Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w12 1.1. 24-29 б.
  • Ул акыллы, кыю һәм фидакарь булган

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ул акыллы, кыю һәм фидакарь булган
  • Күзәтү манарасы 2012 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ул «сөйләү вакытын» акыллылык белән билгеләде
  • Сабырлык гаделлеккә юл ачты
  • Ул кыюлык белән сөйләде
  • Ул Йәһвә һәм аның халкы хакына фидакарьлек рухын күрсәтте
  • Ул акыллы, кыю һәм фидакарь булган
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Ул Аллаһы халкын яклаган
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Ул үз халкын яклаган
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Эстер китабыннан игътибарга лаек фикерләр
    Күзәтү манарасы 2006 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2012 ел
w12 1.1. 24-29 б.

Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз

Ул акыллы, кыю һәм фидакарь булган

ЭСТЕР тәхеткә таба бара, аның йөрәге атылып чыккандай тибә. Шушан шәһәрендәге Фарсы патша сараеның патша урнашкан бүлмәсендә шулкадәр тыныч ки, Эстер хәтта аякларының җиргә тигән тавышын һәм үзенең затлы патша күлмәгенең шыштырдаганын ишетә. Ул патша сараеның мәһабәт колонналары яныннан үтә, аның баш өстендә Ливан агачыннан ясалган сырлы түшәм, әмма бу купшылыкны ул күрми. Аның бар игътибары тәхеттә утыручы кешедә, чөнки аның яшәячәге я үләчәге бу патшадан тора.

Эстернең үзенә таба килүен игътибар белән күзәтеп, патша үз кулындагы алтын таягын аңа таба сузды. Бу гади генә ишарә Эстер исән калачак дигәнне аңлата иде. Патша аның дөрес эшләмәгәнен, ягъни патшадан чакыру булмый торып үзе янына кергәнен кичерде. Тәхет янына килеп җиткәч, иренең мәрхәмәте өчен рәхмәтле Эстер, кулын сузып, таякның очына кагылды. (Эстер 5:1, 2)a.

Ахашверош патшаның тышкы кыяфәте аның исәпсез байлыкка һәм зур хакимлеккә ия булганын күрсәткән. Ул вакытта Фарсы патшалары кигән киемнәрнең хакы, безнең көннәрдәге акча белән исәпләсәк, йөзләгән миллион доллар тәшкил итәр иде дип санала. Шулай да Эстер иренең күзләрендә үзенә карата бер җылылык күрде. Ире аны үзенчә ярата иде. Ул: «Нәрсә булды, Эстер мәликә, нинди үтенечең бар? Сиңа патшалыгымның яртысын бирергә дә әзермен»,— диде (Эстер 5:3).

Эстер, үз халкын һәлак итүдән саклар өчен, патша янына килеп, үрнәк алырлык иман һәм кыюлык инде күрсәткән. Әлегә ул уңышлы булган, ләкин алда аны җитдирәк авырлыклар көткән. Патшаның якын киңәшчесе, хәйлә корып, патшаны Эстернең халкын һәлак итү эшенә катнаштырган, һәм Эстергә горур патшаны моңа ышандырырга кирәк булган. Моны ул ничек эшләгән? Аңардан нәрсәгә өйрәнеп була?

Ул «сөйләү вакытын» акыллылык белән билгеләде

Эстер патшага бу хәл турында аның сарай әһелләре алдында сөйләгәнме? Алай эшләгән булса, ул халык алдында патшаның да дәрәҗәсен төшерер иде, һәм Һәмәннең дә үзен ничек акларга я Эстернең сөйләгәнен ничек шик астына куярга икәне турында уйланыр өчен вакыты булыр иде. Эстер ничек эш иткән? Берничә гасыр элек акыллы Сөләйман патша болай дип язган: «Һәр эшнең... үз вакыты бар. [...] Дәшмәү вакыты бар һәм сөйләү вакыты бар» (Вәгазьче 3:1, 7). Эстернең үги әтисе, Аллаһыдан куркып яшәгән Мардокәй, күрәсең, аны андый акыллы принципларга өйрәткән. Шуңа күрә Эстер «сөйләү вакытын» дөрес билгеләргә кирәк икәнен яхшы аңлаган.

Эстер: «Әгәр хуҗам мәгъкуль күрсә, бүген мин аны, Һәмән белән бергә, үзем әзерләгән мәҗлескә чакырмакчы идем»,— диде (Эстер 5:4). Патша ризалашты һәм Һәмәнне үзе белән мәҗлескә алды. Эстернең акыллылык белән сөйләгәненә игътибар иттегезме? Ул иренең абруен төшермәгән һәм үзен борчыган хәлне сөйләр өчен уңайлырак вакыт һәм урын сайлаган.

Һичшиксез, Эстер мәҗлесне яхшылап әзерләде, чөнки бар нәрсәнең дә иренә мәгъкуль булуын тели иде. Мәсәлән, ул патшаның кәефен күтәрер өчен, мәҗлестә яхшы шәраб булуы турында кайгыртты (Мәдхия 103:15). Ахашверошка мәҗлес ошады һәм ул Эстердән аның үтенече турында сорады. Бәлки, «сөйләү вакыты» хәзер килеп җиткәндер?

Эстер алай уйламаган. Ул патша белән Һәмәнне икенче көнне дә мәҗлескә чакырган (Эстер 5:7, 8). Ни өчен ул озакка сузган? Патшаның әмере аркасында Эстернең халкы һәлак ителүгә дучар иде. Бөтен халыкның тормышы куркыныч астында булганга, Эстер өчен сөйләү вакытын дөрес билгеләү мөһим иде. Шуңа күрә ул бераз көтәргә һәм, тагын бер мөмкинлекне кулланып, патшага үзенең аны нык кадерләгәнен күрсәтергә булды.

Сабырлык югары бәяләнә, кешеләрнең азчылыгы гына аны күрсәтә ала. Мәсәлән, Эстер үзенең бик кайгырганына һәм патшага барысын да сөйләп бирергә теләгәненә карамастан, сабырлык белән тиешле вакытның килеп җитүен көткән. Без аңардан күп нәрсәгә өйрәнә алабыз. Безнең һәрберебезнең чишәргә кирәк булган авырлыклары бардыр. Андый проблемаларның берсен чишү өчен хакимлеге булган берәр кешегә мөрәҗәгать итәргә теләсәк, безгә Эстердән үрнәк алырга һәм сабыр булырга кирәк. Гыйбрәтле сүзләр 25:15 тә әйтелгәнчә, «сабырлык түрәне дә мәрхәмәтле булырга мәҗбүр итә; һәм татлы сүз сөякләрне җылыта». Без дә, Эстер кебек, сабырлык белән сөйләү вакытының килеп җитүен көтсәк һәм җылы сүзләр сайласак, сөяк кебек нык каршы килүләрне дә җимерә алачакбыз. Эстер Аллаһысы — Йәһвә — аны сабырлыгы һәм акыллылыгы өчен фатихалаганмы?

Сабырлык гаделлеккә юл ачты

Эстер сабыр булганга, вакыйгалар бер дә көтелмәгән якка борылды. Һәмән үзенең патша белән патшабикәнең илтифатын казанган дип уйлап, беренче көнне үткән мәҗлестән «шат һәм көр күңел белән чыкты». Сарай капкасы яныннан үткәндә, ул Мардокәйне күреп алды. Бу яһүд әле дә аның алдында тез чүкми иде һәм башын да җиргә кадәр ими иде. Әллә Мардокәй Һәмәнне хөрмәт итми идеме? Юк, бу алай түгел. Ул бары тик Йәһвә Аллаһы белән мөнәсәбәтләрен бозмаска һәм вөҗданын саф сакларга тели иде. Ничек кенә булмасын, Һәмәннең «Мардокәйгә карата ачуы... кабарды» (Эстер 5:9).

