Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • fy 5 бүл. 51-63 б.
  • Балагызны сабый чактан ук тәрбияләгез

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Балагызны сабый чактан ук тәрбияләгез
  • Гаилә бәхетенең сере
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ КАРАШНЫ КАБУЛ ИТЕГЕЗ
  • БАЛАГЫЗНЫҢ ИХТЫЯҖЛАРЫН КАНӘГАТЬЛӘНДЕРЕГЕЗ
  • ХАКЫЙКАТЬНЕ БАЛАГЫЗНЫҢ КҮҢЕЛЕНӘ САЛЫГЫЗ
  • ТӘРБИЯ БИРҮ БИК МӨҺИМ
  • БАЛАГЫЗНЫ ЯВЫЗЛЫКТАН ЯКЛАГЫЗ
  • АЛЛА ҖИТӘКЧЕЛЕГЕН ЭЗЛӘГЕЗ
  • Ата-аналар, балаларыгызны яратып тәрбияләгез
    Күзәтү манарасы 2007 ел
  • Балагызны тәрбияләргә Изге Язмалар ярдәм итә аламы?
    Күзәтү манарасы 2004 ел
  • Баланы өйрәтү һәм тәрбияләү
    Гаиләгез бәхетле була ала
  • Балаларыгызны Йәһвәне яратырга өйрәтегез
    Күзәтү манарасы 2007 ел
Күбрәк карарга
Гаилә бәхетенең сере
fy 5 бүл. 51-63 б.

Бишенче бүлек

Балагызны сабый чактан ук тәрбияләгез

1, 2. Әти-әниләр балаларын тәрбияләүдә ярдәм эзләп, кемгә мөрәҗәгать итәргә тиеш?

«МЕНӘ, Ходайның мирасы — балалар»,— дип кычкырган 3 000 елга якын элек рәхмәтле бер ата (Мәдхия 126:3). Һичшиксез, ата белән ана булу шатлыгы — Алладан бирелгән кыйммәтле бүләк, һәм ул ир белән хатыннарның күбесенә бирелә. Әмма балалы кешеләр тиздән шуны аңлый: әти-әни булу шатлык белән бергә җаваплылык та алып килә.

2 Балаларны тәрбияләп үстерү аеруча безнең көннәрдә авыр. Шулай да күпләр моны уңышлы башкара ала, һәм Алла тарафыннан рухландырылган мәдхия җырлаучы моның ничек мөмкин икәнлеген күрсәтә. Ул: «Әгәр йортларны Ходай салдырмаса, төзүчеләр юкка гына тырыша»,— дигән (Мәдхия 126:1). Йәһвә күрсәтмәләрен төгәлрәк үтәгән саен, сез яхшырак әти-әни булачаксыз. Изге Язмаларда: «Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен, үз белдегеңә таянма»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле хикәя 3:5). Сез, бала тәрбияләүнең 20-еллык проектына керешкәндә, Йәһвәнең киңәшләрен тыңларга телисезме?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ КАРАШНЫ КАБУЛ ИТЕГЕЗ

3. Балалар тәрбияләүдә әтиләрнең нинди бурычлары бар?

3 Бөтен җир шары буенча күп гаиләләрдәге ир-атлар бала тәрбияләү күбесенчә хатын-кыз эше дип саный. Дөрестән дә, Алла Сүзендә әтигә гаиләнең төп туйдыручысы роле бирелүенә басым ясала. Ләкин Изге Язмаларда аның гаиләдә дә бурычлары барлыгы турында әйтелә. Без болай дип укыйбыз: «Әүвәл тыштагы эшләреңне башкар, кырдагыларын тәмамла; шуннан соң йортыңны кор» (Гыйбрәтле хикәя 24:27). Алла карашы буенча, әти белән әни — бала тәрбияләүдә хезмәттәшләр (Гыйбрәтле хикәя 1:8, 9).

4. Ни өчен без малайларны кызлардан артыграк күрергә тиеш түгел?

4 Балаларыгызга карашыгыз нинди? Билгеле ки, Азиядә «кыз баланың тууы ата-ананы еш кына күңелсезләндерә». Хәбәр ителүенчә, кыз балага тискәре мөнәсәбәт Латин Америкасында, хәтта «белемле гаиләләрдә», әле дә бар. Ләкин хакыйкать шуннан гыйбарәт: кызлар икенче дәрәҗәдәге балалар түгел. Борынгы заманда яшәгән билгеле бер ата, Ягъкуб, үзенең ул вакытка туган барлык балалары, шул исәптән кызлары турында үзенә «Аллаһы насыйп иткән балалар» дип әйткән (Яратылыш 33:1—5; 37:35). Шулай ук Гайсә дә үзенең янына алып килгән барлык балаларны (малайларны да, кыз балаларны да) фатихалаган (Маттай 19:13—15). Без шуңа ышана алабыз: Гайсә Йәһвә карашын чагылдырган (Икенчезаконлык 16:14).

5. Балаларының санын ир белән хатын нәрсәне исәпкә алып планлаштырырга тиеш?

5 Сез яшәгән җирдә хатыннар күпме бала таба ала, шулхәтле табарга тиеш дип саныйлармы? Ир белән хатын күпме балалары булачагын үзләре хәл итәргә тиеш, һәм бу урынлы. Әгәр дә ата-аналарның күп балаларны ашатырга, киендерергә һәм укытырга акчалары җитмәсә, нәрсә эшләргә? Һичшиксез, ир белән хатын, гаиләдә күпме бала булачагын билгеләгәндә, моны исәпкә алырга тиеш. Кайбер ирле-хатынлылар, барлык балалары турында кайгырта алмаганнарын күреп, аларның кайберләрен тәрбияләү өчен туганнарына бирә. Бу дөресме? Асылда, дөрес түгел. Һәм бу ата-аналарны аларның балаларына карата бурычларыннан азат итми. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Әгәр дә берәү кардәш-ырулары, бигрәк тә якыннары хакында кайгыртмый икән, ул иманыннан ваз кичкән» (1 Тимутегә 5:8). Үз бурычларына җаваплылык белән карый торган ирле-хатынлы «якыннарының», ягъни балаларының санын, алар турында кайгыртырлык хәлдә булыр өчен, планлаштырырга тырыша. Моны эшләр өчен, алар балага узудан саклану чараларын куллана алалармы? Бу да аларның шәхси эше, һәм ир белән хатын сакланырга карар итсәләр, саклану юлын да үзләре сайлыйлар. «Һәркем үз йөген үзе йөртергә тиеш» (Гәләтиялеләргә 6:5). Әмма бала төшерүнең һәрбер төрен үз эченә алган саклану юллары Изге Язмалардагы принципларга каршы килә. Йәһвә Алла — «тереклек чишмәсе», ягъни яшәү чыганагы (Мәдхия 35:10). Шуңа күрә инде барлыкка килгән яшәүне юк итү — ул Йәһвәне ачыктан-ачык ихтирам итмәү һәм үтерүгә тиң (Чыгыш 21:22, 23; Мәдхия 138:16; Иремия 1:5).

БАЛАГЫЗНЫҢ ИХТЫЯҖЛАРЫН КАНӘГАТЬЛӘНДЕРЕГЕЗ

6. Баланы кайчан тәрбияли башларга кирәк?

6 Гыйбрәтле хикәя 22:6 да болай диелә: «Балаңа барачак юлын яшьтән үк өйрәт». Балаларны тәрбияләү — ата-аналарның тагын бер мөһим бурычлары. Әмма тәрбияләүне кайчан башларга кирәк? Бик иртә. Рәсүл Паул Тимутене «балачактан ук» тәрбияләгәннәренә игътибар иткән (2 Тимутегә 3:15). Монда кулланылган грек сүзе сабыйга яки әле хәтта тумаган балага да кагылырга мөмкин (Лүк 1:41, 44; Рәсүлләр 7:18—20). Димәк, Тимутене бик бәләкәй чактан тәрбияли башлаганнар, һәм шулай эшләү дөрес. Сабыйлык — баланы тәрбияли башлар өчен иң яхшы вакыт. Сабыйның да белемгә омтылышы бар.

7. а) Ата-ананың икесенең дә бала белән якын мөнәсәбәтләр үстерүе ни өчен мөһим? б) Йәһвә белән бердәнбер Улы арасында нинди үзара мөнәсәбәтләр булган?

7 «Бәләкәчемне беренче караштан ук яраттым»,— дип әйтә бер әни. Әниләрнең күбесе шулай дияр. Бу искиткеч якын күрү, баласы тугач, әни кеше вакытын аның белән бергә үткәргән саен үсә бара. Баланы имезү аларны тагы да ныграк якынайта. (1 Тессалуникәлеләргә 2:7 не чагыштырыгыз.) Әнинең назы һәм сөйләшүләре сабыйның эмоциональ ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә иң мөһим роль уйный. (Ишагыйя 66:12 не чагыштырыгыз.) Ләкин әти кешегә үзен ничек тотарга? Ул да яңа туган балага якынлашырга тиеш. Йәһвә үзе бу яктан үрнәк биргән. Гыйбрәтле хикәя китабыннан без Йәһвәнең бердәнбер Улы белән үзара мөнәсәбәтләре турында беләбез. Анда Улы мондый сүзләр белән сурәтләнә: «Раббы Үз юлының башында ук... мине булдырды... Мин... һәр көн Аның сөенече... булдым» (Гыйбрәтле хикәя 8:22, 30; Яхъя 1:14). Шулай ук яхшы әти дә баласы белән аның гомеренең башыннан ук җылы, яратучан мөнәсәбәтләр үстерә. «Бөтен яратуыңны күрсәт,— дип киңәш итә бер ата.— Бер бала да кочаклау белән үбүдән әле үлмәгән».

8. Ата-аналар баланың акылы өчен мөмкин кадәр иртәрәк нинди күнегүләр бирергә тиеш?

8 Ләкин балалар күбрәккә мохтаҗ. Туганнан ук аларның миләре информация алырга һәм аны истә калдырырга әзер, ә ата-аналар бу информациянең төп чыганагы. Мәсәлән, тел. Баланың сөйләшергә һәм укырга уңышлы өйрәнүе, «фараз ителгәнчә, аның ата-анасы белән гомеренең беренче өлешендәге үзара мөнәсәбәтләренә бик нык бәйле» дип әйтәләр тикшеренүчеләр. Балагыз белән сабый чактан ук сөйләшегез һәм аңа укыгыз. Тиздән аның сезгә охшарга теләге булачак, һәм бераздан сез аны укырга өйрәтәчәксез. Ул, мөгаен, әле мәктәпкә кергәнче укырга өйрәнәчәк. Әгәр дә сез класслар артык тулы булган һәм укытучылар җитми торган илдә яшәсәгез, бу аеруча файдалы булачак. 

9. Ата-аналар нинди иң мөһим максатны истә тотарга тиеш?

9 Мәсихче ата-аналарның иң мөһим максаты — баланың рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү. (Икенчезаконлык 8:3 не карагыз.) Бу ни өчен кирәк? Балага Мәсихкә охшаш шәхес булып үсәргә, асылда, «яңа кеше булып киенергә» ярдәм итү өчен (Эфеслеләргә 4:24). Моның өчен ата-аналарга кирәкле «төзү материалларын» һәм «ысулларын» эзләргә кирәк.

ХАКЫЙКАТЬНЕ БАЛАГЫЗНЫҢ КҮҢЕЛЕНӘ САЛЫГЫЗ

10. Балаларга нинди сыйфатлар үстерергә кирәк?

