-
Бу көн сезнең өчен истәлекле көн булсынКүзәтү манарасы 2013 | 15 декабрь
-
-
9. Чыгыш 12:6 буенча, Пасах бәрәнен кайчан суярга кирәк булган? («Тәүлекнең нинди өлешендә?» дигән рамканы да кара.)
9 Чыгыш 12:6 буенча, сарык бәрәнен «эңгер-меңгер төшүгә» суярга кирәк булган. Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә бу сүзләр «ике кич арасында» дип тәрҗемә ителә. Татар телендәге тәрҗемәдә исә «эңгер-меңгер төшүгә», «кич белән» һәм «кояш батканда» дигән сүзтезмәләр кулланыла. Шуңа күрә сарык бәрәнен 14 нисанның башында, ягъни кояш баткач, әмма әле якты булганда суярга кирәк булган.
10. Кайберәүләрнең фикеренчә, Пасах бәрәнен кайчан суйганнар, әмма нинди сорау туа?
10 Соңрак чалынырга тиешле сарык бәрәннәрен гыйбадәтханәгә китерә башлаганнар, ә бар корбаннарны чалыр өчен күп вакыт кирәк булган. Шуңа күрә берничә гасыр узгач, кайбер яһүдләр Чыгыш 12:6 да язылган күрсәтмәләр 14 нисанның азагына — көннең кичкә авышуыннан башлап кояш баюга кадәр — кагыла дип уйлый башлаган. Әмма исраиллеләр сарык бәрәннәрен 14 нисан азагында суйган булсалар, Пасах ризыгын кайчан ашар иде? Джонатан Клаванс исемле бер профессор болай дип әйткән: «Яңа көн кояш бату белән башлана, шуңа күрә корбаннарны 14 нисан көнне китерәләр, ләкин Пасах бәйрәмен үзен, Тәүратның Чыгыш китабында моның турында турыдан-туры әйтелмәсә дә, чынында 15 нисанда үткәрәләр һәм шул көнне кичке аш ашыйлар». Ул шулай ук болай дип язган: «Раввиннар әдәбиятында гыйбадәтханә [б. э. 70 елында] җимерелгәнче Седерне [Пасах бәйрәменең кичке ашын] ничек үткәргәннәр икәне турында хәтта читләтеп тә әйтелми». (Курсив безнеке.— Ред.)
-