Һәмән Мардокәйнең үзен алай тотканы турында хатынына һәм дусларына сөйләгәч, алар аңа 22 метрдан артык биеклегендәге дар агачы әзерлә һәм патшадан шул агачка Мардокәйне асып куярга рөхсәт ал, дип әйттеләр. Һәмәнгә аларның тәкъдимнәре ошады һәм ул шунда ук агач әзерләргә кушты (Эстер 5:12—14).

Ул төнне патша рәтләп йоклый алмады. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «Ахашверош патшаның йокысы качты». Ул патшалыктагы язмалар китабын китертеп, аны үзе алдында укырга кушты. Бу китапта Ахашверош патшага каршы кул салырга ният корган ике кеше турында хәбәр бар иде. Ул андый хәлнең булганын һәм аны үтерергә теләүчеләрнең кулга алынганын һәм үлемгә хөкем ителгәнен искә төшерде. Ә аларның ниятләре турында патшага сөйләп бирүче кеше — Мардокәй — белән нәрсә булды? Кинәт кенә патша, Мардокәй бүләкләнгән идеме, дип сорады. Аның янындагы кешеләр аңа: «[Мардокәйгә] һичнәрсә эшләнмәде»,— дип әйттеләр (Эстер 6:1—3).

Дулкынланып китеп, патша үз түрәләре арасыннан сарайда кем бар икәнен һәм аңа бу хәлне төзәтергә кем ярдәм итә ала икәнен сорады. Һәм кем анда булган дип уйлыйсыз? Һәмән. Ул, күрәсең, патшадан Мардокәйне асып куярга рөхсәт алырга бик теләп, сарайга иртән-иртүк килгән булган. Әмма Һәмән үз үтенечен әйтергә дә өлгермәде, патша аңа сорау бирде. Ул аңардан үзенең илтифатын казанган кешене ничек бүләкләп була дип сорады. Һәмән патша аны күзендә тота дип уйлап, тантаналы бер йола уйлап чыгарды: андый кешене патша кия торган патшалык киеменә киендерсеннәр һәм патша атланып йөри торган атка утыртып, Шушан шәһәрен әйләнеп чыксыннар һәм аның турында, барысы да ишетерлек итеп, мактау сүзләрен кычкырып әйтсеннәр. Һәмән андый хөрмәт Мардокәйгә күрсәтелергә тиеш икәнен белгәч, аның йөзе бик үзгәргәндер! Ә Мардокәйгә күрсәтелгән хөрмәтне кем тормышка ашырырга тиеш булган? Шул ук Һәмән! (Эстер 6:4—10).

Һәмән үзе өчен хурлыклы булган патша әмерен теләр-теләмәс кенә үтәде дә өенә кайтырга ашыкты. Аның хатыны һәм дуслары вакыйгаларның андый якка борылышы Һәмәннең яһүд Мардокәй белән булган каршылыгында җиңеләчәгенә китерәчәк дип әйттеләр (Эстер 6:12, 13).

Эстер, патшага үтенечен әйткәнче, тагын бер көн сабырлык белән көткәнгә, вакыйгалар көтелмәгән якка борылган һәм Һәмәннең җиңелүенә башлангыч салган. Һәм кем белә, бәлки, Йәһвә Аллаһы үзе патшаны йокысыз калдыргандыр? (Гыйбрәтле сүзләр 21:1). Шуңа күрә Аллаһы Сүзендә «Аллаһыны көтәргә» кирәк дип әйтелгәненә гаҗәпләнәсе юк (Михей 7:7). Аллаһыны көтсәк, без Аллаһы проблемаларыбызны бездән яхшырак чишә икәнен күрербез.

Ул кыюлык белән сөйләде

Эстер патшаның түземлеген моннан ары да сынамаска һәм икенче көнне үткән мәҗлестә патшага барысын да сөйләп бирергә карар итте. Ләкин моны аңа ничек эшләргә? Патша Эстердән аның үтенече турында яңадан сорап, аңа сөйләргә мөмкинлек бирде (Эстер 7:2). Һәм бу Эстернең «сөйләү вакыты» иде.

Эстер, бәлкем, үз сүзләрен әйтер алдыннан Аллаһыга кыска догада мөрәҗәгать иткәндер. Аннан соң ул сүзен болай башлады: «Әй хуҗам, әгәр мин Синең күз алдыңда илтифат казансам, һәм, әгәр хуҗам мәгъкуль күрсә, минем теләгемә күрә миңа гомер бирелсен һәм, минем үтенечем белән, минем халкыма гомер бирелсен» (Эстер 7:3). Шуңа игътибар итегез: Эстер патша чыгарган карарларны хөрмәт иткән, һәм патшаны моңа ышандырган. Никадәр нык Эстер патшаның элекке хатыныннан — үз ирен белә торып түбәнсеткән Вәштидән аерылып торган! (Эстер 1:10—12). Эстер шулай ук ирен Һәмәнгә артык ышанганы өчен тәнкыйтьләмәгән. Ул аңардан үз тормышын куркынычтан саклау турында гына үтенгән.

Аның үтенече патшаны, һичшиксез, шаккатырган. Кем инде патшабикәнең тормышын куркыныч астына куярга кыюлык иткән ди? Эстер сүзен болай дип дәвам итте: «Без, мин һәм минем халкым, юк ителү, үтерелү һәм һәлак ителү өчен сатылганбыз. Әгәр без кол һәм җария буларак сатылган булсак, мин дәшми дә калган булыр идем, бу хакта хуҗамны борчымас та идем. Ләкин бу бәланең булуын рөхсәт итәргә ярамый, чөнки ул патшаны үзен дә зур югалтуларга дучар итәчәк» (Эстер 7:4). Игътибар итегез, Эстер аны борчый торган хәлне ачыктан-ачык сөйләп биргән һәм бу хәл ул һәм аның халкы белән коллыкка сатылу белән генә бәйле булган булса, ул дәшми калган булыр иде, дип өстәгән. Әмма бер халыкның тулысынча һәлак ителүе патшаны зур югалтуларга дучар итәр иде, ә моның турында дәшми калырга бер дә ярамый иде.

Эстернең үрнәгеннән без берәр кешене сүзләребезнең дөреслегенә ничек ышандырып була икәненә өйрәнә алабыз. Яраткан якыныбыз я хакимлеге булган берәр кеше белән үз проблемабыз турында сөйләшергә кирәк булганда, безгә сабыр булырга, бу кешене хөрмәт итәргә һәм проблемабызны ачыктан-ачык сөйләп бирергә кирәк — бу безгә бик ярдәм итәчәк (Гыйбрәтле сүзләр 16:21, 23).

Ахашверош Эстердән: «Мондый эшне эшләргә кыюлык итүче кем ул һәм ул кеше кайда?» — дип сорады. Эстернең: «Безнең дошманыбыз һәм безне күрәлмәүче кеше — бу явыз Һәмән»,— дип әйткәндә, Һәмәнгә бармагы белән күрсәткәнен күз алдыгызга китерегез. Бу гаепләү Һәмән өчен бер дә көтелмәгән хәл булган. Ул куркуга төшкән. Уйлап кына карагыз, патша үз киңәшчесенә шулкадәр ышанган иде, ә ул аны үз яраткан хатынының үлеменә китерә алган әмергә кулын хәйләләп куйдырткан! Патшаның бик нык ачуы чыкты, һәм ул тынычланырга дип сарай бакчасына чыгып китте (Эстер 7:5—7).

