Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Кыз: «Әйе, риза»,— дип җавап бирде
    Күзәтү манарасы (таратыр өчен брошюра) 2016 | № 3
    • Бер кичне, ул үзенең су чүлмәген инде тутыргач, аның каршына олы яшьтәге бер кеше йөгереп килеп, аңардан: «Миңа чүлмәгеңнән бераз су эчәргә бирмәссеңме?» — дип сораган. Ул үз үтенечен зур хөрмәт һәм басынкылык белән әйткән! Рабига бу ирнең ерактан килгәнен аңлаган. Шуңа күрә су чүлмәген җилкәсеннән тиз генә төшереп, бу кешегә эчәргә биргән, һәм бер генә йотым түгел, ә туйганчы салкын, чиста су белән эчерткән. Рабига шулай ук аның якында гына ятучы ун дөясе дә барын күргән һәм аларны эчертер өчен улакта су булмаганына игътибар иткән. Таныш булмаган бу кеше аңа игътибар белән карап торган, аның күз карашында игелек чагылган. Һәм Рабиганың юмартлык күрсәтеп, кулыннан килгәннең барысын эшлисе килгән. Шуңа күрә ул: «Кая, дөяләреңне дә эчертим әле, туйганчы эчсеннәр»,— дип әйткән (Яратылыш 24:17—19).

      Игътибар иткәнсездер, Рабига ун дөяне эчертергә генә түгел, ә туйганчы эчертергә тәкъдим иткән. Сусаган бер дөя 100 литрга якын су эчә ала! Әгәр дә бар ун дөя сусаган булса, Рабигага берничә сәгать авыр эш башкарырга туры килер иде. Әмма соңрак ачыкланганча, дөяләр бик сусаган булмаган икәнa. Ләкин Рабига дөяләрне эчертергә булгач, моның турында белгәнме? Юк. Ул бу олы яшьтәге кешегә кунакчыллык күрсәтер өчен авыр эш башкарырга әзер булган. Олы яшьтәге кеше Рабиганың тәкъдимен кабул иткән. Рабига чүлмәген су белән тутырып һәм аны улакка бушатып, тегендә-монда йөргәндә, ул аңа игътибар белән карап торган (Яратылыш 24:20, 21).

      Рабига Ибраһим хезмәтчесенең дөяләрен эчертә

      Рабига эшчән һәм кунакчыл булган

  • Кыз: «Әйе, риза»,— дип җавап бирде
    Күзәтү манарасы (таратыр өчен брошюра) 2016 | № 3
    • a Инде кич җиткән. Изге Язмаларда Рабиганың кое янында берничә сәгать булганы турында әйтелми. Рабига суны өйгә алып килгәннән соң гаиләсенең инде йоклап киткәне, я берәрсенең ни өчен ул тоткарлана икәнен белер өчен аның артыннан килгәне турында да сүз юк.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу