«Таныш булмаган кешеләргә игелек күрсәтергә онытмагыз»
«Таныш булмаган кешеләргә игелек күрсәтергә онытмагыз» (ЕВР. 13:2, иск.).
1, 2. а) Чит илгә күченгән күп кенә кешеләр бүген нинди авырлыкларга очрый? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) ә) Рәсүл Паул мәсихчеләрне нәрсәгә өндәгән, һәм моның белән бәйле нинди сораулар туа?
УТЫЗ елдан артык вакыт элек, әле Йәһвә Шаһите булмаган чакта, Осей[1] исемле ир кеше Ганадан Европага күченгән. Ул болай дип исенә төшерә: «Күп тә үтмәстән, мин күпләрнең үземә карата гамьсез булганнарын аңладым. Климат шартлары да шулкадәр кырыс булыр дип мин һич тә көтмәгән идем. Аэропорттан чыккач, мин гомеремдә беренче тапкыр туңуның нәрсә икәнлеген сиздем, һәм елап җибәрдем». Яңа телне өйрәнү авыр бирелгәнгә, Осей бер елдан артык вакыт дәвамында яхшы эш таба алмаган. Үз йортыннан еракта яшәп, ул үзен ялгыз итеп хис иткән һәм туган якларын сагынган.
2 Уйлап карагыз: әгәр дә сез үзегез шундый хәлгә очрасагыз, башкаларның үзегезгә нинди мөгамәлә күрсәтүен теләр идегез? Милләткә я тән төсенә игътибар итмичә сезне, мәсәлән, Патшалык Залында ачык йөз белән каршы алсалар, сез әллә рәхмәтле булмас идегезме? Изге Язмалар мәсихчеләрне «таныш булмаган кешеләргә игелек күрсәтергә онытма[ска]» өнди (Евр. 13:2, иск.). Шуңа күрә, әйдәгез, мондый сорауларны карап чыгыйк: чит ил кешеләренә Йәһвәнең карашы нинди? Ни өчен безгә, бәлки, аларга карата карашыбызны үзгәртергә кирәктер? Алар җыелышыбызда үзләрен өйдәгечә хис итсеннәр өчен, без аларга ничек ярдәм итә алабыз?
ЙӘҺВӘНЕҢ АЛАРГА КАРАШЫ
3, 4. Чыгыш 23:9 буенча, Аллаһы үзенең борынгы халкыннан чит ил кешеләренә карата нинди мөгамәлә күрсәтүен көткән, һәм ни өчен?
3 Үз халкын Мисыр коллыгыннан азат иткәннән соң, Йәһвә исраиллеләргә кануннар биргән. Шул кануннар буенча исраиллеләр үзләренә кушылган башка халык кешеләренә кайгыртучанлык күрсәтергә тиеш булган (Чыг. 12:38, 49; 22:21). Чит ил кешеләре еш кына бөлгенлектә яшәгәнгә, Йәһвә алар турында кайгырткан. Мәсәлән, Канун аларга уңыш җыйганда калган башакларны җыярга рөхсәт иткән (Лев. 19:9, 10).
4 Килмешәкләрне хөрмәт итегез дигән боерык бирү белән чикләнер урынына, Йәһвә исраиллеләрне аларга карата мәрхәмәтле булырга өндәгән. (Чыгыш 23:9 укы.) Алар «чит ил кешесе булуның нәрсә икәнен» яхшы белгән. Әле коллыкка төшерелгәнчегә кадәр мисырлылар, күрәсең, милли горурлык һәм дини карашлар аркасында еврейләрдән читләшкән (Ярат. 43:32; 46:34; Чыг. 1:11—14). Исраиллеләр Мисырда чит ил кешеләре буларак тормышның ачысын татыган. Шулай да Йәһвә алардан чит ил кешеләре белән «җирле кеше кебек» мөгамәлә итүен көткән (Лев. 19:33, 34).
5. Чит ил кешеләренә карата Йәһвәнең карашын чагылдырырга безгә нәрсә ярдәм итәчәк?
5 Бүген дә Йәһвәнең җыелыш очрашуларыбызга йөргән чит ил кешеләренә я чыгышы белән башка илдән булган кешеләргә карата шундый ук кайгырту күрсәткәненә һич шикләнмәскә була (Кан. 10:17—19; Мал. 3:5, 6). Чит илдә яшәп, аларга дискриминация я тел киртәсе кебек авырлыклар кичерергә туры килә. Әгәр дә без моның турында уйлансак, аларга игелек һәм теләктәшлек күрсәтер өчен мөмкинлекләр эзләрбез (1 Пет. 3:8).
БЕЗГӘ АЛАРГА КАРАШЫБЫЗНЫ ҮЗГӘРТЕРГӘ КИРӘК ТҮГЕЛМЕ?
6, 7. Беренче мәсихчеләрнең күңелләрендә тирән тамырланган тискәре карашлардан арынырга өйрәнгәннәре нәрсәдән күренә?
6 Беренче гасырдагы мәсихчеләр күңелләрендә тирән тамырланган һәм яһүдләр арасында киң таралган тискәре карашлардан арынырга өйрәнгән. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә Иерусалимда яшәгән мәсихчеләр төрле җирләрдән килгән һәм яңа гына мәсихчеләр булып киткән кешеләргә кунакчыллык күрсәткән (Рәс. 2:5, 44—47). Башка җирләрдән килгән имандашларына күрсәткән кайгыртучанлыклары яһүд мәсихчеләренең «кунакчыллык», ягъни «таныш булмаган кешеләргә игелек» күрсәтү дигән сүзләрнең мәгънәсен яхшы аңлаганын күрсәткән.
7 Әмма беренче мәсихчеләрнең җыелышы үсә барганда, күрәсең, дискриминация аркасында бер киеренке хәл килеп чыккан. Грекча сөйләшүче яһүдләр үзләре арасындагы тол хатыннар белән гаделсез мөгамәлә иткәннәре турында зарланган (Рәс. 6:1). Бу мәсьәләдә эшне җайлау өчен рәсүлләр җиде ир-атны сайлаган. Алар барысына да ризыкның гадел итеп бүленүе өчен җаваплы булган. Грек исемле шушы ир-атларны бу эшкә билгеләп, рәсүлләр, күрәсең, беренче мәсихчеләр арасында килеп чыга алган һәртөрле киеренкелекне йомшартырга теләгән (Рәс. 6:2—6).
8, 9. а) Күңелебездә тискәре карашның я милли горурлыкның булуы нәрсәдән күренергә мөмкин? ә) Күңелебездән нәрсәне тамыры белән йолкып ташларга кирәк? (1 Пет. 1:22)
8 Аңлыйбызмы без моны, юкмы, культурабыз безгә көчле йогынты ясый (Рим. 12:2). Өстәвенә, без, мөгаен, күршеләребезнең, хезмәттәшләребезнең я сыйныфташларыбызның үзләреннән чыгышлары, милләтләре я тән төсе белән аерылып торган кешеләр турында кимсетү сүзләре әйткәнен ишетәбездер. Андый йогынты һәм тискәре карашлар безгә никадәр нык тәэсир итә? Ә берәрсе безнең милләтебез, мәсәлән, культурабызның кайбер үзенчәлекләре турында арттырып сөйләп, шаяртканда, без моңа ничек карыйбыз?
9 Кайчандыр рәсүл Петер яһүд булмаганнарга тискәре карашта булган, әмма тора-бара ул андый тискәре хисләрдән тулысынча арынган (Рәс. 10:28, 34, 35; Гәл. 2:11—14). Шул рәвешчә, әгәр дә без күңелебездә тискәре карашларның я милли горурлыкның тамыр җибәрә башлаганын сизсәк, безгә аларны йөрәгебездән аңлы рәвештә тамыры белән йолкып ташлар өчен тырышлыклар куярга кирәк. (1 Петер 1:22 укы.) Безгә бу яктан нәрсә ярдәм итә ала? Безнең беребез дә котылуга лаек түгел икәнлеге турында уйланып була. Кайсы милләттән булуыбызга карамастан, без барыбыз да камилсез (Рим. 3:9, 10, 21—24). Шулай булгач, ни өчен без үзебезне башкалардан өстен куярга тиеш? (1 Көр. 4:7) Безгә башкаларга рәсүл Паул караган кебек карарга кирәк. Ул майланган мәсихчеләргә болай дигән: «Сез инде чит кешеләр һәм чит ил кешеләре түгел, ә... Аллаһы гаиләсенең әгъзалары» (Эфес. 2:19). Чыгышлары белән бездән аерылып торган кешеләргә карата тискәре карашлардан арыну өчен куйган тырышлыкларыбыз безгә, һичшиксез, яңа шәхес булып киенергә ярдәм итәчәк (Көл. 3:10, 11).
ТАНЫШ БУЛМАГАН КЕШЕЛӘРГӘ НИЧЕК ИГЕЛЕК КҮРСӘТЕРГӘ?
