчен Яһүд нәселеннән сайлаган беренче патша бу Ишай улы Давыт булганa (1 Патшалык 16:1—13). Давытның хаталарына һәм кылган гөнаһларына карамастан, Йәһвә аңа үз илтифатын күрсәткән, чөнки Давыт Йәһвәнең хакимлеге ягында тугры торган. Йәһвә Давыт белән килешү төзегәндә, Гадән бакчасында әйтелгән пәйгамбәрлекне тагын да ачыклаган. «Мин синнән соң синең токымыңны куячакмын һәм аның патшалыгын ныгытачакмын»,— дигән Йәһвә Давытка. Әмма бу сүзләр Давыт улы һәм варисы Сөләйман турында гына түгел, чөнки килешүдә мондый сүзләр дә булган: «Мин аның патшалыгының тәхетен гасырларга урнаштырачакмын». Бу килешүдән күренгәнчә, вәгъдә ителгән Патшалык «токымы» Давыт нәселеннән киләчәк (2 Патшалык 7:12, 13).
15. Нинди мәгънәдә Яһүдия патшалыгын Аллаһы Патшалыгы дип санап була?
15 Давыттан патшалар нәселе башланган. Аларны баш рухани изге май белән майлаган. Шулай итеп, бу патшаларны майланганнар, ягъни мәсихләр, дип атап булган (1 Патшалык 16:13; 2 Патшалык 2:4; 5:3; 3 Патшалык 1:39). Алар турында алар Йәһвә тәхетендә утырганнар һәм Иерусалимда Йәһвә куйган патшалар булганнар дип әйтелгән (2 Паралипоменон 9:8). Шуңа күрә Яһүдия патшалыгы бу Аллаһы Патшалыгы булган дип әйтеп була һәм аның аша Йәһвәнең хакимлеге күрсәтелгән.
16. Яһүдия патшаларының идарәсе нәрсәгә китергән?
16 Патша һәм халык Йәһвә хакимлегенә буйсынганда, Ул аларны яклаган һәм фатихалаган. Сөләйман патша идарә иткәндә ил тынычлыкта һәм муллыкта яшәгән, бу Аллаһы Патшалыгының идарәсен пәйгамбәрлек итеп күрсәткән. Бу Патшалык идарә иткәндә кешелек тулысынча Шайтан тәэсиреннән котылачак һәм Йәһвә хакимлеге акланган булачак (3 Патшалык 4:20, 25). Кызганычка каршы, Давыт нәселеннән килгән күпчелек патшалар Йәһвә таләпләре буенча яшәмәгән, һәм халык потларга табынган һәм әхлаксыз тормыш алып барган. Б. э. к. 607 елда Яһүдия патшалыгын Бабыл иле җимергән. Моны Йәһвә рөхсәт иткән. Һәм Шайтан Йәһвәнең хакимлегенә ышанычны какшата алган кебек тоелган.
17. Давыт патшалыгы юк ителсә дә, Йәһвә әле дә хакимлек итә икәнен ничек күрсәткән?
17 Төньяк патшалык Исраилнең юк ителүе, аннан соң Давыт патшалыгының юкка чыгуы Йәһвә идарәсе уңышсыз булып чыккан дигәнне түгел, ә Шайтан тәэсире һәм кешенең Аллаһыдан бәйсезлеге нинди аяныч нәтиҗәләргә китерә икәнен күрсәткән (Гыйбрәтле сүзләр 16:25; Иремия 10:23). Йәһвә ул әле дә хакимлек итә икәнен күрсәтер өчен, Йәзәкил аша болай дигән: «Патша башлыгын алып куй һәм таҗны сал. [...] Бәреп төшерәчәкмен, төшерәчәкмен, төшерәчәкмен һәм, аның Хуҗасы килгәнче, ул булмаячак, һәм мин аңа бирәчәкмен» (Йәзәкил 21:26, 27). Бу сүзләрдән шуны күрәбез: вәгъдә ителгән «нәсел», Хуҗа, әле килергә генә тиеш булган.
18. Җәбраил фәрештә Мәрьямгә нәрсә турында әйткән?
18 Ә хәзер б. э. к. 2 елда булган вакыйгаларга күз салыйк. Палестина иленең төньягында, Гәлиләя өлкәсендәге Насара шәһәрендә Мәрьям исемле гыйффәтле кыз яши. Аның янына Җәбраил фәрештә килә. Ул Мәрьямгә болай ди: «Син буйга узарсың һәм Ир Бала табарсың, Аңа Гайсә дигән исем кушарсың. Ул бөек булачак, Аллаһы Тәгаләнең Улы дип аталачак. Раббы Аллаһы Аңа борынгы бабасы Давытның тәхетен бирәчәк, Ул Ягъкуб халкы өстеннән мәңгегә патшалык итәчәк, Аның патшалыгының ахыры булмаячак» (Лүк 1:31—33).
19. Нинди дулкынландыргыч вакыйгалар өчен вакыт якынлашты?
19 Ниһаять сернең ачылу вакыты килеп җиткән. Вәгъдә ителгән «нәселнең» төп Токымы тиздән килергә тиеш булган (Гәләтиялеләргә 4:4; 1 Тимутегә 3:16). Шайтан аны үкчәсенә чагачак, ә ул Шайтанның башын ярачак. Шулай итеп Шайтанның да, аның ярдәмчеләренең дә башкаларга инде тәэсире булмаячак. Токым шулай ук мондый ышандыру бирәчәк: Аллаһы Патшалыгы Шайтан китергән бар зыянны юк итәчәк һәм Йәһвә хакимлеге акланачак (Еврейләргә 2:14; 1 Яхъя 3:8). Гайсә моны ничек башкарачак? Ул безгә нинди үрнәк калдырган? Бу сорауларны киләсе мәкаләдә карап чыгарбыз.
[Искәрмә]
a Аллаһы сайлаган һәм Исраил белән идарә иткән беренче патша Шаул Ибнеямин нәселеннән булган (1 Патшалык 9:15, 16; 10:1).
Сез аңлата аласызмы?
• Ни өчен Йәһвәнең хакимлек итәргә хакы бар?
• Ни өчен Йәһвә Патшалык урнаштырырга булган?
• Йәһвә «серне» ничек әкрен генә ачкан?
• Давытның патшалыгы юк ителсә дә, Йәһвә әле дә хакимлек итә икәнен ничек күрсәткән?
[5 нче биттәге иллюстрация]
Ибраһим аша Йәһвә нәрсә ачкан?
[7 нче биттәге иллюстрация]
Ни өчен Давыт патшалыгының юкка чыгуы Йәһвә идарәсе уңышсыз булып чыккан дигәнне аңлатмый?