Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • wp20 № 3 14-15 б.
  • Аллаһы фатихаларын мәңге татып яшәгез

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһы фатихаларын мәңге татып яшәгез
  • Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2020 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсәнең могҗизалары. Син алардан нәрсә белә аласың?
    Күзәтү манарасы 2004 ел
  • Гайсәнең могҗизаларыннан өйрәнегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
  • Ул кешеләрне яраткан
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Аллаһы турында аның пәйгамбәрләреннән белеп була
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2020 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2020 ел
wp20 № 3 14-15 б.
Чыгышлары төрле булган кешеләр җирдәге оҗмахта бергәләп шатлана.

«Җир үз җимешен бирер, Аллаһы — безнең Аллаһыбыз безне фатихалар» (ЗӘБУР 67:6).

Аллаһы фатихаларын мәңге татып яшәгез

Аллаһы Ибраһим пәйгамбәргә вәгъдә иткәнчә, «җир йөзендәге барлык халыклар» аның токымнарының берсе аша фатиха алачак (Яратылыш 22:18). Нинди токым турында сүз бара?

Якынча 2 000 ел элек Аллаһы Ибраһим буыныннан булган Гайсә пәйгамбәргә гаҗәеп могҗизалар кылырга көч биргән. Бу могҗизалар шуны күрсәткән: Ибраһимга бирелгән вәгъдә Гайсә аша үтәләчәк (Гәләтиялеләргә 3:14).

Гайсә кылган могҗизалар ярдәмендә аның Аллаһы сайлаган һәм кешеләргә фатихалар китерәчәк кеше булуы ачыкланган. Алар аша шулай ук Аллаһының, кешелекне фатихалар өчен, Гайсәне ничек кулланачагы күренгән. Гайсәнең могҗизаларын карап чыгып, аның нинди кеше булганын белик.

Кеше хәленә керүчән. Гайсә авыруларны савыктырган

Бер тапкыр махаулы кеше Гайсәдән үзен савыктыруын үтенгән. Гайсә, аңа кагылып: «Телим! Тазарын»,— дигән. Тегенең махау чире шунда ук юкка чыккан (Марк 1:40—42).

Юмарт. Гайсә ач кешеләрне ашаткан

Гайсәнең кешеләрне ач килеш җибәрәсе килмәгән. Ким дигәндә ике тапкыр ул могҗизалы рәвештә, берничә икмәкне һәм берничә балыкны күбәйтеп, меңләгән кешене ашаткан (Маттай 14:17—21; 15:32—38). Ашагач, барысы да туенган, һәм әле артыгы да калган.

Кызганучан. Гайсә үлеләрне терелткән

Бер тол хатынның бердәнбер улы үлгән. Аның үзен кайгыртырдай беркеме калмаган. Гайсә, «аны бик кызганып», улын үледән терелткән (Лүк 7:12—15).

ҖИРДӘГЕ МӘҢГЕЛЕК ФАТИХАЛАР

Әйе, Гайсә күрсәткәнчә, Аллаһының кешелекне фатихалар өчен кодрәте бар. Тиздән, Гайсә үзе вәгъдә иткәнчә кабат килгәч, Аллаһы Тәгалә аның аша бөтен җир йөзендә тагы да зуррак могҗизалар кылачак!

Аллаһының Ибраһим пәйгамбәргә бирелгән вәгъдәсе үтәлгәч, җирдәге тормыш нинди булачак? Аллаһыны яраткан һәм ихтирам иткән кешеләр «җирне мирас итеп алачак һәм чиксез тынычлыктан зур рәхәтлек табачак» (Зәбур 37:11). «Үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак» (Ачылыш 21:4).

Җирдә тыныч шартларда мәңге яшәү чын фатиха булачак! Аллаһының идарәсе тиздән китерәчәк фатихалар турында күбрәк белер өчен, сезне www.jw.org сайтына керергә чакырабыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу