Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp18 № 2 12-13 б.
  • Сез җирдә мәңге яши аласыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Сез җирдә мәңге яши аласыз
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2018 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • КЕШЕНЕҢ ГАҖӘЕП ТАБИГАТЕ
  • АЛЛАҺЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ НИЯТЕ
  • НИ ӨЧЕН БЕЗ ҮЛӘБЕЗ?
  • СЕЗ ҖИРДӘ МӘҢГЕ ЯШИ АЛАСЫЗ
  • Аллаһы нәрсә эшләгән?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2019 ел
  • Тормышның бөек максаты бар
    Кеше нәрсә өчен яши?
  • Җир өчен Алла нәрсә ниятләгән?
    Алла бездән нәрсә таләп итә?
  • Аллаһының нияте үтәләчәк!
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2018 ел
wp18 № 2 12-13 б.
Әни кеше үзенең кечкенә кызы белән

Сез җирдә мәңге яши аласыз

НИНДИ ИСКИТКЕЧ ӨМЕТ! Аллаһы безгә монда, җирдә мәңгелек тормыш вәгъдә итә. Әмма кайберәүләргә моңа ышану авыр. Алар: «Бар кеше үлә. Үлем — табигать законнарының берсе»,— дип әйтә. Башкаларның уйлавынча, кеше җирдә түгел, ә үлемнән соң күктә мәңге яши ала. Ә сез бу турыда нәрсә уйлыйсыз?

Башта Изге Язмалардан мондый өч сорауга җавап табыйк: кешенең искиткеч итеп барлыкка китерелгәненнән аның күпме яшәргә тиешлеге турында нәрсә белеп була? Аллаһының җиргә һәм кешеләргә карата беренче нияте нинди булган? Ни өчен кешеләр үлә башлаган?

КЕШЕНЕҢ ГАҖӘЕП ТАБИГАТЕ

Аллаһы барлыкка китергән җирдәге бөтен тереклек арасыннан кешеләр чыннан да бик нык аерылып тора. Ни өчен? Изге Язмаларда әйтелгәнчә, кешеләр генә Аллаһы «сурәтендә» һәм аңа «охшаш итеп барлыкка китерелгән» (Яратылыш 1:26, 27). Бу нәрсәне аңлата? Кешеләр Аллаһыга хас сыйфатларны, мәсәлән мәхәббәт, гаделлекне, чагылдыра ала.

Өстәвенә, кешеләрнең уйлау, фикер йөртү, әхлак нормаларын аңлау сәләтләре һәм Аллаһыны белергә теләкләре бар. Шуңа күрә без Галәмнең бөеклегенә, табигатьнең матурлыгына төшенә, сәнгать, музыка һәм поэзияне бәяли алабыз. Моннан тыш, кешеләр генә Аллаһы Тәгаләгә табына ала. Андый сәләтләр адәм улларын җирдәге башка тереклектән бик нык аерып тора.

Ә хәзер уйлап карагыз: Аллаһы безнең өчен 70—80 еллык тормыш кына ниятләгән булса, ул безгә шундый гаҗәеп сәләтләр һәм аларны чиксез үстерү мөмкинлеген бирер идеме? Шунысы ап ачык: Аллаһы безгә бу сыйфатларны һәм сәләтләрне без җирдә мәңге яшәсен өчен биргән.

АЛЛАҺЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ НИЯТЕ

Шулай да кайберәүләр Аллаһы кешеләрне җирдә мәңге яшәр өчен барлыкка китермәгән ди. Аларның фикере буенча, җир ул — вакытлыча яшәр өчен яратылган йортыбыз һәм монда без, сынау үтеп, Аллаһы белән күктә мәңге яшәргә лаекмы, юкмы икәнлегебезне күрсәтәбез. Әмма бу чыннан да шулай булган булса, Аллаһы җирдәге бөтен явызлык һәм газаплар өчен җаваплы булмас идеме? Ләкин Аллаһы андый түгел. Изге Язмаларда аның турында болай дип әйтелгән: «Аның бар юллары гадел. Ул — тугрылык Аллаһысы, һич тә гаделсезлек кылмый. Ул тәкъва һәм намуслы» (Канун 32:4).