10 Төзелешнең сыйфаты башлыча төзүдә кулланылган материалларның төренә бәйле. Рәсүл Паул «алтын, көмеш, асылташлар» мәсихче шәхесен төзү өчен иң яхшы материаллар дип әйткән (1 Көринтлеләргә 3:10—12). Бу материаллар иман, акыллылык, зирәклек, тугрылык, хөрмәт итү һәм Йәһвәгә һәм аның кануннарына яратудан чыга торган рәхмәтле булу кебек сыйфатларны сурәтлиләр (Мәдхия 18:8—12; Гыйбрәтле хикәя 2:1—6; 3:13, 14). Ата-аналар балаларына сабый чактан ук мондый сыйфатларны үстерергә ничек ярдәм итә ала? Күптән урнаштырылган тәртипне тотып.

11. Исраилле ата-аналар балаларына Аллага яраклы сыйфатларны үстерергә ничек ярдәм иткәннәр?

11 Исраил халкын Вәгъдә ителгән җиргә кертер алдыннан, Йәһвә исраилле ата-аналарга болай дигән: «Һәм Мин сиңа бүген әйткән бу сүзләр синең йөрәгеңдә булсыннар; һәм аларны балаларыңның күңеленә сал һәм алар турында йортыңда утырганда, юлда барганда да, ятканда да һәм торганда да сөйлә» (Икенчезаконлык 6:6, 7). Әйе, ата-аналарга үз балаларына үрнәк күрсәтергә, дус булырга, алар белән аралаша белергә һәм аларны өйрәтергә кирәк.

12. Ата-аналарга балаларына яхшы үрнәк күрсәтү ни өчен мөһим?

12 Үрнәк күрсәтегез. Иң башта Йәһвә: «Бу сүзләр синең йөрәгеңдә булсыннар»,— дигән. Аннары ул: «Аларны балаларыңның күңеленә сал»,— дип өстәгән. Димәк, Алла хуплаган сыйфатлар иң башта ата-аналарның йөрәгендә булырга тиеш. Алар хакыйкатьне яратырга һәм аның буенча яшәргә тиеш. Шул вакытта гына алар бала күңеленең түренә җитә ала (Гыйбрәтле хикәя 20:7). Ни өчен? Чөнки балаларга ишеткәннәренә караганда күргәннәре ныграк тәэсир итә (Лүк 6:40; 1 Көринтлеләргә 11:1).

13. Балаларына игътибар бирүдә ата-аналар ничек Гайсәнең үрнәген тота алалар?

13 Дуслар булыгыз. Йәһвә исраилле ата-аналарга балаларыгыз белән «йортта утырганда, юлда барганда да, ятканда да һәм торганда да» сөйләшегез дигән. Моның өчен ата-аналарга, эшләре күп булса да, балалары өчен вакыт бүлеп куярга кирәк. Гайсә, күрәсең, шуны аңлаган: ул балаларга вакытын жәлләмәскә тиеш. Аның хезмәтенең соңгы көннәрендә «фатихалау өчен кулларын куйсын дип, Гайсә янына кешеләр балаларны алып килделәр». Гайсәнең моңа карашы нинди булган? «Ул балаларны кочаклап, өсләренә кулларын куеп, аларны фатихалады» (Марк 10:13, 16). Уйлап кына карагыз: Гайсә гомеренең соңгы сәгатьләре үтеп барган. Шулай да ул балаларга вакытын да жәлләмәгән, игътибарын да биргән. Бик яхшы сабак!

14. Ата-аналар өчен балалары белән бергә вакыт үткәрү ни өчен файдалы?

14 Балалар белән аралашырга өйрәнегез. Балагыз белән вакыт үткәрү аның белән аралашырга ярдәм итәчәк. Күбрәк сөйләшкән саен, сез балагызның характеры ничек үзгәрә икәнен яхшырак аңлаячаксыз. Әмма аралашу сөйләшүдән күбрәкне аңлата. «Миңа тыңларга — йөрәк белән тыңларга өйрәнергә туры килде»,— дип әйткән Бразилиядә яшәүче бер ана. Улы үз хисләрен аның белән уртаклаша башлагач, аның түземлеге бүләкләнгән.

15. Ял итү турында сүз барганда, нәрсәне истә тотарга кирәк?

15 Балаларга «көлү вакыты... һәм бию вакыты», ягъни ял итәр өчен вакыт кирәк (Вәгазьче 3:1, 4; Зәкәрия 8:5). Ата-аналар вакытларын балалары белән бергә үткәргәндә, ял итү бик файдалы була. Кызганыч, әмма күп гаиләләрдә ял итү телевизор карау дигәнне аңлата. Кайбер телевизион программалар, бәлкем, кызыктыр да, ләкин күп программалар кешене әхлакый яктан боза; телевизион программалар карау гаиләдәге аралашуны киметә. Шуңа күрә, балаларыгыз белән файдалы нәрсә белән шөгыльләнсәгез, ничек булыр? Җырлагыз, уеннар уйнагыз, дусларыгыз белән аралашыгыз, кызыклы урыннарга барыгыз. Андый шөгыльләр аралашуга ярдәм итә.

16. Ата-аналар балаларын Йәһвә турында нәрсәгә өйрәтергә тиеш, һәм алар моны ничек эшләргә тиеш?

16 Балаларны өйрәтегез. «Аларны [бу сүзләрне] балаларыңның күңеленә сал»,— дип әйткән Йәһвә. Контексттан без нәрсәгә һәм ничек өйрәтергә кирәклеген күрәбез. Беренчедән, «Ходайны, синең Аллаңны, бөтен йөрәгең, бөтен җаның, һәм бөтен көчең белән ярат» (Икенчезаконлык 6:5). Аннары «бу сүзләрне... балаларыңның күңеленә сал». Балаларны, аларда Йәһвәгә һәм аның кануннарына эчкерсез ярату үстерергә тырышып, үгетләгез. (Еврейләргә 8:10 ны чагыштырыгыз.) «Күңелгә салу» дигән сүзләр кабатлап өйрәтү дигәнне аңлата. Шулай итеп Йәһвә, асылда, сезгә шуны әйтә: балаларга Аллага яраклы сыйфатлар үстерергә ярдәм итәр өчен иң беренче юл — балалар белән сөйләшкән саен, аларның Йәһвә турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Моңа балалар белән регуляр рәвештә Изге Язмаларны өйрәнү дә керә.

57 нче биттәге иллюстрацияләр

Ата-аналар, балаларыгызга үрнәк күрсәтегез, аларның дуслары булыгыз, алар белән аралашыгыз һәм аларны өйрәтегез.

17. Ата-анага баласында, бәлкем, нинди теләк үстерергә туры килер һәм ни өчен?

17 Ата-аналарның күбесе баланың күңел түренә ирешү җиңел түгел икәнен белә. Рәсүл Петер мәсихчедәшләрен: «Яңа туган сабыйлар кебек, пакь рухи сөт эчәргә омтылыгыз»,— дип өндәгән (1 Петер 2:2). «Омтылыгыз» дигән сүз шуны аңлата: күпләрнең рухи ризык белән тукланырга табигый теләге юк. Ата-анага, бәлкем, баласында андый теләк үстерү юлларын эзләргә туры килер.

18. Ата-аналар ничек Гайсә үрнәге буенча өйрәтә алалар?