Һәмән, үз ниятенең ачылганын күреп, куркак кебек, Эстер патшабикәнең аякларына егылды. Шул вакытта патша залга әйләнеп керде. Һәмән Эстер патшабикә утырган кәнәфигә капланганын күргәч, аның ачуы чыкты. Ул Һәмәнне патшабикәне көчләргә теләүдә гаепләде. Патшаның сүзләре Һәмәннең үлемгә хөкем ителгән булганын аңлаткан иделәр. Һәмәннең йөзен капладылар да шунда ук алып чыгып киттеләр. Патша алдында сарай әһелләренең берсе Һәмәннең Мардокәйне асарга дип бөек дар агачы әзерләгәне турында әйтте. Ахашверош патша шунда ук Һәмәнне үзен шул агачка асарга кушты (Эстер 7:8—10).

Бу гаделсез дөньяда гаделлекне табып булганын күз алдына да китерү авыр. Сезнең дә андый нәтиҗәгә килгәнегез бардыр. Эстер беркайчан да төшенкелеккә бирелмәгән һәм өметен дә, кешеләргә ышанычын да югалтмаган. Сүз әйтергә вакыт килгәч, ул, Йәһвәгә барысын да тапшырып, кыюлык белән дөреслекне яклаган. Әйдәгез, без дә аның үрнәге буенча эш итик! Йәһвә үзгәрмәгән. Ул әле дә, Һәмән белән булган очракта кебек, явыз кешеләрнең мәкерле планнарын үзләренең үк башларына кайтара ала (Мәдхия 7:12—17).

Ул Йәһвә һәм аның халкы хакына фидакарьлек рухын күрсәтте

Ниһаять, патша Мардокәйнең аның тормышын саклаучы гына түгел, ә Эстернең үги-әтисе дә икәнен белде. Ахашверош патша Һәмән урынына Мардокәйне үзеннән кала икенче иң зур түрә итеп билгеләде. Патша Һәмәннең йортын һәм аның бар байлыгын Эстергә бирде. Ә Эстер Һәмән йортын күзәтүче итеп Мардокәйне билгеләде (Эстер 8:1, 2).

Мардокәй белән Эстернең тормышларына инде бернинди дә куркыныч янамый иде. Бу патшабикәгә хәзер тынычланырга да була дигәнне аңлатканмы? Юк, аңлатмаган. Чөнки ул үзе турында гына уйламаган иде. Нәкъ шул вакытта чапкыннар Һәмәннең яһүдләрне юк итү турындагы әмерен империянең бар өлкәләренә җиткерә иде. Һәмән үз мәкерле ниятен үтәр өчен, иң уңайлы вакыт сайларга тырышты. Моның өчен ул Пур (күрәсең, спиритизмның бер төре), ягъни җирәбә салды (Эстер 9:24—26). Әмерне үтәү көненә әле берничә ай калган булса да, ул бик тиз якынлашып килә иде. Бу бәлане берәр ничек туктатып була идеме?

Эстер, фидакарьлек рухын күрсәтеп, үз тормышын тагын бер тапкыр куркыныч астына куйды. Ул патшадан чакыру булмый торып янә аның янына керде. Бу вакытта ул, халкы өчен сорап, иреннән бу куркыныч әмерне тормышка ашырмау турында үтенде. Әмма Фарсы патшасының йөзеге белән мөһер сугылган кануннарны үзгәртергә инде ярамый иде (Данил 6:12, 15). Шуңа күрә патша Эстер белән Мардокәйгә яһүдләргә үзләрен якларга мөмкинлек бирүче яңа әмер чыгарырга рөхсәт итте. Аннан соң патша чапкыннары яһүдләргә бу яхшы хәбәрне җиткерер өчен киң империянең бар өлкәләренә җибәрелде. Яһүдләр бу хәбәрне ишеткәч, шатланды һәм куанды (Эстер 8:3—16). Бөтен империя буенча яшәгән яһүдләрнең үз тормышларын яклар өчен коралланганын һәм сугышка әзерләнгәнен күз алдыгызга китерегез. Әлбәттә, яңа әмер булмаса, алар моны эшли алмаслар иде. Әмма «гаскәрләр Иясе Йәһвәнең» үз халкы янында булуы иң мөһиме иде (1 Патшалык 17:45).