Изге Язмаларда Аллаһының җиргә карата беренче нияте турында болай диелгән: «Күкләр — Йәһвәнеке, җирне исә ул адәм улларына биргән» (Зәбур 115:16). Әйе, Аллаһы җирне кешеләрнең мәңгелек матур йорты итеп барлыкка китергән һәм, без мәгънәле, мәңгелек тормыш алып барсын өчен, безгә бар кирәклесен биргән (Яратылыш 2:8, 9).

«Күкләр — Йәһвәнеке, җирне исә ул адәм улларына биргән» (Зәбур 115:16).

Аллаһының кешелеккә карата нияте Изге Язмалардан ап-ачык күренә. Ходай беренче ир белән хатынга болай дип кушкан: «Җир йөзен тутырыгыз... ...Җирдә хәрәкәт итүче барлык тереклек сезгә буйсынсын» (Яратылыш 1:28). Әйе, үзең яшәгән оҗмахны кайгырту һәм аны киңәйтү чыннан да хөрмәтле эш булган! Адәм белән Хауваны һәм аларның булачак токымнарын көткән мәңгелек тормыш күктә түгел, ә җирдә булырга тиеш булган.

НИ ӨЧЕН БЕЗ ҮЛӘБЕЗ?

Алайса, ни өчен без үләбез? Изге Язмалардан күренгәнчә, Аллаһының рухи угылларының берсе — соңрак Шайтан Иблис дип аталган фетнәче — Гадән бакчасында Аллаһы ниятен җимерергә тырышкан. Ничек итеп?

Шайтан безнең борынгы ата-анабыз Адәм белән Хауваны Аллаһыга каршы чыгарга котырткан. Иблис, Аллаһыны гаепләп, ул кешеләрнең хокукларын чикли: аларга нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнен үзләренә билгеләргә мөмкинлек бирми, дигән. Шунда алар, Шайтанга ияреп, Аллаһыга каршы күтәрелгән фетнәгә кушылган. Нәтиҗәсе нинди булган? Аллаһы алдан әйткәнчә, алар үлгән. Беренче ата-анабыз җирдәге оҗмахта мәңге яшәү мөмкинлекләрен югалткан (Яратылыш 2:17; 3:1—6; 5:5).

Адәм белән Хауваның фетнәсе бүгенге көнгә кадәр бар кешеләргә тәэсир итә. Аллаһы Сүзендә болай диелгән: «Дөньяга бер кеше [Адәм] аркылы гөнаһ, ә гөнаһ аша үлем үтеп кергән... һәм шулай итеп... үлем барлык кешеләргә күчкән» (Римлыларга 5:12). Без Аллаһының алдан билгеләнгән, кешегә аңлашылмаслык ниндидер планы аркасында түгел, ә беренче ата-анабыздан гөнаһ белән үлемне мирас итеп алганга үләбез.

СЕЗ ҖИРДӘ МӘҢГЕ ЯШИ АЛАСЫЗ

Гадәндәге фетнә Аллаһының җиргә һәм кешеләргә карата беренче ниятен боза алмаган. Аллаһы, камил мәхәббәт һәм гаделлек чагылдырып, безне гөнаһ белән үлем коллыгыннан азат итәргә булган. Рәсүл Паул моның турында болай дигән: «Гөнаһ өчен түләү — үлем, ә Аллаһының бүләге — Хуҗабыз Мәсих Гайсә аша мәңгелек тормыш» (Римлыларга 6:23). Яратудан чыгып, Аллаһы, «Улына [Гайсә Мәсихкә] иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен, үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16). Гайсә пәйгамбәр, үз тормышын корбан итеп биреп, йолым түләгән һәм шулай итеп Адәм югалткан бар нәрсәне кайтарганa.

Тиздән Аллаһының җирдәге оҗмахка кагылышлы вәгъдәләре чынга ашачак. Сез дә оҗмахта искиткеч шартларда яши аласыз. Моның өчен Гайсәнең мондый сүзләренә колак салырга кирәк: «Тар капкадан керегез, чөнки һәлакәткә илтүче юл иркен, капкасы да киң, һәм шул капкадан күпләр керә. Ә тормышка алып баручы юл тар, капкасы да кысан, һәм шул юлны азлар гына таба» (Маттай 7:13, 14). Ә сез нинди юлны сайларсыз? Сезнең киләчәгегез сезнең кулыгызда.

a Йолым һәм аның мәгънәсе турында күбрәк белер өчен, «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапның 27 нче дәресен карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган. Аны www.jw.org сайтыннан бушлай йөкләп була.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу