Син Йәһвәнең җитәкчелеген кабул итәрсеңме?
«Һәрбер ялган юлны күралмыйм» (МӘД. 118:128).
1, 2. а) Мисалдан күренгәнчә, нинди кисәтү өчен син рәхмәтле булыр идең, һәм ни өчен? б) Йәһвә үзенең хезмәтчеләренә нинди кисәтүләр бирә, һәм ни өчен?
КҮЗ АЛДЫҢА КИТЕР: сиңа билгеле бер урынга барып җитәргә кирәк. Ярдәм сорап, син юлны белгән ышанычлы дустыңа мөрәҗәгать итәсең. Ул юлны җентекләп аңлатканда, сиңа болай дияргә мөмкин: «Менә бу борылышта сак бул. Анда торган юл билгесе адаштыра ала. Бик күп кеше аңа карап адаша». Син аның киңәше өчен рәхмәтле булып, аның кисәтүенә колак салыр идеңме? Ниндидер мәгънәдә, Йәһвә шундый дуска охшаш. Мәңгелек тормышка ирешер өчен, ул безгә җентекле күрсәтмәләр бирә һәм шулай ук безне бозык юлга алып китә алган начар тәэсирләр турында да кисәтә (Кан. 5:32; Ишаг. 30:21).
2 Бу һәм алдагы мәкаләдә без Дустыбыз, Йәһвә Аллаһы, безне кисәткән кайбер куркыныч якларны карап чыгарбыз. Әйдәгез онытмыйк, Йәһвә андый кисәтүләрне безнең хакта кайгыртканга һәм безне яратканга бирә. Ул безнең мәңгелек тормышка ирешүебезне тели. Кешеләрнең начар тәэсирләргә бирелеп, дөрес юлдан читкә китүләрен күргәндә Йәһвәнең йөрәге әрни (Йәз. 33:11). Бу мәкаләдә без өч куркыныч якка игътибар итәрбез: 1) башкаларның тәэсире, 2) безнең теләкләр һәм 3) буш нәрсәләр. Безгә күктәге Атабызның бу куркыныч яклар турында биргән күрсәтмәләрен белергә кирәк. Аллаһы тарафыннан рухландырылган бер мәдхия җырлаучы Йәһвәгә: «Һәрбер ялган юлны күралмыйм»,— дигән (Мәд. 118:128). Синең турында да шуны ук әйтеп буламы? Әйдәгез андый хисләрне ничек көчәйтеп, тиешенчә эш итеп була икәнен карап чыгыйк.
Күпчелеккә иярмә
3. а) Ни өчен барган юлың дөресме икәненә шикләнгәндә башкалар артыннан бару куркыныч булырга мөмкин? б) Чыгыш 23:2 дә нинди мөһим принцип бар?
3 Ерак юлга чыккач, барган юлың дөресме икәненә шикләнә башласаң, син нәрсә эшләр идең? Күпләрнең билгеле бер юл белән барганын күреп, бәлкем, син дә алар артыннан барырга теләрсең. Бу куркыныч. Бәлки, ул кешеләр син барган җиргә бармыйдыр яисә алар да синең кебек адашкандыр. Бу мисал исраиллеләргә бирелгән бер канунның нигезендә яткан принципны аңларга ярдәм итә. Хөкем эшләре каралганда, судьялар я шаһитләр «күпчелеккә иярү» куркынычыннан кисәтелгән булган. (Чыгыш 23:2 не укы.) Һичшиксез, камил булмаган кешеләр башкаларның басымына җиңел генә бирелеп, гаделлекне боза ала. Әмма «күпчелеккә иярмә» дигән принцип хөкем эшләренә карата гына кулланыламы? Һич тә юк.
4, 5. Ешуа белән Кәлеб күпчелеккә иярү басымына ничек дучар булган, һәм нәрсә аларга моңа каршы торырга ярдәм иткән?