18 Гайсә ачык мисаллар кулланып, кешеләрнең күңел түренә ирешкән (Марк 13:34; Лүк 10:29—37). Бу балаларны өйрәткәндә аеруча нәтиҗәле. Аларны, мәсәлән, балалар өчен басмадан алынган матур итеп бизәлгән, кызык хикәяләрне кулланып, Изге Язмалардагы принципларга өйрәтегез. Фикер алышу балалар өчен җанлы булсын. Изге Язмалардагы вакыйгалар буенча рәсем ясаганда һәм аларны сәхнәләштергәндә, аларга үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирегез. Гайсә шулай ук сораулар кулланган (Маттай 17:24—27). Гаилә өйрәнүе үткәргәндә, бу яктан аңа охшарга тырышыгыз. Алланың берәр нинди канунын өземтә итеп кенә китерү урынына, мондый сораулар бирегез: ни өчен Йәһвә безгә бу канунны биргән? Ни өчен безгә аны үтәргә кирәк? Аны үтәмәсәк, нәрсә булачак? Мондый сораулар баланы уйланырга һәм Алла кануннары тормышта кулланырлык һәм файдалы икәнен аңларга өйрәтәчәк (Икенчезаконлык 10:13).

19. Ата-аналар, балалары белән эш иткәндә, Изге Язмалардагы принципларны тотсалар, балаларга бу нинди зур файда китерәчәк?

19 Әгәр дә балагызга үрнәк күрсәтсәгез, аның дусты булсагыз, аның белән аралашырга һәм аны өйрәтергә өйрәнсәгез, сез балагызга сабый чактан ук Йәһвә Алла белән үзара якын мөнәсәбәтләр үстерергә ярдәм итәрсез. Бу мөнәсәбәтләр ярдәмендә балагыз бәхетле мәсихче булачак. Ул, яшьтәшләренең басымы һәм вәсвәсәләр белән очрашканда да, иманы буенча яшәргә тырышачак. Балагызга һәрвакыт Алла белән кыйммәтле мөнәсәбәтләрен кадерләргә ярдәм итегез (Гыйбрәтле хикәя 27:11).

ТӘРБИЯ БИРҮ БИК МӨҺИМ

20. Тәрбияләү нәрсәне аңлата, һәм ничек тәрбияләргә кирәк?

20 Тәрбияләү акыл белән йөрәкне төзәтә торган өйрәтүне аңлата. Балаларны даими рәвештә тәрбияләргә кирәк. Паул аталарга «балаларыгызны... Раббының үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып, тәртипкә өйрәтегез һәм тәрбияләгез» дип киңәш итә (Эфеслеләргә 6:4). Ата-аналарга балаларын, Йәһвә кебек, ярату белән тәрбияләргә кирәк (Еврейләргә 12:4—11). Яратуга нигезләнгән тәрбияләү шуннан күренә: балаларга бирелгән таләпләр аңлатыла. Шуңа күрә безгә «нәсыйхәтләрне тыңлагыз» дип әйтелә (Гыйбрәтле хикәя 8:33). Балаларны ничек тәрбияләргә кирәк?

21. Ата-аналарга балаларын тәрбияләгәндә нинди принципларны истә тотарга кирәк?

21 Кайбер ата-аналар тәрбияләү балалар белән куркыта торган тон белән генә сөйләшүне, аларны орышуны яисә хәтта мыскыл итүне аңлата дип уйлый. Әмма Паул: «Сез, аталар, балаларыгызның ачуын чыгармагыз»,— дип кисәтә (Эфеслеләргә 6:4). Барлык мәсихчеләр «һәммәсенә дә ягымлы булырга... өйрәтүләргә карышучыларга басынкылык белән үгет-нәсыйхәт бирергә» чакырылалар (2 Тимутегә 2:24, 25). Мәсихче ата-аналар ныклык күрсәтергә кирәклеген аңлыйлар, ләкин балаларын тәрбияләгәндә бу сүзләрне истә тотарга тырышалар. Әмма кайчакта аңлатма бирүләр җитәрлек түгел, һәм, бәлкем, ниндидер җәза бирү кирәк булыр (Гыйбрәтле хикәя 22:15).

22. Әгәр балага җәза бирергә туры килсә, аңа нәрсәне аңлатырга кирәк?

22 Һәрбер баланы үзенчә тәрбияләргә кирәк. Кайбер балалар «сүз белән генә тәрбия ителмәс». Тыңламаучанлык өчен кайвакыт җәза бирү аларны үлемнән коткарырга мөмкин (Гыйбрәтле хикәя 17:10; 23:13, 14; 29:19). Әмма бала аңа ни өчен җәза бирелә икәнен аңларга тиеш. «Чыбык белән шелтә сүзе зирәклек бирер» (Гыйбрәтле хикәя 29:15; Әюб 6:24). Моннан тыш, җәзаның чиге бар. «Сиңа кирәгенчә генә җәза бирермен»,— дип әйткән Йәһвә үз халкына (Иремия 46:28б). Изге Язмаларда балага зыян китерә торган һәм хәтта аны имгәтә торган ачулы кыйнау яисә бик каты тукмау берничек тә хупланмый (Гыйбрәтле хикәя 16:32).

23. Бала, ата-анасы аңа җәза биргәндә, нәрсәне аңларга тиеш?

23 Йәһвә үз халкын җәза турында кисәткәндә, иң башта ул: «Курыкма... чөнки Мин синең белән»,— дип әйткән (Иремия 46:28а). Шулай ук, ата-ана баласын ничек кенә тәрбияләмәсен, бу үгетләүдән соң бала беркайчан да үзен кире кагылган кеше итеп хис итәргә тиеш түгел (Көлессәйлеләргә 3:21). Киресенчә, бала шуны аңларга тиеш: ата-анасы аңа «аның белән», ягъни аның ягында булганга җәза бирә.

БАЛАГЫЗНЫ ЯВЫЗЛЫКТАН ЯКЛАГЫЗ

24, 25. Безнең көннәрдә балаларны җирәнү хисе тудыра торган нинди бер куркынычтан сакларга кирәк?

24 Күп кенә олылар балачак елларын бәхетле вакыт итеп искә төшерә. Алар куркынычсыз яшәүләрен искә төшерәләр, ата-аналары нәрсә генә булмасын алар турында кайгыртачагына ныклы ышаныч тойгысы булганын хәтерлиләр. Ата-аналар балалары үзләрен шулай ук хис итүләрен телиләр, ләкин хәзерге бозык дөньяда балаларны куркынычтан сакларга аеруча авыр.

25 Соңгы елларда җирәнү хисе тудыра торган бер куркыныч киң тарала — ул балаларга сексуаль бәйләнүләр. Малайзиядә ун ел эчендә балаларга бәйләнү турындагы хәбәрләр саны дүрт мәртәбә арткан. Германиядә һәр ел якынча 300 000 бала көчләү корбаны була, ә Көньяк Америка илендә, бер тикшеренү мәгълүматлары буенча, һәр ел якынча 9 000 000 бала көчләүгә дучар була! Шунсы аяныч: бу балаларның күбесе үз өйләрендә, белгән һәм ышанган кешеләр тарафыннан көчләүгә дучар була. Ләкин ата-аналар балалары өчен ышанычлы яклаучылар булырга тиеш. Ата-аналар балаларын ничек яклый ала?

26. Балаларны куркынычтан саклар өчен нинди чаралар бар, һәм белем баланы ничек яклый ала?

26 Тәҗрибә шуны күрсәтә: бозык кешеләрнең бәйләнүләренә күбрәк очракларда җенси мөнәсәбәтләр турында әз белгән балалар дучар була, шуңа күрә бәлане кисәтү өчен төп юл — балага, әле ул бик бәләкәй булса да, белем бирү. Белем «явызлык юлына төшүдән, ялган сөйләүчеләр коткысыннан» саклый ала (Гыйбрәтле хикәя 2:10—12). Нинди белем? Изге Язмалардагы әхлакый яктан нәрсә яхшы һәм нәрсә начар икәнлегенең принципларын белү. Балагыз шуны белсен: кайбер олылар начар эшләр эшли һәм бала, олы кеше ниндидер әхлаксыз эш эшләргә тәкъдим итсә, аңа буйсынырга тиеш түгел. (Данил 1:4, 8; 3:16—18 не чагыштырыгыз.) Андый өйрәтүне бер сөйләшү белән генә чикләмәгез. Сабакны яхшы итеп исләрендә калдырыр өчен, балаларның күбесенә аны кабатларга кирәк. Балалар зуррак үскәч, атага кызының, ә анага улының берүзе калырга хокукын хөрмәт итәргә һәм моны ярату белән башкарырга кирәк; шул чакта бала нәрсә әдәпле икәнен тагы да яхшырак аңлаячак. Һәм, әлбәттә, көчләүдән яхшы яклау чараларының берсе булып ата-ананың күзәтүе тора.

АЛЛА ҖИТӘКЧЕЛЕГЕН ЭЗЛӘГЕЗ

27, 28. Ата-ана алдында бала үстерү вазифасы торганда, алар өчен ярдәмнең иң зур Чыганагы кем?

27 Чыннан да, баланы сабый чактан ук тәрбияләү — авыр вазифа, ләкин Аллага ышана торган ата-аналар ярдәмсез калдырылмаган. Хакимнәр көннәрендә яшәгән Маной исемле бер кеше, тиз арада ата булачагын белгәч, Йәһвәдән баланы тәрбияләр өчен җитәкчелек сораган. Йәһвә аның догаларына җавап биргән (Хакимнәр 13:8, 12, 24).

28 Бүген дә Аллага ышанып яшәүче ата-аналар, балаларын үстергәндә, Йәһвәгә догада мөрәҗәгать итә алалар. Ата-ана булу — бик авыр эш, ләкин бу бик зур бүләк тә. Гавай утрауларында яшәүче мәсихче ата-ана болай дип сөйли: «Баланың бик кыен яшүсмер чагы килеп җиткәнче, сезнең, үз эшегезне башкарыр өчен, 12 ел вакытыгыз бар. Сез Изге Язмалардагы принципларны кулланырга тырышкан булсагыз, балаларыгыз бөтен йөрәктән Йәһвәгә хезмәт итәргә телибез дип әйткәндә, шатлык һәм иминлек кичерәчәксез» (Гыйбрәтле хикәя 23:15, 16). Балагыз андый карар кабул иткәндә, сезнең дә: «Менә, Ходайның мирасы — балалар»,— дип кычкырырга теләгегез булачак.

АТА-АНАЛАРГА БАЛАЛАРЫН ТӘРБИЯЛӘРГӘ ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ БУ ПРИНЦИПЛАР НИЧЕК ЯРДӘМ ИТӘ?

Йәһвәгә сыеныгыз (Гыйбрәтле хикәя 3:5).

Җаваплы булыгыз (1 Тимутегә 5:8).

Йәһвә — яратучы Ата (Гыйбрәтле хикәя 8:22, 30).

Ата-аналар балаларына үгет бирү өчен җаваплы (Икенчезаконлык 6:6, 7).

Тәрбияләү кирәк (Эфеслеләргә 6:4).

УҢЫШЛЫ ТӘРБИЯЛӘҮ

Тәрбияләүнең бер уңышлы юлы — балаларга дөрес булмаган тәртипләренең нәтиҗәләрен күрергә бирү (Чыгыш 34:6, 7 не чагыштырыгыз; Гәләтиялеләргә 6:7). Мәсәлән, балагыз тәртипсезлек ясаган икән, бөтенесен үзе җыештырса, бу аңа иң яхшы сабак булачак. Ул берәрсе белән үзен гаделсез тотканмы? Андый дөрес булмаган тәртипне аннан гафу үтенергә таләп итеп төзәтергә мөмкин. Тәрбияләүнең икенче юлы баланы, сабак булсын өчен, берникадәр вакытка рәхәтлекләрдән мәхрүм итүдән тора. Шулай итеп бала дөрес принципларны тоту акыллы икәненә өйрәнәчәк.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу