Өченче бүлек
Ныклы никахка ике ачкыч
1, 2. а) Никах күпме дәвам итәргә тиеш? б) Бу ничек мөмкин?
АЛЛА, беренче ир-ат белән хатын-кызны никахта бергә кушканда, бернәрсә белән дә бу никахның вакытлыча гына булачагына күрсәтмәгән. Адәм белән Хаува гомер буена бергә яшәргә тиеш булганнар (Яратылыш 2:24). Тиешле никах өчен Алланың нормасы — бер ир-ат белән бер хатын-кызның берләшүе. Аерылышу өчен һәм шуннан соң кабаттан никахка керергә рөхсәт итүче Изге Язмаларга нигезләнгән бердәнбер сәбәп — ирнең яки хатынның яисә икесенең дә җенси әхлаксызлык кылуы (Маттай 5:32).
2 Әмма ике кеше бергә мәңге һәм бәхетле яши аламы? Әйе, һәм Изге Язмаларда ике мөһим фактор, яки ачкыч турында әйтелә, һәм алар ярдәмендә бу мөмкин. Бу ике ачкыч белән ир дә, хатын да кулланса, алар бәхеткә һәм күп фатихаларга ишек ачарлар. Бу нинди ачкычлар?
БЕРЕНЧЕ АЧКЫЧ
Бер-береңә мәхәббәт белән хөрмәт күрсәтү бәхетле никахка алып бара.
3. Ир белән хатынга мәхәббәтнең нинди өч төрен үстерергә кирәк?
3 Беренче ачкыч — ул мәхәббәт. Шунсы кызык: Изге Язмаларда мәхәббәтнең төрле төре турында әйтелә. Аларның берсе — берәр кешегә җылы шәхси бирелгәнлек; бу якын дуслар арасында була торган ярату (Яхъя 11:3). Икенчесе — туганнар бер-берсенә күрсәтә торган мәхәббәт (Римлыларга 12:10). Өченчесе — ир-ат белән хатын-кыз арасындагы романтик мәхәббәт (Гыйбрәтле хикәя 5:15—20). Әлбәттә, ир белән хатынга мәхәббәтнең бу өч төрен дә үстерергә кирәк. Ләкин мәхәббәтнең тагын дүртенче төре дә бар, һәм шул мәхәббәт барысыннан да мөһимрәк.
4. Мәхәббәтнең дүртенче төре нинди?
4 Инҗилнең төп чыганагы язылган телдә мәхәббәтнең дүртенче төре ага́пи дип атала. Бу сүз 1 Яхъя 4:8 дә кулланыла, анда: «Аллаһы — мәхәббәт ул»,— дип әйтелә. Чыннан да «беренче булып Аллаһы безне яратканга», «без [дә] яратабыз» (1 Яхъя 4:19). Мәсихче андый мәхәббәтне иң башта Йәһвә Аллага карата, соңыннан якыннарына карата үстерә (Марк 12:29—31). Ага́пи дигән сүз шулай ук Эфеслеләргә 5:2 дә кулланыла, анда: «Мәсих безне яраткан кебек, сезнең тормышыгыз белән дә мәхәббәт җитәкчелек итсен... Мәсих безнең өчен Үз тормышын бирде»,— дип әйтелә. Гайсә аның чын шәкертләре, мәхәббәтнең андый төрен күрсәтеп, аерылып торачаклар дигән: «Бер-берегезне яратуыгыздан [ага́пи] барысы да сезнең Минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:35). Шунсын да әйтик: бу сүз, ага́пи, 1 Көринтлеләргә 13:13 тә дә кулланыла: «Һәрвакыт булачак өч нәрсә: иман, өмет һәм мәхәббәт. Ә мәхәббәт [ага́пи] аларның иң бөеге».
5, 6. а) Ни өчен мәхәббәт иман белән өметтән бөегрәк? б) Мәхәббәтнең никахны дәвамлы итәргә ярдәм итәчәгенә кайбер сәбәпләр нинди?