Һәмәннең әмеренең үтәлү көне килеп җиткәч, Аллаһы халкы үзен якларга әзер иде. Патшадан кала иң зур түрә итеп яһүдләрнең берсе булган Мардокәй куелганын белгәч, Фарсының өлкә башлыклары да яһүдләр ягына басты. Йәһвә үз халкына бөек җиңү биргән. Ул үз халкының дошманнарын, алар аңа моннан ары да зыян китермәсен өчен, тар-мар ителүгә китергән (Эстер 9:1—6)b.

Шулай да Һәмәннең ун улы исән булганда, Мардокәй аның йортын исән-имин күзәтә алмас иде. Шуңа күрә аларны да үтерделәр (Эстер 9:7—10). Шулай итеп Аллаһы халкының дошманнары булган амалыклыларның юкка чыгуы турында Изге Язмалардагы пәйгамбәрлек үтәлгән (Канун 25:17—19). Һәмән уллары, күрәсең, бу бетеп барган явыз халыкның вәкилләре булган.

Яшь Эстергә үзенә зур җаваплык алырга туры килгән, мәсәлән, ул үлем хөкеменә һәм кан түгүгә китергән кануннарны чыгаруда катнашкан. Бу җиңел булмагандыр. Әмма Йәһвә ихтыяры буенча аның халкы исән калырга тиеш булган, чөнки Исраилдән вәгъдә ителгән Мәсих чыгарга һәм җир йөзендәге барлык халыкларга котылу китерергә тиеш булган (Яратылыш 22:18). Ләкин Мәсих — Гайсә пәйгамбәр килгәч, шәкертләренә инде сугышмаска әмер биргән булган. Моны белү Аллаһының бүгенге хезмәтчеләрен бик шатландыра (Маттай 26:52).

Бүген дә Шайтан Йәһвә Аллаһыга иманыбызны җимерергә тырыша, шуңа күрә мәсихчеләр рухи сугышта катнаша дип әйтеп була (2 Көринтлеләргә 10:3, 4). Әмма безнең Эстер кебек искиткеч үрнәгебез бар. Әйдәгез, аның кебек, без дә акыллылык һәм сабырлык белән сүзләребезнең дөреслегенә башкаларны ышандырыйк, кыю булыйк һәм фидакарьлек рухын күрсәтеп, Аллаһы халкын яклыйк!

[Искәрмәләр]

a Бу рубриканың Эстер турында беренче мәкаләсендә әйтелгәнчә, ятим Эстерне аңардан күпкә олырак булган Мардокәй исемле бер туганы үстергән. Соңыннан Фарсы патшасы Ахашверош аны үзенә хатын итеп сайлаган. Патшаның киңәшчесе Һәмән Мардокәйнең халкын, яһүдләрне, һәлак итү турында мәкерле план корган. Мардокәй Эстерне патша янына барырга һәм үз халкы өчен сорарга өндәгән. («Күзәтү манарасы» журналы, 2011 ел, октябрь—декабрь саны, «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз» рубрикасының «Ул үз халкын яклаган» дигән мәкаләсен карагыз.)

b Патша яһүдләргә икенче көнне дә дошманнары белән көрәшергә рөхсәт итте (Эстер 9:12—14). Яһүдләр әле дә бу җиңүне искә төшерә һәм һәр язны аны бәйрәм итә. Бу бәйрәм, Һәмән салган җирәбә истәлегенә Пурим дип атала.

[28 биттәге рамка]

Эстер турында сораулар

Ни өчен Мардокәй Эстергә яһүд булмаган кешегә кияүгә чыгарга рөхсәт иткән?

Кайбер галимнәр уйлаганча, Мардокәй Эстернең патшага кияүгә чыгуыннан үзенә файда алырга теләгән. Әмма андый фикер йөртү нигезсез. Аллаһыга тугры булган яһүд Мардокәй андый никахка үз ризалыгын бирмәс иде (Канун 7:3). Борынгы яһүдләрнең язмалары буенча, ул бу никахны хәтта булдырмаска тырышкан. Ләкин Мардокәй белән Эстернең — чит илдән килүчеләрнең — илаһ дип саналган патша идарә иткән илдә яшәгәндә, бу сорауда сайларга мөмкинлекләре булганына ышану авыр. Берникадәр вакыт узгач, Йәһвә бу никахны үз халкын яклар өчен кулланганы ачыкланган булган (Эстер 4:14).

Ни өчен Эстер китабында Аллаһының исеме очрамый?

Эстер китабын Мардокәй язган. Бәлки, бу китап башта Фарсыларның рәсми документлары белән бергә сакланган, ә соңыннан аны Иерусалимга алып киткәннәрдер. Эстер китабында Аллаһының исеме Йәһвә очраган булса, Фарсы илаһларына табынган кешеләр бу китапны юк иткән булырлар иде. Һәрхәлдә, шунысы ачык: Йәһвә үзе бу китапта язылган вакыйгаларның үсешендә катнашкан. Эстер китабының еврей телендәге төп нөсхәсенең бер шигыренең кызык үзенчәлеге бар: анда акростих формасында Аллаһы исеме махсус яшерелгән, ягъни бер-бер артлы барган сүзләрнең беренче я ахыргы хәрефләре Йәһвә дигән исемне төзи.

Эстер китабы тарих ягыннан төгәлме?

Тәнкыйтьчеләр бу сорауга юк дип җавап бирәләр. Кайбер галимнәр бу китапны язган кешенең Фарсы патшасының түрәләре, фарсыларның архитектуралары һәм йолалары турында күп белгәненә игътибар итә. Әйе, безнең көннәргә кадәр сакланган тарихи истәлекләрдә Эстер патшабикә турында бернәрсә дә әйтелми. Әмма андый архивлардан Эстердән тыш патшаның башка түрәләренең исемнәре дә сызылган булган. Моннан тыш, кайбер тарихи истәлекләрдә Эстер китабында язылган вакытта Шушан шәһәренең сараенда патшаның түрәсе булып Мардука̂ (фарсы теленнән Мардокәй дип тәрҗемә ителә) исемле кеше хезмәт иткән булган дип әйтелә.

[29 биттәге рамка]

Үтәлгән пәйгамбәрлек

Аллаһы халкын яклап, Эстер белән Мардокәй Изге Язмалардагы тагын бер пәйгамбәрлекне үтәгәннәр. Алар яшәгәнгә кадәр 12 гасыр алдан Йәһвә ыруг башлыгы Ягъкубны үзенең бер улы турында пәйгамбәрлек язарга дәртләндергән: «Беньямин ерткыч бүре белән бер: иртәнге авын ашап бетерер, ә кичке ганимәтен кисәкләп бүләр» (Яратылыш 49:27). «Иртән», ягъни Исраил патшалары тарихының башында, Йәһвә халкын Беньямин кабиләсеннән булган Шаул патша һәм башка кыю сугышчылар яклаган. Ә «кич белән», ягъни патша нәселе өзелгәч, Беньямин кабиләсеннән булган Мардокәй белән Эстер Йәһвә дошманнарын җиңгән. Һәмәннең мал-мөлкәте аларныкы булып киткәч, алар ганимәтне, ягъни табышны, кисәкләп бүлгәннәр дип әйтеп була.

[25 биттәге иллюстрация]

Эстер патшага аның мәрхәмәте өчен рәхмәтле булуын басынкылык белән күрсәткән

[26, 27 биттәге иллюстрацияләр]

Эстер Һәмәннең мәкерле ниятен кыюлык белән фаш иткән

[28, 29 биттәге иллюстрация]

Эстер һәм Мардокәй Фарсы империясендәге яһүдләргә бәйле әмер чыгара

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу