-
Нухның «борт журналы». Безнең өчен аның әһәмияте бармы?Күзәтү манарасы 2003 | 1 август
-
-
Ә хәзер Яшәеш 8:5—17 не укыгыз. Тауларның очлары ике ай ярым (73 көн) үткәч, «унынчы айның [июньнең] беренче көнендә» күренә башлаган (Яшәеш 8:5)b. Өч айдан (90 көннән) соң, Нух гомеренең «алты йөз беренче елында, беренче айның беренче көнендә», ягъни б. э. к 2369 елның сентябрь урталарында Нух «көймәнең түбәсен ачты». Шул чакта ул «җир йөзе кипкән» икәнен күрә алган (Яшәеш 8:13). Бер ай һәм 27 көн (57 көн) үткәч, «икенче айда, айның 27 көненә [б. э. к. 2369 елның ноябрь уртасына] җир кипте». Нух гаиләсе белән бергә көймәдән коры җиргә төшкән. Димәк, Нух һәм аның белән булган башкалар көймәдә бер ай елы һәм ун көн (370 көн) үткәргәннәр (Яшәеш 8:14).
-
-
Нухның «борт журналы». Безнең өчен аның әһәмияте бармы?Күзәтү манарасы 2003 | 1 август
-
-
b К. Кейль һәм Ф. Деличның «Еврей Язмаларына комментарийлар» дигән китабының (I том) 148 нче битендә болай дип әйтелә: «Күрәсең, көймә туктап, 73 көн үткәч, тау, дөресрәге Әрмән тауларының очлары, күренә башлаган. Көймә алар арасында туктаган булган».
-