5 Ни өчен мәхәббәтнең ага́пи дип аталган төре иман белән өметтән бөегрәк? Андый мәхәббәт Алла Сүзендә язылган принципларга — гадел принципларга нигезләнә (Мәдхия 118:105). Башкалар бу мәхәббәткә лаек яки юкмы, моңа да карамастан, аларга Алла карашы буенча дөреслек эшләү һәм игелек кылу турында риясыз кайгырту — менә нәрсәне аңлата ага́пи. Андый мәхәббәт ир белән хатынга Изге Язмалардагы мондый киңәшне тотарга мөмкинлек бирә: «Бер-берегезгә сабырлык күрсәтегез һәм, бер-берегезгә карата шикаятегез булса, бер-берегезне кичерегез; Мәсих [«Йәһвә», ЯД] сезне кичергән кебек, сез дә бер-берегезне кичерегез» (Көлессәйлеләргә 3:13). Яратучы ир белән хатын эчкерсез мәхәббәткә ия, һәм алар аны үстерәләр, чөнки «мәхәббәт [ага́пи] хисе барлык гөнаһларны каплар» (Гыйбрәтле хикәя 10:12б). Мәхәббәтнең хаталарны каплаганына игътибар итик. Ул аларны бетерми, чөнки камил булмаган кешеләр ялгышалар (Мәдхия 129:3, 4; Ягъкуб 3:2).
6 Ир белән хатын Аллага һәм бер-берсенә карата андый мәхәббәтне үстерсә, аларның никахы озын һәм бәхетле булачак, чөнки «мәхәббәт беркайчан да бетмәс» (1 Көринтлеләргә 13:8). Мәхәббәт «берләштереп, камиллеккә илтә» (Көлессәйлеләргә 3:14). Ничек сез, ир белән хатын, андый мәхәббәтне үстерә аласыз? Алла Сүзен бергә укып, аның турында фикер алышыгыз. Гайсә калдырган ярату үрнәген карап чыгыгыз, уйларыгызда һәм эшләрегездә Гайсәгә охшарга тырышыгыз. Моннан тыш, мәсихче җыелышларга йөрегез. Анда Алла Сүзен өйрәнәләр. Һәм Аллага, мәхәббәтнең бу бөек төрен үстерергә ярдәм итүен сорап, дога кылыгыз. Андый мәхәббәт — Алланың изге рухының җимеше (Гыйбрәтле хикәя 3:5, 6; Яхъя 17:3; Гәләтиялеләргә 5:22; Еврейләргә 10:24, 25).
ИКЕНЧЕ АЧКЫЧ
7. Хөрмәт итү нәрсәне аңлата, һәм никахта кем хөрмәт күрсәтергә тиеш?
7 Ике өйләнешкән кеше чыннан да бер-берсен яратса, бер-берсен хөрмәт тә итәчәкләр; хөрмәт итү — бәхетле никахка икенче ачкыч. Хөрмәт итү «башкалар белән исәпләшү, аларны олылау, ихтирам итү, зурлау» дигәнне аңлата. Алла Сүзендә бар мәсихчеләргә, шул исәптән ирләр белән хатыннарга, мондый киңәш бирелә: «Бер-берегездән уздырырга тырышып ихтирамлы булыгыз» (Римлыларга 12:10). Рәсүл Петер: «Ирләр, сезнең дә хатыннарыгыз белән тормыш итү турында белемегез булырга тиеш. Алар сездән көчсезрәк. Аларны хөрмәт итегез»,— дип язган (1 Петер 3:7). Хатынга «ирен хөрмәт итәргә» киңәш бирелә (Эфеслеләргә 5:33). Әгәр без кемнедер олыларга теләсәк, без бу кешегә игелекле булабыз, аның абруен һәм карашларын хөрмәтлибез, аның акылга ярашлы барлык үтенечләрен үтәргә тырышабыз.
8—10. Хөрмәт итү ничек никахны бәхетле һәм нык итә ала?
8 Никахларының бәхетле булуын теләгән кешеләр, «үзләре турында гына түгел, бәлки башкалар [тормыш иптәшләре] хакында да кайгыртып», аларны хөрмәтлиләр (Филиппуйлыларга 2:4). Алар үз файдалары турында гына уйламый, чөнки бу үз-үзеңне ярату булыр иде. Моның урынына аларга шулай ук тормыш иптәшләре өчен нәрсә яхшырак, шуның турында уйларга кирәк. Әлбәттә, алар тормыш иптәшләренең ихтыяҗларын беренче урынга куярга тиеш.
9 Хөрмәт итү ир белән хатынга карашларының каршылыгын танырга ярдәм итәчәк. Ике кеше бар нәрсәгә дә бертөрле караячак дип көтү — акылсызлык ул. Ир мөһим дип санаган әйбер хатын өчен алай ук мөһим дә түгелдер, шулай ук хатын яраткан нәрсәне ир яратмаска мөмкин. Ләкин, бу Йәһвәнең кануннары белән принципларына каршы килмәсә, ир дә, хатын да тормыш иптәшенең карашын һәм сайлавын хөрмәт итәргә тиеш (Филимунга 14 не чагыштырыгыз; 1 Петер 2:16). Алай гына да түгел, ир дә, хатын да тормыш иптәшен башкалар алдында яисә икәүдән-икәү булганда мыскыл итү яки шаяртулар белән түбәнсетмичә, аның абруен хөрмәт итәргә тиеш.
10 Әйе, Аллага һәм бер-береңә карата мәхәббәт һәм бер-береңне хөрмәт итү — бәхетле никахка үтә кирәкле ике ачкыч. Гаилә тормышының кайбер мөһим якларында аларны ничек кулланып була?
МӘСИХ БАШЧЫЛЫГЫНА ОХШАШ БАШЧЫЛЫК
11. Изге Язмалар буенча, никахта кем баш булып тора?
11 Изге Язмаларда ир-ат гаиләнең яхшы башлыгы булыр өчен кирәкле сыйфатлар белән барлыкка китерелгән булган дип әйтелә. Шуңа күрә ул үзенең хатыны белән балаларының физик һәм рухи иминлеге өчен Йәһвә алдында җаваплы. Аңа Йәһвә ихтыярын чагылдырган тирәнтен уйланган карарлар кабул итәргә һәм яхшы тәртиптә үрнәк булырга кирәк. «Хатыннар, ирләрегезгә Раббыга буйсынган кебек буйсыныгыз. Чөнки Мәсих иман итүчеләр бердәмлегенең Башы булган кебек, ир дә хатынның башы» (Эфеслеләргә 5:22, 23). Әмма Изге Язмаларда ир өстеннән дә хакимлеге булган баш бар дип әйтелә. Рәсүл Паул: «Моны белүегезне телим: һәр ирнең Башы — Мәсих, хатынның башы — ир, ә Мәсихнең Башы — Аллаһы»,— дип язган (1 Көринтлеләргә 11:3). Акыллы ир, үзенең өстеннән куелган баш Мәсих Гайсәдән үрнәк алып, башчылык итәргә өйрәнә.
12. Буйсынуда да, башчылык итүдә дә Гайсә нинди яхшы үрнәк биргән?
12 Гайсә өстеннән дә баш — Йәһвә бар, һәм Гайсә аңа тиешенчә буйсына. «Мин Үз ихтыярымны түгел, бәлки Мине Җибәрүченең ихтыярын эзлим»,— дип әйткән Гайсә (Яхъя 5:30). Нинди яхшы үрнәк! Гайсә — «Беренче Угыл, яратылганнарның барысыннан да өстенрәк» (Көлессәйлеләргә 1:15). Ул Мәсих булган. Ул майланган мәсихчеләр җыелышының Башы һәм Алла Патшалыгының бар фәрештәләрдән югарырак торган сайланган Патшасы булырга тиеш иде (Филиппуйлыларга 2:9—11; Еврейләргә 1:4). Ләкин үзенең шундый зур дәрәҗәсенә һәм югары киләчәгенә карамастан, Гайсә, кеше булып яшәгәндә, тупас, каты, яки үтә таләпчән булмаган. Ул залим булмаган һәм шәкертләренең аңа буйсынырга тиеш икәннәрен исләренә һәрвакыт төшереп тормаган. Гайсә кешеләргә, аеруча боекканнарга карата, ярату һәм мәрхәмәт күрсәткән. Ул болай дигән: «Авырлыктан җәфа чигүчеләр, һәммәгез дә Миңа килегез. Мин сезгә тынычлык бирермен. Минем камытымны үзегезгә киегез һәм Миннән өйрәнегез, чөнки Мин — юаш, басынкы күңелле; һәм сез тынычлык табарсыз. Чөнки Минем камытым уңайлы һәм йөгем җиңел» (Маттай 11:28—30). Гайсә белән аралашу шатлык китергән.
