Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g21 № 3 10-13 б.
  • Изге Язмалардан нәрсә белеп була?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Изге Язмалардан нәрсә белеп була?
  • Уяныгыз! 2021
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмаларда нәрсә әйтелми?
  • Аллаһы Галәмне кайчан барлыкка китерә башлаган?
    Рухи сорауларга җавап
  • Фән һәм Тәүраттагы хәбәр
    Тормыш яратылган булганмы?
  • Яратылыш 1:1: «Башлангычта Аллаһы күкләрне һәм җирне барлыкка китерде»
    Изге Язмалардагы шигырьләргә аңлатма
  • Тормыш ничек барлыкка килгән?
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2021
g21 № 3 10-13 б.

Изге Язмалардан нәрсә белеп була?

«Күкләр белән җирнең барлыкка китерелүе турындагы хәбәр менә шундый» (Яратылыш 2:4). Бу сүзләр Галәмнең һәм планетабызның барлыкка китерелүе турындагы хәбәргә нәтиҗә буларак китерелә. Бу хәбәр фәнни фактларга туры киләме? Берничә мисал карап чыгыйк.

Башлангыч: физик күкләр һәм Җир барлыкка китерелгән

Галәм һәрвакыт булганмы?

Яратылыш 1:1 дә болай дип әйтелә: «Башлангычта Аллаһы күкләрне һәм җирне барлыкка китерде».

XX гасырның урталарына кадәр күп кенә галимнәр Галәм һәрвакыт булган дип уйлаган. Әмма соңгы ачышлар нигезендә галимнәрнең күбесе Галәмнең башлангычы булган дигән нәтиҗәгә килә.

Башта Җир нинди булган?

Яратылыш 1:2, 9 буенча, борынгы вакытта «җир әле оешып бетмәгән һәм буш» булган һәм аны сулар каплаган.

Бу сүзләр заманча фәнни ачышларга туры килә. Биолог Патрик Ших әйтүе буенча, элек Җирдәге атмосфера кислородсыз булган һәм Җирнең үзендә бернәрсә булмаган. «Астрономия» журналында: «Соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, борынгы Җирне су каплаган булган һәм коры җир күренмәгән»,— дип әйтелә.

Вакыт узу белән, атмосфера ничек үзгәргән?

Яратылыш 1:3—5 буенча, яктылык атмосферага үтә башлаганда, аның чыганагы Җирдән әле күренмәгән. Кояш һәм Ай соңрак кына Җирдән күренә башлаган (Яратылыш 1:14—18).

Изге Язмаларда җирдәге тормыш букваль алты 24 сәгатьлек тәүлек эчендә барлыкка китерелгән дип әйтелми

Смитсон әйләнә-тирә мөһитне тикшерү үзәгенең белгечләре язганча, башта Җиргә кадәр чәчелгән яктылык кына ирешкән булган. Шул белгечләр болай ди: «Борынгы вакытта Җирне метан газы каплаган булган». Соңрак, «метан таралгач, күкнең зәңгәр булуы күренә башлаган».

Тереклек нинди тәртиптә барлыкка килгән?

1—Беренче көн: чәчелгән яктылык атмосферага үтә башлый (Яратылыш 1:3—5)

2—Икенче көн: җир су һәм куе пар белән капланган. Алар арасында ара барлыкка килә (Яратылыш 1:6—8)

3—Өченче көн: Җирне каплаган сулар кими, һәм коры җир күренә башлый (Яратылыш 1:9—13)

4—Дүртенче көн: Җирдән Кояш һәм Ай күренә башлый (Яратылыш 1:14—19)

5—Бишенче көн: Аллаһы үз төрләре эчендә үрчи алган суда йөзүче һәм күктә очучы тереклекне барлыкка китерә (Яратылыш 1:20—23)

6—Алтынчы көн: зур һәм кечкенә җир хайваннары барлыкка китерелә. Алтынчы көн ахырында беренче ир белән хатын барлыкка килә (Яратылыш 1:24—31)

Яратылыш 1:20—27 буенча, башта балыклар, кошлар, җирдә яшәүче хайваннар һәм ахыр чиктә кешеләр барлыкка китерелгән булган. Галимнәр уйлавынча, балыклар — имезүчеләргә кадәр күпкә алданрак, ә кешеләр күпкә соңрак барлыкка килгән.