10, 11. Моаблы Рут белән мөгамәлә иткәндә, Богаз Йәһвәнең карашын ничек чагылдырган?
10 Борынгыда яшәгән Богаз исемле кеше чит ил кешеләренә карата Йәһвәнең карашын чагылдырган. Бу аның моаблы Рут белән мөгамәлә итүеннән күренә. Урак өсте вакытында үз кырларын күзәтергә килгәч, Богаз уракчылар артыннан калган башакларны тырышып җыеп барган чит ил хатынын күрми кала алмаган. Муса кануны буенча Рутның башаклар җыярга тулы хакы булган булса да, ул моңа рөхсәт сораган. Моның турында ишеткәч, Богаз, киң күңеллелек күрсәтеп, аңа хәтта көлтәләрдән чыгарып җирдә калдырылган башакларны җыярга рөхсәт иткән. (Рут 2:5—7, 15, 16 укы.)
11 Шуннан соң булган сөйләшүдән Богазның Рут турында эчкерсез кайгыртканы һәм аның хәленә кергәне күренгән. Башта ул Рутка, кырдагы хезмәтче егетләр аңа тимәсен өчен, үзенең хезмәтче кызлары янында йөрергә тәкъдим иткән. Ул хәтта аның ашарына-эчәренә кайгыртып куйган. Өстәвенә, Богаз шушы ярлы килмешәк хатын белән үзен эре тотып түгел, ә аны тынычландырып сөйләшкән (Рут 2:8—10, 13, 14).
12. Башка халык кешеләренә карата күрсәткән игелегебез аларга ничек тәэсир итә ала?
12 Богазга Рутның үз каенанасы Нагомиягә карата күрсәткән риясыз мәхәббәтенә генә түгел, ә шулай ук Йәһвәгә хезмәт итә башлавы нык тәэсир иткән. Асылда, Богазның игелеге аша Исраил Аллаһысының «канатлары астына сыеныч» эзләп килгән бу килмешәк хатын-кызга Йәһвәнең тугры мәхәббәте күрсәтелгән (Рут 2:12, 20; Гыйб. сүз. 19:17). Бүген дә безнең игелекле мөнәсәбәтебез аша һәртөрле кешеләр хакыйкатьне кабул итеп, Йәһвәнең үзләрен никадәр нык яратканын тоя ала (1 Тим. 2:3, 4).
Патшалык Залына килгән чит ил кешеләрен без җылы каршы алабызмы? (13, 14 нче абзацларны кара.)
13, 14. а) Ни өчен без Патшалык Залына килгән чит ил кешеләрен җылы каршы алыр өчен тырышлыклар куярга тиеш? ә) Башка милләт кешесе белән сөйләшергә булганда туган кыенсыну хисләрен ничек җиңеп була?
13 Башка илдән килгән кешеләрне Патшалык Залында ачык йөз белән каршы алганда, без аларга карата игелек күрсәтәбез. Сезнең игътибар иткәнегез булгандыр, башка илдән яңа гына күчеп килгән кешеләр кайвакыт оялчан була һәм башкалардан читтә тора. Шулай ук тәрбияләре я иҗтимагый хәлләре аркасында, алар башка раса я милләт кешеләре янында үзләрен ким итеп хис итәргә мөмкин. Шуңа күрә аларга игелек һәм эчкерсез кызыксыну күрсәтер өчен, безгә беренче булып адым ясарга кирәк. Әгәр дә сез аңлаган телдә JW Language [джей дабл-ю лэнгвич] кушымтасы булса, аның ярдәмендә башка илдән күчеп килгән кешеләрнең туган телләрендә сәламләү сүзләрен өйрәнеп була. (Филипиялеләргә 2:3, 4 укы.)
14 Бәлки, сез башка милләт кешесе белән ничек әңгәмә корырга икәнен белми торып, кыенсынасыздыр. Мондый хис-тойгыларны җиңәр өчен аларга үзегез турында берәр нәрсә сөйләп була. Тиздән сез үзара охшаш якларыгыз аерылып торган якларыгыздан күпкә күбрәк икәнен һәм һәрбер культураның үзенә ярашлы көчле һәм көчсез яклары барлыгын аңларсыз.
АЛАРГА ӨЙДӘГЕЧӘ РӘХӘТ БУЛСЫН
15. Яңа илдәге тормышка ияләшә барган кешеләрне яхшырак аңларга нәрсә ярдәм итәчәк?
15 Башкаларга җыелышта үзләрен өйдәгечә хис итәргә ярдәм итәр өчен үзегезгә мондый сорау бирегез: «Чит илдә булган булсам, мин анда үземә нинди мөгамәлә күрсәтүләрен теләр идем?» (Мат. 7:12) Яңа илдәге тормышка ияләшә барган кешеләргә карата түземле булыгыз. Башта без аларның фикерләү рәвешен я тәртибен аңлап бетермәскә мөмкин. Әмма аларның культурабызга ияләшкәнен көтәр урынына, ник аларны нинди бар шундый килеш кабул итмәскә? (Римлыларга 15:7 укы.)
16, 17. а) Башка культурадан булган кешеләр белән яхшырак танышыр өчен нәрсә эшләп була? ә) Җыелышыбыздагы чит ил кешеләренә гамәли яктан нинди ярдәм күрсәтеп була?
16 Башка җирдән килгән кешеләрнең туган илләре һәм культуралары турында күбрәк белсәк, безгә алар белән аралашыр өчен уртак тел табарга җиңелрәк булачак. Мәсәлән, гаилә белән гыйбадәт кылу вакытында җыелышыбыздагы я территориябездә яшәгән кешеләрнең культуралары турында тикшерү үткәреп була. Алар белән якынрак танышыр өчен тагын бер мөмкинлек — кунакка чакыру. Йәһвә «башка халыкларга иман ишеген» ачкан икән, без дә чит ил халкыннан булган имандашларыбызга өебезнең ишекләрен ачарга тиеш түгелме? (Рәс. 14:27; Гәл. 6:10; Әюп 31:32)
Башка илдән күчеп килгәннәргә без кунакчыллык күрсәтәбезме? (16, 17 нче абзацларны кара.)
17 Башка илдән күчеп килгән гаилә белән бергә вакыт үткәрсәк, без, аларның үз культурабызга ияләшер өчен күпме көч сарыф иткәнен күреп, аларны тагы да күбрәк кадерләрбез. Без, мөгаен, тел өйрәнүдә алар гамәли ярдәмгә мохтаҗ икәнлеген күрербез. Ә, бәлки, без аларга башкача да ярдәм итә алырбыз, мәсәлән, туры килгән эш я яшәү урыны табарга булышырбыз. Күрсәтелгән ярдәмебез аларга бик нык тәэсир итәргә мөмкин (Гыйб. сүз. 3:27).
18. Чит илдән күчеп килгәннәр хөрмәт һәм рәхмәт белдерүдә кемнән үрнәк ала ала?
18 Әлбәттә, башка илдән күчеп килгән кешеләр яңа культурага ияләшер өчен кулларыннан килгәннең барысын эшләр. Рут бу яктан яхшы үрнәк булып тора. Беренчедән, ул башаклар җыярга рөхсәт сорап, яңа җирдәге гореф-гадәтләргә хөрмәт күрсәткән (Рут 2:7). Рут башаклар җыю хокукын гадәти хәл итеп кабул итмәгән һәм башкалар аңа берәр нәрсә бирергә бурычлы дип санамаган. Икенчедән, ул үзенә күрсәтелгән игелек өчен шунда ук үз рәхмәтен белдергән (Рут 2:13). Әгәр дә чит илдән күчеп килгән кешеләр шундый сыйфатлар чагылдырса, алар җирле халыкның да, имандашларының да хөрмәтен яуламый калмас.
19. Арабыздагы чит ил кешеләрен җылы кабул итәргә нинди сәбәпләребез бар?
19 Без юмарт игелекле Йәһвәнең төрле кешеләргә яхшы хәбәрне ишетергә мөмкинлек биргәненә бик шатбыз. Бәлки, үз илләрендә аларның Изге Язмаларны өйрәнергә я Йәһвә халкы белән иркенләп аралашырга мөмкинлекләре булмагандыр. Әмма хәзер аларның безнең белән аралашу мөмкинлеге ачылгач, без аларга безнең арабызда үзләрен чит-ят кешеләр кебек хис итмәс өчен булышырга тиеш түгелме?! Аларга һәрвакыт матди я гамәли яктан ярдәм күрсәтә алмасак та, игелек күрсәтеп, без Йәһвәнең аларга булган яратуын чагылдырабыз. Әйдәгез, Аллаһыдан үрнәк алып, арабыздагы чит ил кешеләрен җылы кабул итәр өчен көчебездән килгәннең барысын да эшлик (Эфес. 5:1, 2).
^ [1] (1 нче абзац) Исем үзгәртелгән.