-
«Биргән вәгъдәңне үтә»Күзәтү манарасы (өйрәнү өчен брошюра) (2017 ел) | апрель
-
-
7. а) Һанна нинди ант биргән һәм ни өчен? Нәтиҗәдә нәрсә булган? ә) Һаннаның анты Ишмуил өчен нәрсәне аңлаткан? (Искәрмәне кара.)
7 Һанна да Йәһвәгә биргән антын тугры үтәгән. Ул бала таба алмавы һәм бертуктаусыз мыскыллауларга дучар булганы аркасында тирән кайгы кичергән һәм газап чиккән (1 Иш. 1:4—7, 10, 16). Бер көнне Һанна Аллаһыга күңелен бушатып, мондый нәзер әйткән: «И Гаскәрләр Иясе Йәһвә, хезмәтче кызыңның кайгысына игътибар итеп, миңа җавап бирсәң һәм хезмәтче кызың турында онытмыйча, аңа ир бала бирсәң, мин аны, Йәһвә, гомере буе сиңа хезмәт итсен дип, сиңа бирермен, һәм аның чәче беркайчан да кыркылмас» (1 Иш. 1:11)a. Һанна үз үтенеченә җавап алган, һәм аның беренче баласы — малае туган. Аның шатлыгының иге-чиге булмаган! Шулай да ул Аллаһыга биргән антын онытмаган. Улы тугач, ул: «Мин аны Йәһвәдән сорап алдым»,— дигән (1 Иш. 1:20).
-