13, 14. Ярату күрсәткән ир, Гайсәдән үрнәк алып, башчылыкны ничек башкарачак?
13 Бәхетле гаилә тормышына омтылган ир, Гайсәнең яхшы сыйфатларын үрнәк итеп тотарга тырышса, яхшы эшли. Яхшы ир дорфа һәм боерыклар бирергә яратучан түгел, ул үзенең баш булуын дөрес булмаган юл белән — хатынын куркытырлык чара итеп кулланмаячак. Яхшы ир, киресенчә, хатынын ярата һәм хөрмәт итә. Әгәр Гайсә «басынкы күңелле» булган икән, димәк ирнең шундый булырга тагын да күбрәк сәбәпләре бар, чөнки ул, Гайсәдән аермалы буларак, хаталар ясый. Ир, ялгышканда, хатыны аны аңлар дип көтә. Шуңа күрә басынкы ир, аңа, бәлкем, «кичер, син хаклы идең» дигән сүзләрне әйтү җиңел булмаса да, хаталарын таный. Хатынга горур һәм үзсүзле ир башчылыгына караганда, басынкы һәм юаш ирнең башчылыгын хөрмәт итү күпкә җиңелрәк. Ирен хөрмәт иткән хатын, үз чиратында, ясаган хаталары өчен шулай ук гафу үтенә.
14 Алла хатын-кызны бик яхшы сыйфатлар белән барлыкка китергән, һәм хатын-кыз аларны никах бәхетле булсын өчен куллана ала. Акыллы ир моны таный һәм хатынына бу сыйфатларны күрсәтергә комачауламаячак. Күп хатын-кызларда кызгану хисе көчлерәк, һәм алар нечкә күңелле; бу сыйфатлар гаилә турында кайгыртыр өчен һәм кешеләр арасында үзара мөнәсәбәтләр үстерер өчен кирәк. Гадәттә хатын-кыз йорт ямьләндерүгә бик оста. Гыйбрәтле хикәя китабының 31 нче бүлегендә «игелекле хатын» турында бәян ителә. Бу хатынның яхшы сыйфатлары һәм сәләтләре күп булган, һәм алар аның гаиләсенә файда китергән. Ни өчен? Чөнки «андый хатынга ире бөтен йөрәге белән ышанган» (Гыйбрәтле хикәя 31:10, 11).
15. Ир ничек, Мәсих кебек, хатынына ярату һәм хөрмәт күрсәтә ала?
15 Кайбер халыкларда ирнең баш булуына чиктән тыш зур әһәмият бирелә, шуңа күрә иргә сорау бирү дә аны ихтирам итмәү дип санала. Аның өчен хатын кол кебек дип әйтеп була. Андый дөрес булмаган башчылык ирнең хатыны белән генә түгел, Алла белән дә мөнәсәбәтләрен боза. (1 Яхъя 4:20, 21 не чагыштырыгыз.) Икенче яктан, кайбер ирләр, өйдә хатыннарына өстенлек итәргә рөхсәт итеп, башчылыкны үз өсләренә алмый. Мәсихкә тиешенчә буйсынган ир андый авырлыкны хатынына йөкләми һәм аның абруен хөрмәт итә. Киресенчә, ул Гайсәнең фидакарь яратуын үрнәк итеп тота һәм Паулның мондый киңәше буенча эш итә: «Иман итүчеләр бердәмлеген яраткан һәм Үз тормышын корбан иткән Мәсих кебек, ирләр, сез дә хатыннарыгызны яратыгыз» (Эфеслеләргә 5:25). Мәсих Гайсә үз шәкертләрен шулхәтле нык яраткан ки, хәтта алар өчен үлгән дә. Яхшы ир шундый риясыз мөнәсәбәт үрнәгенә иярергә һәм, хатынына бик таләпчән булмыйча, аңа файда китерергә тырышыр. Ир Мәсихкә буйсынса һәм, Мәсих кебек, ярату белән хөрмәт күрсәтсә, хатынының аңа буйсынырга теләге булачак (Эфеслеләргә 5:28, 29, 33).
ХАТЫННЫҢ БУЙСЫНУЫ
16. Хатын ире белән үзара мөнәсәбәтләрендә нинди сыйфатлар күрсәтергә тиеш?
16 Адәм яратылганнан соң берникадәр вакыт үткәч, «Раббы Алла: „Адәмне ялгызын калдыру әйбәт түгел, үзенә тиң [«аны тулыландыручы», ЯД] бер ярдәмчене яратачакмын“,— диде» (Яратылыш 2:18). Алла Хауваны ярышташ хатын итеп түгел, ә «тулыландыручы» итеп барлыкка китергән. Никах бер-берсе белән ярышкан ике капитанлы корабльне хәтерләтергә тиеш булмаган. Ир ярату белән башчылык итәргә, ә хатын ярату, хөрмәт күрсәтергә һәм иргә теләп буйсынырга тиеш булган.
17, 18. Хатыны иренә нинди яклардан чын ярдәмче була ала?
17 Әмма яхшы хатынга, тыңлаучанлыктан тыш, башка сыйфатлар да хас. Ул иренең карарларын хуплый торган чын ярдәмче булырга тырыша. Әлбәттә, хатынга моны иренең карарлары белән ризалашкан вакытта эшләргә җиңелрәк. Ләкин хатын иренең карарлары белән риза булмаса да, аның ярдәме аркасында бу карарлар уңышлырак үтәләчәк.
18 Хатын иренә башка яклардан да яхшы баш булырга ярдәм итә ала. Ул аны тәнкыйтьләми яки аның белән һәрвакыт канәгать түгеллеген аңа сиздертеп тормый, ә моның урынына ул иренең башчылык итәр өчен куйган тырышлыклары өчен рәхмәтен белдерә ала. Ире белән аралашуда уңай караш күрсәтеп, хатынга шуны истә тотарга кирәк: «басынкы һәм тыныч рух» ире каршында да, «Аллаһы каршында» да «бик кыйммәтле» (1 Петер 3:3, 4; Көлессәйлеләргә 3:12). Ләкин ир хакыйкатьтә булмаса, нәрсә эшләргә? Һәрхәлдә, хатыннар Изге Язмаларда «Аллаһы сүзенә карата хурлык килмәсен өчен... үз ирләрен һәм балаларын яратырга, төпле, саф, яхшы хуҗабикә булырга һәм ирләренә күндәм булырга» чакырыла (Титуска 2:4, 5). Ә әгәр дә вөҗдан кушканча эш итәргә туры килсә, хакыйкатьтә булмаган ир, хатыны бөтенесен «басынкылык һәм ихтирам белән» аңлатса, аның карашын, бәлкем, күбрәк хөрмәт итәр. Хакыйкатьтә булмаган кайбер ирләрне хатыннарының «пакь һәм тәкъва яшәве... берсүзсез Аллаһы янына алып килгән» (1 Петер 3:1, 2, 15; 1 Көринтлеләргә 7:13—16).
19. Ире хатынына Алла канунын бозарга кушса, нәрсә эшләргә?
19 Ә ир хатынына Алла рөхсәт итмәгәнне эшләргә кушса, нәрсә эшләргә? Бу очракта хатын шуны истә тотарга тиеш: аның иң югары Хакиме — Алла. Аңа рәсүлләр үрнәге буенча эш итәргә кирәк. Хакимият кешеләре рәсүлләрне Алла канунын бозарга мәҗбүр иткәч, алар Рәсүлләр 5:29 да әйтелгәнчә эшләгәннәр: «Петер һәм башка рәсүлләр исә: „Без кешеләргә караганда күбрәк Аллаһыга итагатьле булырга тиешбез“[,— дип җавап бирделәр]».
ЯХШЫ АРАЛАШУ
20. Мәхәббәт белән хөрмәт итү нинди мөһим өлкәдә кирәк?
20 Мәхәббәт һәм тормыш иптәшеңне хөрмәт итү никахның тагын бер өлкәсендә — аралашуда мөһим. Яратучы ир хатыны белән аның эшләре, авырлыклары турында сөйләшә, аның төрле сорауларга карата карашлары белән кызыксына. Хатыны моңа мохтаҗ. Хатыны белән сөйләшергә вакыт бүлеп куйган һәм аның сөйләгәннәрен чынлап та тыңлаган ир шулай итеп аны яратуын һәм хөрмәт итүен күрсәтә (Ягъкуб 1:19). Кайбер хатыннар ирләре алар белән бик әз сөйләшә дип зарлана. Аяныч хәл. Дөрес, без яшәгән авыр вакытларда ирләргә, бәлкем, күп вакыт өйдән читтә эшләргә туры киләдер; авыр иктисадый хәл аркасында кайбер хатыннар да эшкә урнашырга мәҗбүр. Ләкин ир белән хатынга бер-берсенә вакыт бүлеп куярга кирәк. Югыйсә, алар бер-берсеннән ераклашырга мөмкин. Әгәр аларда никахтан тыш дусларча яхшы аралашу эзләргә теләк туса, бу җитди проблемаларга китерергә мөмкин.
21. Әдәпле сүзләр никахны бәхетле сакларга ничек ярдәм итәчәк?
21 Ир белән хатынның аралашу рәвеше мөһим. «Яхшы сүз... җан өчен татлы һәм сөякләр өчен шифалы» (Гыйбрәтле хикәя 16:24). Тормыш иптәшегез хакыйкатьтәме яки юкмы, Изге Язмалардагы мондый киңәш кулланырлык булып кала: «Сүзегез һәрвакыт ягымлы, мавыктыргыч һәм төпле булсын» (Көлессәйлеләргә 4:6). Берегезнең көне авыр булса, икенчегезнең берничә яхшы сүз белән теләктәшлек белдерүе бик тә вакытлы булачак. «Әдәпле [«Вакытында», ЯД] әйтелгән сүз — ялтыравык көмеш савыттагы алтын алма кебек» (Гыйбрәтле хикәя 25:11). Сөйләү рәвеше һәм сайлап әйтелгән сүзләр бик мөһим. Мәсәлән, ярсулы тон белән: «Ишекне яп!» — дияргә мөмкин. Ләкин тыныч, аңлаучан тавыш белән: «Зинһар, ишекне яп әле»,— дип әйтелгән «мавыктыргыч һәм төпле» сүзләр күпкә яхшырак.
22. Яхшы аралашу саклар өчен, ир белән хатынга бер-берсе белән нинди мөнәсәбәттә булырга кирәк?
22 Гаиләдә ягымлы сүзләр әйтелсә, җылы карашлар булса һәм йомшак кул хәрәкәтләре ясалса, яхшылык, аңлау һәм ягымлылык күрсәтелсә, шул чакта яхшы аралашу булачак. Яхшы аралашу сакларга тырышып, ир белән хатын үз ихтыяҗлары турында бер-берсенә сөйләргә оялмаячаклар, һәм өмет өзелгәндә яки стресс вакытында алар бер-берсенә юаныч һәм ярдәм чыганагы була алалар. Изге Язмаларда «курка торганнарны», ягъни боекканнарны «дәртләндерегез» диелгән (1 Тессалуникәлеләргә 5:14). Ирнең күңел боеклыгына бирелгән чагы һәм хатынның кайгы-хәсрәтле вакыты булырга мөмкин. Ир белән хатын бер-берсен «дәртләндерә» һәм ныгыта ала (Римлыларга 15:2).
23, 24. Фикер каршылыклары килеп чыкканда, мәхәббәт белән хөрмәт итү ничек ярдәм итә? Мисал китерегез.
23 Бер-берсен яратучы һәм хөрмәт итүче ир белән хатын һәрбер үзара килешмәүгә мөһим проблемага кебек карамаслар. Алар бер-берсенә «кырыс булмаска» тырышырлар (Көлессәйлеләргә 3:19). Аларның икесенә дә шуны истә тотарга кирәк: «йомшак җавап ярсуны басар» (Гыйбрәтле хикәя 15:1). Күңелендәге бар тойгыларын сиңа сөйләп биргән тормыш иптәшеңне кимсетмәс өчен һәм хөкем итмәс өчен сак булырга кирәк. Чөнки ул шулай итеп үз хисләрен белдергәндә, сиңа аның карашын яхшырак аңларга мөмкинлек ачыла. Карашлардагы каршылыкларны юк итәргә һәм бердәмлеккә килергә тырышыгыз.
24 Сара һәм Ибраһим белән булган очракны искә төшерик. Сара Ибраһимга бер проблеманы чишәр өчен киңәш биргән, ә Ибраһимга ул киңәш ошамаган. Шулай булса да, Алла Ибраһимга: «Сара сиңа ни әйтсә, шуны тыңла»,— дип әйткән (Яратылыш 21:9—12). Ибраһим тыңлаган һәм моның өчен фатихаланган булган. Шулай ук хатын иренә аның уенда булганнар белән туры килмәгән нәрсәләрне тәкъдим итсә, һәрхәлдә, ире аны тыңларга тиеш. Шул ук вакыт хатынга сөйләшүдә өстенлек итмәскә, ә иренең әйткәннәренә колак салырга кирәк (Гыйбрәтле хикәя 25:24). Әгәр ир яки хатын һәрвакыт аныңча булсын дип үз дигәнендә тора икән, бу ирдә яисә хатында мәхәббәт белән хөрмәт итү юк дигәнне аңлата.
25. Ир белән хатынга иң якын мөнәсәбәтләрендә бәхетле булырга нинди яхшы аралашу ярдәм итәчәк?
25 Яхшы аралашу шулай ук ир белән хатынның җенси мөнәсәбәтләрендә дә мөһим. Үз-үзеңне ярату һәм үз-үзеңне кулда тота алмау никахтагы бу иң якын мөнәсәбәтләргә бик зур зыян китерергә мөмкин. Ачыктан-ачык сөйләшү һәм түземлек күрсәтү бик кирәк. Әгәр ир дә, хатын да чын күңелдән бер-берсенең файдасы турында кайгыртса, аларның җенси тормышларында җитди проблемалар булмас диярлек. Тормышның бу өлкәсендә дә, башкаларында да «һичкем үзенә файдалыны түгел, бәлки башкаларга файдалыны эзләсен» (1 Көринтлеләргә 7:3—5; 10:24).
26. Һәрбер никахта яхшы һәм начар вакытлар булса да, Алла Сүзенә тыңлаучан булу ничек ир белән хатынга никахта бәхетле булырга ярдәм итәчәк?
26 Әйе, Изге Язмаларда шундый яхшы киңәшләр бирелә! Әлбәттә, һәрбер никахта яхшы һәм начар вакытлар булачак. Ләкин ир белән хатын Изге Язмаларда ачыла торган Йәһвә карашлары буенча эш итсәләр һәм үз мөнәсәбәтләрен принципларга нигезләнгән мәхәббәткә һәм хөрмәт итүгә корсалар, никахлары нык һәм бәхетле булачагына ышана алалар. Алар шулай итеп бер-берсенә һәм никахка Нигез Салучы Йәһвә Аллага хөрмәт күрсәтәчәкләр.