4 Дөресен генә әйткәндә, безнең теләсә кайсы вакытта «күпчелеккә иярү» басымына дучар булуыбыз бар. Бу кинәт булырга һәм аңа каршы тору авыр булырга мөмкин. Мәсәлән, Ешуа белән Кәлебкә нинди басым кичерергә туры килгәне турында уйлан. Алар башка ун шымчы белән Вәгъдә ителгән җирне карарга барган. Әйләнеп кайткач, бу ир-атларның унысы бу җир турында начарны сөйләп, халыкның рухын төшергән. Алар, хәтта, ул җирнең кайбер яшәүчеләре фетнәчел фәрештәләр белән хатын-кызлардан туган нефилимлеләрнең, ягъни әзмәверләрнең, нәселеннән булган дип әйткән (Ярат. 6:4). Нинди мәгънәсез сүзләр! Ул явыз әзмәверләр күп гасырлар элек Туфанда юк ителгән булган; аларның балалары булмаган. Ләкин аз иманлы кешеләргә хәтта иң нигезсез фикерләр дә зур йогынты ясарга мөмкин. Ун шымчының начар хәбәре халыкны куркуга төшереп, каушаткан. Тиздән күпчелек кеше мондый нәтиҗәгә килгән: Йәһвә әйткәнчә, Вәгъдә ителгән җиргә керү хата булыр. Андый хәтәр хәлдә Ешуа һәм Кәлеб нәрсә эшләгән? (Сан. 13:25—33).
5 Алар «күпчелеккә иярмәгән». Халык дөресен тыңларга теләмәсә дә, Ешуа белән Кәлеб, хәтта аларга таш белән атып үтерү янаганда да, үз дигәнендә нык торып, күргәннәрен ничек бар шулай сөйләгән! Каян килгән аларга андый батырлык? Һичшиксез, аларның иманы нык булган. Кешеләрнең нигезсез сүзләре һәм Аллаһының какшамас вәгъдәләре арасындагы аерманы нык иманлы кешеләр ачык күреп тора. Соңрак бу ике ир-ат Йәһвәнең һәр вәгъдәсен үтәгәненә үз ышанычын белдергән. (Ешуа 23:14 не укыa.) Ешуа белән Кәлеб үзләренең тугры Аллаһысына бирелгән булган һәм имансыз күпчелеккә ияреп, аны рәнҗетергә теләмәгән. Шуңа күрә алар нык торуда безнең өчен искиткеч үрнәк булып тора (Сан. 14:1—10).
6. Нинди очракларда без «күпчелеккә иярү» басымына дучар булырга мөмкин?
6 Синең кайчан да булса «күпчелеккә иярү» басымына дучар булганың бармы? Бүген күпчелек кеше Йәһвәдән читләшкән һәм аның әхлакый нормаларыннан мыскыллап көлә. Күңел ачулар һәм ял итү турында әйткәндә, алар еш кына нигезсез карашларны яклый. Алар телетапшыруларда, киноларда һәм видеоуеннарда шулхәтле киң таралган әхлаксызлыкны, көч куллануны һәм спиритизмны зарарсыз дип әйтергә мөмкин (2 Тим. 3:1—5). Син үзеңә я гаиләңә күңел ачулар сайлаганда, башкаларның көчсез вөҗданнарына үз карарларыңа тәэсир итәргә һәм вөҗданыңны тәрбияләргә юл куясыңмы? Юл куйсаң, бу «күпчелеккә иярү» булмас идеме?
7, 8. а) Без «яхшылык белән яманлыкны аера» белү сәләтен ничек үстерәбез, һәм ни өчен бу каты кагыйдәләр җыентыгы буенча эш итүгә караганда файдалырак? б) Ни өчен күп кенә мәсихче яшьләрнең үрнәге сезгә шатлык китерә?
7 Йәһвә безгә карарлар кабул итәргә ярдәм итүче кыйммәтле бүләк биргән. Бу — барысын җентекләп уйлап, «яхшылык белән яманлыкны аера» белү сәләте. Без бу сәләтне «тормыш итү тәҗрибәсе», ягъни куллану, аша үстерәбез (Евр. 5:14). Күпчелекә иярү бу сәләтне үстермәс иде; каты кагыйдәләр җыентыгы да, вөҗдан буенча эш итәргә кирәк булганда, бу яктан ярдәм итмәс иде. Менә ни өчен безгә, мәсәлән, рухилыгыбызга зыян китерә алган китапларның, фильмнарның һәм Интернеттагы сайтларның исемлеге бирелми. Чөнки бу дөнья шулхәтле тиз үзгәрә ки, андый исемлекләрне төзегәннән соң шунда ук яңартырга кирәк булыр иде (1 Көр. 7:31). Ә иң начаррагы, без андый каты кагыйдәләр аркасында Изге Язмалардагы принципларны җентекләп һәм дога кылып бәяләп, бу принциплар нигезендә карарлар кабул итә алмас идек (Эфес. 5:10).
8 Әлбәттә, безнең Изге Язмаларга нигезләнеп, кабул иткән карарларыбыз кайчак башкаларга ошамаска мөмкин. Мәктәптә башкалар мәсихче яшьләргә көчле басым ясап, үзләре караганны карарга һәм эшләгәнне эшләргә этәрергә мөмкин (1 Пет. 4:4). Шуңа күрә, нык иманлы Ешуа белән Кәлебтән үрнәк алып, «күпчелеккә иярмәгән» мәсихче яшьләрне һәм олы яшьтәгеләрне күрү бик күңелле.
Йөрәгеңнең һәм күзләреңнең азгынлыгына иярмә
9. а) Ни өчен юлда капылт туган теләкләргә иярү куркыныч булырга мөмкин? б) Ни өчен Саннар 15:37—39 дагы канунны үтәү Аллаһы халкы өчен мөһим булган?
9 Икенче куркыныч безнең үзебездән килә. Моны мондый мисал аша күреп була. Син берәр билгеле җиргә юл тотасың ди. Картага карап тормыйча, син капылт туган теләкләреңә ияреп, үзеңә яхшырак булып күренгән һәр юлга борыла барасың. Алай эшләп, син барасы җиреңә барып җитәрсеңме? Әлбәттә, юк. Моны истә тотып, Йәһвәнең борынгы Исраилгә биргән тагын бер канунына игътибар итик. Исраиллеләрнең итәкләрендә «чуклар» һәм чук өстеннән «зәңгәр җеп» булырга тиеш булган. Бүген күпләр өчен бу канунны аңлау авыр. (Саннар 15:37—39 ны укы.) Әмма син моның ни өчен кирәк булганын беләсеңме? Ул канунны үтәү Аллаһы халкына үзләрен мәҗүси халыклардан читтә тотарга һәм алардан аерылып торырга ярдәм иткән. Бу Йәһвәнең хуплавын алып, югалтмас өчен мөһим булган (Лев. 18:24, 25). Әмма бу канун шулай ук безне мәңгелек тормыш юлыннан читкә алып китә алган үзебездән килгән куркынычны ачыклый.
10. Йәһвә кеше табигатен яхшы белгәнен ничек күрсәткән?
10 Йәһвә үз халкына бу канунны биргәндә аның файдасын да күрсәткән: «Йөрәкләрегезнең һәм күзләрегезнең азгынлыгын тыңламассыз». Йәһвәгә кеше табигате яхшы билгеле. Ул күзләребез күргәннәре аша йөрәгебезнең, ягъни эчке асылыбызның, җиңел генә алданганын яхшы белә. Шуңа күрә Изге Язмаларда мондый кисәтү бар: «Кеше йөрәге бар нәрсәдән дә мәкерлерәк һәм дуамал. Кем аны белә ала?» (Ирем. 17:9). Йәһвәнең исраиллеләргә биргән кисәтүе никадәр урынлы булганын күрәсеңме? Ул исраиллеләр мәҗүси халыкларга караячак һәм күргәннәре аларны вәсвәсәгә тартачак икәнен яхшы белгән. Алар мәҗүсиләргә охшарга теләп, алар кебек уйлый, хис итә һәм эшли башлый алган (Гыйб. сүз. 13:20).
11. Күзләребез аша безнең ничек вәсвәсәгә бирелүебез бар?
11 Безнең көннәрдә дуамал йөрәгебезнең күзләребез ярдәмендә вәсвәсәгә бирелүе хәтта җиңелрәк тә. Без тән теләкләрен канәгатьләндерүгә омтылган дөньяда яшибез. Шуңа күрә Саннар 15:39 дагы принципны ничек кулланып була? Мәсәлән, мәктәптәге, эштәге кешеләр я башкалар көннән-көн тыйнаксызрак киенсә, бу сиңа тәэсир итәрме? Син йөрәгеңнең һәм күзләреңнең азгынлыгына бирелеп, күргәннәреңә кызыгырсыңмы? Һәм аларча киенеп, үз нормаларыңны түбәнәйтергә теләк тумасмы? (Рим. 12:1, 2).
12, 13. а) Ярамаганны карарга омтылабыз икән, без нәрсә эшләргә тиеш? б) Башкалар өчен вәсвәсә булмаска безне нәрсә дәртләндерә ала?
12 Безгә үз-үзеңне тота белү сыйфатын үстерергә бик кирәк. Без ярамаганны карарга омтылабыз икән, тугры Әюбнең тәвәккәллеген исебезгә төшерик. Ул үз күзләре белән килешү төзегән, ягъни үз хатыныннан башка бернинди хатын-кызга романтик хисләр белән карамаска булган (Әюб 31:1). Шулай ук Давыт патша да тәвәккәллек белән: «Канунга каршы эшне күз алдымда тотмам»,— дигән (Мәд. 100:3). Безнең саф вөҗданыбызга һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезгә зыян китерә алган бар нәрсә — «канунга каршы» нәрсәләр. Бу шулай ук күзләребезне һәм йөрәгебезне гөнаһка этәрүче һәртөрле вәсвәсә дә булырга мөмкин.
13 Без үзебез дә, һичшиксез, башкаларны гөнаһ эшләргә котыртып, алар өчен ниндидер мәгънәдә «канунга каршы» нәрсә булырга теләмәс идек. Шуңа күрә без Аллаһының Изге Язмаларда язылган тыйнак һәм оялчанлык белән киенергә дигән киңәшенә җитди карыйбыз (1 Тим. 2:9). Тыйнак кием турында әйткәндә, безнең карашларыбыз башкаларныкыннан аерылып торырга мөмкин. Безгә башка кешеләрнең вөҗданнарын һәм хисләрен исәпкә алырга һәм үз теләкләребезне түгел, ә аларның җан тынычлыгын һәм иминлеген өстен куярга кирәк (Рим. 15:1, 2). Мәсихче җыелышта бу яктан яхшы үрнәк күрсәткән меңләгән яшьләр бар. Без алар белән горурланабыз, чөнки алар үз йөрәкләренең һәм күзләренең азгынлыгына иярмичә, бар нәрсәдә, хәтта киемнәре белән, Йәһвәгә ярарга тырышалар.
«Буш нәрсәләргә» иярмә
14. Шамуил «буш нәрсәләр» турында нинди кисәтү биргән?
14 Күз алдыңа китер, синең юлың зур чүл аша үтә. Син миражны күреп, аңа таба китсәң, нәрсә булыр? Бу үлемгә китерергә мөмкин. Йәһвә андый куркыныч турында яхшы белә. Исраиллеләрнең мисалын карап чыгыйк. Башка халыкларның патшалары булганга, алар үзләренә дә патша сораган. Чынлыкта, бу теләк җитди гөнаһ булган, чөнки бу Йәһвәне Патша буларак кире кагуга тиң булган. Йәһвә аларга патша куярга рөхсәт иткән булса да, ул аларны Шамуил пәйгамбәр аша «буш нәрсәләр» турында кисәткән. (1 Патшалык 12:21 не укыb.)
15. Исраиллеләр буш нәрсәләргә ничек ияргән?
15 Исраил халкы патша куелса, ул Йәһвәгә караганда реальрәк һәм ышанычлырак булыр дип уйлаганмы? Уйлаган булсалар, алар чыннан да буш нәрсәләргә ияргән! Һәм аларга Шайтанның күп кенә башка уйдырмаларына иярү куркынычы янаган. Патшалары аларны җиңел генә потка табынуга тарта алган. Күренгән нәрсәләр — таштан я агачтан ясалган илаһлар — бар нәрсәне барлыкка китергән күренмәгән Аллаһы Йәһвәгә караганда реальрәк һәм ышанычлырак дип уйлый потка табынучылар, һәм хата эшли. Рәсүл Паул әйткәнчә, потлар «бернәрсә түгел» (1 Көр. 8:4). Алар күрми, ишетми, сөйләшми һәм бернәрсә эшли алмый. Син аларны күреп, аларга кагыла аласың, ләкин аларга табыну чыннан да буш нәрсә, һәлакәткә генә китергән мираж, артыннан бару булыр иде (Мәд. 113:12—16).
16. а) Шайтан бүген күпләрне буш нәрсәләргә иярергә ничек этәрә? б) Ни өчен мал-мөлкәт, аеруча Йәһвә Аллаһы белән чагыштырганда, буш илаһ дип әйтеп була?
16 Шайтан һаман да кешеләрне оста итеп буш нәрсәләргә иярергә этәрә. Мәсәлән, бик күп кешеләрне ул материаль нәрсәләр иминлек бирә дип инандыра. Акча, мал-мөлкәт һәм акчалы эш күп нәрсәләргә юл ача кебек күренергә мөмкин. Әмма сәламәтлек беткәндә, экономика җимерелгәндә я афәтләр вакытында байлык ярдәм итә алырмы? Кеше, тормышның мәгънәсен күрмичә, мөһим сорауларга җавап тапмыйча, күңел бушлыгы сизгәндә байлык булышырмы? Ул үлемнән коткара аламы? Рухи ихтыяҗларны канәгатьләндерер урынына, мал-мөлкәт артыннан куып яшәсәк, өметебез өзеләчәк. Мал-мөлкәт бу яклардан ярдәм итми, ул буш нәрсә. Ахыр чиктә ул, хәтта физик яктан да иминлек бирми, чөнки кешенең хәзерге кыска гомерен озынайта алмый, авыручыларның һәм үлүчеләрнең санын да киметә алмый (Гыйб. сүз. 23:4, 5). Ә Аллаһыбыз Йәһвәгә тулысынча ышанып була! Аның белән якын мөнәсәбәтләрдә булсак кына, без чын иминлек табачакбыз. Нинди кыйммәтле фатиха бу! Буш нәрсәләргә ияреп, Йәһвәне беркайчан да калдырмыйк.
17. Карап чыккан өч куркыныч як турында әйткәндә, сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?
17 Тормыш юлыбызда Йәһвәнең Дустыбыз һәм Җитәкчебез булуы чыннан зур фатиха! Без алда да аның кисәтүләренә колак салсак, мәңгелек тормышка ирешәчәкбез. Бу мәкаләдә без өч куркыныч як турында белдек: күпчелеккә иярү, безнең теләкләребез һәм буш нәрсәләр. Киләсе мәкаләдә без Йәһвәнең тагын өч кисәтүенә игътибар итәчәкбез; алар безгә күпләрне ялгыштырган ялган юлларны нәфрәт итәргә һәм шул юллардан сакланырга ярдәм итәчәк (Мәд. 118:128).
[Искәрмәләр]
a Ешуа 23:14: «Йәһвә Аллаһыгыз сезгә әйткән барлык яхшы сүзләрнең берсе дә үтәлмичә калмады, сез моны бөтен йөрәгегез һәм бөтен җаныгыз белән беләсез. Алар барысы да үтәлде. Аларның берсе дә үтәлмичә калмады».
b 1 Патшалык 12:21: «Файда китермәүче һәм коткара алмый торган бернигә дә яраксыз илаһларга иярергә теләп, читкә тайпылмагыз, чөнки алар буш нәрсәләр».
Сез ничек уйлыйсыз?
Сез аста китерелгән шигырьләрдәге принципларны ничек куллана аласыз?
[11 биттәге иллюстрация]
Синең кайчак күпчелеккә иярү теләгең тумыймы?
[13 биттәге иллюстрация]
Ни өчен капылт туган теләкләргә иярү куркыныч?
[14 биттәге иллюстрация]
Син буш нәрсәләргә иярмисеңме?