Изге Язмаларда хайваннар вакыт узу белән үзгәрә алмый дип әйтелми

«Изге Язмалардагы Яратылыш китабының 1 нче бүлегендә язылган хәбәр кыска булса да, аның бүгенге фәнни ачышларга никадәр төгәл туры килгәне гаҗәпләндерә» (Джеральд Шредер, физик).

Изге Язмаларда нәрсә әйтелми?

Күпләр Изге Язмалардагы хәбәр фәнни ачышларга туры килми дип әйтә. Әмма андый фикер еш кына Изге Язмаларда язылганны дөрес аңламау аркасында туа.

Изге Язмаларда Галәмгә һәм Җиргә 6 000 яшь кенә дип әйтелми. Изге Язмаларда Галәм һәм Җир «башлангычта» барлыкка китерелгән булган дип кенә әйтелә (Яратылыш 1:1). Анда бу вакыйганың никадәр күптән булганы турында язылмаган.

Изге Язмаларда җирдәге тормыш букваль алты 24 сәгатьлек тәүлек эчендә барлыкка китерелгән дип әйтелми. Тәүратта кулланылган «көн» дигән сүз төрле вакыт чорларына карый. Мәсәлән, Яратылыш китабының 1 нче бүлегендә искә алынган алты иҗади «көн» Яратылыш 2:4 тә «көн» — «Йәһвәa Аллаһы җир һәм күкне яраткан көн» дип атала. Шулай итеп, Аллаһы Җирне барлыкка китергән алты иҗади «көннең» һәрберсе гаять озак вакыт дәвам итә алган.

Изге Язмаларда хайваннар вакыт узу белән үзгәрә алмый дип әйтелми. Яратылыш китабында хайваннар «төрләренә карап» барлыкка китерелгән дип әйтелә (Яратылыш 1:24, 25). Изге Язмаларда «төр» дигән сүз охшаш хайваннарның зур төркемен аңлата. Шуңа күрә «төр» эчендә зур төрлелек була ала. Бу бер урында яшәгән бер «төр» хайваннарның вакыт узу белән үзгәрешләре булырга мөмкин икәнен аңлата.

Сез нәрсә уйлыйсыз?

Шулай итеп, Изге Язмаларда Галәмнең башлангычы, Җирнең башта нинди булганы һәм тормышның барлыкка килүе турында гади һәм төгәл тел белән әйтелә. Алайса, Изге Язмалар бар нәрсәне барлыкка китергән Шәхес турында да төгәл әйтә алмыймы? Британия энциклопедиясендә болай дип әйтелә: «Тормыш табигатьтән өстен көч ярдәмендә барлыкка килгән дигән фикер бүгенге фәнни ачышларга каршы килми»b.

Уйлап карагыз

Яратылыш 1:1—2:4 не укыгыз. Бу хәбәрне барлыкка китерү турындагы борынгы мифлар белән чагыштырыгыз. Мәсәлән, бабыллылар Галәм һәм кешеләр бер алиһәнең мәетеннән һәм бер илаһның каныннан барлыкка килгән дип ышанган. Ә борынгы мисырлылар Ра илаһы кешеләрне күз яшьләреннән барлыкка китергән дип ышанган. Кытайда кайберәүләр, бер әзмәвер үлгәч, аның тәне җир элементларына әйләнгән, ә аның тәнендә булган борчалардан кешеләр барлыкка килгән дип уйлаган. Ап-ачык: Изге Язмалардагы хәбәр бу мифлардан бик нык аерылып тора һәм ул фәнгә туры килә.

«Галәм барлыкка китерелгәнме?» дигән дүрт минутлык видеоны карагыз. Аны табар өчен, jw.org сайтында аның исемен кертегез.

a Изге Язмалар буенча, Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме.

b Британия энциклопедиясе тормыш барлыкка китерелгән булган дигән фикерне якламый.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу