Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w10 1.7. 24-25 б.
  • Рәбика Йәһвәне сөендерергә тырышкан

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Рәбика Йәһвәне сөендерергә тырышкан
  • Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Рәбика Йәһвәне сөендереп торган
    Балаларыгызны өйрәтегез
  • Кыз: «Әйе, риза»,— дип җавап бирде
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2016 ел
  • Рабига — Аллаһының тугры һәм ашкынучан хезмәтчесе
    Күзәтү манарасы 2004 ел
  • Исхак яхшы хатын ала
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2010 ел
w10 1.7. 24-25 б.

Балаларыгызны өйрәтегез

Рәбика Йәһвәне сөендерергә тырышкан

РӘБИКА дигән исем бүген күп халыкларда кулланыла. Синең андый исемле берәр танышың бармы?a ~ Рәбика — дөньяда иң киң таралган китапта, Изге Язмаларда, искә алына. Ул күпләргә билгеле булган кешеләрнең берсе. Ә син аның турында нәрсә беләсең? ~ Рәбика турында белергә кирәк, чөнки аның үрнәге хак Аллаһы Йәһвәгә хезмәт итәргә булыша.

Изге Язмаларда Йәһвәгә хезмәт иткән хатын-кызлар турында әйтелә. Аларның икенчесе булып Рәбика искә алына. Ә кем беренчесе булган, син беләсеңме? ~ Ибраһимның хатыны Сара. Инде олы яшьтә Сара үзенең бердәнбер улын Исхакны тапкан. Рәбика Йәһвәне никадәр сөендерергә тырышкан һәм ул Исхак белән ничек танышкан? Әйдә, хәзер моны карап чыгыйк.

Аллаһы Ибраһим белән Сарага Хараннан Кәнган җиренә күчәргә кушканнан соң, 60 тан артык ел уза. Ибраһим белән Сара картайгач, Аллаһы алар бала тудырачак һәм аңа Исхак дигән исем бирәчәк дип вәгъдә итә. Ата-анасының Исхакны никадәр сөйгәнен күз алдына китер. Сара 127 яшендә үлгәч, Исхак моңа бик көенә. Ул вакытта Исхак инде үсеп җиткән ир-ат була. Ибраһимның Исхакка Кәнган җиреннән хатын аласы килми, чөнки алар Йәһвәгә гыйбадәт кылмый. Шуңа күрә ул үз хезмәтчесен, күрәсең, Элигызырны, Исхакка хатынны Ибраһим туганнары арасыннан сайлар өчен, Харанга җибәрә. Бу җир 800 километр ераклыкта урнашкан була! (Яратылыш 12:4, 5; 15:2; 17:17, 19; 23:1).

Вакыт узгач, Элигызыр Ибраһимның башка хезмәтчеләре белән бергә, ун дөягә кәләш өчен әзерләнгән бүләкләр төяп, Харанга килеп җитә. Алар кое янында туктала, чөнки Элигызыр шуны белә: кешеләр көндез үз гаиләләре һәм хайваннары өчен су алырга дип кое янына килә. Элигызыр үзенә су эчәргә сорагач, Исхак өчен сайланган хатын: «Эч-эч, мин синең дөяләреңә дә эчәргә су бирермен»,— дигән сүзләрне әйтсен дип Аллаһыдан сорап дога кыла.

Рәбика дөяләрне эчертә

Нәкъ шулай була да! Кое янына «төскә-биткә чибәр» яшь Рәбика килә. Элигызыр эчәргә сорагач, ул: «Мин синең дөяләреңә дә суны туйганчы эчерим әле»,— дип әйтә. Рәбика «янәдән су алып килергә дип, коега таба ашыга». Элигызыр аңа «дәшмичә уйланып карап тора». Үзең уйлап кара: сусаган ун дөягә су эчертер өчен, Рәбикага 1 000 литр су ташырга туры килә!

Элигызыр Рәбикага матур-матур бүләкләр бирә һәм сораштырып, Рәбика Ибраһим туганы Батулның кызы икәнен ачыклый. Рәбика Элигызырны һәм аның дусларын үз әтисе йортына «төн кунар өчен» чакыра. Шуннан соң үзе, Кәнганнан Ибраһим җибәргән кунаклар турында хәбәр итәр өчен, алардан алдарак өйгә китә.

Рәбиканың абыйсы Лабан үз сеңлесенә бирелгән кыйбат бүләкләрне күргәннән соң һәм Элигызырның кем булуын белгәннән соң, аны өйгә чакыра. Әмма Элигызыр: «Ни өчен килгәнлегемне аңлатмый торып, ашарга утырмаячакмын»,— дип әйтә һәм Ибраһимның аны ни өчен җибәргәнен аңлатып бирә. Батул, аның хатыны һәм Лабан Исхак белән Рәбиканың никахлашуына каршы тормый һәм ризалаша.

Ашаганнан соң, Элигызыр һәм башка хезмәтчеләр йокларга ята. Иртән Элигызыр: «Инде миңа әфәндем хозурына кайтып китәргә рөхсәт итегез»,— дип әйтә. Ләкин Рәбиканың әнисе һәм абыйсы аларны «бер ун көн генә булса да» үзләре белән калырга үтенә. Алар Рәбикадан Элигызыр белән бергә шунда ук китәргә ризамы дип сорагач, Рәбика: «Риза»,— дип җавап бирә. Ул шунда ук Элигызыр белән юлга чыга. Исхак йортына кайткач, ул аның хатыны булып китә (Яратылыш 24:1— 58, 67).

Рәбика һәм аның хезмәтчеләре дөяләргә атланып китәләр

Рәбика үз гаиләсен һәм дусларын калдырып, ерак җиргә китә. Ул, бәлки, аларны башка беркайчан да күрмәс. Аларны калдырып китү аңа җиңел булганмы, син ничек уйлыйсыңмы? ~ Әлбәттә, җиңел булмаган. Рәбика Йәһвәне сөендерергә теләгән, шуңа күрә Аллаһы аны фатихалаган. Һәм ул Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең борынгы әбиләренең берсе булып киткән. Без дә, Рәбика кебек, Йәһвәне сөендергән эшләрне башкарырга тырышып, фатихалар алачакбыз (Римлыларга 9:7—10).

a Әгәр сез бу мәкаләне бала белән бергә укыйсыз икән, тильда билгесе (~) шуны аңлата: пауза ясап баланы үз фикерен әйтергә дәртләндерергә кирәк.

СОРАУЛАР

  • Рәбика кем булган, һәм Элигызыр аны кайда очраткан?

  • Ни өчен Ибраһим Исхакның кәнганлы хатыннарга өйләнүен теләмәгән?

  • Рәбика яхшы хатын булачагын ничек күрсәткән?

  • Рәбика кебек булыр өчен, без нәрсә эшли алабыз?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу