Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w18 апрель 3-7 б.
  • Чын азатлыкка алып баручы юл

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Чын азатлыкка алып баручы юл
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • КЕШЕЛӘРГӘ ЧЫН АЗАТЛЫК БИРЕЛӘ
  • ЧЫН АЗАТЛЫК ЮГАЛТЫЛГАН
  • ЧЫН АЗАТЛЫККА НИЧЕК ИРЕШЕРГӘ?
  • Йәһвәгә гыйбадәт кылучылар файдалана торган азатлык
    Бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылыгыз
  • Азатлык Аллаһысы Йәһвәгә хезмәт итегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
  • Йәһвә сине чын иреклеккә китерсен
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Ихтыяр иреге бүләген кадерләгез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
w18 апрель 3-7 б.
Адәм белән Хаува Гадән бакчасында

Чын азатлыкка алып баручы юл

«Угыл сезне ирекле итсә, сез чыннан да ирекле булырсыз» (ЯХЪЯ 8:36).

ҖЫРЛАР: 54, 36

СЕЗ АҢЛАТА АЛАСЫЗМЫ?

  • Ни өчен азатлыгыбыз чиксез түгел?

  • Кешеләр чын азатлыкны ничек югалткан?

  • Гайсә Мәсих нинди азатлык вәгъдә иткән һәм без бу азатлыкка ничек ия була алабыз?

1, 2. а) Азат булыр өчен, кешеләр нәрсә эшли? ә) Азатлык өчен көрәш нәрсәгә китерә?

БҮГЕН күп кенә кешеләр тигез хокуклар һәм азатлык өчен көрәш алып бара. Алар гаделсез мөгамәлә, тискәре мөнәсәбәт һәм ярлылыктан азат булырга тели, шулай ук сүз һәм сайлау иреген яклый. Ничек яшәргә һәм нинди карарлар кабул итәргә икәнлеген кешеләр үзләре билгеләргә тели.

2 Ирекле булыр өчен, кешеләр, ризасызлык белдереп, протестлар, демонстрацияләр оештыра һәм хәтта революцияләр күтәрә. Әмма алар үз максатларына ирешәме? Юк. Еш кына андый чыгышлар газапка һәм хәтта үтерешкә китерә. Бу Сөләйман патша әйткән сүзләрнең дөреслеген раслый. Ул болай дигән: «Кешенең башка кеше өстеннән хакимлек итүе зыян гына китергәнен аңладым» (Вәг. 8:9).

3. Чын бәхеткә ирешер өчен, нәрсә эшләргә?

3 Шәкерт Ягъкуб бәхетле һәм ирекле булыр өчен нәрсә эшләргә кирәклеген болай дип аңлаткан: «Әмма азатлык китерә торган камил канунны игътибар белән тикшерүче һәм аны тотучы... ...Бәхетле булачак» (Ягък. 1:25). Бу «камил канунны» Йәһвә биргән. Аллаһы чын бәхет белән канәгатьлек ачкычы нәрсәдә икәнен бик яхшы белә. Ул беренче парга, Адәм белән Хаувага, бәхетле тормыш алып барыр өчен бар нәрсәне биргән — шул исәптән азатлыкны да.

КЕШЕЛӘРГӘ ЧЫН АЗАТЛЫК БИРЕЛӘ

4. Адәм белән Хаува нинди азатлыкка ия булган? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

4 Яратылыш китабының беренче һәм икенче бүлекләреннән без Адәм белән Хауваның нинди гаҗәеп азатлыкка ия булганнары турында беләбез. Без бүген андый азатлык турында хыяллана гына алабыз. Беренче парга беркем һәм бернәрсә дә янамаган, ә гаделсезлек дигән сүз аларга хәтта таныш та булмаган. Алар ризык я эш турында борчылмаган, чирләмәгән һәм, беркөн үләрбез, дип кайгырмаган (Ярат. 1:27—29; 2:8, 9, 15). Андый шартларда яшәүләрен исәпкә алсак, Адәм белән Хауваның азатлыгы чиксез булган дип әйтеп буламы? Әйдәгез, моны белик.

Адәм белән Хаува Гадән бакчасында

5. Кешеләр азатлыктан файдалана алсын өчен, нәрсә кирәк?

5 Күпләр бүген, нәтиҗәләр турында уйламыйча, теләгән бар нәрсәне эшләүдә чын азатлык күрә. «Уорлд бук» энциклопедиясендә әйтелгәнчә, азатлык ул — «карар кабул итү һәм шул карар буенча эш итү мөмкинлеге». Анда шулай ук болай дип өстәлә: «Җәмгыять кешеләргә гаделсез, нигезсез я кирәкмәгән чикләр куймаса, юридик яктан алар азат булып санала». Димәк, җәмгыятьнең бар әгъзалары да азатлыктан файдалана алсын өчен, ниндидер чикләр барыбер кирәк, тик алар гадел булырга тиеш. Ләкин кем чикләрнең гадел, нигезле һәм кирәкле булу-булмавын билгеләргә хокуклы?

6. а) Ни өчен Йәһвә генә чиксез азатлыкка ия? ә) Кешеләрнең азатлыгы турында нәрсә әйтеп була?

6 Тулы, чиксез азатлыкка Йәһвә Аллаһы гына ия, чөнки ул бөтен нәрсәне барлыкка китергән. Ул Галәмнең чиксез кодрәтле Хакиме (1 Тим. 1:17; Ачыл. 4:11). Давыт патша сүзләреннән күренгәнчә, Йәһвә иң югары дәрәҗәгә ия. (1 Елъязма 29:11, 12 укы.) Кешеләрнең һәм рухи затларның азатлыгы исә билгеле бер мәгънәдә чикләнгән, чөнки иң баштан ук Йәһвә алар өчен кайбер чикләр куйган. Нинди кагыйдәләр һәм чикләр гадел, нигезле һәм дөрес икәнен Аллаһы гына билгеләргә хокуклы. Без моны танырга тиеш.

7. Нинди табигый ихтыяҗлар тормышыбызны ямьли?

7 Адәм белән Хаува азат булса да, аларның азатлыклары чикле булган. Бу чикләрнең кайберләре табигый ихтыяҗлар белән бәйле булган. Мәсәлән, аларга суларга, ашарга һәм йокларга кирәк булган. Югыйсә алар үләр иде. Әмма моның аркасында алар үз азатлыкларын югалтканмы? Әлбәттә, юк. Йәһвә ниятләгәнчә, бу ихтыяҗларны канәгатьләндерү аларга рәхәтлек кенә китергән (Зәб. 104:14, 15; Вәг. 3:12, 13). Безнең турында да шуны ук әйтеп була. Кем саф һава суларга, тәмле ризык ашарга һәм төнлә татлы йокларга яратмый?! Бу ихтыяҗларны канәгатьләндерергә мәҗбүр булсак та, без үзебезне ниндидер кысаларда кебек хис итмибез.

8. Йәһвә беренче кешеләргә нинди йөкләмә биргән һәм ни өчен?

8 Йәһвә Адәм белән Хаувага балалар тудырырга һәм, җирне тутырып, аның турында кайгыртырга кушкан (Ярат. 1:28). Ә бу йөкләмә аларны азатлыкларыннан мәхрүм иткәнме? Юк. Чынлыкта, беренче кешеләрнең Аллаһы ниятен үтәүдә катнашырга гаҗәеп мөмкинлеге булган. Ә Аллаһының нияте буенча, бөтен җир оҗмах булырга һәм анда камил кешеләр яшәргә тиеш булган (Ишаг. 45:18). Йәһвәгә буйсынган булсалар, Адәм белән Хаува гаилә тормышыннан мәңге шатлык табар иде. Әлбәттә, бүген берәр кеше никахка кермәскә я балалар тапмаска карар итсә, бу Аллаһыга буйсынмау дип саналмый. Шулай да күп кенә кешеләр, бу кайбер авырлыклар китерсә дә, никахка керергә һәм бала табарга карар итә (1 Көр. 7:36—38). Ни өчен? Чөнки алар бу бәхет һәм канәгатьлек китерәчәк дип ышана (Зәб. 127:3).

ЧЫН АЗАТЛЫК ЮГАЛТЫЛГАН

9. Ни өчен Яратылыш 2:17 дәге әмер гаделсез, мәгънәсез я акылсыз булмаган?

9 Йәһвә беренче парга тагын бер әмер биргән һәм шул әмергә буйсынмау нинди нәтиҗәләргә китерәчәген аңлаткан. Ул Адәмгә болай дигән: «Яхшылык белән яманлыкны таныту агачыннан ашама, чөнки аннан ашаган көнне, һичшиксез, үләчәксең» (Ярат. 2:17). Бу әмер гаделсез я акылсыз булганмы? Аңа буйсынып, кешеләр үз азатлыкларын югалтыр идеме? Һич тә юк! Изге Язмаларның кайбер белгечләре бу әмернең дөрес булуына һәм логикага туры килгәненә игътибар итә. Мәсәлән, аларның берсе Яратылыш 2:16, 17 дәге әмер турында болай дип язган: «Бу әмердән күренгәнчә, Аллаһы гына кешеләр өчен нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнлеген белә. Аллаһы яхшы дип санаган нәрсәләр кешеләргә тулы файда китерсен өчен, кешеләр аңа таянырга һәм буйсынырга тиеш. Тыңламаучан булсалар, аларга нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен үзләренә хәл итәргә туры килер иде». Ә моны хәл итү кешеләр өчен үтә авыр.

Хаува Адәмгә җимеш бирә; аларның тыңламаучанлыклары һәлакәткә китерә

Адәм белән Хауваның карары һәлакәткә китергән (9—12 нче абзацларны кара.)

10. Ни өчен ихтыяр иреге һәм әхлакый нормаларны билгеләү хокукы — төрле нәрсәләр дип әйтеп була?

10 Кайбер кешеләр Йәһвә Адәмгә теләгән нәрсәләрен эшләргә рөхсәт итмәгән дип саный. Әмма алар, күрәсең, шуны аңлап бетермидер: ихтыяр иреге һәм яхшылык белән яманлык нормаларын билгеләү хокукы — төрле нәрсәләр. Адәм белән Хаува Аллаһыга буйсыныргамы, юкмы икәнен сайлый алган. Әмма Йәһвә генә нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен билгеләргә хокуклы булган. Гадән бакчасындагы «яхшылык белән яманлыкны таныту агачы» шуны символлаштырган да (Ярат. 2:9). Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: кайчак без карарларыбызның нинди нәтиҗәләргә китерәчәген төгәл белмибез. Менә ни өчен кайбер кешеләр иң яхшы ниятләрдән чыгып билгеле бер карар кабул итә, әмма соңыннан бу карар аркасында газап чигә (Гыйб. сүз. 14:12). Әйе, сәләтләребез һәм мөмкинлекләребез чикле, шуңа күрә кешеләр Аллаһыга буйсынырга тиеш. Гадән бакчасындагы махсус агачтан ашамаска кушып, Йәһвә Адәм белән Хауваны нәкъ шуңа өйрәтергә теләгән. Беренче пар Аллаһыга буйсынганмы?

11, 12. Ни өчен Адәм белән Хауваның карары һәлакәткә китергән? Мисал китерегез.

11 Кызганычка каршы, Адәм белән Хаува Йәһвәне тыңламаган. Шайтан Хаувага: «Күзләрегез ачылачак һәм сез яхшылык белән яманлыкны белеп, Аллаһы кебек булачаксыз»,— дип вәгъдә иткән, һәм Хаува аңа ышанган (Ярат. 3:5). Карарлары беренче кешеләргә күбрәк азатлык биргәнме? Һич тә юк. Аларга Йәһвәнең җитәкчелеген санга сукмау һәлакәткә китергәненә инанырга туры килгән (Ярат. 3:16—19). Ни өчен? Чөнки Аллаһы кешеләргә нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен билгеләргә сәләт тә, хокук та бирмәгән. (Гыйбрәтле сүзләр 20:24 һәм искәрмә; Ирмия 10:23 укы.)

12 Моны яхшырак аңлар өчен, мондый мисал карап чыгыйк. Билгеләнгән җиргә хәвеф-хәтәрсез барып җитәр өчен, пилот тиешле маршрут буенча очарга, самолеттагы навигация приборларын кулланырга һәм диспетчерлар белән бәйләнештә торырга тиеш. Ә инде бирелгән күрсәтмәләр буенча эш итмәсә һәм кайда теләсә, шунда очса, бу һәлакәткә китерер. Без дә Аллаһының күрсәтмәләренә колак салырга тиеш. Әмма Адәм белән Хаува шулай эшләмәгән. Моның нәтиҗәләре нинди булган? Һәлакәт! Карарлары аларның үзләренә дә, токымнарына да гөнаһ белән үлем китергән (Рим. 5:12). Әхлакый нормаларны үзләре билгели башлагач, беренче пар күбрәк азатлыкка ирешмәгән. Киресенчә, алар Йәһвә биргән чын азатлыкны югалткан.

ЧЫН АЗАТЛЫККА НИЧЕК ИРЕШЕРГӘ?

13, 14. Чын азатлыкка ничек ирешеп була?

13 Билгеле, азатлыкның күп уңай яклары бар. Әмма кайбер кешеләр чиксез азатлык турында хыяллана. Алар андый азатлыкка ия булган булса, бу аларга файда китерер идеме? Күз алдыгызга китерегез: дөньяда бернинди дә чикләр юк. Дөнья нәрсәгә әйләнер иде? «Уорлд бук» энциклопедиясендә болай дип әйтелә: «Төрле җәмгыятьләрдә һәм оешмаларда катлаулы кагыйдәләр бар. Аларның максаты — азатлыкны яклау һәм кирәкле чикләр кую». «Катлаулы кагыйдәләр» — бик төгәл әйтелгән! Санап бетергесез кануннарны аңлатыр өчен һәм дөрес кулланыр өчен, бихисап күп хокук белгечләре һәм судьялар кирәк!

14 Гайсә Мәсих чын азатлыкка ничек ия булырга икәнен аңлаткан. Ул болай дигән: «Минем сүзләремне тотасыз икән, сез чыннан да минем шәкертләрем, сез хакыйкатьне белерсез, һәм хакыйкать сезне ирекле итәр» (Яхъя 8:31, 32). Шулай итеп, чын азатлыкка ирешер өчен, ике адым ясарга кирәк: беренчедән, Гайсә өйрәткән хакыйкатьне кабул итәргә һәм, икенчедән, аның шәкерте булырга. Бу чын азатлыкка алып баручы юл. Без нәрсәдән азат ителергә тиеш? Гайсә болай дип әйткән: «Кем гөнаһ кыла, шул — гөнаһ колы. Шулай итеп, Угыл сезне ирекле итсә, сез чыннан да ирекле булырсыз» (Яхъя 8:34, 36).

15. Ни өчен Гайсә ярдәме белән генә без «чыннан да ирекле» була алабыз?

15 Гайсә үзенең шәкертләренә вәгъдә иткән азатлык кешеләр ия булырга теләгән һәркайсы азатлыктан да яхшырак. «Угыл сезне ирекле итсә, сез чыннан да ирекле булырсыз» дип әйткәндә, Гайсә иң куркыныч коллыктан — гөнаһ коллыгыннан — азат булу турында әйткән. Без нинди мәгънәдә гөнаһ коллары? Гөнаһ безне начар эшләр кылырга этәрә, шулай ук яхшы эшләр кылырга һәм фидакарьлек рухын чагылдырырга комачаулый. Гөнаһ канәгатьсезлеккә, җан әрнүенә, газапларга һәм ахыр чиктә үлемгә китерә (Рим. 6:23). Рәсүл Паул гөнаһның колы булу никадәр авыр икәнен аңлаган һәм шул коллыктан азат ителергә теләгән. (Римлыларга 7:21—25 укы.) Гөнаһ богаулары тулысынча юк ителгәч кенә, без Адәм белән Хаува ия булган чын азатлыкка ия була алачакбыз.

16. Киләчәктә без чын азатлыкка ничек ирешербез?

16 Гайсәнең «сүзләремне тотасыз икән» дигән сүзләре шуны күрсәтә: аның үзебезне азат итүен теләсәк, безгә, багышланган мәсихчеләр буларак, үз-үзебездән баш тартырга һәм Мәсих тәгълиматлары буенча яшәргә кирәк (Мат. 16:24). Гайсә вәгъдә иткәнчә, киләчәктә, йолым корбаны кешеләргә карата тулы мәгънәдә кулланылгач, без «чыннан да ирекле» булырбыз.

17. а) Чын бәхет белән канәгатьлекне без нәрсәдә табабыз? ә) Без киләсе мәкаләдә нәрсә карап чыгарбыз?

17 Гайсә Мәсихнең әмерләре буенча яшәү тормышыбызны мәгънәле итә һәм канәгатьлек китерә. Моннан тыш, без гөнаһ белән үлем коллыгыннан арына алырбыз. (Римлыларга 8:1, 2, 20, 21 укы.) Азатлыгыбызны акыллы кулланып, без азатлык Аллаһысы Йәһвәне данлыйбыз. Безгә моны яхшырак эшләргә нәрсә булышыр? Без моның турында киләсе мәкаләдән белербез.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу